Логотип Казан Утлары

“Чәчәкләр фестивале” яңадан чәчкә атты

9 июля 2019 - 09:33
1746
0
0

8 июль көнне “Әкият” курчак театры каршындагы мәйданда аллы-гөлле чәчәкләр белән күмелде, “Чәчәкләр фестивале – 2019” казанлыларны янә шатландырды. Ачылыш тантанасында иҗат коллективлары чыгыш ясады, сәнгать мәктәпләре укучылары рәсем күргәзмәсендә үз осталыкларын күрсәтте, актив рәвештә фотозоналар, ярминкәләр эшләде. Фестивальдә оештырылган төрле кызыклы мастер-класслар тагы да күбрәк халыкны җәлеп итте. Балалар салфеткалардан чәчәкләр төрделәр, үзләрен рәссам буларак сынап карадылар, җепләрдән беләзекләр бәйләделәр, чүпрәктән курчаклар тектеләр, тозлы камырдан төрле фигуралар әвәләделәр. Кыскасы, фестиваль кунаклары өчен күңел ачу дәирәсе иң югары дәрәҗәдә иде. Быелгы “Чәчәкләр фестивале” композицияләргә бай булды. “Алиса могҗизалар илендә”, “Ул җырлый”, “Әкияти вакыт” дип аталган чәчкәле проектлар аеруча танылды, фото ясау өчен генә дә чират торырга туры килде. Шуны истә тотарга кирәк: җәй буе шәһәр халкы һәм кунаклары ландшафт фирмалары, үсемлекләр питомниклары, торак-коммуналь һәм төзелеш комплекслары предприятиеләре көче белән барлыкка килгән уникаль композицияләрне күрә алачак. Бу мөмкинчелекне кулдан ычкындырмаска гына кирәк. Айзилә Сабирова

Галерея

Нет комментариев