Логотип Казан Утлары
ӘДӘБИЯТЛАР ДУСЛЫГЫ – ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ

Бар хыяллар тереләй күмелгән

Бар хыяллар тереләй күмелгән, Үткән гомер гүя гарештә.

Бар хыяллар тереләй күмелгән,

Үткән гомер гүя гарештә.

Төрле якка китеп югалабыз:

Шәрык... Гареп... Аска һәм өскә...

Ләкин тормыш шундый гаҗәеп ул,

Әллә аны артык сөйгәнгә?

Югалсак та юл эзлибез кабат,

Тереләбез үлдек дигәндә.
Без китәбез. Ләкин безнең артта

Бушлык калмый... Җирне тигезләп

Җимерсә дә йортны явыз давыл,

Иман аваз сала юл эзләп.

Илгә таба! Һәм көч керә безгә,

Туган җирне кирәк сакларга!

Ак канатлы коштай, канга батып,

Өмет оча безнең якларга.
 

Шәриф  Цуруев 

 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев