Марат Кәбиров автор яңалыклары
-
10 мая 2023 - 09:00
Башка авыл кешесе…
«Сабантуй күрке – көрәш» дип әйтсәләр дә, бала-чага көрәшкән вакытта тамаша кылучылар бик күп булмый. Мәйдан тоткан малайларның дусишләре, туган-тумачалары, көрәшнең чын җанатарлары гына җыела. -
16 апреля 2023 - 11:00
Сәер мизгел
Әллә нинди сәер мизгел бу... -
16 марта 2023 - 14:00
Моңаеп калма
Китте ул, диеп, моңаеп калма... -
13 марта 2023 - 10:00
Бозлавык
Бозлавык бу дөнья, бозлавык... -
19 января 2023 - 09:00
Шамил (дәвамы)
– Синең хатының минем ир белән уйнашлыкта йөри. – Алдый! – дип кычкырды Асия бөтенләй ят тавыш белән. – Дөрес түгел. Шамил, ышанма аңа! Шамил әле берсенә, әле икенчесенә күз йөгертеп алды. Вера алдамый иде. Моны тоюдан аяк астында җир убылгандай булды... -
18 января 2023 - 09:00
Шамил (дәвамы)
– Мин инде башкача беркемгә дә мәхәббәт аңлатмам дигән идем. Әмма сине күргән мизгелдән бар тынгылыгымны югалттым. Чөнки беренче караштан ук гашыйк булуымны аңладым... Асия, чык миңа кияүгә! Асия зәңгәр күзләрен аңа төбәп бертын карап торды да: – Юк, – диде... -
17 января 2023 - 09:00
Шамил (дәвамы)
Гаиләнең таркалуына кызчык сәбәп булды бугай. Лили. Газизә кызына шушы исемне кушарга тели иде. Шамил башта бик карышып маташмады, бары тик Бохарага барып, әтисен җирләп кайтканнан соң гына уйлана башлады. Шамилның әтисе Хәйрулла картның оныгына кушарга теләгән исеме Айсылу иде. Әтисенең соңгы үтенече. Казанга кайткач, Шамил шул хакта сүз кузгатты. Тик Газизә якын да килмәде... -
15 января 2023 - 09:00
Шамил
Юньләп җыенмыйча, кинәт кенә йортыннан кубып китми бит инде адәм баласы... Асия кайда соң? Авырмый торгандыр бит? Шуны гына көтеп торгандай, Гайшә дә улына төбәлде: – Әйе... Килен кайда? Сәламен дә тапшырмадың. Шамил карашын түбән кадады. Мондый сорауларга ул әзер түгел бугай. Тик җавапсыз да калып булмый. – Асия тәртиптә, – диде ул, үз тавышының мескенлегеннән үзе өркеп. – Һәм без дөрес аңлаган булсак, ул кияүгә чыгарга җыенып йөри... -
12 мая 2022 - 10:00
Бәя
Алтын булуың да берни тормый, Базарда үз хакың булмаганда. -
8 февраля 2022 - 10:00
Тәрәзәмне кем кага
Кайтыр кешем юк бит инде... -
29 июля 2021 - 16:00
Өмет
Өметләрең өзелсә дә, сөюләр сүнми икән... -
12 мая 2021 - 09:00
Дәва (дәвамы)
– Сезнең мине юк итәргә әллә күпме мөмкинлегегез бар иде. Тик сез аның берсен дә файдаланмадыгыз. Хәзер менә минем сезне юк итү мөмкинлегем бар. Һәм аны файдаланырга тиешмен. Чөнки сез исән булсагыз, мин тынычлыкта кала алмаячакмын. -
11 мая 2021 - 11:00
Дәва (дәвамы)
Җинаятьчеләр белән генә маташу җитми иде бүген... Зифа Саматовна инде күпне күргән табиб, мондый тәкъдимнәргә ризалашмауның куркыныч икәнен яхшы аңлый. Ләкин ризалашу тагы да начаррак булырга мөмкин. Бер тапкыр бәйләндеңме, ничек кереп батканыңны да сизми калырсың, ул сазлык шикелле... Һәм мондый сазлыкта юкка чыккан табиблар аның танышлары арасында да бар иде. -
10 мая 2021 - 13:00
Дәва (дәвамы)
Үз халәтен шул дәрәҗәдә контрольдә тота алу иң сәламәт кешеләрнең дә кулыннан килмәскә мөмкин. Ә бу хисләрен дә, тән күзәнәкләрен дә йөгәнли белә. Бу кеше инде кызганыч түгел, ә куркыныч иде. -
9 мая 2021 - 11:00
Дәва (дәвамы)
Димәк, реанимациядә ятучының Пистолет Тоткан Егет икәнлеге расланды. Кылган гөнаһлары өчен хак җәза адәм баласын егерме биш елдан соң да эзләп таба. Хак җәза Зифа үзе иде. Бу бәндәнең җавапсыз калырга хакы юк. Ә үтерү ысуллары хастаханәдә дәвалау чараларына караганда да күбрәк...