Логотип Казан Утлары
Журнал язмалары

Яхшы гамәл заманы уздымы?

Бөтен халык Алла юк дип кычкыра. Димәк, бер вакантный урын буш тора!..

Бу язмам Касыйм Гыйният улы Гафиятов рухына багышлана

Нәрсә язарга ниятләвемне белгән хәлдә һәм ошбу язмама исем сайлый-сайлый утырган чакта, Гамил Афзалның каһкаһәле бер шигыренең ике юлы искә төшеп, көлеп җибәрдем. Нәрсә дигән әле?

Бөтен халык Алла юк дип кычкыра.

Димәк, бер вакантный урын буш тора!..

Инде менә Алланың барлыгына шиге калмаган, шактый иман утырткан халкыбыз еллар буе башка сүзләр кычкыра.

− Хәзерге түрәләрнең, байларның аналарын сатыйм! Шәфкать, мәрхәмәт, игелек дигән нәрсәләр калмады аларда. Безнең кебек гади халыкның хәле турында уйлый да белмиләр, яптырмалахайлар − миллиардлар өстенә миллиардлар туплыйлар. Үзләренә генә булсын!..

Сүгенә-сүгенә кычкырып сөйләүчеләрнең сүзләрен тыңлаганда, бер күршем тыныч кына үз фикерен кыстыра:

− Кәкүй монда байлар, түрәләр генә! Үзебез дә бозылып беттек бу саташкан дөньяда. Әле үткән атнада бер пләмәшемнән ишегемә йозак куйдырдым. Эшен бетереп, кулын юганда әйтеп тә куйды: «Давай, әзи, яртыңны чыгара тор. Бу йозакны юып алырбыз!» Мин әйтәм тегеңә: «Мин бит бушлай куярсың дип уйлаган идем...»

Сүземне әйтеп тә бетермәстән, шаркылдап көлде теге:

− Андый заманнар узды, әзи! Сыер да бушлай мышнамый хәзер. Капитализмда яшибез. Чыгар бер шешәңне!

Ул арада 85ен үткән, коммунизм төзим ди-ди эшләп, хезмәт ударнигы да булган, көчәнә торгач, аяклары да камытланган әби килә яныбызга.

− Йә, Банат апа, саулыгың ничек? − дип сорыйм, гадәтемчә.

− Үләр вакыт җитте. Тагын да яшәсәм, кабергә дә урын калмас сыман. Әнә бит, хәзерге алпавытлар хуҗа булып бетте җиргә.

Мондый сөйләшүләр вакытында хәлләренә кереп тә, сүзләрен хуплап яки сүзсез генә елмаеп та тыңлыйм кешеләрне. Дөрес зарланалар чөнки... Шул ук вакытта, бер тәлинкә тары арасыннан энҗеләр дә тапкан тавык сыман, үз Минзәләмдә бөтенләй үк салып таптамаслык эшмәкәрләрне беләм, сирәк-мирәк булса да юньле, халык алдында адәмчәлек белән танылган җитәкчеләрне дә беләм. Кайберләрен үз яшьлегемдә күп күзәткән, игелекле булуы белән районга танылган бер шәхесне − Касыйм Гафиятов дигән колхоз башлыгын да бик еш искә төшерәм. Командировкага да ешрак барырга тырыша идем аның колхозына Минзәлә гәҗитендә эшләгән яшьлек елларымда. Һәр баруымда ниндидер гыйбрәт ала идем шуның кылган гамәлләреннән. Рәхимсез, текә холыклы, күңел кайтаргыч түрәләрне күп күргән кеше буларак, күңелемдәге күгәрек-юшкыннардан чистарыну өчен бара идем аның янына...

Куылган ирне кайтару

Шушы Гафиятовның кабинетына печән, салам кисәкләре дә ияргән иске телогрейкалы, бүрек колакчыннарының берсе өскә күтәрелгән, икенчесе җилкәсенә төшеп торган бер агай килеп керде. Баскан урынында таптангалап торды да, менә-менә елап җибәрердәй тавыш белән сүз башлады:

− Колхозың да, авылың да бик ошады... Үзең дә сагындырырсың инде... Әмма да ләкин китәргә туры килә бит инде, Касыйм энем. Шуны әйтергә кердем яныңа...

− Сәбәбен әйт, абзый. Сине бит монда бөтен авыл ярата, үз итә. Кая китмәкче буласың?

− Барыр җирем дә юк, беркайда да көтеп торучым да юк. Ләкин хатынның пәрмә-пәр килүенә, син килмешәк белән тормыйм, бар, каян килгәнсең, шунда чыгып кит, дип көн саен тавыш чыгаруына, колак итен чәйнәвенә чыдашлы түгел. Шулай, энем, кирәгем калмады... Килгән җиремә − төрмәгә китәр идем дә бит, анда да кабул итмәсләр. Кабат утырырлык гаебем, гөнаһым юклыгын үзең дә беләсең...

Персидәтел моңсу карашын агайның йөзенә төбәгән хәлдә тыңлады тегене. Шул мизгелләрдә икесенең дә күзеннән яшь чыкты сыман. Үземнең дә күз чыланды бу агайның мескен хәлдә калганлыгын аңлаудан.

− Аңладым, абзый, хатыныңа кирәгең калмавын... Ә син миңа кирәк, колхозга да кирәк! Мин сине беркая да җибәрмим. Тормышыңны яңартып, монда яшәячәксең.

− Кунар урыным да калмаган килешме?..

− Менә син, абзый, авылның иң читенә салынган яңа йортны күреп йөрисеңме?

− Теге таш йортнымы? − Әйе, шуны... Кем өчен салдырдым дип уйлыйсың аны?

− Колхозга килеп эшләячәк берәр нәчәнник өчендер инде... Бигрәк кәттә йорт бит...

− Юк, абзый, синең шушы хәлдә каласыңны белеп, синең өчен салдырдым мин аны. Менә шунда күчәрсең. Ачкычын Әрчәгә биргән идем, аның белән бергә барып ачарсыз. Дөрес, анда ятар нәрсә дә юк хәзергә. Бәләкәй генә сәке булса да ясап куй. Ә мендәрен-түшәген, матрасын дигәндәй, яңа хатының алып килер... Ике-өч урындыкны моннан да табарбыз.

Агай тәмам аптырашта калды. Карашында кырыкмаса-кырык сорау барлыгы сизелсә дә, шуларның берсен булса да әйтә алудан гаҗиз хәлдә иреннәрен мимылдаткалап торудан уза алмады. Ул арада Гафиятов баш хисапчыны чакырып кертте:

− Бу абзыйның биниһая кыен хәлдә калган чагы, Нәкыйп. Иң яхшы итне өченче сорт бәясе белән биргәләп торырсыз. Ул фермаларга күз-колак булып, андагы койма-киртәләрне дә төзәткәләп яшәр.

Аннары:

− Бар, абзый, яңа йортыңа хуҗа бул, берәр атнадан үзем дә хәлеңне белеп чыгармын, − диде.

Агай чыгып киткәч, рәхәтләнеп көлдем. Моңа кадәр Тукай шигырендә генә күренгән «биниһая» сүзенең колхоз башлыгының авызыннан бик матур булып чыгуыннан иде бу көлүем. Аннан соң теге агайның бу авылга ничек килеп эләгүен Касыйм абый үзе сөйләде. Шушы Кадрәк авылының бер кешесе Гафиятов эшли башлаганчы төрмәгә кергән булган һәм анда шушы Салихҗан (исеменең хәтердә дөрес сакланмаган булуы да ихтимал, чөнки бу хәлдән соң ярты гасыр үтеп киткән) белән танышып, бергә кайгырышып, уфтанышып сөйләшә торган булганнар. Салихҗанның әледән-әле зарланганы бар икән казна йортында: «Менә берничә айдан срогым тула. Чыгарырлар инде... Кая барып егыласымны да белгән юк...» Кадрәк кешесе ирләре сугышта кырылган чәчбикәләрдән берсенең адресын биргән. Менә шуның белән хат алыша тор, бәлки, кавышырсыз, дигән. Кадрәк белән төрмә арасында хатлар йөри башлаган. Чакырган тегене бу хатын. Ике-өч ел сөенешеп, тату булып яшәгәннәр. Ир дигәне балта остасы булгач, таралып яткан ихатаны сандыктай төгәллек белән коймалаган, йортын да курчак йортыдай итеп, нәкышләп, вак такталар белән «теккән». Ләкин, тора-бара, әллә эрәеп, әллә кадере артудан башы әйләнеп, куу турындагы кырын сүзләре белән тинтерәтә башлаган икән моны хатыны. Мин, район гәҗите хезмәткәре, шул гаугалар тәмам куерып җиткән көннәрдә килгәнмен икән бу юлы. Әйткәнемчә, еш килә идем бу авылга. Чираттагы баруымда Салихҗан хакында Касыйм абыйдан кызыксынып сорадым...

− Бик ягымлы, чибәр дә, теге хатыныннан күпкә яшьрәк тә, бозаулар караучы хатын алып кайтып бирдем Тупачтан. Яшәреп китте абзый! Чөнки күргәләгән чакларында үзе дә сокланып йөргән булган ул хатынга. Көн саен кырынып, хушбуйлар да сөртеп йөри хәзер. Җефете дә Кадрәк фермасында... Тик менә теге куып йөдәткән хатыны йортларының тәрәзәсен таш атып чәлпәрәмә китергән көнләшүдән, шомлык. Әйттем аңа, урамда очрагач. Апа, дидем, үзең куып чыгарган иргә зыян салма, тагын шулай кылансаң, моңа кадәр милициягә бер чакта да йомышым төшмәсә дә, төшүе бик ихтимал, дидем. Хатын-кыз бит ул башта нидер кыла, шуннан соң гына ни кылганын уйлаучан була... Ирләр арасында да юк түгел кыска акыллылар...

Сайтта кыскартылып урнаштырылды.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев