Әлеге семинарда укытучылар татар телен укытуда инновацион технологияләр куллану, төп дәүләт имтиханына әзерләнү, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә актив укыту методлары хакында тәҗрибә уртаклашты. Семинардан соң Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль чара узды. Укучылар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Әхмәдиева җитәкчелегендә туган телебезгә багышланган шигырьләр, җыр һәм биюләр башкардылар. Сүзне Казаннан килгән кунакларга бирер алдыннан, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, милли мәсьәләләр буенча методист Ләйсән Хисамова һәм Юлсубино мәктәбе директоры Нияз Гарипов район мәгарифе яңалыклары хакында кыскача мәгълүмат җиткереп, үзләренең сүзләрен әйтте. Кунаклар матбугат, татар журналистикасы хакында чыгышлар ясады, шигырьләр сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде. Əлеге очрашу барлык катнашучылар күңелендә милләтебезнең киләчәгенә өмет уятты.
[gallery columns="2" link="file" size="medium" ids="41015,41005,41010,41007,41006,40973,41013,41014,41016,41012,40998,41002,41000,40985,40974,40984,40976,40994,40981,40977,40982,40983,40978,40992,40988,41003,40989,40987,40991,40979,40997,40995,40996,40993,40980,40975,40990,40986,40999,41001"]
Фото: Фәнил Гыйләҗев
Сиринә Мөхәммәтҗанова
Нет комментариев