Дастаннар – үткәннәрнең сабыр сурәте
Татарда дастан барлыкка килү тенденциясе һәм эпик иҗатка омтылышның тамырлары бик тирәндә. Халык күңелен тетрәндерерлек вакыйгалар һәрвакыт зур иҗат булып бәреп чыга һәм күләмле җитди әсәр буларак таныла, ә дәүләт тоткан татарның озын-озак тарихы андый вакыйгаларга бик бай.
Татарда дастан барлыкка килү тенденциясе һәм эпик иҗатка омтылышның тамырлары бик тирәндә. Халык күңелен тетрәндерерлек вакыйгалар һәрвакыт зур иҗат булып бәреп чыга һәм күләмле җитди әсәр буларак таныла, ә дәүләт тоткан татарның озын-озак тарихы андый вакыйгаларга бик бай. Татарларның эпос-дастанлы халык булуы әнә шул тарихка барып тоташа. «Түләк», «Бүз егет», «Кузы Көрпәч», «Идегәй», «Кыйссаи авык», «Кыйссаи Сәкам», «Гыйсә улы Амәт», «Шаһсәнәм һәм Гариб», «Хурлуга белән Һәмра», «Каһарман Катил», «Кисекбаш кыйссасы», «Чура батыр хикәяте», «Күр углы», «Таһир белән Зөһрә», «Йосыф китабы», «Сәйфелмөлек», «Ләйлә белән Мәҗнүн» – болар бәяләп бетергесез гүзәл дастани мирасыбыз үрнәкләре.
Татар дастаны «эпос» дигән төшенчәне дә, «хикәяләп бирү», «тарих сөйләү» дигәнне дә, «поэма» дигән мәгънәне дә үз эченә ала. Дастанда һәрвакыт каһарман була. Халык телендә аларны «батыр» дип атау бар. Зур батырлар зур вакыйгалар барышында туа. Батыр ул – халык өчен әһәмияте биниһая вакыйгаларда кыю катнашучы көрәшче, гадәттән тыш батырлыклар кылучы ир-егет. Мондый батырлар ил азатлыгы, халык бәхете өчен югары идеяләрне тормышка ашырам дип көрәшеп яшиләр, көрәш юлында йә стихияле табигать көчләре, йә идарәче түрәләр, йә аерым бер кеше, йә язмыш белән каршылыкка кереп, гадәттә, һәлакәткә дучар булалар. Менә шундый гадәттән тыш көчле рухлы батырларның тууы, үсүе, көченең ташып торып, куәтен илен-халкын, сөйгәнен яклау-саклау максатында куллануы, тарихи җирлеккә ия зур вакыйгалар эчендә акылы-куәте белән массадан аерылып торуы, зур эшләр башкаруы хакында нейтраль формада сөйләп-хикәяләүне җырлар, сарын, тулгаулар, елау-сыктау, назымнар кебек тезмә юллар белән аралаштыру яисә тоташ шигъри тезмәдә бирү дастан дип атала. Дастанда алга хис-кичерешләр түгел, ә халык тормышының эпик картинасы чыгарыла, сурәт һәр детальдә сәнгати югарылыкны саклап, сабыр гына, хәтта фаҗигаи күренешләргә дә мөнәсәбәтне ачыктан-ачык белдерми генә тудырыла. Шушыларның барысын да исәпкә алып, фольклор кануннарын тиешле дәрәҗәдә үтәп оешкан катлаулы бер әсәр эпос-дастан була. Татар дастаны батырлык темасы белән бергә ике гашыйкның мәхәббәт тарихын да бәян итә, төзелеше белән тоташ шигъри, чәчмә яисә катнаш характерда була.
Эпосны халыкка җиткерүче кешеләрне төрле халык төрле исем белән атап йөрткән. Борынгы греклар аларны аэдлар дип атаган, борынгы һинд эпосын әйтүчеләрне сут яки кушелавлар дип йөрткәннәр, Көнбатыш Африкада бу төр шөгыль ияләре гриотлар, Көнбатыш Европада шпильманнар дип аталган, рус халкы үзләренең сказительләре белән горурланган, украиннарның кобзарьлары булган. Монгол телле бурятларда мондый осталарны улигершин яисә гесершин, ә алтайдагы төрки булмаган кайбер халыкларда хайджи дип атау кабул ителгән. Эпосдастан таратучыларның төрки халыкларда да исемнәре төрле: олонхосут, шагыйрь, җомакчы, ашуг, бахшы, сәсән яки кобайырчы, акын, манасчы, кыйссахан, кайчы һ.б.
Эпосны телдән әйтү күчмә тормыш шартларында озаграк яшәгән, мөселман культурасын соңрак үзләштергән яисә ислам тәэсирен бөтенләй кичермәгән халыкларда тотрыклы сакланган. Халык шигыренә нигезләп, зур-зур вакыйгалар турында тоташтан сөйләп бирү фольклорда дастан (эпос) жанры булып ныгыган. Тугандаш төрки һәм төрки булмаган халыкларга хас җыраулык-чичәнлек татарларның халык иҗатында борынгыдан бик киң таралган.
Татар чичәне туй-мәҗлесләрдә көтелгән кунак булган, төрле вазгыятьтә оста сөйләве белән җәлеп иткән. Кагыйдә буларак, ул – үзе яшәгән төбәкнең оста телле, мәгълүм мөхтәрәм кешесе, фольклор музыка коралларында да уйный белгән. Н.Исәнбәт «чичән» сүзенең халыкта сүз остасы мәгънәсендә йөрүен әйтә, казакъларны, башкортларны мисалга китереп, «соңгыларда тоткарсыз рәвештә җыр чыгарып әйтә алучы берничә халык шагыйренә сәсән исеме» бирелүен искә ала һәм бу очракта «чичән» сүзенең «матур сөйли белүче генә түгел, илһами рәвештә, кәгазьгә язмастан, тоткарлыксыз шигырь әйтүче-импровизатор» мәгънәсен дә үз эченә алуын күрсәтә1.
Татарларның иң оештыручы үзәге саналган Идел буенда эпосның думбра чиртеп әйтелә торган сөйләмә формасына караганда, язма-китаби төренә өстенлек бирелсә дә, халыкка җырау-чичәнлек традицияләре, чыннан да, чит-ят түгел. Кайбер дастаннарыбызның шигъри өлешләрен дутар, думбра, саз белән көйләп әйтү традициясенең әле дә исән булуы яисә эпос-дастаннарга якын торган кайбер сөйләмә әсәрләрнең бүгенге көннәрдә дә халыкта актив жанрлар рәтендә йөрүе үк шуңа дәлил. Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2000нче еллар азагыннан интенсив төстә уздырылып килә торган, Институт эшчәнлегенең зур бер юнәлешен тәшкил иткән комплекслы фәнни экспедицияләрдә галимнәр татар дастаны эзләренә әле дә тап була торалар. Әле бүгенге көндә дә татарлар яши торган төбәкләрдә дастанны фабула характерында, йә булмаса әсәрдән эпик җырны көйләп-сөйләп бирүчеләрне чичәнлек традициясе кыйпылчыкларын бүгенге көнгә китереп җиткерүчеләр дип санарга мөмкиндер.
Шул ук вакытта татар чичәне телдән эпос әйтүче импровизатор образына бик үк тәңгәл дип әйтеп булмый. Әлбәттә, татар халкы тарихи хәтерендә чичән образлары бар: Җирән чичән, Сыпра (Субра) җырау, Җамукай чичән яисә Идел-Урал төбәге шагыйрь-импровизаторлары саналган Әсән Кайгы (XV гасыр), Казтуган җырау (XV гасыр), Дусмәмбәт җырау (XV гасыр ахыры – XVI гасыр башы), Чалгиз (Шалкиз) җырау (XV гасыр ахыры – 1560нчы еллар) һ.б. Соңгы чорда Урта Идел татарларының талантлы чичәннәреннән Сабирҗан акын (Әтнә районы Мәңгәр авылыннан), Байчыгави (Лаеш ягыннан), Кәшшәфетдин Шаһимәрдән Минзәләви (Минзәлә өязе Сөлек авылыннан), Хөсәен Нугай һ.б. – чичәнлекләре белән шулай ук билгеле шәхесләр. Алай да татарларда һәм бигрәк тә Идел буе татарларында, дастаннар һәм дастани традицияләр исән булса да, эпосдастанны фольклор музыка коралында уйнап, тоташтан телдән әйтеп утыру гадәте бик күптән сүрелгән. Аның каравы, татар эпос-дастаны бүтән юнәлештә үсеш алган.
