Логотип Казан Утлары
Журнал язмалары

Төртмешләр

Татар халкының кайвакыт артык тырышып гамәл кылуы үзенең капкасына туп керткән кебек килеп чыга.

  • Кайчак максатлы зур эшләр башкарыр өчен, «өч тиенлек» кенә акыл җитеп бетми.
  • Безнең баш миебез тулы куәтенә эшләсә, бәлки, ахмаклыклар тагын да күбрәк кылыныр иде.
  • Бездә чистартуга бәйле күпчелек гамәлләр пычракны тигезләп таратуга кайтып кала.
  • Татар халкының кайвакыт артык тырышып гамәл кылуы үзенең капкасына туп керткән кебек килеп чыга.
  • Безнең җәмгыятьтәге зоологлар тартарны арттырып, демографлар татарны киметеп күрсәтергә тырыша.
  • Югары даирәдәге «сәяси мәет»ләрне исәпкә алсаң, илдәге үлем-китем саны артып китәр иде.
  • Үзгәртеп кору чорының мәдәнияте юксыллык шартларында бетле киемне үтүкләп кию гаҗизлеген хәтерләтә.
  • Илдә үлүчеләр кимеде, чөнки бурычлылар артты.
  • Акчаны ашап булмый, эчәргә генә мөмкин.
  • Балаларны башта Баба Яга белән, аннары ЕГЭ белән куркыталар.
  • АКШ президентларын кайбер гамәлләре өчен почмакка бастырып тотасы килә, әмма аларның озынча түгәрәк эш бүлмәсендә почмак табып булмый.

 

"КУ" 7, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев