Балалар китапханәсе
Яратыйк
Йолдыз белән күк матур, Чәчәк белән җир матур.
Йолдыз белән күк матур,
Чәчәк белән җир матур.
Безнең елмаюлардан
Туган-үскән ил матур.
Йорт яме – әти-әни,
Дус белән рәхәт уен.
Яшәү матур, күңелле,
Изгедә булса уең.
Дөньяга үзебездән
Шатлык таратыйк әле.
Илебезне, җирне без
Ныклап яратыйк әле!
Вәсимә Хәйруллина
"КУ" 10,2018
Фото: unsplash
Теги: поэзия татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев