Рафис Корбан автор яңалыклары
-
20 гыйнвар 2026 - 09:00
Ватан (Беренче бүлек / 7, 8)
...нацистлар партиясе, җиденче ноябрьдә, октябрь революциясе көнендә, Мәскәүдә зурлап бәйрәм итәбез, дип көткән җиңү тиз генә килергә ашыкмады. -
19 гыйнвар 2026 - 09:00
Ватан (Беренче бүлек / 5, 6)
Аерып алынганнарны читкә куалый башладылар. Муса, беренче сафта басып торган Гариф яныннан узганда, сакчылар күрмәгән арада, аның кулына бөкләп тоткан куен дәфтәрен тоттырды. -
18 гыйнвар 2026 - 09:00
Ватан (Беренче бүлек / 2-4)
Язмыш Андрей Власовны икенче тапкыр зур сынау алдына куйды. -
17 гыйнвар 2026 - 09:00
Ватан (Беренче бүлек / 1)
Муса күзләрен ачты. Озак ятканмы шушы хәлдә – һич аңлый алмады. -
18 ноябрь 2025 - 11:00
Үлемсез шигърияте калды
Харрас белән эшләү җиңел иде. Ул бервакытта да урыныннан, дәрәҗәсеннән файдаланмады. Хезмәткәрләр белән дә, авторлар белән дә өстән торып сөйләшмәде. Ул – яхшы шагыйрь, үзенчәлекле, үз язу өслүбе булган талантлы каләм иясе. -
19 октябрь 2025 - 17:00
ШИГЪРИЯТ РӘСҮЛЕ
Дагстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел -
26 июнь 2025 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Шуннан соң аларны лифтта беренче катка алып төштеләр дә Мусаны лифт шахтасы янындагы баскычтан подвалга алып төшеп киттеләр. – Хушыгыз, егетләр. Нык торыгыз, – диде Муса, алардан аерылганда. – Бирешмәбез, – диде Алиш. – Үзегез нык булыгыз. -
24 июнь 2025 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Шәфи Алмасның соңгы кисәтүеннән соң Саттар, ниһаять, качарга дигән карарга килде. Эштән кайткач, ул бәләкәй кесә дәфтәренә язып барган шигырьләрен тагын бер дәфтәргә күчереп кую белән мәшгуль булды. Җәмгысе егерме дүрт шигырен теркәп куйган булган икән. Шул дәфтәрен генә үзе белән алып китсә, юлда ни булмас, илгә кайтып җитә алмаслар дип уйлады. Шуңа күрә аларны яңа кенәгәгә күчереп, Алишка биреп калдырырга кирәк дип тапты. -
21 июнь 2025 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Ярый, алайса. Хушыгыз. Мине озатып йөрмәгез. Кызлар ерак китмәгәндер. Артларыннан барып табам мин аларны. Безнең килгән саен шул бер маршрут инде. – Сак булыгыз, Равилә, матурым. Киләсе атнада очрашканга кадәр! – дип, Алиш кызга каштан агачыннан үрелеп, ап-ак чәчәк өзеп тоттырды. -
19 июнь 2025 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Галим әфәнде, таныш булыгыз, бу әфәнде Муса Гомәров була. Вакытлыча, үзенә аерым бүлмә булганчы, сезгә бер-ике көн аның белән бергә яшәп торырга туры килер, – диде ул, Бахтиков бүлмәсенә килеп кергәч, аны Җәлил белән таныштырып. -
17 июнь 2025 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
1942 елның ноябрендә чыга башлаган атналык «Идел-Урал» газетасы редакциясен, чынлап та, яшерен оешманың үзәгенә әверелде дип әйтергә мөмкин иде. Дөрес, биредә яшерен оешма утырышларын үткәргән кеше булмады -
11 июнь 2025 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Лагерь начальнигы янында Шәфи Алмас белән очрашудан соң Алиш белән Саттарны икенче лагерьга чыгардылар. Монда шартлар күпкә үзгә, әсир икәнеңне күрсәтеп торган буй-буй сырлы киемнән йөрүчеләр дә күренми. Әйтерсең лә фашист солдатлары хезмәт итә торган хәрби частька алып килгәннәр. -
28 октябрь 2024 - 15:00
ТАНКИСТЛАР (документаль повестьның ахыры)
Рәсимнең Казанга кайтып төшүе журналистлар өчен зур сенсация булды. Телефоннан шалтыраулар өзелмәде. Аның белән очрашырга, әңгәмә үткәрергә, интервью алырга ашыктылар. Барысын да «Алёша» экипажының Запорожье юнәлешендәге Новодаровка бистәсе янындагы бәрелеш кызыксындыра. -
14 октябрь 2024 - 15:00
ТАНКИСТЛАР (документаль повестьның дәвамы)
Дамир Исламов исемендәге батальонда Рәсимнең танышлары, аның белән бер училищеда укыган егетләр күп. Алар арасында «Батырлык» орденына гына түгел, Россия Герое исеменә лаек булучылар да бар хәтта. Россия Герое Раил Габдрахманов белән дә Рәсим бергә укыды. -
13 октябрь 2024 - 09:00
ТАНКИСТЛАР (документаль повестьның дәвамы)
– Алайса, Людага ияреп барып кайт Биләргә. Үзеңә ошаган берәр йортны белеш. Шулай итеп, алар әнисенең җиңел кулыннан Биләрдә яши башладылар. Бу 1993 ел иде. Рәсимгә ул елның беренче декабрендә биш яшь тулды.