Татар дастаннарының төп үзенчәлеге шунда: алар китап культурасын үстерүгә зур йогынты ясаганнар, язма әдәби-мәдәни процессны югары баскычка күтәрүдә әһәмиятле функция үтәгәннәр. Хикмәт шунда: халкыбыз күләмле дастаннарны берничә гасыр элек кәгазьгә төшергән, ягъни мәгълүм дастани сюжетлы иң камил, иң төзек вариантлар язмага теркәлеп, кулъязма нөсхәләр яисә китапка әверелеп таралган. Язулы һәм дәүләтле халыклар эпосының язмышына карата Х.Короглы түбәндәгечә яза: «Язулы борынгы халыкларның (фарсы, һинд һ.б.) күбесендә эпос, язуга күчерелү белән үк, сөйләмә формада яшәүдән туктаган, чөнки дастан әйтүчене (сказитель) кыйссахан (чтец) алыштырган һәм ул авыл һәм шәһәрнең озын кичләрендә шул ук эпосны үзе «канунлаштырган» формада халыкка укып бирә торган булган. Шәһәр һәм авыл культурасы югары утрак тормышлы иранлылар, һинд, греклар, тарихи үсешләренең билгеле бер чорында, телдән башкарыла торган эпоска караганда язма эпосны кулайрак күреп, тулысынча язма эпоска күчкәннәр»2.
Күп гасырлык язма мираска ия татарларда да эпик иҗатның язмышы әлеге закончалыкка тәңгәл: иртә язмачылык, утрак тормыш, шәһәрләшү, укымышлылыкның югары дәрәҗәдә булуы, грамоталылыкны һәм белемне пропагандалый торган ислам тәэсире татар дастанының язмакитаби юнәлештә үсүенә йогынты ясаган. Халыкның уку-язу белән турыдан-туры шөгыльләнүче катламы даирәсендә туган күләмле эпик иҗат язуга теркәлгән. Татар халкы үзенең яшәү-тереклек итүе дәверендә эпос-дастаннарны бик күп иҗат иткән. Мондый ядкарьләр, кулдан язып күчерелеп һәм таратылып, тарихи үсешнең татарлар өчен үзенчәлекле чорларында халыкка милли үзаңны, милли үзбилгеләнүне саклап калу чарасы булып та хезмәт иткән.
Сөйләмә эпос-дастаннарга алмашка килгән язма-китаби дастаннарыбыз гарәп язулы кулъязмалар булып, китап басу чорында исә басма китапларга әверелеп, хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр. Алмашка килгән дисәк тә, сөйләмә дастаннар стилендәге традицияләр китаби дастаннарда да эзсез юкка чыкмаган, әлбәттә. Татарларда озак еллар буена бер үк дастанның сөйләмә төре дә, китаби төре дә параллель яшәгән булуга да мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Хәлбуки, бер үк сюжетка иң камил дастанны сайлый башласак, нәкъ менә китаби вариантның югары эпик кануннарны да саклаган, шул ук вакытта әдәби камиллеккә җиткән иң тулы әсәр булуын таныйбыз.
Авторлы әдәби дастаннардан һәм импровизатор иҗаты булган традицион сөйләмә дастаннардан аермалы буларак, китаби төрдәге эпоска карата фәндә «китаби дастан» төшенчәсе кулланыла. Мең елдан артык язу культурасы булган халкыбызда язма-китаби дастаннар барлыкка килү тенденциясе, эпик иҗатның мондый төренә омтылыш борынгыдан ук килә. Сюжет, тематикасы буенча кулъязма һәм хәтта китап булып басылган дастаннарның формалашу тарихы һәм таралуы урта гасырлар ахыры һәм аннан соңгы чор белән билгеләнә.
Дастаннарда халыкның тарихы белән бергә гасырлар дәвамында тупланган акылы, тормыш тәҗрибәсе, тел байлыгы, сүз сәнгатенең кабатланмас бизәкләре урын алган. Халкыбыз хәзинәсе, башка халык авыз иҗаты үрнәкләре белән беррәттән, эпос-дастаннар – яшь буынга милли рухыбызны тапшыруның кыйммәтле чыганагы да. Әлеге бәһаләп бетергесез зур мирас бүгенге көндә дә иҗтимагый тормышыбызда билгеле бер роль башкара килә. Дастаннарның һәм дастаннардан килә торган традицияләрнең онытылмавы шул хакта сөйли. Бүгенге көндә дастан батырларының исемнәре, дастан вакыйгалары опера-балет, театр сәхнәләрендә һәм әдәбият мәйданында яшәвен дәвам итә. Татарларга мәгълүм эпик сюжетларның, билгеле дастаннан эпик җырларның безнең көннәрдә дә актив яши торганнары юк түгел. Алар татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә әле дә язып алыналар. Бу күренешне дә хаклы рәвештә эпос-дастаннарыбыз дәвамы, татар җәмәгатьчелегендә жанрга карата булган ихтыяҗның чагылышы дип бәяләргә була. Дастаннар һәм дастан традицияләре – буыннан-буынга тапшырылып килә торган олы мирас, әлеге байлыкны файдалану, дастаннар сюжетында, стилендә, башкарылу үзенчәлекләрендәге нечкәлекләрне килер буыннарга җиткерү милли үзаңны үстерүне, асылыбызны саклауны нәтиҗәлерәк итә.
Россия халыклары арасында татарларның иң дисперс халык булуы да дастаннар үсешенә үзенең уңай йогынтысын ясаган. Сибелеп урнашкан татар халкының себер этник төркемендә яисә әстерхан татарларында сөйләмә характердагы дастаннар күбрәк сакланып калып, Идел буендагы татарларда исә язма-китаби эпос-дастаннарның тотрыклы үсеш алган булуы шуны раслый. Оештыручы сәяси үзәктән ераклык, шулай ук территория киңлеге һ.б. факторлар Себердә, Әстерхан өлкәсендә яшәүче татарларда сөйләмә эпос-дастаннарның яшәве өчен уңайлырак шартлар барлыкка китергән. Себердә әле XX гасыр урталарынача күләмле эпосны телдән әйтүче татарлар булган. «Мешәк алып», «Йәстәй Мөңке», «Кадыш мәргән», «Кара Күкел», «Йиртөшлек», «Ак Күбәк», «Кузы Көрпәч белән Баянсылу» һәм «Идегәй»нең берничә дистә варианты – чагыштырмача тыныч төбәккә сыенып, себер татарлары иҗатында исән калган сөйләмә дастаннарыбыз.
Академик фәннең фольклористика тармагында дастаннар татар халык иҗатының һәм әдәбиятының төп фундаменты саналып киләләр. XX йөзнең 20нче елларыннан татар халык иҗаты үрнәкләрен интенсив җыютуплау, героик җырлар, әкиятләр белән беррәттән дастани эпос тарихын да өйрәнү, халыкта киң таралган сюжетларга яңа әсәрләр иҗат итү, мәгълүм дастаннарның җыйнама вариантларын төзү бурычы куела. Әмма татар дастаннарына, ягъни милли эпоска карата хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән җылы караш чорның иҗтимагый-сәяси шартларына бәйле тукталып кала. ВКП(б) Үзәк Комитетының татар галимнәрен милләтчелектә, Алтын Урда чорын идеаллаштыруда, «ханнар-феодаллар эпосы» «Идегәй»не популярлаштыруда һәм артык бизәп күрсәтүдә гаепләгән «О состоянии и мерах улучшения массово-политической и идеологической работы Татарской партийной организации» дигән 1944 ел 9 август карары озак елларга милли эпосны өйрәнелүдән мәхрүм итә. Шушы вакыйгадан соң татар эпосын, аның тарихи-эволюцион үсешен, яшәү формаларын өйрәнү, башка халыклар фольклоры белән чагыштыру берничә дистә елга артка чигерелә.
Проблемага кабат әйләнеп кайту, дастаннар хакында янә сүз кузгату фәкать XX йөзнең икенче яртысыннан соң гына мөмкин булды. Ф.Урманчеев (1984, 1997, 1999, 2015), И.Надиров (1988), М.Госманов (1990), Ф.Әхмәтова-Урманче (1984, 2000), Ф.Яхин (2000), В.Хәйруллина (1998), М.Әхмәтҗанов (2000), Л.Ибраһимова (2002) һ.б.-ның дастаннарны төрле аспектларда тикшергән монографик хезмәтләре дөнья күрде. XXI гасырның унынчы елларыннан алып Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре М.Гайнетдин (2001), Ф.Вәлиуллина (2007), А.Фәхретдинова (2008), И.Закирова (2011), Л.Мөхәммәтҗанова-Ибраһимова (2014, 2018)), Г.Хөсәенова (2022) тарафыннан эпос жанрына багышланган докторлык, кандидатлык диссертацияләре якланды, дастаннарыбыз хакында киң колачлы монографияләр, фәнни һәм популяр матбугатта саллы мәкаләләр дөнья күрде, дастаннар хакында радио-телевидениедә чыгышлар да активлашты.
Моннан тыш, мәгълүм булганча, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан «Татар халык иҗаты»ның татар телендә 25 томлыгы, рус телендә 15 томлыгы әзерләнеп килә, берничә том, шул исәптән рус телендә «Дастаны» китабы инде дөнья күрергә дә өлгерде. Сүз уңаеннан, татар дастаннарының академик җыентык буларак рус теленә тәрҗемәдә әле моңа кадәр басылып чыкканы юк иде. Татар телендә чыга торган күптомлыкның «Дастаннар» һәм «Китаби дастаннар» дип аталган ике томы шулай ук әзер. Томнар татар дастаннарының иң камил үрнәкләрен үз эченә ала, томнарда дастаннарның халыкта билгеле вариантлары хакында тулы фәнни мәгълүмат бирелә. Шулай ук Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан ел саен уздырыла килә торган «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбенең чираттагысын татар дастаннарына багышлау һ.б. чаралар планлаштырылган.
Дастан жанрында китабилыкка кабат кайтып, шунысын искәртү мөһим: Идел буе татарларында эпосның язма әдәбиятка гына түгел, гомумән язмачылыкка, язма культурага бәйлелеге, хәтта буйсынган булуы төрле факторлар аркасында гаять киң җәелеп, тора-бара халык дастаннары таралыш-яшәешендә массакүләм төс алган. Чыннан да, Казан татарлары дастани мирасының иң зур күпчелеген китаби дастаннар тәшкил итә. Башка төрки халыклардагы версияләре чичәннәрнең авыз тел иҗаты буларак таралган дастаннар да Идел буенда китаби булып формалашканнар. Мәсәлән, атаклы «Идегәй» (фәндә мәгълүм Н.Исәнбәт, Н.Хәким, А.Ходьзко, С.Чыгатай вариантлары һ.б.) дә, яисә «Чура батыр», «Түләк китабы», «Бүз егет» һ.б. – барысы да татар рухи тормышына иң беренче чиратта җыручы-чичән башкаруында түгел, ә язма-китаби эпос булып кереп урнашканнар. Ә «Кыйссаи Сәкам», «Каһарман Катил», «Гыйсә улы Амәт», «Чыңгыз хан нәселе турындагы дастан» һ.б. – болар, гомумән, башлангычы белән үк язмада таралыш алган дастаннар.
Эпосны халыкка җиткерүче башкаручы-импровизатор иҗаты – язмага кадәрге культураның бер чагылышы, дастанның бу төре тексттан гына гыйбарәт түгел, әйткәнемчә, ул чичән тарафыннан башкарыла, тыңлаучы тарафыннан ишетеп кабул ителә. Күләмле сөйләмә эпоска караганда, язма иҗат белән шөгыльләнүгә омтылган Идел буе татарларының рухи тормышында китаби дастаннар гаҗәеп популяр булган. Дастаннарның популяр булуын күчереп таратылган кулъязмаларның күплеге дә, басма китап чорына кергәннең соңында бик зур тиражлар белән басылып чыккан булуы да раслый. Мисал өчен, татарларда «Каһарман Катил» дастанына карата шул мәгълүм: күчерелүе XVIII йөзгә караган кулъязмаларыннан башлап, бу әсәр XX гасырның 20нче елларына кадәр гарәп язулы китаплар булып шактый зур тираж белән басыла килгән. 1912 елда «Кәримия» нәшриятында китапның 6000 гә якын, ә 1913 елда «Ш.Хөсәеновлар нәшере»ндә төгәл 6000 данә белән басылуы мәгълүм3, димәк, дастанга халыкта, шиксез, ихтыяҗ булган, әсәр кабул ителгән, яратып укылган, XX гасыр башында да әле «Саф татар телендә, һәркемгә аңлап укырга бик кызыклы»4 дигән тәкъдимнәр белән өндәп, рекламалау рәвешендә халыкка аңлы һәм максатчан рәвештә таратылган. «Сәйфелмөлек», «Ләйлә белән Мәҗнүн», «Йосыф китабы» һ.б. сюжетка корылган дастаннар турында да шулай дип әйтергә мөмкин булыр иде. «Идегәй», «Чура батыр», «Гыйсә улы Амәт», «Дастане Чыңгызнамә», «Алпамша», «Җик мәргән», «Таһир белән Зөһрә», «Бүз егет», «Түләк китабы», «Сары Салтык», «Хурлуга белән Хәмра» «Мактым-сылу», «Кыйссаи Зәркум», «Хикәят Былбылнамә», «Хикәя Маһфируз вә солтан илә Разанхан», «Каһарман Катил», «Кыйссаи Сәкам», «Кыйссаи Сәед Баттал», «Хикәяте Күр углы солтан» кебек дастаннарыбызның да халыкта күпләгән вариантларда кулъязмалар һәм басма китапларда таралганлыгы мәгълүм.
Татарның бик борынгыдан килә торган кулъязма китабы да, XIX гасырның башыннан дөнья күрә башлаган тулы канлы милли басма китабы да – мәдәниятебез һәм әдәбиятыбыз тарихын өйрәнү өчен үтә кыйммәтле чыганак. Татарларның кулъязма һәм басма китабы аеруча бай һәм зур тарихка ия. Китап тарихын, бигрәк тә меңәрләгән кулъязма китапларны, шулар арасында дистәләгән исемдәге, йөзәрләгән варианттагы дастаннарны өйрәнү иң элек кулъязма материалны туплаудан башлана. Казанда Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, аннан тыш Милли китапханә, Казан федераль университеты, Милли архив һ.б. фәнни үзәкләрдә татар дастаннарын җыю-туплау һәм сакланышын тәэмин итү юнәлешендә хаклы рәвештә максатчан эш алып барыла килә. Татарларда эпос-дастан бар гына түгел, бик күп, аларның иң камил, иң тулы вариантлары язмада саклана. Институтның Язма мирас үзәгендә генә дә әллә никадәр кулъязма дастан барлыгы мәгълүм һәм аларның саны фәнни экспедицияләрдә табылган яңа вариантлары исәбенә ел саен арта тора.
Дастаннарда халыкның тарихы, гасырлар дәвамында тупланган акылы, тормыш тәҗрибәсе, тел байлыгы, сүз сәнгатенең кабатланмас бизәкләре урын алган. Аларда борынгы һәм бик борынгы мифология эзләрен, соңрак формалашкан ислам идеологиясе йогынтысын, сүзне хикмәт белән әйтү, элек-электән фольклорга хас традицион образлар, эпик сюжет һәм мотивларны табарга мөмкин. Халкыбыз хәзинәсе, башка халык авыз иҗаты үрнәкләре белән беррәттән, эпос-дастаннар – яшь буынга милли рухыбызны тапшыруның кыйммәтле чыганагы да. Әлеге бәһаләп бетергесез зур мирасның мәктәптә әдәбият укыту программаларында тиешле урын алуы да шуның белән аңлатыла. Кулланылышта булган мәктәп программасы һәм дәреслекләр нигезендә укучылар дастан жанрының тарихы, төрләре белән танышалар. Алыплар турындагы архаик, романик характердагы мәхәббәт дастаннары яисә стадиаль яктан төрле чорларны иңли торган тарихи дастаннар турында сөйләшү халкыбызның күңел байлыгын, әхлакый идеалларын, матурлыкка омтылышын күзалларга ярдәм итә.
Мәсәлән, халкыбызның гасырларны кичеп, тарихның авыр, эзәрлекләүле еллары аша үтеп, кабат укучысына кайтарылган «Идегәй» дастанын укып анализлау укучыны тормыш фәлсәфәсенә, гади дә, катлаулы да хакыйкатькә якынайта. Бу тарихи дастан Алтын Урда дәүләтенең таркалу елларын, аның сәбәпләрен ачыклый, тарихи аренада зур роль башкарган шәхесләрне халык каһарманы пьедесталына күтәрә. Иң әһәмиятлесе – дастан бабаларның яше, тире, каны тамган, шатлыгы да, бәхете дә, бөтен язмышы да сеңгән туган җир сүзенең асылын аңларга өйрәтә. Әсәр мәкер, хыянәт, ялганның олысы, кечесе юк икәнлегенә төшендерә, дуслык, мәхәббәт хисенең сафлыгын, биргән вәгъдәгә тугрылыкның олылыгын таныта. Явызлык үзе белән явызлыкны ияртә, яманлыкка каршы кылынган яманлык аны үстерә һәм фаҗигагә китерә дип раслый. Дастаннар тормышка карашны киңәйтә, зуррак масштабта фикерләргә, вакытның мәңгелек агышында кеше, аның гамәлләренең мәгънәсен төшенергә өйрәтә. Ил, Ватан, Ата-Ана, Милләт төшенчәләренең кыйммәтен аңлаган кеше үз гомерендә аларга хыянәт итмәячәк.
Татар дастаннары үткән юл бик озын һәм катлаулы. Гомумән, эпосдастаннарыбыз, милләтнең үзе кебек үк, үлемсез жанр. Нинди генә шартларга юлыкканда да татар эпосының исән калуы, яңадан-яңа отышлы формаларга трансформацияләнеп, камилләшә баруы шул хакта сөйли. Мең елдан артык язма тарихка ия халык булуыбыз татар дастанының элитар жанр булып формалашып җитүенә йогынты ясаган. Дастаннар – буыннанбуынга тапшырылып килә торган олы мирас, бу байлыкны файдалану һәм килер буыннарга җиткерү милли үзаңны үстерү, асылыбызны саклауны нәтиҗәлерәк итә. Татарлар – дастанлы халык. Дөньяда эпос-дастаны булмаган бик күп халыклар барлыгын да исәпкә алсак, дастаннарыбызның аеруча зур хәзинә булуына, халкыбызның исә нык тамырлы бөек халык булуына тагын да ныграк инанырга мөмкин. Идел һәм Урал буйларында гына түгел, гомумән Евразия далаларында таралып яшәүче татарларда дастан гасырлар буена халык тормышында эмоциональ-экспрессив дәрәҗәдәге рухи азык, тәэсирле язма укып, күңел юату чарасы гына булмыйча, тарихның хәлиткеч әһәмияткә ия этапларында үзенә күрә бертөрле идеологик функция дә үтәп килгән.
Чабып барган ат тоягы тавышын, кошның очып һавага күтәрелүен, исеп үткән дала җилен, ат пошкыруын, кылыч чыңын сөйләме аша тыңлаучыга җиткерергә сәләтле башкаручы тасвирындагы сөйләмә дастаннарыбызга да, шушыларга өстәп, язма мәдәният традицияләрен дә үзләштергән китаби дастаннарыбызга да халык эпик иҗаты кагыйдәләре барлык тулылыгы белән диярлек сыешкан, аларда эпик һәм индивидуаль иҗат башлангычлары бер-берсе белән гармониядә. Татар дастаны – тарихи фактларны, татарларның борынборыннан килгән яшәү рәвешен түкми-чәчми сөйли торган чыганак. Әйе, татар – дастанлы халык, ә инде аның китаби дастаннары дәрәҗәсенә җиткерелгәннәре башка бер генә төрки халыкта да юк. Татар дастанының китаби камиллеккә ирешкән булуы – милләтнең аңы, укымышлылыгы, рухи бөеклеге белән бәйле сыйфат. Бу төр иҗатны халкыбызның асыл кыйммәтләреннән берсе дип саныйбыз. Бүгенге көндә эпос-дастаннарыбызга карата игътибарның зурлыгы татар дастани традицияләренең дәвамчанлыгын күрсәтә, эпос-дастан стиленең, образ-каһарманнар рухының үлемсезлеген дәлилли.
"КУ" 03, 2023
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев