Логотип Казан Утлары

Татмедиада Гөлнара Сагиеваның фотокүргәзмәсе ачылды

15 июля 2019 - 10:25
1651
0
0

11 июль көнне “Татмедиа” галлереясендә “Казань” журналы фотохәбәрче Гөлнара Сагиеваның иҗат җимешләре – автор фотолары күргәзмәсе ачылды. Әлеге проект Төркиядә Россия Мәдәнияте һәм туризмы елын уздыруга багышланды. Төркиянең барлык үзенчәлеген, гүзәллеген чын-чынлап тояр өчен аның ерак авылларына барып, халкының көнкүрешен, яшәешен күзәтергә кирәк. Нәкъ шундый җанлы фотосурәтләрдә генә милли колоритның якты чагылышы сизелә. “Төркия: күңел кыллары” дип аталган экспозициядә халыкның йөз еллар буе үз ритмын саклап калган тыныч яшәешен, кешеләрнең ихлас хисләрен мизгел итеп “эләктергән” кадрлар экспонатлар ролен үтәде. Авторы әйтүенчә, сурәтләр 2004 елдан бирле эшләнгән һәм ул Төркиянең бик күп провинцияләрендә булган. Фотокүргәзмәдә һәркем төрки авылларының матурлыгын, уникаль мәдәни һәйкәлләрен, Көнбатышның таң калдырырлык табигатен карый ала. Моның өчен Декабристлар урамы 2нче йорт адресы буенча килергә генә кирәк. Күргәзмә 11 июльдән 11 августка кадәр эшлиячәк. автор: Айзилә Сабирова

Галерея

Нет комментариев