Наилә Харисова автор яңалыклары
-
11 сентябрь 2025 - 13:00
МИН КАЙТЫРГА ТИЕШ (хикәя)
Контузиядән ни эшләгәнен, кая барганын чамаламаган солдат, уң кулына таянып, окоп төбеннән шуышып китте. Мәетләр аша үрмәләп күпмедер баргач, ул ачыклыкка чыкты. Күрәсең, окопның бу башы түбәнрәк урынга барып тоташадыр. Шуышкан юлы да яңгыр изрәткән туфрак кына түгел, корыган үләнме, егылган ашлык саламымы – нәрсә беләндер катнашкан җир иде. Бары тере җан ияләренә хас үз-үзеңне саклау инстинкты аңа туктамаска, үлем аҗдаһасы көн буе ут бөркеп торган җирдән ераккарак китәргә куша иде. -
19 апрель 2025 - 09:00
Эссе җәйнең ун көне (бәян)
Әллә күз тиде үзләренә, заман афәте – бозыклыкның авылда ныклап тамыр җәю галәмәте булдымы, узган җәй тормышлары бозылды да куйды. Көзен бөтен авылны шаккатырып, Атлас гаиләсен ташлап чыгып китте... -
18 апрель 2025 - 13:00
Кыйбла (хикәя)
Өметләребез аңа аһ-һай зур иде. Төпчегебез. Олы кеше булыр, дидек. Үзебезнең авыздан өзеп, ул нужа күрмәсен дип, булдыра алган кадәр акчасын җибәреп тордык. Ә ул анда барган елны ук Марҗый белән танышкан. Безнең хәер-доганы көтеп тормады шул... -
6 гыйнвар 2024 - 09:00
Үтте инде (повестьның ахыры)
Соңгы дәфтәрнең соңгы битен яптым. Күз алдымнан гади татар хатынының, юк, алай гына түгел, туган халкымның бер гасырлык тарихы үтте. Никадәр аз беләбез икән без әбиләребез-бабайларыбыз турында! -
5 гыйнвар 2024 - 09:00
Үтте инде (дәвамы)
Нишлим? Минем, елый-елый, авыртынудан өзгәләнгән баламны күтәреп кайтканымны ярты авыл карап калды. Ни дип уйлаганнардыр – миңа барыбер иде. Башымда бер генә уй: нишләргә? Баламны алып, берәр кая чыгып олагыргамы? Паспортсыз кая барасың? Әллә болай газапланып яшәгәнче? Юк-юк! Үзем әнисез үсеп, бер көн дә рәхәт күрмәдем. Миннән калса, балам кемгә кирәк. -
4 гыйнвар 2024 - 09:00
Үтте инде (дәвамы)
– Ирең синең яклы булмагач... Ул якласа, ул кадәр кылана алмас иде. Ходай ярдәм бирсен. Ну, киткәндә ул аждаһа каенанаңа әйтеп китәм әле. Әйттеме-юкмы, белмим. Минем тормышымда берни дә үзгәрмәде. Ирем ялгыз хатыннар яныннан кайтып кермәде, каенанам миңа карата тамчы да йомшамады. -
3 гыйнвар 2024 - 09:00
Үтте инде (дәвамы)
Юлда күргәннәрне сөйләсәң – үзе бер куркыныч тарих. Кайсы поездга утырма, кайсы станциягә карама – анда аяксыз-кулсыз солдатлар... Вагон ярыгыннан кружка сузып, су сораучы немец әсирләре... Алар да бит кемнеңдер газизләре. -
2 гыйнвар 2024 - 09:00
Үтте инде (повесть)
Мәскәү янында безне урман чыгару эшенә куйдылар. Утыз яшьлек хатыннар кул пычкысы белән урманны кисәләр дә безгә төяп җибәрәләр. Халык окоп казый. Илле яшьлек ирләр китергән агачлардан блиндажлар, землянкалар төзиләр, окоплар ныгыталар.