Логотип Казан Утлары
Журнал язмалары

Сугышчы әдип - сафта

«Каләм әһеленең, гомумән, иҗат кешесенең холык-фигыле, фикерләү үзенчәлеге, яшәү рәвеше аның әсәрләрендә» дигән сүзләр шагыйрь һәм прозаик Хисам Камаловка да тулысынча карый. Аның исемен телгә алдыкмы, аңыбызга иң әүвәл дәһшәтле сугыш күренешләре һәм афәтләре тәэсир иткәндәй була. Ул сугыш башланыр алдыннан гына җидееллык мәктәпне тәмамлый. Кырыгынчы еллар башында мондый белемгә ия булу – шактый җитди казаныш. Әмма аңа алга таба уку бәхете елмаймый. Унбиш яшьлек малай сугыш чоры үсмерләре җилкәсенә төшкән бөтен авырлыкларны күтәрешергә мәҗбүр була. А.Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар», «Дүртәү» әсәрләрен укыганда, Нуретдин абыйның улы Хисам һәм аның яшьтәшләрен күргәндәй буласың. Ә инде сугыш елларының кыл уртасында аңа да кулына корал алу нәүбәте җитә.

...Мин унсигез яшьтә Зур сугышта йөрдем, гел утта. Үкенсәң дә, үкенмәсәң дә шул: Яшь чакларым үтте окопта. Ниләр генә анда күрмәдем мин? Кан-яшь түктем, көйдем ачынып. Кешеләрнең күрдем бөеклеген, Түбәнлеген күрдем кайсының,

– ди ул «Күңелдәге язулар» дигән шигырендә.

Хисам Камалов, сугышның үзәгендә кайнап, аның бөтен фаҗигасен кичергән кеше буларак, бу мәхшәр эчендәгеләрнең күңел дөньяларын тирән аңлаучы һәм белүче шәхес. Ул үзе гәүдәләндергән сугышчы образларына бер генә үлчәм белән, ягъни алар һичшиксез батыр рухлы гына булырга тиеш дип карамый. Бу М.Җәлилнең «Дүрт гөл» әсәрендә сурәтләнгәннәр белән чагыштырганда ачык күренә. «Кургаш ютәл» сибәсибә немец танклары – «Юлбарыслар»ның килүе бер солдатның психикасына нык тәэсир итә, ул куркып кала. «Биреләм!» – дип кулын күтәрә... Х.Камаловта да, сирәк кенә булса да, шуңа охшаш күренешләрне очратырга мөмкин. Сугышчының да җаны бар бит. Аның да яшисе килә. Әйтик, латыш җирендә сугышканда, бер кичне фрицлар һөҗүмгә ташлана. Шунда «яшьтәш куркып артка чигенгән».

Ташлап качкан позицияне ул, – Бизгәк тотты гүя взводны, Сугыш тынгач, бер штабист килеп, Тегенең пагонын Умырып ыргытты.

Әлбәттә, әлеге штабист бу сугышчыны трибуналга бирү ягында. Х.Камалов әлеге егетне командирның сәяси эшләр буенча урынбасары яклап калганлыгын әйтә. Хәер, хәзер китереләчәк сүзләрне әйтүченең замполит булуы мәҗбүри түгел, бәлки гап-гади акыллы кеше булуы да мөмкин иде. Әмма ул вакытларда туры, гадел, кыю фикерләрне парторглар, сәяси эшлеклеләр авызыннан ирештерү бер мода иде шул. Менә шундыйларның берсе болай ди:

Мәктәпләрдә без тәрбия иттек, Кыен булмас, диеп сугышта. Киноларда дошман юк ителде, Бүрек белән генә сугып та. Моны да без онытмыйк, дус кеше, Ачыбрак карыйк күзләрне.

Ягъни кемнәрнеңдер күңелендә курку дигән «генерал» (Х.Камал сүзләре) утыра икән, моңа рәсми пропаганда да сәбәпче иде. Әйе, төрле чорларның мактанчыкларына сабак бу. Төп мәсьәлә – сугыштагы кешенең күңелендә. Әгәр кораллы кеше ни өчен көрәшкәнлеген йөрәге белән тоя икән, кан түгүенең мәгънәсен ачык аңлый икән, аны җиңү мөмкин түгел. Киресенчә булса, ул — кулына корал тоттырылган, әмма аптыраудан гаҗиз бер мәхлук. 1941-1945 еллардагы сугыш безнең яктан чын мәгънәсендә азатлык өчен канкоеш иде. Безнең кешеләр уртак җиңү бәрабәренә, чыннан да, могҗизалар күрсәтте. Монда, әлбәттә, замполитларның өлеше дә аз кермәде. Моны һич тә онытырга ярамый.

Х.Камалов сугышны сурәтләүдә ул вакытта әдәбиятта ныклап урнашкан юлдан китмәде. 1986 елда республикабызның Г.Тукай бүләгенә лаек булган «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр» романнарында, аннан соң иҗат ителгән «Үлгәннән соң яздым», «Түләнмәгән күз яше» һәм башка әсәрләрендә ул сугыштагы кеше хәлен, бизәргә тырышмыйча, бөтен кырыслыгы белән, чынбарлыкка тугры калып язу юлын сайлады. Хаклы рәвештә «Ватан сугышы» дип аталган, асылда илебез халкының яшәү-яшәмәү мәсьәләсе хәл ителгән кырылыш хакында хакыйкатьне белергә теләгән кеше кулына Х.Камалов әсәрләрен ала. Боларны язучылык хыялы белән генә кәгазьгә төшереп булмый. Моның өчен кинәт арттан атып үтерелгән Мостафин кебекләрнең соңгы газапларын үз күзләрең белән күрергә, бөтен михнәтләргә тешеңне кысып түзәргә дә кирәк иде. Күңелдәге җәрәхәт төзәлми икән, ул гел сызлап, үзен сиздереп тора. Ә тәндәге җәрәхәтләр? Юк, алары да гомерлек булып чыкты. Хисам абый егерме яше тулганчы бер аягыннан мәхрүм кала. Замандашлары сөйләвенә караганда, Казан педагогия институтында укыганда, ул К.Маркс исемендәге урамда урнашкан тулай торактан Болак янындагы уку бинасына култыкса ярдәмендә җәяү йөри. Бауман урамындагы «Матбугат йорты»нда, редакциядә эшләгәндә, бинаның текә баскычларыннан менеп-төшеп йөрүләр мең газап була. Әнә шулай күңел һәм йөрәк җәрәхәтләренең әрнүе, бергә кушылып, кәгазьгә түгелгәндә, ничек итеп кырыс дөреслектән читкә тайпылырга мөмкин? Ул моны күз алдына да китерә алмый. Х.Камаловның сугыш турында язган әсәрләренең көче, тәэсир куәте әнә шунда.

Хәтерлим, Гариф Ахунов берничә тапкыр идарә утырышларында аңа «Халык язучысы» исемен бирү мәсьәләсен күтәреп карады. Аның төп дәлиле шул иде: Хисам Камалов бу әсәрләрен язу хокукын кан түгеп алды. Шуңа күрә аның язганнары – Олы хакыйкать. Шуның өстенә ул – чын мәгънәсендә сүз рәссамы. «Халык язучысы» исеменә барыбызга караганда да лаеклырак шәхес. Чын дөреслек тантана итсен дисәк, без киң күңеллелек күрсәтик, аның затлы иҗатын шушы зур исем белән бәялик! Әмма Язучылар берлегенең 1989-1999 елларда эшләгән идарәсе Г.Ахуновның мондый кайнар чыгышларын игътибарсыз калдыра килде. 1999 елда сайланган идарә, бу олы әдибебезнең тәкъдименә әйләнеп кайтты, 2001 елда Хисам Камаловка «Татарстанның Халык язучысы» дигән олы исем бирелде. Кызганыч, бу вакытта Гариф ага үзе бакыйлыкка күчкән иде инде.

Х.Камалов гомер буе халык, милләт тормышы белән яшәде. Ягъни, сугыштагы кебек, тыныч унъеллыкларда да гади, киң күңелле, кешелекле, әйләнә-тирәдәгеләргә кечелекле булып калды.

Ник яшерергә, Барлыгым шул инде: Йөрмим шәп күренергә тырышып. Исәп-хисап тотмыйм сөйләгәндә, Югары бер постка елышып.

Югары постка елышканнар үзләрен тормышның барометры дип исәпли алмый. Алар чын тормышны белми һәм, ни аяныч, белергә дә теләми. Чөнки бөтен кайгылары — яуланган урыннарын ныгыту, аякның икенчесе белән өскәрәк басу өчен җирлек әзерләү. Мондый чакта аларның күңелендә халык гаменә урын калмый. Х.Камаловның исә бар гаме – халык язмышы.

Яшәп булмый гамьсез, тыныч кына, Алга бара тормыш, алышына, Бәяләүләр еш үзгәрә тора: Яңалыклар баса каршыңа. Яңалыкны кайчак сизеп булмый, Аның яшерен, эчке көчләрен Акылың белән болай аңлыйсың күк, Консерватор була хисләрең.

Бу фикерләр, әлбәттә, шагыйрьнең барлык кешеләргә уртак булган хасиятләрне гомумиләштереп әйтүеннән килә. Ә менә ил, халык гаме белән яшәгән каләм әһеле консерватор була алмый. Булса да, ул яхшы мәгънәдә генә. Ягъни халыкның затлы яшәү рәвешен, гореф-гадәтен, дини кануннарга нигезләнеп көн итү үзенчәлекләрен сыйдырган «консерваторлык»ны бары тик хупларга гына кирәк.

Туган җирем, сиңа авыр булса, Миңа да авыр һәрчак нигәдер. Ни әйтсәң дә бер күзәнәгең мин, Авыр була шуңа күрәдер. Бәла килсә сиңа, көч җиткәнчә, Мин җилкәгә алам барсын да. Минем шәхси бәхетсезлекләрем Тик чүп кенә аның каршында.

Дөресен әйткәндә, Х.Камаловның шәхси бәхетсезлеге (сугышта сәламәтлегенә зур зыян килүе) җиңел итеп «чүп кенә» дип әйтерлек түгел. Әмма ул, ихтыяр көчен, эчке ныклыгын тагын да арттырып, тормышта лаеклы урынын тапты, үзен әдәбиятыбызның талантлы, олпат вәкиле итеп раслады.

Яралангач, Начар хәлем күреп, Жәлләделәр әйбәт кешеләр. Һәм үлемнән йолды алар жәлләп... Күбрәк булсын шуның ишеләр!

– дип, ул миһербанлы кешеләргә рәхмәтен әйтте. Юк, бу йомшаклык түгел, бәлки аның кешеләрне яратуы иде. Үз чиратында меңләгән кешеләр, Хисам Камалов әсәрләрен укып, күңелләренә ныклык, көч өстиләр, яшәешнең күп кенә якларын аның күзләре белән карап бәялиләр. Әдип күңелендәге хис-тойгылар, фикер байлыгы башкаларның да рухи хәзинәсе булып әверелә.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, филология фәннәре докторы, профессор


Мәкалә сайтта кыскартылып бирелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев