Зөлфәт Хәким автор яңалыклары
-
2 сентябрь 2021 - 13:00
Хаталы хат (дәвамы)
А з а т . Нишләптер, минем сине беркая да җибәрәсем килми. Кичә үк башымда шундый уй-теләк туды. Бүген, син йокыдан торган минутларда, ул теләк көчәйде. (Кызның кулын тота.) Иртән тагы да чибәррәк икән син. Яңа уянган сабый шикелле. Ник куркасың? А л с у (кулын ычкындырып). Кем курка? Курыкмыйм. (Кыю күренергә тырыша.) А з а т. Мин бит ихлас күңелемнән әйттем бу сүзләрне. А л с у (елмаеп). Шул ихластан әйтүең, бәлки, куркытадыр да. А з а т (читкәрәк китеп, сокланып). Тәти син! -
1 сентябрь 2021 - 13:00
Хаталы хат (дәвамы)
И л ф а т. Минем хәлемне аңлыйсыңдыр инде. Шок! Ни уйларга, ни әйтергә белмәдем. Дамирәнең ялганыннан, мине гаепләргә маташуыннан нык тетрәндем, каты рәнҗедем. Тикшерү башланды. Актүбә белән Чалым арасында күрсәтмәләр биреп йөри-йөри, хәлләр бетте. А л с у. Ничек булып бетте соң? И л ф а т. Аптекадагы җимерекләр өчен шактый күп түләргә туры килде. Ярый әле эштә әҗәткә алырдай кешеләрем бар иде. Көчкә түләп бетердем. -
31 август 2021 - 15:00
Хаталы хат
Н а и л ә. Аңлыйм... Нәрсә аңлыйсың?.. Синең әти-әниең ничек яшәгәннәрдер, белгән юк. А л с у (боегып). Бер-берсен яратып, тату яшәгәннәрдер. Н а и л ә. Белмим, белмим. Алар авариядә һәлак булганнан соң, бер генә туганыгыз да сине үзләренә алмаган. Имеш, перестройка башланган чор. Имеш, проблемалары хәттин ашкан. Барысы да эшсез калганнар, акчалары юк, имеш. -
3 март 2021 - 13:00
Хирург (дәвамы)
– Хәзер туп-туры безгә кайтабыз, – диде ул, машинаны кабызгач. Илзирәнең йөрәге дерт итеп куйды: – Ничек инде? – Менә шулай. Анда әни мәш килеп өстәл әзерли. Туган көнеңне бездә үткәрәбез. -
2 март 2021 - 09:00
Хирург (дәвамы)
Сез болай да миннән көнләштегез, хәзер инде, Рәмисне югалткач, көнләшүегез көчәйде. Кара көнчелек кабынды сездә, бик куркыныч, әллә нинди фаҗигаләргә китерә торган көнләшү. Көнләшүнең чем-кара төскә буялганы була – мәхәббәттә дә, башкаларның уңышына, бәхетенә карата да. -
1 март 2021 - 09:00
Хирург (дәвамы)
Апа якын килеп: – Хәлегез начар мәллә? – дип сорагач кына, ул: – Әйе, апа, хәлем шулхәтле начар, хәтта яшисем килми, – дип, коридорның икенче башына таба йөгерде. -
28 февраль 2021 - 11:00
Хирург (дәвамы)
Ул җан тынгысызлыгыннан сулыгып киткән әнкәсенә карап елмайды. – Ә операция уңышлы узасына минем иманым камил. – Тыңла сүземне! – диде Мәҗит, өзгәләнеп. – Башка хирург ясасын! -
27 февраль 2021 - 09:00
Хирург (дәвамы)
Мәликәнең эчке киеренкелеге тышка бәреп чыкты: – Син миңа дөресен әйтмисең, – диде ул, еламсырап. Рәмис, җылы сүзләр әйтеп юатасы урынга кинәт: – Дөресен мин әлегә үзем дә белмим! – дип ташлады. -
26 февраль 2021 - 09:00
Хирург (дәвамы)
– Тукта. Тыңла әле мине. Мин бик куркам. Операциянең үзеннән курку гына түгел бу... Мин бер яман эш кылдым... Кылдым дип... дөресрәге, күзләремне йомдым, күрмәмешкә, белмәмешкә салындым. Сиксән сигезенче елны Васил исемле егет белән кооперативта эшләдек, йөк машинасы белән икәүләп, сату-алу оешмасына Мәскәүдән чүпрәк-чапрак, кием-салым ташыдык. Васил «Жигули» машинасы алган иде, шуның белән бәрелеп үлде. Чуйков урамыннан Ибраһимов проспектына борылганда. Минем аркада харап булды ул, мин гаепле. -
25 февраль 2021 - 11:00
Хирург (дәвамы)
Ә бит Илзирәнең әбисе янына авылга кунакка кайткач, Рәмис үзенә карар кабул иткән иде – алар гомергә бергә булачак. Бу хакта авыз тутырып әйтмәсә дә, Илзирә аның хисләрен аңлаган иде. Рәмис үзе дә Илзирәнең мәхәббәтен җаны белән тойган иде югыйсә. -
24 февраль 2021 - 17:00
Хирург
Кайчан да булса бәлагә дучар буласын белсә, кеше, мөгаен, бөтенләй башкача яшәр иде, дөньяга һәм башка кешеләргә мөгамәләсе икенче булыр иде. Әмма киләчәктә көткән фаҗигаләр турында белү дә кешене яхшы якка үзгәртер, миһербанлы итәр дип ышанырга мөмкинме икән?..