Төш
Елмаюы иллә котсыз – җанга курку төшә...
Д.Д-га
Мин окопка чумдым гүя: тыйнак ялкын теле
Уйный, җир казылып, яны уемланган төштә,
Күр: шәм яна, нәни шәмчек, яна балавыз шәм,
Һәм зур күзле егет карый сәер генә көлеп.
Ачуымнан зәңгәр булып эндәшүен көтәм.
Син кая югалдың? – димен, читкә багам: – Әйт сүз.
Мин исемсез бер чокырда ятам, – ди ул, – күптән,
Егерме ел ятам, – ди ул, – сыңар хәрәкәтсез.
Шаярмакчы, юкны сөйли! Ә мин сулык-сулык,
Елмаюы иллә котсыз – җанга курку төшә...
Һәм шәм яна, нәни шәмчек, яна балавыз шәм,
Тән тиресен тырнап уза хәнҗәр сыман суык.
Ташла, – димен, – үлем юрап түгел, безне Илаһ
Ымсындырды сүрән өмет биреп ул чагында.
Юк, – ди, – гафу, йокым тирән, үтте байтак еллар,
Туфрак булып ойыйм куе тамыр кочагында.
Калыкты ай һәм яктысын төнге күккә сылап,
Сары тәнен йолып алды караңгыдан тагын...
Фу, – дип, ул йөз чытты – ну, картайгансың ла!
Ялгыш булган теге вакыт үлеп котылмавың.
Һәм кычкырып көлде: – Әйе, шома идең, мыштым,
Бер пуля да яратмады сине, тарып хискә.
Ә мин гарык булган хәлдә һаман кургаш йоттым,
Шул көенчә юрган сыман туфрак яптым өскә.
Бер мизгелдә юкка чыкты бар куркуым, бар шом,
Әйе, аккош мамыгыннан түгел минем түшәк,
Тик шәм яна, нәни шәмчек, яна балавыз шәм,
Югарыда кошлар сайрый, агач шаулый – яхшы!
Йә! – дип, өзде, – яман гадәт – борчу әрвахларны.
Синдәй дусны сыендырсам ярый торгандыр да,
Күңелем иркен, тик биләмәм – шушы куыш бары,
Аңлыйсыңдыр: икебезгә кысан булыр монда.
Бетте кебек... Омтылгандай шуңа гомер бакый,
Яшь һәм тере җанга игез, әверелеп төшкә,
Күр: шәм сүнә, нәни шәмчек, сүнә балавыз шәм,
Кансу кызыл ай ялгызы сары күкне айкый...
Асламбәк Тугузов
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН тәрҗемәcе
"КУ" 12, 2023
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев