Равилә Шәйдуллина-Мурат автор яңалыклары
-
24 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Хәлимә түти кызны ишек төбендә: – Кызым, туганың килгән, кара әле, хәйраннан утырабыз, атын да сорарга онытканмын, – дип балкып каршы алды. – Кем генә булыр икән, әбием, калада минем бер генә танышым да юк, белмим шул, – дип, Нәфисә аяк киемен салып эчкә узуга, авызыннан «Солтангәрәй!» дигән сүзнең чыгуын сизми дә калды... -
23 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
"Раббым, инде менә Хәбибуллама да авылга керергә ярамый башлады. Шамилем белән үзем генә калыйммы? Ничекләр гомер итәргә? Улым да бигрәк яшь, бала гына..." -
22 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
"Мин калхузга кермәгән, ни өчен сез минем атымны аласыз? Ул – минем җаным, йөрәгем, ул – минем улым, балам ул минем, беләсегез килсә, бирмим!" -
21 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Әнисе белән киткән җылы назны кыз үзенә чит-ят булган, ләкин таянырга, серен сөйләргә кеше таба алмый интеккән, Алансудан әллә ничә чакрым ераклыкта яшәп яткан Хәлимә карчыкта тапты... -
20 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Бу – аңа таныш булмаган бөтенләй башка дөнья. Билгесезлек, ятимлек... Иртәгә нәрсә булыр? Кайда яшәр? Нинди акчага тормыш көтәр? Белми. Солтангәрәй, аны эзләп, Көличкә килгәндер. Нәфисәне таба алмагач, кире Алансуга таба, туктаусыз яңгыр сибәләп торган караңгылыкка таба атлагандыр... -
19 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Мәчет тирәсендә җыелган халык елап, сыктап, Шәрәфине каргады: – Башың бетсен, нәселең корысын, манарасыз калган мәчет сиңа ләгънәтукып торсын! Күрерсең әле, күрәчәгең алда! Аллаһы Тәгалә газизеңне алып сыный ул! -
18 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
– Әй балам, никләргә генә мине ташлап киттең? Бигрәк гаярь, башбирмәс идең шул. Җәһәннәм тишекләренә әҗәлеңне эзләп китмәсәң, Алансуда каберең булса да калыр иде. Ни гөнаһларым өчен үземнән алда баламны күмдем?! Бу кечкенә генә йөрәк ничек чыдасын? -
17 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Хәбибулла карт, атна буе аңсыз яткан хатынының уянуына тәмам өметен өзеп, әрнеп, күзләрен яшьләндереп ята. Сүрән саргылт ут карчыкның аксыл йөзен әллә нинди сагышлы итеп күрсәтә. Хәбибулланың йөрәге гомер иткән ипле, акыллы карчыгын жәлләп телгәләнә, әгәр уяна алмыйча үлеп китсә... -
16 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Шамил башын тотып, үз уйларына бирелде: – Үлә күрмә, әнием җаным, үлә күрмә! – ди ул, үкси-үкси. Исмәгыйльләр, Хәмзәләр: «Синең әниең түгел ул, әбиең. Андый әби-әни булмый», – дип үртәсәләр дә, малайга аның әнисеннән дә матуррак әни юк! -
15 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Авылны чыгып киткәч, Зөһрә иренең җилкәсенә башын салып, бертуктаусыз үкседе: – Әнине үтерделәр, кыйнап үтерделәр, Габдрахман, безнең аркада әнинең башына җиттеләр. Әти нишләр? Үзе дә җитмешкә җитеп килә... -
14 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Күчмик, әни, хәлфә йортына, үз өебездә генә торыйк. Әйт әтигә, әгәр бу эшне эшләсәгез, миңа мәңге кияү табылмаячак, карт кыз булып калачакмын. Миңа берәү дә яучы җибәрмәячәк... -
13 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Фәгыйлә түти ачыргаланып, кычкырып, кызына ябышты: – Кызым гынадыр ла, бәгырькәемдер лә, җибәрмим, кагылмагыз минем балама, Аллаһның ачы каһәре төшкән бәндәләр! Җирән казакның камчысы инде Фәгыйлә карчыкның җилкәсендә уйный. Аклы күлмәгенә канлы камчы эзләре бәреп чыкты... -
12 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Мин сине беркайчан да онытмам, җаным! Беркайчан да! Күңелем түрендә гел син булырсың. Без башка күрешә алмабыз. Инде хуш! Берәрсе күрә калса, әллә ниләр сөйләрләр. Хәлфә кызы белән сөйләшеп торды дип, сине дә гаепли күрмәсеннәр. Башкайларыңны гына бетерерләр. Безгә күрешүләр юк инде ул. Бәхил бул, җаным, бәхетле бул! -
11 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Ана йөрәге барысын да аңлый иде. Кызы суга бармый, соңгы тапкыр Габделгазиз улы Солтангәрәйне күреп булмасмы дип өметләнә. Әгәр Солтангәрәйдән яучы килсә, кызын биреп кенә калдырырлар иде кана. Тик аларның да хәлфә кызын аласылары килмәс шул, заманы ул түгел... -
10 август 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе
– Балакаем ла, бәгырькәй генәм, ничекләр түзәрсең, мин нихәлләр итим, дәрьяларга агып китимме? Җаным, балаңны ничекләр итеп табарсың? Соңгы көннәреңне йөрисең бит инде! Йә Алла, нинди гаепләребез бар?