Татарда дастан бармы?
Дастаннарда дөнья сурәтенең чагылуы, бабаларыбызның йола, гореф-гадәтләре һәм төрле ышанулары, дөньяга карашының ни рәвешле гәүдәләнүе фольклорның чынбарлыкка мөнәсәбәтенә бәйле.
Алыплар тормышын, пәһлеваннарның безгә аңлашылып та бетмәгән батырлыгын, ил батырларының басып алучыларга каршы яуларын, ханнарның тәхет өчен барган көрәшен, үзенә аталган кәләшне эзләп юлга чыккан геройларны тасвирлаган чәчмә, тезмә яки шигъри һәм чәчмә өлешләре аралашып килгән зур күләмле әсәрләрне татар фольклор фәнендә дастан дип атау кабул ителгән.
Соңгы вакытта хәтта галимнәр арасында да «Татарда дастан бармы?» дигән сорау ишетәм. Әйе, чынлап та, хәзерге вакытта гына түгел, әле узган гасырның 80–90 елларында да әби-бабайлардан дастан турында сорасаң, алар җавап бирә алмас иде. Шул ук вакытта «Таһир-Зөһрә», «Кузы Көрпәч белән Баян-Сылу», «Сәйфелмөлек», «Бүз егет» бар, «Түләк»нең кулъязма вариантлары табыла тора, Алпамыш турындагы вакыйгалар әкият буларак бәян ителә, Йосыф белән Зөләйха мәхәббәте тарихын әбибабаларыбыз яттан көйләп сөйли иде. Ягъни җисеме бар, исеме юк буламы, башка сере бармы?
Сере бик гади! Татарда дастан дигән төшенчә булмаган. Татар халкы әлеге жанрга караган әсәрләрне төрлечә атап йөртеп, дастан атамасы чагыштырмача соңрак һәм, нигездә, фәнни термин буларак кулланышка кергән. Бу жанрга караган әсәрләр татар телендә беренче чиратта «кыйсса» дип тә аталган. Октябрь революциясенә кадәр басылган китапларда да, нигездә, шушы термин еш очрый. Мәсәлән, «Кыйссаи Йосыф галәйһиссәлам», «Кыйссаи Йосыф вә Зөләйха» яки «Йосыф кыйссасы», «Кыйссаи Козы Көрпеш», «Кыйссаи Сәйфелмөлек», «Кыйссаи Җөмҗөмә Солтан», «Кыйссаи Бүз егет», «Кыйссаи Алпамыш». Болар барысы да – татар дастаннары.
Дастан термины сирәгрәк очрый, дөресрәге, ул фәкать бер әсәргә карата гына кулланылып, берничә тапкыр «Дастан Хатәм тай» дигән китап басылып чыга.
Татар халкына төрек яки азәрбайжан фольклорыннан кергән дип фараз итәргә мөмкин булган «Күр углы» әсәре «Хикәят Көр углы Солтан» дигән исем белән басылып, хикәят термины да дастан жанрының бер атамасы булып тора. Ике очракта да терминнарның Казанда басылып чыгып, халык арасында басма формада таралган әсәрләр турында бара. Беренчесе төрки халыкларга Һиндстан фольклорыннан керсә, икенче әсәр татар халкына да, башка халыкларга да төрек фольклорыннан таралган.
Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы популярлашып, бу әсәрне китап термины белән аталган очраклары да бар. Бу очракта китаби яки китап термины да кыйсса мәгънәсенә дә якын. Мәсәлән, «Йосыф Китабы», «Китабел Йосыф» яки «Китаби Йосыф». Әмма ул бер яктан жанрны аңлатса, икенче яктан бу кыйссаның халык теленә дә китаптан керүенә ишарә ясый.
Башка төрки халыкларда да эпосның үз милли атамалары бар. Дастан термины үзбәк, төркмән, азәрбайҗан, таҗик халыклары фольклорында бар, башкорт эпосында кобайыр һәм хикәят, казакъ халкында жыр атамалары очрый.
Хәзер яңадан «Татарда дастан булганмы?» дигән сорауга әйләнеп кайтабыз. Булган, нәдәчпәраг )ةصق( езүс »ассйыК« .нәглеб пид ассйык ына кылаХ .наглуб әнек кечин мәһ кереп, хикәя, тарихи вакыйга, риваять мәгънәләрендә йөри. Гарәп, фарсы һәм төрки телләрдә «кыйсса» атамасы белән хикәя, хикәят, повесть, әкият, риваять һ.б. жанрларны атыйлар. Кыйссаларда сюжетны барлыкка китерүдә геройның эчке кичерешләренә, уй-хисләренә дә игътибар бирелә. Бу кыйссаларның бер хасияте. Чынлап та, тылсымлы әкиятләрдә дә, тормыш-көнкүреш әкиятләрендә дә төп герой үзенең дошманнарын үтереп, әрдәнәләп өеп куйганда да, бер кеше дә аларның үлемен кызганып елап утырмый. Кыйссаларга килсәк, бу әсәрләрдә бәян ителгән вакыйгалар бер генә буын әбиләрне күз яше түктермәгән. Г.Тукай да үзенең 1910 елның 15 апрелендә «Шәрекъ клубы»нда ясаган «Халык әдәбияты» дигән чыгышында дастаннарның нәкъ шул ягына игътибар итә. «Минем гөманымча, кечкенә чагында шушы китапны укып, җыламыйча үскән ирләремез вә хатыннарымыз сирәктер» дип, дастаннарның, бу очракта «ТаһирЗөһрә» турында сүз бара, кешенең эчке кичерешләренә йогынты ясау көчен искәртә.
Дастан яки кыйсса нинди жанр соң ул? Фольклорның бу төрен язма әдәбияттагы романнар белән чагыштырып булыр иде. Романнар кебек үк аларда аерым каһарманнар, аларның батырлыгы / сәяхәте / сәфәре / мәхәббәте һәм мәхәббәт өчпочмагы турында сүз бара. Кешене уйланырга мәҗбүр иткән, таныш хис-тойгыларны яңарткан тыңлаучы яки укучы өчен кызыклы эчтәлек, мавыктыргыч сюжет бу әсәрләрнең искиткеч популярлыгын тәэмин иткән.
Татар дастаннары – беренче чиратта, җырау яки чичәннәр иҗаты белән бәйле жанр. Тугандаш башкорт халкы дастаннарын кобайыр дип атап, аларны башкаручыларны кобайырчы дип атый. Татар халкында ике термин да мәгълүм булган дип уйлыйм. Җырау булу – Күкләр яки Тәңре тарафыннан бирелгән сәләт буларак бәяләнгән. Әлбәттә, аның иң беренче шарты – чичәнлек традицияләрен яхшы белү, импровизацияләү сәләтенә ия булу.
Дастаннарны башкаруның үзенең күп төрле шартлары һәм тыюлары булган. Көннең яки елның теләсә кайсы вакытында дастан сөйләмәгәннәр. Аның үз вакыты – ел фасылы, тәүлектәге аерым вакыты булган. Мәсәлән, татар халкы ышанулары буенча, әкиятләрне көндез һәм җәй көне сөйләргә ярамаган. Бу ышану дастаннарга да кагылырга мөмкин дип фараз итәбез.
Татар халкының кичләрен көйләп китап уку/китап тыңлау яки кыйссаларны яттан көйләү традициясе, әкият сөйләү традициясе шушы чичәннәр иҗатының дәвамы булып, ул XX йөзнең беренче яртысына кадәр дәвам итә. Татар халкының кыйссаларын яттан көйләвен өлкән буын әле хәтерлидер. Минем дәү әнием, Кама Тамагы районы Каратал авылында туып үскән кыз, «Йосыф кыйссасы»н баштан ахырга кадәр яттан белә, көйләп башкара иде. Кыйссаларны көйләп башкару, яхшы белү безнең як – Татарстанның Тау ягы өчен гадәти күренеш дип әйтергә дә мөмкин.
Дастаннар – күпчелек төрки халыкларда тезмә, ягъни шигъри формадагы әсәрләр. Татар текстларында, кагыйдә буларак, тезмә һәм чәчмә өлешләр аралашып бара. Тулысынча тезмә, ягъни шигъри өлештән торган «Бүз егет» бар, тезмә өлеш «Идегәй» дастанында яхшы сакланган. Күпчелек әсәрләр безнең көннәргә чәчмәдә килеп җиткән. Бу күренеш, беренче чиратта, җырау-чичән профессиясе югалу белән аңлатыла.
Үзләре дә шигъри осталыкка ия, импровизациягә сәләтле бу талант ияләре тезмә текстларны сәгатьләр буе башкара алган. Кыргыз манасчыларының «Манас» эпосын башкаруын тамаша кылганнан соң, чичән-җырау сәнгате табигатенең, чыннан да, гади башкару гына булмавы аңлашыла. Мәсәлән, Мәскәү шәһәрендә 2012 елда узган «Эпос «Манас» – Памятник мировой эпической культуры» дигән конференциядә дүрт яшьлек Умот Доолотовның «Манас» поэмасыннан өзекләр башкаруы бу күренешнең феномен булуын ачык күрсәтте. Умот «Манас»ны өч яшендә сөйли башлый. Аңа аны беркем дә өйрәтмәгән, бала эпостан өзекләрне транс хәлендә сөйли. Бу күренеш, дастаннарны транс хәлендә башкару чын чичәннәр, җыраулар өчен хас күренеш булган дип уйлыйбыз. Нәкъ шушы рәвешле бары шигъри әсәрләрне генә башкарырга мөмкин. Эпик әсәрләрнең шигъридән чәчмәгә күчә баруы да башкаручы традициясе югалу белән генә аңлатыла ала. Дастаннарның аерым фрагментлары яки текстлар тулысынча халык музыка коралларына (думбра, дутар, кубыз, саз) кушылып, көйләп башкарылган. Җыраулар юкка чыкканнан соң, дастаннарны көйләп башкару аларның эчтәлеген сөйләү белән алышынган. Бу, әлбәттә, күпчелек әсәрләрнең югалуына, күләмнәре кимүгә китергән. Без язма текст аша укый торган дастаннарның бер өлеше борынгы эпосның кыскача эчтәлеге дип атау да дөреслектән ерак түгел.
Татар халкының дистә гасырлар элек ислам динен кабул итүе, язулы һәм китаплы булуы, аның фольклорына, бигрәк тә дастаннарына да тәэсир итми калмаган. Җыраучичәннәр иҗатын китап уку традициясе алмаштыра. Шул ук вакытта ислам диненең әлеге иҗатны тыюы да әлеге иҗат ияләрен эзәрлекләүгә китергән. Дастаннарда сакланган мәгълүмат буенча, һәр җырау яки акын күпмедер дәрәҗәдә күрәзәче вазифасын да башкарган. Мәсәлән, «Идегәй» дастаны аша исеме безнең көннәргә килеп җиткән Субра җырауның башкалар белмәгәнне белүе, киләчәкне һәм үткәнне күрә алуы тасвирлана. Татар, башкорт, казакъ фольклорының уртак герое Җирән Чичән дә – үзенең зирәклеге, алдан күрүчәнлеге белән мәгълүм образ.
Җырау-чичәннәр өстенә дипломатик вазифалар да салынганлыгы, аларның авыр мәсьәләләрне хәл иткәндә ярдәмгә килүе аноним авторның «Шәдҗәрәт әл-әтрәк» хезмәтендә тасвирлана. Хезмәттә бәян ителгәнчә, Җүчинең үлем хәбәрен беркем дә Чыңгыз ханга җиткерергә кыймый, авыр миссияне Олуг-Җырчы исеме белән тарихка кереп калган чичәнгә тапшыралар.
Фольклористика фәнендә дастаннарга карата эпос термины да кулланыла. Эпос яки дастан жанрын халыкның героик идеаллаштыру масштабындагы үткәне, халык хәтерендә сакланган узган тормышы, аерым вакыйгаларны героик планда тасвирлаган фундаменталь характердагы эпик яки лиро-эпик әсәрләр дип билгеләргә мөмкин. Татар фольклористикасында эпос жанрын тикшерүгә багышланган беренче фәнни хезмәт буларак, Г.Ибраһимовның «Әдәбият кануннары» китабына кергән «Каһарманнар поэмасы» дигән хезмәтен күрсәтергә мөмкин. Бу китап беренче тапкыр 1918 елда Казанда басыла. Ләкин анда, фольклорчы Ф.В. Әхмәтова үзенең 1984 елда дөнья күргән «Татар халык иҗаты. Дастаннар» томына керешендә билгеләп узганча, татар дастаннары хакында сүз бармый. Г.Ибраһимов эпос жанрын «бердән имламызга туры килми, икенчедән, телемезгә, аһәңемезгә ят» дип бәяләп, дөнья эпосы үрнәкләре турында сүз алып бара. Г.Ибраһимовның бу фикере татар дастаннарын инкарь итәргә теләүчеләргә этәргеч булып, аларны фәнни нигездә өйрәнү шактый тоткарлана.
Дастаннарның төп үзенчәлеге буларак күрсәтелергә тиеш бер күренеш бар. Бу – аларның, нигездә, берничә халыкның уртак мирасы булу. Нигездә дип күрсәтү шартлы, чөнки аерым текстлар бер генә халыкта саклануы аның башкаларда булмавын түгел, юкка чыгуын, онытылган булуын да күрсәтергә мөмкин.
Татар фольклорындагы күпчелек дастаннар үзләренең тамырлары белән гомумтөрки эпоска барып тоташа, ягъни бер үк сюжетка корылган эпик әсәрләрнең милли версияләре ике, өч һәм күбрәк тә халыкта очрарга мөмкин. Сюжет никадәр борынгырак булса, ул шулкадәр ныграк таралган була. Бөтен төрки халыкларның уртак мирасы булган дастаннарга мисал итеп «Алпамыш» дастанын күрсәтергә мөмкин. Ул татарлардан башка үзбәк, казакъ, алтай, башкорт һәм башка халыкларда бар. «Кузы-Көрпәч белән Баян Сылу» – шулай ук алтай халыкларында, казакъларда, башкортларда популяр әсәр. «Ак Күбек» дастаны себер татарларында һәм алтайларда гына, ә «Түләк» татар белән башкорт халыкларында гына сакланган.
Икенче яктан, борынгырак сюжетка корылган әсәрләр жанр трансформациясе кичереп, башка жанрларга, мәсәлән, әкияткә әйләнеп китү очраклары да юк түгел. Дастаннарның эчтәлеге риваятьләрдә саклана, өзекләре җырга әйләнеп киткән дастаннар да юк түгел.
Аерым сюжетлар татар халкына тугандаш халыклардан кергән. Аларны уртак мирас дип карап булмый, әмма бу әсәрләр халыклар арасындагы рухи багланышларны, күчешләрне күрсәтү ягыннан әһәмиятле. Мәсәлән, казакъ халкының «Кыз Жибек» дастаны революциягә кадәр Казанда берничә тапкыр басылып чыгып, аны татарлар да укый һәм «Кыз Җефәк» исемендә татар халкы да белә. «Күр улы» дастаны да татар халкына төрек фольклорыннан кергән. Әмма һәр халык үз вариантында үзе белгән күренешләр, тарихына, көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә бәйле детальләр белән эш итә, үзенең йола-ышануларын сурәтли.
Эпос яки дастаннар барлыкка килә башлавы ягыннан ул ыруглык жәмгыяте һәм ыруглык мөнәсәбәтләре җимерелә башлаган чорларга карый. Әмма соңрак чорларга караучы текстларда да борынгы ышанулар белән үрелгән иң борынгы мотивлар – дөнья яратылу, күкләр, җир һәм җир асты дөньялары турындагы космогоник карашларның эзләрен очратырга мөмкин. Эпос формалашуда төп чыганак хезмәтен үтәгән иң борынгы катлам – мифлар. Бигрәк тә беренче булып аерым күренешләрне, предметларны булдырган геройлар, иң беренче кешеләр турындагы мифологик хикәятләрнең генетик роле зур булган. Эпос жанрының бер башлангыч чыганагы мифлар булса, икенче чыганагы, бигрәк тә соңрак чорда, тарихи риваятьләр булганлыгын да күрсәтү зарур.
Архаик эпоста эпик вакыт – мифик дәвер һәм шул ук вакытта ыру-кабиләләргә хас яшәеш нормалары, архаик йолалар, кабиләара бәрелешләр, табигатьнең кырыс стихиясен һәм төрле явызлыкларны гәүдәләндерүче мифик көчләргә каршы көрәш тасвирлана. Мондый көрәш-бәрелешләрдә, кагыйдә буларак, үзара дошманлашып яшәгән дуаль система сурәтләнә, ул «бу дөнья» яки «үз җире» белән «теге дөнья» яки «чит-ят җирләр» арасында хөкем сөргән каршылык рәвешендә күрсәтелә. Теге дөньяда яшәүче дошман көчләр, гадәттә, мифик-демоник ия яки куркыныч зат итеп бирелә. Эпос каһарманы шул көчләрне җиңү яки буйсындыру исәбенә тормышта тәртип, гармония урнаштыру өчен көрәш алып бара. Дошманын җиңәргә аңа батыр аты, куәтле коралы ярдәм итә.
Төрки фольклорда капма-каршылыкка корылган дуаль система күпчелек очракта никах белән бәйле сюжетларда чагылыш таба. Герой үзенең кәләшен икенче дөньядан – ятлар дөньясыннан ала, аны эзләп, параллель дөньяга барып чыга, төрле авыр сынауларны уза, «теге дөнья» вәкилләре белән көрәшә. Эпик герой өчен бары үзе яшәгән территория генә «үз» дөньясы булып, билгеле бер чикне узуга «ят» дөнья, икенче дөнья башлана. Ят дөнья – җир асты («Йиртөшлек»), су асты («Түләк») дөньялары булырга яки елга, дәрья аръягында («Алып Манаш») урнашырга мөмкин. Күрше территорияләр дә «ят» дөньяга карый, ул герой яшәгән территория белән янәшә, ыру агачы Байтирәкне яки Байкаенны узгач башланырга да мөмкин («КузыКөрпәч белән Баян-Сылу»). Мәсәлән, «Түләк» дастанында «ятлар» дөньясы – су асты, ягъни Чачдархан патшалыгы. Җир дөньясы Күк-Тәңре, көн-кояш яклавында булып, су асты дөньясына кояш яктысы һәлакәт китерә. Дастанда мондый эпизод бар, Түләк ярдәм сорап, хак Тәгаләгә мөрәҗәгать итә, су астына кояш эсселеге, кояш яктысы җибәрүен сорый. «Йиртөшлек» дастанында да кешеләр дөньясына җир асты дөньясы каршы куела. Әмма бу ике дөнья арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләр Түләкнең дә, Йиртөшлекнең дә икенче стихия вәкилләренә өйләнүенә комачауламый. Галимнәр дастан геройларының башка дөнья вәкилләренә өйләнүен экзогам никахларның чагылышы буларак аңлаталар. Шул ук вакытта архаик эпоста бу – монысы инде аеруча мөһим – табигатьне яратуны табигатьнең кырыс көчләре өстеннән борынгы кешенең беренче җиңүләрен дә символик рәвештә чагылдыра.
Идеаллаштырылучы эпик герой еш кына могҗиза белән туа. Ул – ярым кеше, ярым илаһи зат. Герой, анадан тууы белән җир, кешеләр дөньясына караса да, тууына илаһи көчләр сәбәпче булуы, аның гади кеше булмавын да күрсәтә. Кагыйдә буларак, герой өлкән яшьтәге карт белән карчыктан туа. Әмма бу очракта да геройның дөньяга килүе гадәти түгел, чөнки бала йә берәр изге затның фатихасы белән туа, яки карчык кеше берәр ризык ашаганнан соң авырга кала. Бала тууда атаның катнашы аның илаһи затка бала сорап мөрәҗәгать итүгә, ягъни илаһият белән ике арада арадашчы булуга кайтып кала. Эпик геройның гадәти кеше булмавын күрсәткән билгеләре дә була: әйтик, башындагы алтын чәч толымы («Кузы-Көрпәч»), аркасындагы яки маңгаендагы мөһере («Алпамыш»). Аның үлемсезлеге яки гадәттән тыш үлеме дә геройны гади җир кешеләреннән аерып куя («Ак Күбәк»). Күпчелек геройларның дөньяга киләсе алдан билгеле була, алар билгеле бер миссия үтәү өчен җибәрелә. Мәсәлән, Гесер турындагы монгол эпосында герой дөньяның дүрт тарафын дошманнардан, явыз көчләрдән чистарту максатында җирдә тудырыла. Бу мотивның эзләре татар халкының каһарманнар эпосына якын тылсымлы әкиятләрендә дә саклана. Мәсәлән, Диюне үтерәсе геройның исеме алдан билгеле булу шушы мотивка ишарә итә («Таңбатыр» әкияте). Бу мотив әлеге төр әкиятләрнең дастаннардан әкияткә күчүен дә күрсәтергә мөмкин.
Архаик эпосның төп идеясен тәшкил иткән галәмне яклау һәм саклау, табигатькә һәм тормышта гармониягә ирешү өчен барган мифик көрәш вакыт узу белән эпосның классик төрендә «үз» җиреңне басып алучылардан саклау өчен көрәш белән алышына. Шуңа бәйле рәвештә тарихилык белән миф арасындагы нисбәт тә үзгәрә. Классик эпос мифлар белән бәйләнешен сакласа да, тарихилыкка да дәгъва итә башлый. Ул ерак тарихта булып узган вакыйгаларны тасвирлаганда, тарихи риваятьләргә таяна, чор атмосферасы җир тормышына бәйләп тасвирлана. Бу очракта тарихи яки квазитарихи вакыйгалар гомумиләштерелгән шартлы вакыйгалар рәвешендә гәүдәләндерелә, аерым очракларда чынбарлыкта булган хәл буларак бәян ителә. Героик эпос башта архаик эпос-әкият форматында булып, борынгыларның табигатьнең кырыс көчләрен гәүдәләндерүче мифик көчләр белән бәрелешен һәм ыру-кабилә мөнәсәбәтләрен яктырткан булса, соңрак төрки кабиләләр беренче дәүләтләргә оеша башлагач, эпоста да феодаль тормыш рәвеше чагыла башлый. Бу – хуҗалык итүдә аучылыкка караганда терлек асрау һәм игенчелекнең өстенлек алуы, һөнәрчелек формалашу, парлы гаилә һәм шәхси милек барлыкка килү, һәм, беренче чиратта, милеккә мөнәсәбәттә сыйныфлар һәм иң беренче дәүләтләр формалашу. Кайбер әсәрләрдә ил-йортны, үз халкын читятлар басып алуыннан саклау темасы үзәккә чыга.
Феодализм дәверендә, фольклор эпосы үсешенең соңгы чорында, героик эпос тарихилык, документальлеккә мөнәсәбәте ягыннан яңа баскычка күтәрелә. Ачыклап әйткәндә, классик героик эпоска алмашка тарихи эпос килә. Реаль тарихи шәхесләр, тарихи вакыйгалар героик эпос кысаларында сурәтләнә башлый. Тарихи дастаннар географик атамалар, халык, кабилә һәм аерым шәхесләрнең исемнәрен, чынбарлыкта булган аерым вакыйгалар турында мәгълүмат саклавы белән архаик һәм классик эпостан аерылып торалар. Әсәрләрдә халыкның этник тарихы, тормыш-көнкүрешенә бәйле үзенчәлекләре, йолалары, гореф-гадәтләре чагылыш таба. Әмма, табигый, тарихи дастан тарих эзеннән генә бармый, сәнгатьчә эшкәртүгә дучар ителгән әлеге төр эпоста да, традицион эпик мотивлар, мифологемалар да урын ала. Тарихи прототиплары булган эпик геройларның шәҗәрәсе дә илаһи зат яки идеаллаштырылган хөкемдардан башлана. Эпик геройның ата-бабалары турында да легендар характерда мәгълүмат бирелә. Мәсәлән, Идегәй турындагы дастаннарда Идегәйнең шәҗәрәсе изге Баба Төкләскә, ягъни Хуҗа Әхмәт Ясәвигә барып тоташа. Икенче яктан анасы Пәри кызы булу да Идегәйнең гадәти булмавын исбатлый. Мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. «Дәфтәре Чыңгызнамә»нең беренче дастанында Чыңгыз ханның тууы да Илаһи Күк белән бәйләнештә тасвирлана.
Төрки халыкларны борынгыдан янәшә территорияләрдә яшәү, тел уртаклыгы, үзара этник һәм мәдәни йогынтылар һәм багланышлар, уртак тарихи шартлар бәйләп торган. Ә инде Алтын Урда чорында төрки халыклар арасындагы сәяси, икътисади мөнәсәбәтләр тагын да ныгый, үсеш ала. Мәдәни һәм рухи байлыкларны үзара алмашу һәм уртак мирас әлеге багланышларның бер чагылышы булып тора. Бу фольклорда бигрәк тә ачык чагыла. Алтын Урда чорына нисбәттә каралган дастаннарның күп санлы милли версияләре һәм вариантлары булуы менә шундый бәйләнешләрне раслый. Шул ук вакытта бер үк персонажлар, уртак сюжет һәм фабула берләштергән милли версияләр аерым эпизодларны тасвирлауда, геройны сурәтләүдә, конфликтны бәян итүдә һәрбер халыкның тормыш рәвешенә бәйле үзенчәлекләргә дә ия.
Татар дастаннары арасында эпос жанры формалашуның һәм үсешенең бөтен этапларыннан мисалга китерерлек әсәрләр саклана. Атап әйткәндә, иң борынгы чорга яки төргә караучы әкияти-мифологик дастаннар да («Йиртөшлек», «Түләк»), архаик яки героик классик эпос та («Алып-Мәмшән», «Ак Күбәк»), тарихи эпос та («Гайсә улы Амәт», «Идегәй») һәм романтик, ягъни мәхәббәт дастаннары да («Кузы-Кәрпәч белән Баян-Сылу») бар.
«Алпамыш» дастанының VI-VIII гасырларга караган иң архаик алтай версиясе «Алып-Манаш». Эпосның әкияти-мифологик төренә яки «каһарманлык әкияте»нә караган бу сюжет алтайлардан башка төрки халыкларга да тарала. «Алып-Манаш» дастанының берничә татар варианты фольклор экспедицияләре вакытында Ф.В. Әхмәтова тарафыннан язып алынып, алар хәзер Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә саклана
. Әсәр каһарманлык яки батырлар әкият эпосына хас архаик үзенчәлекләрне, уртак урыннарны саклавы белән дә игътибарга лаек. Бу – баш геройның алыплыгы, аның никах сынавы үтүе, магик йокысы, кыяфәтен үзгәртеп, хатынының туена кайтуы, Сандугачның каһарманлык сыйфатларына ия булуын саклаган сюжетлар. Дастанның татар версиясе шактый үзгәртүләргә дучар булып, аерым эпизодлар, мотивлар төшеп калган, кайберләре традицион функцияләрен, мәгънәләрен югалта. Аның борынгы героик нигезен күзалларга әлеге әсәрнең төрле милли версияләрен чагыштырып өйрәнү мөмкинлек бирә.
Барлыкка килүе белән Алтын Урда чорына нисбәттә өйрәнелә торган «Ак Күбәк» дастаны классик эпос үрнәге булып тора. Әсәрдә Себер җирендә төрле ыру-кабиләләр арасында барган бәрелешләр эпик батырларның көрәше аша тасвирлана. Тарихи эпос төренә караучы «Гайса улы Амәт» дастаны Алтын Урдада тәхет өчен барган көрәшнең бер эпизодын тасвирлый. Бу – Алтын Урда тарихының чыңгызиләр арасында тәхет өчен аяусыз көрәш барган иң катлаулы чоры, 1350–1380 еллар арасындагы вакыйгалар. Әсәрдә сурәтләнгән күпчелек геройларның прототиплары да мәгълүм шәхесләр – Алтын Урда ханнары.
Феодализм дәверендә эпосларның бер өлеше романтик төсмер ала, ягъни, героика кимеп, көнкүреш һәм мәхәббәт темасын тасвирлау беренче планга чыга. Романтик характердагы мәхәббәт дастаннарында егетнең өйләнергә читтән кыз яки үзенә аталган кәләшен эзләп юлга чыгуы, һәм төрле каршылыклар, авырлыклар белән бәйләнгән никах сынавы үтүе тасвирлана. Кагыйдә буларак, гашыйклар язмышы фаҗигале тәмамлана. Төрки халыкларның «Таһир-Зөһрә», «Кузы-Көрпәч белән Баян-Сылу» дастаннары – моның ачык мисалы. Әлеге дастаннарда да өлешчә булса да, героик эпостан күчкән аерым мотивлар да сакланган (мәсәлән, геройның батырлык күрсәткән балачагы, геройның тәнендә һөҗүмгә бирешә торган урыны булуы).
Дастаннарны темаларына, конфликтның характерына һәм тарихи дәрәҗәсенә нигезләнеп, берничә төркемгә аералар.
1. Героик дастаннар. Аларны фәндә алыплар турындагы хикәятләр, каһарманлык дастаннары яки батырлар эпосы дип атау да кабул ителгән. Героик яки каһарманлык дастаннарын үзләрен янә ике төркемгә аерып, героик-архаик һәм героик-классик (архаик һәм классик) дастаннар дип атап йөртү дә бар.
2. Мәхәббәт дастаннары. Икенче төрле романтик яки лироэпик дастаннар дип атау да очрый.
3. Тарихи дастаннар.
Татар фольклорында дастаннарны классификацияләүдә, алда әйтелгәннәргә өстәп, аларның төп ике төркемен аерып күрсәтү мөһим. Бу – китаби һәм традицион дастаннар. Китаби дастаннарга, язма рәвештә эшкәртелеп, китап булып басылып чыккан дастаннар да, шәкерт дәфтәрләренә күчерелеп, безнең көннәргә килеп җиткән әсәрләр дә, кулъязма китапларда сакланган кыйссалар да керә. Аларны берләштерүче төп билге – таралу һәм саклану рәвеше язмача-басмача булу, башкарылу рәвеше, кагыйдә буларак, – кич утырулар вакытында кычкырып уку, шәкертләр арасында башкарылу. Традицион дастаннар буыннан-буынга күчеп, аерым аудитория алдында телдән башкарылган һәм халык, дөресрәге аерым кешеләрнең чичән яки акыннарның хәтерендә сакланган. Дөрес, тагын бер искәрмә бар. Халыктан XVIII-XIX гасырларда язып алынган эпик әсәрләр – күпчелек очракта дастаннарның кыскарган эчтәлеге, аерым шигъри яки прозаик өзекләре генә. Арада чагыштырмача үзгәрешсез сакланган өлешләр дә юк түгел.
Югарыда карап үтелгән бүленеш дастаннарның иҗат ителү, саклану һәм башкарылу рәвешенә бәйле. Шул ук вакытта традицион дастаннарның да, язма дастаннарның да үз эчләрендә конфликтның характерына бәйле тематик бүленеш бар. Югарыда тәкъдим ителгән классификацияләр шундый бүленешнең үрнәкләре булып тора.
Дастаннарда дөнья сурәтенең чагылуы, бабаларыбызның йола, гореф-гадәтләре һәм төрле ышанулары, дөньяга карашының ни рәвешле гәүдәләнүе фольклорның чынбарлыкка мөнәсәбәтенә бәйле. Билгеле булганча, фольклор халык көнкүрешенең мөһим элементы гына түгел, ә тарих һәм этнография буенча мөһим чыганак та. Анда халыкның иҗтимагый мөнәсәбәтләре, ышану һәм йола эзләре, көнкүрешенә кагылышлы күп мәгълүматлар сакланган. Дөрес, фольклор әсәрләрендә вакыйганың төгәл чагылышы түгел, бәлки әлеге вакыйгаларга карата халыкның мөнәсәбәте тасвирланганын да онытырга ярамый. Ягъни фольклор һәрвакыт субъектив кыйммәт. Фольклор текстларында теркәлгән теләсә кайсы фактның мәгънәсен һәм чынбарлыкны ни дәрәҗәдә төгәл чагылдыруын аның жанр үзенчәлекләрен, художество системасын исәпкә алганда да төгәл ачыклау кыен. Фактның никадәр дөреслеге яки дөреслекнең деформацияләнүе, аның реаль яки идеаллаштырылган булуы, тарихилыгы яки фантазиягә корылган булуы жанрдан һәм конкрет әсәрдәге вакыйга-күренешләрнең тормыш белән бәйләнеш рәвешеннән дә тора. Шулай ук бер үк әсәрнең вариантларына мөрәҗәгать итү дә кайсы фактларның традицион һәм тотрыклы, кайсыларының очраклы яки инновацион характерда булуын аерырга мөмкинлек бирә.
Илсөяр ЗАКИРОВА,
филология фәннәре докторы,
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының
халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре.
"КУ" 04,2023
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев