Фоат Галимуллин автор яңалыклары
-
22 март 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Чит-ят җирләрдә райондаштан авылдашка әйләнү бер дә кыен түгел икән. Без моны Казаннан кузгалып киткәч, аеруча нечкәләп тойдык. -
21 март 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (бәян)
Ничә атналар буе күзне кыздырып торган тимер юл тукталышына йөгердек. Өч вагонлы дизель поездына утырып, Тамбовка киттек. Исеме Һади Такташ белән дә бәйле булган шәһәр урамнарында адашып йөрдек, фотографиягә кереп чыктык. -
31 июль 2024 - 15:00
Гафур Коләхмәтовка ике төрле караш
Галимҗан Ибраһимовның инкыйлабтан соңгы чынбарлыкта суллар тарафын һич каршылыксыз кабул итүе – билгеле факт. Бу аның каләм әһелләрен сыйнфый чыгышлары ягыннан төрле катламнарга аеруы һәм аларның арасын үзара якынайту мөмкин түгеллегенә ышануында да күренә. -
14 май 2024 - 15:00
Бүгенгедән – тарихка таба
М.Хәбибуллин каләме нәкъ кирәк вакытта, андый әсәрләргә сорау арткан елларда хәрәкәткә килде. Аның егетлеге көтелгән сүзне кирәк вакытта әйтә алуында күренде. -
25 апрель 2024 - 11:00
Сизгер күңел – нәзберек каләм
Ф.Тарханованың иҗаты әле моның белән генә чикләнми. Ул – профессиональ тәрҗемәче һәм публицист та, байтак китаплар мөхәррире дә. Төрле телләрдән (рус, украин, казакъ, авар, балкар, азәрбайҗан, үзбәк, фарсы телләреннән) тәрҗемә иткән шигырьләре, повесть, хикәяләре, романнары укучыларда шулай ук зур кызыксыну уятты. -
19 сентябрь 2023 - 15:00
Яшьлеккә гашыйк әдип
Сиксән яшьлекләр буыны егерменче гасырның кырыгынчы елларыннан башлап, гаять катлаулы хәл-әхвәлләр кичерде. Башларыбызның күрәчәге әле яңа гасырга тагын да хәтсез булып калган икән. Без моны аерым бер шәхес – язучы Рәфкать Кәрами иҗатында да күрә алабыз. -
22 август 2023 - 15:00
Бәләкәй Фоат
Әтием Галимулла, тимер эше остасы булгач, үз кулы белән матурлап бәбәй арбасы ясаган. Аны чәчәкләп-чуклап бизәгән. Иртәгә сугышка китәсе дигән көнне, мине шул арбага салып, авылның югары очына кадәр тартып менгән. 1941 елның 14 августында, шул арбага салып, әни мине Кукмара станциясенә кадәр алып барган. Әти, мине кулына алып, сөеп, арбага кире салган. Бу инде минем әтине соңгы тапкыр күрүем булган... -
22 июль 2023 - 17:00
Ватан дигән татлы сүз
Муса Җәлил һәм аның үзедәй батыр рухлы, ватанпәрвәр көрәштәшләре турында әдәбият һәм сәнгать әсәрләре аз түгел...