«Гыйсә улы Амәт» дастаны
Җыентыкта урын алган «Гыйсә улы Амәт» сәнгатьлелек җәһәтеннән башкаларыннан аерылып тора.
Күләме һәм жанры белән дастан категориясе таләпләренә тулысынча туры килә торган бу дастан – алты әсәрне үзендә туплаган «Дәфтәре Чыңгызнамә» җыентыгында урын алган эпик ядкарьләрнең берсе.
XVII гасыр истәлеге булган «Дәфтәре Чыңгызнамә» җыентыгын, исеме сакланмаган дип исәпләп, әле дә төрлечә атыйлар: «Дастаннар җыентыгы», «Мәҗмуга», «Дастаннар китабы», «Татар елъязмасы», «Чыңгызнамә» һ.б. Бу кулъязмада туплап бирелгән эпик әсәрләрнең барысын да уртак тема берләштерә: алар тарихтан мәгълүм атаклы Чыңгыз нәселеннән булган ханнарга яисә алар корган дәүләткә мөнәсәбәтле шәхесләргә багышланган. «Чыңгыз хан нәселе турындагы дастан», «Аксак Тимер нәселе турындагы дастан», «Гыйсә улы Амәт турындагы дастан», «Идегә би турындагы дастан», «Урыннар һәм шәһәрләр турындагы дастан», «Тарих турындагы дастан» – XVII гасырга караган китаптагы әсәрләр исемлеге. Болар – бер-берсе белән генеалогик бәйләнештәге, әмма һәркайсы мөстәкыйль сюжетлы дастаннар.
Җыентыкта урын алган «Гыйсә улы Амәт» сәнгатьлелек җәһәтеннән башкаларыннан аерылып тора. Әсәр халыкта популярлык тапкан, яратып укылган. «Чыңгызнамә» составында, шулай ук аерым күчермәләрдә төрле вакытта табылган һәм әле дә табылып тора торган кулъязмалары шуны раслый. Дастан текстының безнең көннәрдә дә берничә кат басылып чыккан булуы мәгълүм.
Дастан «Дәфтәре Чыңгызнамә» составындагы әсәр булуы белән бәхетле язмышка ия, чөнки әлеге җыентыкның күпсанлы күчермәләре галимнәр игътибарыннан читтә калмаган, шактый җентекле өйрәнелгән. Академик М.Госмановның шушы темага махсус хезмәте бар (Усманов М. А. Татарские исторические источники. Казань: Изд-во ун-та, 1972). Анда «Гыйсә улы Амәт» дастаны хакында да тәфсилләп сөйләнә, җыентыктагы әсәрләрнең өйрәнелү тарихына зур урын бирелә, күчермә нөсхәләре хакында киң мәгълүмат җиткерелә, әсәрләргә тарихи яссылыктан торып бәя бирелә. Биредә әсәрләрнең барлыкка килү чоры, таралу формасы һ.б. мәсьәләләр дә яктыртыла, шулай ук «Дәфтәре Чыңгызнамә» дигән исемнең беренче дастан исеме генә булмыйча, җыентыкның гомуми аталышы булуы да галим М.Госманов тарафыннан документаль дәлилләнгән.
Бу кыйммәтле кулъязма күчермәнең тулы һәм тулы булмаган нөсхәләре, фрагментар кулъязмалары һәм шулай ук борынгы басма текстларының саны кырыктан артып китүе мәгълүм. Шуларның дистәдән дә ким булмаган нөсхәсендә «Гыйсә улы Амәт» дастаны бар.
Каһарманлык эпос-дастаннарына хас булганча, «Гыйсә улы Амәт» тә чынбарлык вакыйгаларына нигезләнә. Дастан каһарманнары – Алтын Урда ханы Җанибәк, аның хатыны Тайдулы, уллары Бирдебәк, ханның кызы һәм Амәт – реаль шәхесләр, топонимик атамалары – бүгенге Татарстан территориясе атамалары белән тәңгәл, каһарманнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең күбесе документаль чыганаклар белән дә ныгытыла. Әмма, тарихи фактлар никадәр генә кызыклы тоелмасын, вакыйгалар сәнгатьчә тасвирланган һәм фольклорлашкан. «Гыйсә улы Амәт» – героик дастаннарга хас булганча, үзенең эчтәлегендә орыш-көрәш картиналары белән бергә маҗаралы мәхәббәт тарихын, кубыз, думбра кебек уен коралларында җыр әйтешү эпизодларын үз эченә алган, ил-халык язмышын эпик сурәтләгән, чәчмә белән тезмә аралашып үрелгән күренекле язма-китаби фольклор ядкаре. Гыйсә улы Амәт белән Җанибәк ханның кызы мәхәббәтеннән дөньяга туган Салчының тулгавында гына да Казан ханлыгы чорына кагылышлы бик күп мәгълүматларга юлыгабыз, шул ук вакытта бу юллар төрки эпоска хас традициядән килә торган шигъри монолог үрнәге буларак та кыйммәт:
Ак Сарайда балчымын,
Ана Иделдә салчымын,
Әчтерханда тучымын (байрак тотучы),
Кыр-далада уенчымын,
Анам сорсаң – никяхсыз,
Атам сорсаң – белексез.
Төбем сорап нидәсез,
Үзем артык туган соң.
Казан ханлыгы – Алтын Урданың Идел буендагы варисы; дастанда Казан ханлыгы мөстәкыйль дәүләт булып оешкан чорда хакимлек иткән сәяси вазгыять, ханлык территориясенә кергән җирле топонимнар (Зөя тамагы, Идел якасы һ.б.), күпмедер дәрәҗәдә Казан ханлыгының башка татар ханлыклары белән тоткан мөнәсәбәтләре чагылыш тапкан. Дастанның Алтын Урда таркалып, Казан ханлыгы чорында барлыкка килгәнлеге һәм соңрак дистәләгән вариантта кулъязмалар булып таралу факты әлеге эпик ядкарьне Казан ханлыгы чоры истәлеге буларак карарга җирлек тудыра.
Биредәге текст С.Гыйләҗетдинов төзегән, «Мирастан биш сәхифә. XVII – XIX гасыр әдәби-тарихи ядкарьләре» дип аталган җыентыктан алынды.
«Гыйсә улы Амәт» дастаны 1859 елда С.Кукляшев хрестоматиясенә кертелгән булган. Соңрак, «Дастаннар җыентыгы»н тулысынча бастырып чыгарган Рәхимҗан Җиһаншин китабында (1882) урын алган. Бу китапның исеме бик озын: «Һәза китабы фаслы дастан нәсли Чыңгыз хан вә Аксак Тимир нәслиндән бәйан идәр», кем хисабына басылуы турындагы мәгълүматка нигезләнеп, фәнни әдәбиятта «Җиһаншин басмасы» исеме белән атап йөртелә. Әлеге басманың үзенчәлеге шунда: ул дастанның иң яхшы дип саналган кулъязмаларыннан да сыйфатлырак булуы белән аерылып тора. Күрәсең, җыентыкны төзүче дастаннарның борынгырак һәм тулырак күчермәләре белән таныш булган.
С.Гыйләҗетдинов әсәрне шул басмадан алган, башка кайбер мәгълүм кулъязмалары белән дә чагыштырып, хәзерге татар әдәби теленә якынайтып эшләгән. Чыганагы Р.Җиһаншин басмасыннан гыйбарәт текст, С.Гыйләҗетдинов тарафыннан басмага әзерләнеп, сүзлек һәм аңлатмалар белән «Дәфтәре Чыңгызнамә» җыентыгында да басылып чыкты.
Дастанның С.Кукляшев хрестоматиясеннән алынган тексты 1963 елда «Борынгы татар әдәбияты» дәреслек-хрестоматиясенә (текстны Х. Мөхәммәтов әзерләгән), 1984 елда «Татар халык иҗаты. Дастаннар» җыентыгына кертелгән (Б. 102 – 106), 2004 елда шул ук текст «Татар эпосы. Дастаннар» китабында да басылган (Б. 381 – 385).
Төрле кулъязмалардагы яисә басмалардагы «Гыйсә улы Амәт» текстлары, җөмлә корылышындагы кайбер лексик-синтаксик, чорга бәрабәр морфологик һәм шулай ук тулылык-кимлек ягыннан бер-берсеннән аерылып торсалар да, аларның һәркайсында сюжет, нигездә, бер үк.
«Гыйсә улы Амәт» дастаны хакында мәгълүматны һәм дастан текстын журнал өчен әзерләүче – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов ис. ТӘһСИнең баш фәнни хезмәткәре, доцент Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА
ГЫЙСӘ УЛЫ АМӘТ ТУРЫНДАГЫ ДАСТАН
Көннәрдән бер көн хәзрәте Җанибәк хан кош чөеп, ау ауларга чыкты. Җанибәк ханның хатыны Тайдула ханша йөкле иде. Хан әйтте: «Әй ханша, мин аудан кайтканчы бала туса, кыз бала туса үтер, әгәр ир бала булса, төшлек җирдән үзең сөйгән кешене сөенче сорарга җибәр, – диде. – Әгәр кыз бала туып үтермәсәң, үзеңне үтерермен», – диде.
Хан ауга киткәннән соң, Тайдула ханшаның күзе ярылды. Тәңре Тәгаләнең фәрманы белән кыз бала туды. Кызны үтермәде, Бирдебәккә җибәрде. Олы улы Бирдебәк кызны асрады. Аннан соң ханның үзенә кеше җибәрмәде, ханга каршы кеше бармады. Хан Җанибәк кыз туганын белде. Килеп, сарайга керде. Сорады, үтердеме, дип. Белгән иделәр, үтермәде бугай, диделәр.
Хан сарайга килде. Тайдула ханша каршы чыкты. Хан ук белән атты, ботына тиде. Хан инанмады. Ханша тугыз солтан анасы иде. Угланнарның ачулары килеп, аталарына сүз әйттеләр: «Угыл кирәк булса, тугыз улың бар, бер кыз баланы күпсенәсең», – диделәр.
Аннан соң хан, ачуланып, кызны үтерергә кеше җибәрде. Тайдуланың ике аргамагы бар иде. Бер аты Ашыкча дигән, берсенең аты Туйкычак дигән иде. Бу ике атны кушып, кызны качырсын дип кеше җибәрде. Бирдебәккә хәбәр төште. Кызны алып качты. Чиркәскә барып, мәкам-йорт тотты.
Җанибәк ханның бу эшенә халыкның күңеле яман булды. Улларын куа башлады дип әйттеләр. Хан, халыкның күңеле яман булганын белеп, беркөн әйтте: «Кем дә кем минем улымны китерә, кызымны аңа бирермен», – диде.
Гыйсә углы Амәт әйтте: «Әй ханым, әгәр бүләк бирсәң, мин китерермен», – диде. Хан әйтте: «Хуш, алай булсын», – диде. Гыйсә углы Амәт әйтте: «Син халык алдында ачуланышкан бул, – диде. – Мин анда барып алдаем, яхшы булыр», – дип. Бу эшләрне күп кеше белми иде. Амәт китәр көнне хан халыкка аш бирде. Үз кулыннан халкының барчасына аш ашатты. Аннан Амәтне өндәде, аңа тутырма бирде. Амәт әйтте: «Әй ханым, халыкка яхшы аш бирдең, миңа ни бирәсең?» – диде. Ханның бу сүзгә ачуы килеп: «Тотыгыз, үтерегез!» – диде. Амәтнең аты тышта хәзер иде, атка менеп качып китте.
Бирдебәккә барды. «Ханнан качып килдем», – диде. Бирдебәк Амәтне яхшы гыйззәт кылды, сыйлады. Беркөн Бирдебәк ау ауларга китте. Амәт бер корткага барып әйтте: «Мин сине ана итәрем, күп мал бирермен син барып әйтсәң, шул кызның миңа күңеле төшәрме?» – диде. Кортка әйтте: «Кыз итагатьле булыр, кызны белмим, ханша сине ошатыр». «Хуш, шулай булсын, барып әйт», – диде. Кортка ханшаның каршына барды, күзен ача алмады, утырган иде. Ханша әйтте: «Ни өчен йоклыйсың?» Кортка әйтте: «Һич дәрманым калмады, ханнан качып килгән Амәт би иркемә куймады», – диде. «Һичкемдә андый нәрсә күргәнем юк иде, – диде. – Күп кенә күргән идем», – диде. Ханша әйтте: «Барып китер, – диде. – Безнең белән уйнасын», – диде. Аннан соң кортка барып, Амәтне китерде. Үзе кайтты. Уйнадылар, көлделәр, гайре эш кылмадылар. Амәт әйтте: «Син иреңә әйт, мин синең белән йоклармын, диген. Кич белән ул килер, син аның белән җеп бәйләгеч уйнаган булып, бармагын бәйлә, чылбыр кагырсың, мин шунда килеп үтерермен», – диде. Кич булды. Бирдебәк килде, бер сәгать булды. Ханша чылбырны какты.
Амәт бинең бер колы бар иде. Ул колга кылыч бирде: «Барып, Бирдебәкне син кылыч белән чапкан бул, әмма кылычның йөзе белән чапма», – диде. Колы йөгереп килде. Бирдебәккә кылычның сырты белән тиде. Бирдебәк ачуланып: «Һай, бу ни эш?» – дигәндә, Амәт үзе йөгереп барып, колның кулыннан тартып алды, колын үтерде. Аннан соң ханшаны үтерде, ул кортканы да үтерде. Аннан солтан Бирдебәккә әйтте: «Алган хатының мондый эшне эшләде, бүтәннәр нәрсә эшләмәс, – диде. – Кил, ханга кайтыйк», – диде. Шуннан Бирдебәк әйтте: «Хуш, алай булсын», – диде. Күчеп кайтты. Амәт белән Бирдебәк үз илләренә кайттылар. Хан каршы чыкты. Мәнгәл дигән байның өенә төштеләр. Җыелышып эчтеләр. Хан исереп йоклады. Мәнгәл байның Тимер атлы бер улы бар иде, һич кеше күргәне юк иде. Хан ялгыз ятыр иде. Мәнгәл улы Тимер килде, күркәм кеше иде. Хан күңеленнән әйтте: «Минем кызым моңарга икән», – диде. Ул угыл торып олылады. Амәт килде:
– Охшармы бикләр, охшармы,
Монча дәүләт бар булса,
Аргамакның аягын
Ефәк белән юшармы?
Кырык кыркын яратып, Кырымга китте, кул теләде. Кырым мөселманга гаскәр бирмәде. Конткарга барды, ул тагын җибәрмәде. Аннан Кызылбашка барды. Кызылбаш Кырымнан куркып, ул да бирмәде. Кайтып, ил читенә килеп, шымчы җибәрде. Хан ауга чыкканда, кызын алып качты. Зөя тамагына барып, Идел якасында торды. Инде аны Кыз тавы диләр. Хан аудан кайтты. Амәт кызын алып качканын белде, кая киткәнен белмәделәр. Ике елдан соң хәбәре килде: йөкле, имеш. Ай-көн узды. Хәзер барган кеше алыр дигәч, хан гаскәр җибәрде. Өч йөз кеше белән Алачин Алауны баш итеп җибәрде. Җәй көне иде. Амәт биек тауның башында утырып тора иде, кыз ерактан карап күрде: берничә кеше килә, бер җирән атлы кеше. Артында белмим садагы, белмим кеше, диде. Бераздан Амәт үзе күрде.
Алачин Алау ханнан килә икән. Ул вакытта углан туган иде. Бишеге белән алып килә алмады, бер агач ботагына утыртып китте, куйның койрык маен бала авызына каптырып, Тәңренә тапшырып, сугышка каршы бардылар. Алачин куып җитте. Атына атты, иярнең арт кашына тиде. Амәт әйтте: «Ант-шарт иткән дус идең, җанымны алырга булдың. Аткан алай атмас, болай атыр», – дип, аргамагын ега атты, ятып калды, янә үзгә аргамакка менеп килде. Тагын атты, атының ялын ияртә төште. Амәт тагын атты, янә ятып калды. Алачин Алау бер бүз аргамакта менеп килеп җитте. Садактагы угын кырыйга атты. Амәт кармап бакты, бер угы бар икән. Килеп, атының умырткасының кырына атты. Ат егылды. Алачин атыннан егылды. Алачин Алау әйтте: «Әй дус, бер кашык каным үтенермен... антымны бозган идем, үземә килде, – диде. Амәт әйтте: «Ни күрсәң, аны йийгәйсең, – диде. Идел башына чыкты. Идел башында мәкам-йорт тотты.
Җанибәк хан үлгәннән соң, Бирдебәккә килеп кушылды. Ханның ярты йортын биләде. Ул вакытта Хаҗи Тарханда Тимер Котлы хан иде, улы-кызы юк иде. Ул заманда Хаҗи Тарханда бүрәнә актарырга барган кешеләр бер бала табып алып килделәр. Ханша ул баланы үзенә алып асрады. Бала үскәннән соң, Хаҗи Тарханда карак була башлады. Халык ул балага рәнҗеде: «Ханым, безне сөймәс булсаң, аны сөйсәң, аны тот», – диделәр.
Шунда хан әйтте: «Бу бер угыл белән ни булыр, миңа халкым кирәк», – диде. Угланны, салдан алып килгән өчен, Салчы дип атаган иде. Көннәрдән бер көн Салчы гаскәргә барды, анда Өчкиекле дигән җирдә уеннар өйрәнде: кубыз, думбра төрле уеннар өйрәнде. Анда-монда һәркем белән сүзгә килеп: «Әй атасыз-анасыз», – дип әйтер булсалар, ул әйтер:
«Ак Сарайда балчымын,
Ана Иделдә Салчымын.
Хаҗи Тарханда байракчымын.
Атамны сорасагыз, белсәгез, никахсыз,
Үзем артык туган.
Соң төбем сорап нитәсез», – дия иде. Салчы Җанибик ханның кызыннан туган угыл булыр. Ханнарга ана ягыннан туган угыл булды. Гыйса углы Амәт углыдыр.
Тәмам валлаһу әгъләм биссаваб. Тимер икән таш аткан Гыйса улы Амәт барында Мәнгәл утлы Тимергә Кызын бирмәк охшармы?
"КУ" 12,2023
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев