Логотип Казан Утлары

Казанда монгол рәссамының “Зәңгәр күк иле” ачыла

15 июля 2019 - 14:14
1983
0
0

«Манеж» күргәзмәләр залында Монголия рәссамы Җанатхан Ойланның «Зәңгәр күк иле» дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла. Бу экспозиция Россиядә Монголия мәдәнияте көннәренә һәм Халкин-Гол елгасындагы җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Күргәзмәгә рәссамның соңгы биш ел дәверендә иҗат иткән җанлы рәсемнәре һәм гаҗәеп серле иллюстрацияләре кертелде. Җанатхан Ойланы “зәңгәр төс уйлап табучы” дип юкка гына атамыйлар.Үзенең эшләрен ул бары тик зәңгәр төс белән генә башкара, аның төрле вариантларын куллана. Шуны искәртеп әйтергә кирәк: Монголиядә зәңгәр төс изгеләрдән булып санала. Димәк, рәссамның аңа мөрәҗәгать итүе юкка түгел. Монголиянең сынлы сәнгать институтын тәмамлаган Жанатхан Ойланның төрле илләрдә – Төркия, Франция, Германия, Казакъстан, Америка, Венгрия, Испания һәм Ирландиядә шәхси күргәзмәләре оештырылган. Ул ике яшьтән үк рәсем ясый башлый һәм бүгенге көнгә кадәр үз сәләтенә тугры кала. Рәссам иҗатын хайваннар сурәте төшерүдән башлый: маймыллар, атлар һәм кошлар. Зәңгәр күк, зәңгәр су, зәңгәр һава... Остазның барлык картиналарында әлеге төс символик яңгыраш ала. Ойлан Җанатхан постмодернизм һәм сюрреализм иҗат алымнарында эшли, ләкин шул ук вакытта аның барлык әсәрләрендә дә традицион монгол сәнгатенең йогынтысы сизелә. Күргәзмәнең үзәге – «Ил» дип аталган картина. Анда рәссам Монголиянең серле дөньясын, мифик персонажлар белән тулган «күк илен» сурәтли. Экспозицияне зәңгәр келәмнәр белән ябылган юрта инсталляциясе тулыландыра. Җанатханның тылсымлы һәм серле дөньясына август уртасына кадәр килеп булачак. “Зәңгәр күк ил”ен күреп калыгыз! Айзилә Сабирова

Галерея

Нет комментариев