Болытлар акканда
Әнкәйнең дә аннан Җирдә гомере бетте. Җәй җитте исә, мин болытлы күккә карыйм.
Бала-чакта ишеттем мин, елгыр малай,
Күршеләргә әнкәй салды җан авазын:
Җәйге көндә үз тирмәсе каршысында
Тула басар өчен ничек йон язганын.
Кинәт купкан өермәнең кулы йонын
Күтәргән дә, кисәкләргә бүлә-бүлә,
Баш очында түгәрәкләп әйләндергән,
Китәр өчен алып күкнең кендегенә.
Ап-ак йонын бик кызганды әниебез,
Һәммәсенә, ятларга да бирде сөйләп:
«Бу, дип, язмыш, дуамал җил кулы түгел,
Йонны алып китте зәңгәр күкне иңләп».
«Юк, әнием! Карчыгадай өермә бу,
Мин беләм!» – дип әйттем аңа килешмичә,
Тирмә киртәләре артлап, читтән генә.
Бик кызганыч иде ул йон минем өчен.
Әнкәйнең дә аннан Җирдә гомере бетте.
Җәй җитте исә, мин болытлы күккә карыйм.
Әнкәй белән бергә, балачактагыдай,
Кабарынып очкан сарык йонын барлыйм.
М и х а и л Хонинов
Әлфия СИТДЫЙКОВА тәрҗемәсе.
"КУ" 03, 2024
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев