Марат Әмирхан автор яңалыклары
-
30 ноября 2024 - 09:00
Зиннәтулла хәзрәт (бәян)
Әтиемне хәтерләмим, ул үлгәндә, бик кечкенә булганмын, әнием яшәргә тиеш иде әле. Әүлия иде бит, мин әниемне бик-бик ярата идем. Мин әниемне бик-бик сагынам, бабакай... -
29 марта 2024 - 09:00
Саҗидә (повесть)
Еллар үтә, гомер сүтә, заманасына күрә манарасы корыла. Тузар илнең җәнҗалы – үктәбер инкыйлабы әнә ничек дөньяның астын-өскә әйләндереп ташлады. Иң яманы, кешеләр сыйнфый яктан икегә бүленде, дошманлашты. Дошманнар рәтенә, ни кызганыч, моңарчы халыкка аң-белем биреп, гыйлем нуры сибүче, рухи вә әхлак пакьлеге өчен җан атып тырышучы дин әһелләре дә кертелде. Җиде бала атасы, илле сигез яшьлек Әхмәтсафа хәзрәт артыннан 1922 елның февраль аенда килделәр... -
18 июля 2023 - 11:00
Алман мордары (бәян)
Аның кулына бер журнал тоттырдылар. Анда Берген – Бельзен концлагереннан нацистлар үзләре төшергән фотосурәтләр басылган иде. Коточкыч күренеш. Күренеш кенәме, иң куркыныч әкиятләргә дә керә алмастай афәтле үлем утравы, зобанилар туе. Газ миченнән чыгарылган биниһая күп мәет скелетларын утын әрдәнәсе шикелле эскертләп өйгәннәр...