Фирүзә Җамалетдинова автор яңалыклары
-
6 августа 2021 - 11:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
Бу назлы карашлар каршында Җиһангөл көчсез иде. Ул янә бер кат шуны аңлады. Бер дә үзеннән калдырасы килми иде дә бит Алмазны. Туган җиргә үз баласы сыймас идеме? Бу җирләр аңа мәхәббәт дигән олы хис бүләк итсә дә, кеше туган җирен хәтереннән юып ала алмый шул. Нишлисең менә?.. Мәхәббәт көчлерәк булып чыкты. Мәхәббәт адаштырды... -
5 августа 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
– Тигез мәхәббәт юк безнең арада, әни. Киленең яратмый мине. Яратмыйча яшәде ул, сизеп торам, – дип, авызын сыңар кулы белән ышыклап пышылдады. – Ни сөйлисең, син, улым? Җиһангөлгә тагын нинди гаеп тагарга җыенасың? Өйдә тәртип булса, мәхәббәт килә ул. Тәртипсез йортта нинди мәхәббәт калсын? Рәнҗетмә киленемне. Ул бит кеше баласы, синең моңа хакың юк. -
3 августа 2021 - 13:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
– Кеше туган җирен сагынырга тиеш, Мәхәббәт. Шушы сагыну хисе сиңа монда яшәү көче өстәячәк, күрерсең.... Бу хәлләрнең авырлыгын үзе кичерсә дә, ул инде хәзер аларга җиңелчәрәк карый шикелле. Кеше кайгысы еракта, үзеңнеке йөрәктә шул. Ул чакта аның сагынуларын кем генә аңлады икән? -
2 августа 2021 - 13:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
– Нәрсә бу? – дип аптырап сорады ул. – Бүреләргә охшаган, кызым, – диде әнисе. – Ярый әле шырпы тыккан идем кесәмә... Җиһангөлнең аяклары калтырый башлады. Әнисеннән бер адым да калышмаска тырышып, яныннан йөгереп барды. – Курыкма, алар безгә тимәсләр... -
1 августа 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
– Дөрес, уңдырышлылыгы ягыннан бездәге җирләрне сездәгеләр белән чагыштырып булмый инде, ләкин тырышканда барыбер нәрсәдер үстерергә мөмкин. – Бераз игътибар бирсәләр, әлбәттә, үстерер идек, – дип куйды Мәхәббәт, ниндидер бик тирәндәге өметен кузгатып. – Үзбәк дип карамасалар... -
31 июля 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
– Мин яратам сине, Җиһангөл, нигә дәшмисең? Егет кызның юлына каршы төшеп күзләренә карады да аны билләреннән кочып күтәреп алды. – Мин дә... – дип, башын аска иде ул. Ахырдан үкенеп тә куйды: дөрес эшләдеме болай әйтеп? Әле бит мәхәббәтме бу, әллә күз төшү генәме – аңларлык вакыт та үтмәде... -
30 июля 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
Мәхәббәтне үч белән буйсындырып булмый шул. Яшьлегенең бер көнендә кинодан кайтып килгәндә куып тотты аны Бәкер. Бер танышы очрап, йомышым бар дип, Сәгыйтьне читкәрәк алып киткән иде. Кыз тукталып, көтеп торырга яхшысынмады. Дөресрәге, горурлыгы моңа ирек куймады шикелле. Ул егетне көтә-көтә алга атлады. Ул арада шап-шоп атлый-йөгерә Бәкер аның белән тигезләште. – Егетең шушы буламы әллә? – дип сорау бирде ул, тавышына мыскыллы аһәң салып... -
29 июля 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
"Авыл, кызым, кешене җир өстендә кеше итеп яшәтмәсә дә, кеше итеп озата белә. Авыл – мәрхәмәтле, туфрагын иренемә тигезеп, туган җиремне бер генә кочаклап елар идем. Аннан, әтиең, минем ата-бабам шунда. Яшьлегем дә, гомерем дә шунда үткән..." -
28 июля 2021 - 15:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
Салам урлау һич тә ат урлаудан ким түгелдер. Урламас идең – өй түрендә зур мич тора. Адәм баласының һәр кышкы көне шул мич авызына төбәлгән. Басудан төнгә әллә ничә кат әйләнә иде Җиһангөл. Ул күтәреп кайткан саламны көлтә генә дию аз, көшеле белән дисәң, бәлки, дөресрәктер дә. Салам терлек-таруга ризык кына түгел, өй җылыту өчен төп ягулык та иде. Ә бит салам күз ачып-йомганчы янып бетә. Аның җылысы да шуның кадәр генә. Туңып үлмәстән ярый инде барыбер дә. Шушы зәмһәрир кышлардан качып та чыгып китмәде микән халык үзбәк-таҗик якларына? -
27 июля 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
Әлфинәнең мәктәптән үкси-үкси елап кайтып керүе Җиһангөлнең күңеленә шом салды. Сумкасын ишек төбенә атып кына бәрде дә үз бүлмәсенә кереп бикләнде кыз. – Кем тиде, кызым? Ач әле ишегеңне, – дип, бусага артында шактый таптанып торды Җиһангөл. Әлфинә тагын да катырак үксеп, бикне ычкындырды. – Кем, нишләтте сине, кызым? – Карт әбине атканнар... -
26 июля 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
Җиһангөлнең күз алдында ялкын телләре уйнаклап алгандай булды. Әнисенең аптырап: – Каян керә өйгә бу төтен исе? – дип торганын күреп, йортка йөгереп чыкса, абзар түбәсеннән күккә ялкын күтәрелгән, ул таралып, тирә-юньне ялмап алырлык көч җыеп ята иде. Урамның кайсы башыннандыр: – Пужар! Пужар! – дип кычкырган ярсу тавышлар ишетелеп китте. Абзарны гына түгел, йортны да коткарып булмаслыгы көн кебек ачык иде... -
25 июля 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (роман)
Тәрәзәгә шакыдылармы, әллә таш тидеме? Теге чактагыча... Җиһангөл йокы аралаш берни аңламыйча исәңгерәп торды, аннан, ак укалы пәрдәне каерып тышка карады. Янә шак-шок иткән тавыш бу юлысы ишек тирәсеннән килде. Ул тиз генә дебет шәлен иңнәренә салып, төнге авазларны сыендырган якка юнәлде... -
17 февраля 2021 - 14:00
Кылганнар
Кылганнар, кылганнар... Белмим ни кылганнар? – Изгелек? Явызлык? -
16 февраля 2021 - 12:00
Бәхеткә – юл
Мең газап аркылы чыгасы. Батасы, калкасы, янасы, Барысына-барысына чыдасы. Бәхеткә юл ерак... -
11 февраля 2021 - 12:00
Тамчы яшь
Иярдем хыялга, шул мәлдә нәрсәдер Пешерде яңакны.