Өмет-хыялларга юл ачылган чаклар бар иде

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ ОЕШУГА 85 ЕЛ

Борын-борын заманнардан бирле аерым һөнәр ияләре бер тирәдәрәк яшәргә,

бергә булырга тырышкан. Ул бердәмлек аларга үз һөнәрләренең серләрен бергә-бергә

камилләштерергә дә, җитештерелгән әйберләрен үзара бәяләп, товарга әйләндерергә

дә ярдәм иткән. Борынгы шәһәр тирәләрендә тикшерү эшләрен башкарган археологлар

безгә әледән-әле: бу торак урынының фәлән өлешендә зәркәнчеләр, икенче бер

өлешендә күнчеләр, өченче урында корал ясаучы тимерчеләр яшәгән, дип хәбәр итеп

торалар.

Ә менә каләм осталары арасында элек андый артельләр оешмаган. Язучы һөнәре,

башка кәсепләрдән аермалы буларак, ялгызлыкны, япа-ялгыз калып, иҗади хыялга

бирелүне таләп итә. Әмма шул ук вакытта бит аңа, үз хөҗрәсенә бикләнеп, тыныч кына

иҗат итеп ятсын өчен, андый шартларны тудыручылар да кирәк булган. Совет чоры

әдибе бит алпавытлар заманындагы Пушкин да, Толстой да түгел. Ярый ла аларның

көнкүрешен йөзләгән крепостной крәстиян тәэмин итеп торган...

Совет хакимияте хөкем сөрә башлаган егерменче елларда әдәби иҗат белән ныклап

шөгыльләнгән Александр Серафимович, Алексей Толстой, Максим Горький кебек

күренекле шәхесләр, көндәлек эш хакы алмыйча, киләчәк гонорар исәбенә өмет

итеп кенә яшәгән язучыларның тормыш шартын җайга салуны күздә тотып, аерым

берләшмә булдыру фикеренә киләләр. Шул фикерне Совет хакимияте җитәкчеләренә

җиткерәләр. Һәм 1932 елда шул хакта партия Үзәк Комитеты махсус карар чыгара.

Әлбәттә, бу очракта партия җитәкчеләренең үз мәнфәгатенә яраклы үз нияте дә була

– иҗат кешеләрен бергә туплап, бер кысада тоту мөмкинлеге. Шул рәвешле СССР

Язучылар берлеген оештыру карары кабул ителә. (Соңрак башка иҗат оешмалары да

берләшмәләргә берләштерелә.)

Татарстанда да язучыларның бердәм оешмасын нигезләү комиссиясе төзелә. Аның

җитәкчеләре итеп, ул вакытта Татарстан китап нәшриятында баш редактор вазифасын

үтәгән Галимҗан Нигъмәти, «Кызыл Татарстан» газетасы редакторы Гаяз Ризванов

(рәис) билгеләнәләр. Казанда урнашкан Татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары,

1926-1933 елларда татар телендә нәшер ителгән «Кызылармеец» газетасының

җаваплы редакторы булган Кави Нәҗми дә шул комиссиянең актив бер вәкиле

санала. 1934 елның 25-29 июль көннәрендә безнең төбәк язучыларының беренче

корылтае уздырыла. Әлеге комиссия анда Язучылар берлегенә 26 кешене әгъза, 9

кешене кандидат буларак кабул итү тәкъдиме белән чыга. Корылтай ул исемлекне

хуплый. Халык шагыйре Равил Фәйзуллинның «Гыйбрәтләр алырлык үткән юл»

(2004) китабында хәбәр ителгәнчә, кандидатлар исемлегендә Ш.Усманов, Т.Гыйззәт,

А.Шамов, Н.Баян, Ә.Ерикәй, Р.Ишморат кебек ярыйсы ук актив иҗат итүче яшьрәк

буын шәхесләре теркәлгән. Кемнәндер ишетүемчә, Шәйхи Маннур да баштарак шул

кандидатлар исемлегендә йөри. Шулай дип аталуга карамастан, аларның язучылык

стажы да, матди ярдәм күрсәтүче Литфонд оешмасына тулы хокуклы әгъза булып

кабул ителү вакыты да 1нче съезд үткән көннән саналган. Язучыларны оешмага

кандидат буларак кабул итү тәртибе 1958 елда – РСФСР Язучылар берлеген оештыру

съездында бетерелә. Шул карарга чаклы безнең оешмада иң соңгы булып кабул ителгән

кандидатлар Мәхмүт Хөсәен белән Рәйсә Ишморатова иде. Аларны тулы канлы әгъза

итеп теркәү «барыбер барлык мөмкинлекләрдән дә тигез файдаланалар» дигән сылтау

белән җитмешенче еллар урталарынача сузылды.

Шул ук вакытта без 1нче корылтайда идарәгә сайланган 9 кешедән икесен – Вадим

Краснов белән Кәшшаф Төхфәтуллинны белмибез диярлек. Краснов инде, башка

милләт вәкиле буларак, соңрак үз республикасына күчеп киткәндер. Ул корылтайдан

соңгы идарә утырышында оешма җитәкчесе – Язучылар берлегенең җаваплы секретаре

итеп Кави Нәҗми, эш башкаручы сәркатип буларак К.Төхфәтуллин сайлана. Беренче

идарәчеләр исемлегенә тагын К.Тинчурин, Г.Гали, Х.Туфан, Г.Ризванов, Л.Гыйльми,

Г.Толымбайскийлар кергән. Шул ук елның август аенда уздырылган СССР Язучылар

союзының беренче съездында безнең оешмадан 12 делегат һәм шул чамада ук кунак

катнаша. Ул зур корылтайда татар әдәбиятына багышлы ике нотык тыңлана (К.Нәҗми,

К.Тинчурин). Корылтайда төп докладчы булган Максим Горький да татар әдәбияты

вәкилләре уңышларын аерым билгеләп үтә.

Еш кына безнең кайбер истәлек язмаларында «фәлән язучы фәлән съездда, фәләне

фәләненчесендә язучылар берлеге җитәкчесе буларак сайланган», дип, хата язалар.

1989 елда узган ХI нче съездга чаклы бер генә җаваплы секретарь да, бер генә рәис

тә корылтай барышында аерым бюллетень белән сайланмады. Элеккеге берлек

җитәкчеләренең барысы да корылтай барышында яшерен тавыш биреп сайланган

идарә әгъзалары булды. Ә идарәнең беренче утырышында исә идарәгә керүчеләрнең

берсен баш итеп сайлап куярлар иде.

1968 елның март урталары, 7нче съезд ачылырга бер-ике көн калган чак. «Өлкә

комитетының яңа секретаре Морзаһит Вәлиев Сибгат ага Хәкимне рәислеккә күндергән

икән», – дигән хәбәр булды. Шул чорда Литфонд директоры вазифасын үтәгәнлектән,

ул корылтайның оештыру эшләрендә үзем дә актив катнаштым. Шуңа күрә ул

вакыйгаларны яхшы хәтерлим. Сибгат ага – 1960 елда ук Габдулла Тукай исемендәге

Дәүләт бүләгенә ия булган шәхес. Ил күләмендә танылып килүче шагыйрь. РСФСР

Язучылар берлегендә штаттан тыш секретарь булып, җитәкчелек тәҗрибәсе алган зат.

Шуңа күрә аның чираттагы рәислеккә сайланасын күпләр хуп күргән иде. Өстәвенә,

партия өлкә комитеты җитәкчелеге белән дә элемтәсе әйбәт икән. Рәислеккә аның

сайланасын хуплаучылар күпчелек иде кебек. Корылтайдан соң уздырылган идарә

утырышында Сибгат аганың җитәкче булудан баш тартканлыгы беленде. Берлек рәисе

итеп, икенче кандидат, урындагы партия оешмасының шул еллардагы актив вәкиле

Ибраһим ага Гази сайланды. (Әйтергә кирәк, шуннан соң килгән рәисләрдән Туфан

Миңнуллин белән Ринат Мөхәммәдиев тә әүвәл партия оешмасы секретаре вазифасын

үтәгән шәхесләр булдылар. Ягъни кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе туплаган затлар.)

Татарстанда Язучылар берлегенең 2нче корылтае 1950 елның июнь аенда уздырыла.

Бу ике корылтай арасында оешмада бик күп үзгәрешләр була. Шул еллар аралыгында

оешманы җитәкләүчеләр саны да уннан артып китә. Ул вазифага баштарак идарәгә

сайланган язучыларны гына куярга тырышсалар да, соңрак ул тәртип тә үзгәртелә.

Мәсәлән, 1937 елда Кави Нәҗми кулга алынгач, ул вазифаны берничәшәр айлап кына

Ләбиб Гыйльми белән Мирсәй Әмир башкарган. 1938 елда тутырылган, Литфонд

оешмасы вәкиле Шәйхи Маннур кул куйган бер протоколда күрсәтелгәнчә, язучылар

оешмасында торучылар саны бермә-бер кимегән чор ул. Кемнәрдер кулга алынган,

икенчеләре исә булачак сугыш вакыйгаларына бәйле хезмәткә җәлеп ителгән була. Шул

елның ахырында Язучылар берлегенең яңа җитәкчесе итеп Муса Җәлил билгеләнә.

Бер үк вакытта ул Опера театрында да үз эшен элеккечә башкарып килә. Язучылар

берлегендә аның ярдәмчесе вазифасын башкару эше Афзал Шамовка йөкләнә. Алар

икесе дә 1нче съездда идарәгә сайланмаган кешеләр. А.Шамов бер үк вакытта китап

нәшриятында Матур әдәбият секторы мөхәррире вазифасын да үтәгән. Муса Җәлилнең

1940 елның декабренә чаклы эшләү дәверендә берлектә рәсми теркәлгән язучы саны

бермә-бер арта диярлек. Актив җәмәгать эшлеклесе буларак, ул Язучылар берлегенең

абруен күтәрә. Муса эшләгән чорда берлеккә егермегә якын язучы әгъза буларак кабул

ителә. Шул елларда язучы таныклыгы алучылар исемлегендә Н.Исәнбәт, Ә.Исхак,

А.Алиш, М.Әблиев, Г.Кутуй, Гариф Галиев, Н.Дәүли, Г.Хуҗи, А.Әхмәт, Х.Госман,

З.Солтан, С.Урайский, Г.Халит кебек шәхесләр бар. 1958 елга кадәр, РСФСР Язучылар

берлеге барлыкка килгәнче, безнең оешма вәкилләрен берлеккә кабул итү турыдантуры СССР Язучылар союзында башкарылган. Муса Җәлил элек, Мәскәү Язучылар

оешмасының татарча язучылар секциясе җитәкчеләреннән берсе буларак, СССР

оешмасы башлыклары белән дә якын элемтәдә торган. Чөнки Мәскәү оешмасы белән

СССР Язучылар оешмасы җитәкчеләре бер бинада эшлиләр. Ул еллардагы СССР

Язучылар берлеге рәисе Александр Фадеев белән Муса таныш булган. Менә шул

хәлләр инде аның Казанда бик тә уңышлы эшләвенә нык ярдәм итә. Шушы ук елларда

ул шәхсән үзен һәм иҗатын югары бәяләгән, Оренбургта яшәү чорында ук беркадәр

якыннан аралашкан олуг язучы Шәриф Камалны, иҗатының 30 еллыгын билгеләү

тантанасы көннәренә атап, Ленин ордены белән бүләкләү эшен дә башлап җибәрә.

(Минем архив кәгазьләре арасында Ш.Камалга шушы орденны бирү кирәклеген

дәлилләп тутырылган бер язма караламасы саклана иде. Ул М.Җәлил тарафыннан

язылган, култамгасы да бар.)

Бу чор вакыйгаларына озаклабрак тукталуымның сәбәбе шунда ки, моннан соң

инде язучыларны берлеккә кабул итү тәртибе нык үзгәрә. Сугыш елларында ул сан

табигый рәвештә күп була алмый. Ә инде сугыштан соң, бигрәк тә 1958-1990 еллар

аралыгында, аларны җиз иләктән үткәреп кенә кабул итә башлыйлар. Чөнки элекке ике

оешма, ике Союз арасында РСФСР Язучылар берлеге дә калкып чыга, хәл катлаулана.

РСФСР Язучылар берләшмәсе бер ара безнең оешмадан елына 3-4тән дә артык кешене

кабул итмәү тәртибен куйган иде. Һәм ул тәртип СССР таркалган дәвергәчә сакланды.

***

ВКП(б) Үзәк Комитетының 1932 елгы «О перестройке литературно-художественных

организаций» дип исемләнгән карарының иң зур әһәмияте шунда ки, аның

нигезендә язучыларның көндәлек тормышын кайгырту кирәклеге дә искә алынган

була. Һәм СССР Язучыларының 1нче съездында ук язучыларга һәм гаиләләренә

яшәү шартларын яхшырту өчен аерым вакыф-фонд оештыру кирәклеге дә карала.

Корылтайга чыгарылганчы ук инде ул тәкъдим-карарлар тиешле дәүләт оешмаларында

тикшерелгән була. Һәм шул нигездә СССР Язучылар берлегенең уставы белән бергә

раслана. Ягъни булачак Әдәби фонд оешмасының төп керем нигезләре һәм чыгым

юнәлешләре билгеләнә. Ул фондтан куллану инструкциясе эшләнә.

Бүгенге ярым капитализм, ярым феодализм чорына кереп баручы каләм әһелләренең

исенә төшерү өчен генә булса да, ул уставта һәм кулланма өстәмәдә теркәлгән кайбер

пунктларга күз төшереп үтәсе килә. Шуларның 1нче пунктында язылган сүзләргә

тукталыйк (тулы дөреслек өчен русча вариантын китерәм): «На основании Устава,

утверждённого правительством СССР, Литфонд СССР оказывает своим членам и

их семьям материально-бытовую и иную помощь». Шуннан соң инде кемгә һәм нинди

ярдәмнәр тиешлеге санап чыгыла. Анда гаиләләргә фатир шартларын яхшыртуга

булышлык итү, авырып киткән язучыга яисә аның карамагында яшәгән гаилә вәкиленә

медицина ярдәме күрсәтүдә булышу, хезмәт хакы алып эшләмәгән язучыга авырган

көннәре өчен күпмедер күләмдә акча түләү, иҗат барышында ниндидер мәгълүматны

ачыкларга кирәк булган очракта иҗади командировкалар оештыру, сәламәтлекне саклау

өчен санаторийларга юлламалар алу, елына бер-ике мәртәбә махсус иҗат йортларына

барып эшләү мөмкинлекләрен тудыру кебек чаралар каралган. Күләмле әсәр иҗат

итәргә керешкән язучыга вакытлыча ссуда алып тору мөмкинлеге дә тудырылган. Шул

исәптән вафат булган язучы гаиләсенә беркадәр ярдәм итү һәм башлап язучыларга

акчалата өлеш чыгару пунктлары да бар иде.

Ягъни Язучылар берлеге карамагында оештырылган әлеге Әдәби фондның төп

бурычы язучының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, сәламәтлеген саклау,

иҗат итү мөмкинлекләрен тудыру һәм иҗтимагый-сәяси вә иҗади белемен үстерүгә

булышлык итәрдәй чаралар күрү булды. Язучылар оешмалары карамагындагы клублар,

шул исәптән Мәскәүдәге атаклы Үзәк язучылар йорты («ЦДЛ»), китапханәләр,

М.Горький исемендәге әдәбият институты (Мәскәү), аның карамагында эшләүче Ике

еллык югары әдәби курслар, даими рәвештә үткәрелеп килә торган төрле-төрле айлык

әдәби конференцияләр яки бер һәм ике еллык семинарлар, курслар – Совет хакимияте

елларында барысы да шул Әдәбият фонды кереме исәбенә яшәделәр. Сугыштан соңгы

елларда шул ук фонд исәбенә СССР Язучылар берлеге карамагында махсус комиссия

оештырыла. Аның төп максаты чит илләрдәге язучылар оешмалары белән арадашлык

элемтәләрен җайлау һәм чит илләргә командировкалар оештыру була. Безнең

оешма вәкилләреннән дә кайберәүләр шул комиссиянең матди ярдәме белән чит-ят

дөньяларны күреп кайткаладылар. Ш.Маннур, С.Хәким, Р.Мостафин, Әминә һәм

Чулпан Җәлиловалар берничә мәртәбә Берлинда булдылар. Күргән-белгәннәрен Муса

Җәлилгә багышланган әсәрләрендә яисә истәлекләрендә кулландылар. Г.Минский,

З.Мансуров, Р.Кутуй һәм аның әнисе Галимә апа Польшага ике-өч мәртәбә барып,

Гадел Кутуй каберенә чәчәкләр салды. «Сызгыра торган уклар» романын язар алдыннан

Нурихан Фәттах Монголиягә барды, анда бер ай чамасы йөреп, ерак бабаларыбыз

яшәгән урыннарны күреп кайтты.

Язучылар берлеге оешуның беренче көннәреннән үк бөтен ил күләмендә төрлетөрле иҗат йортлары ачыла. Анда һәр язучыга яисә гаиләсенә аерым бүлмә бирелә,

иҗади эш белән шөгыльләнү һәм ял итү мөмкинлекләре тудырыла. Медицина ярдәме

оештырыла. Олырак яшьтәгеләр яисә сырхаулабрак йөрүче язучылар өчен табиблар

даими күзәтеп торырдай махсус берничә иҗат йорты да бар иде. Безнең язучылар

шуларның Мәскәү тирәсендәге «Малеевка» яисә Латвиядә Балтыйк диңгезе буендагы

«Дубулты» дигәннәрен аеруча ошата иде. Г.Бәширов, Х.Туфан, Ә.Еники, А.Гыйләҗев

һ.б. кайберәүләр кыш айларында нәкъ шундый иҗат йортларында эшләү безгә килешә,

дип әйтерләр иде.

Сугышка чаклы Татарстанда да уналты язучыга исәпләнгән иҗат йорты эшләп

алган. Аның элекке директоры Лихтентул фамилияле абзый белән миңа Мәскәүдә

берничә мәртәбә очрашырга туры килде. 1960-1970 елларда ул СССР Язучылар

оешмасында комендант вазифасын үти иде. Ул иҗат йорты безнең Тәтеш шәһәре

янәшәсендәге алпавыт Молоствовлар утарында оештырылган була. Сугыш башлангач,

1941 елның көзендә, анда яралыларны савыктыру бүлеге ачыла. Сугыштан соң әлеге

иҗат йорты эшләми. Безнең язучылардан ул иҗат йортында Ә.Исхак, М.Садрилар

берәр ай чамасы торып, иҗат белән шөгыльләнгән. Мөхәммәт аганың андагы тәртипне

һәм ашау-эчүнең муллыгын искә алып сөйләгәне дә булды. Анда төрле республика

һәм өлкәләрдән дә язучылар кабул ителгән, Иделгә якын урында урнашкан ул иҗат

йортына килүчеләр күп булган.

Литфонд нинди керем исәбенә яшәде соң? Әйе, бу фондка тупланасы акча

язучыларның «иҗат җимеше»н, ягъни язган әсәрләрен товарга әйләндерүче оешмалар

– китап нәшриятлары, газета-журнал редакцияләре, театрлар, концерт заллары исәбенә

тулыландырылды. Аларның кеременең бер өлеше исәбенә яшәде ул оешма.

 Нәшриятлар керемнең ун процент чамасын, концерт заллары һәм театрлар исә

2-2,5 процент чамасын түләп тордылар. Ул керемнең билгеле бер өлеше шулай ук

күптәннән вафат булган классик әдипләрнең әсәрләрен кат-кат чыгарудан да керә

иде. Шуңа күрә нәшриятлар элек андый әсәрләрне даими рәвештә нәшер итәргә

тырыштылар.

Хәзер капитализм заманына кире кайткач, инде без андый фонд тотудан мәхрүм

ителдек. Шул ук фонд исәбенә элекке елларда язучылар каберенә истәлек ташы кую

өчен дә күпмедер күләмдә акча бүлеп бирелде. Шул заман өчен ул бик аз да түгел

иде. 400-500 сумнан артмаган кабер ташын кую карарын урындагы Язучылар берлеге

идарәсе хәл итә, 1000 сум тирәсенә җиткәннәренә Мәскәү рөхсәт бирә иде. Мин белгән

дәвердә бездә СССР Язучылар берлеге идарәсе карары белән андый ике кабер ташы

куелды: Казандагы Архангель зиратында Галимҗан Ибраһимов кабере дип чамаланган

урында һәм Алабуга шәһәрендә Марина Цветаева каберенә. Соңгы кабер ташын кую

рөхсәтен безнең идарә сорамаган иде. Аны куярга безгә Мәскәү үзе кушты.

Фатир белән тәэмин ителү мәсьәләләренә дә бераз тукталып үтик. Литфонд

оешмасы тернәкләнә төшкәч, илленче еллардан башлап, турыдан-туры сугыш афәтен

кичермәгән төбәк оешмаларына да фатир булдыру өчен акча бүленеп бирелә башлый.

Белүемчә, Татарстан Язучылар оешмасына күпмедер күләмдә шул максатка каралган

акча 1950 еллар ахырында бүлеп бирелә. Гомәр ага Бәширов Язучылар берлеге рәисе

вазифасын үтәгән һәм берүк вакытта СССР Язучылар берлеге секретаре булып торган

елларда була бу хәл. Литфонд акчасы һәм 1957 елда Мәскәүдә узачак татар мәдәнияте

декадасы көннәренә бәйле рәвештә, Татарстан хөкүмәте карары белән шул ук максатка

бүлеп бирелгән акча исәбенә 1959 елда 8 язучы Маяковский урамында төзелгән яңа

йорттан яхшы фатирлар ала. Заманасы өчен бик затлы саналган ул йортта өй туйлары

үткәрүчеләр исемлегендә Г.Бәширов, М.Әмир, А.Шамов, Х.Туфан, Г.Әпсәләмов,

Ф.Хөсни, Ә.Исхак, Т.Журавлёв гаиләләре теркәлгән.

Литфонд оешмасының Татарстан бүлеге 1934 елдан эшли. Бүлекчәнең Хәсән

Сарьянга чаклы (1964-65) эшләгән җитәкчеләренең Мәскәү оешмасы белән элемтәсе

чамалы була. 1965 елда Х.Сарьян Мәскәү таләп иткән документларны һәм Язучылар

берлеге рәисе, РСФСР Югары советы рәисе урынбасары Мирсәй Әмир язган үтенеч

хатын Литфондка тапшырып, фатирлар булдыру өчен тагын күпмедер акча алуга

ирешә. Казан шәһәре башкарма комитеты счётына ул акча 1966 елда ук кергән булса

да, элекке бүлекчә директорының эштән китүе, аны алыштырган М.Шәрифуллинның

шул елда ук авырып вафат булуы сәбәпле, ул фатирларның очына чыгучы булмый.

Ул эш минем өлешкә калган иде. Литфонд бүлекчәсе директоры вазифаларын мин

1967нең апреленнән алып 1983нең апреленә чаклы башкардым. Һәм шул чорда Әдәби

фонд исәбенә алынган фатирлар да шәһәр башкарма комитеты карамагына элек

күчерелгән акчаларның эзенә төшүдән башланды. Элек шәһәр башкарма комитетына

буйсынган бер оешмада эшләгәнлектән, аның план, төзелеш бүлекләре, фатирларның

исәп-хисабын алып баручы оешма кешеләре белән бераз танышлык та бар иде. Шул

сәбәпле миңа һәр ике ел саен диярлек Мәскәү фонды таләп иткән ундүртәр имзалы,

ундүрт мөһерле документларны тутырып, илтеп бирү бер гадәткә әйләнде. Язучылар

берлеге рәисләре И.Гази, З.Нури, Г.Ахуновларның да тырышлыгы белән безнең

оешма әлеге еллар аралыгында язучыларыбызга йөзләп фатир алуга иреште. Билгеле,

алынган фатирларның барысы да яңа түгел иде. 1948 елда И.Сталин кул куйган указга

нигезләнеп, без язучы гаиләләреннән бушаган «иске» фатирларны да кабат үзебездә

калдыра алдык. Литфонд вәкилләре ул указның күчермәсен миңа СССР Язучылары

идарәсе архивыннан табып биргәннәр иде.

Язучыларга фатирлар алу өчен СССР Литфонды тарафыннан безнең оешмага

бүлеп бирелгән соңгы акча 1983 елга карый. Минем соңгы мәртәбә йөреп алган хезмәт

җимеше. Шуннан соң бездә андый мәшәкатьле эш белән шөгыльләнүче булмады.

Дөрес, Туфан Миңнуллин рәис булган дәвердә СССР Литфонды безгә Васильево

шифаханәсе биләмәсендә бер иске йортны сатып алу өчен шактый зур суммада

акча бүлеп биргән иде. Ләкин андый йорт сатып алынмыйча калды. Оешмабыз «үз

санаториен» булдыра алмады. Бу мәсьәлә Г.Ахунов Язучылар берлеге идарәсе рәисе

һәм СССР Югары Советы депутаты булган елларда ук кузгатылган иде. Без аның белән

Васильевога барып, баш табиб Цыпленков белән киләчәктә сүтелергә билгеләнгән

берничә йортны карап та йөргән идек. Ләкин мин эшләгәндә ул эшне башкарып чыгып

булмады. Бездән соң эшләүчеләр дә аның очына чыга алмады. Элек без карап, сайлап

йөргән ул бер катлы биналарның берсендә хәзер Г.Камал театры артистлары өчен дип

алынган ял йорты эшли.

Кайбер каләмдәшләр миннән: «Нишләп пенсия яшенә җитмичә, Литфонд

оешмасыннан киттең?» – дип сорыйлар. Әдәбият институты карамагындагы Ике

еллык әдәби курсларга безнең оешмадан ике елга бер мәртәбә бер-ике кеше кабул

ителә иде. 1983 тә шул курсларны Ризван Хәмид тәмамлап кайтасы, алмашка башка

кешеләр җибәреләсе иде. Минем күңелдә дә шунда барып уку хыялы яшәде. Язучылар

берлеге миңа шул курсларга керү өчен юллама бирде. Үз гаризам белән бергә мин

аны Мәскәүгә илтеп тапшырдым. Дөресрәге, ректоратка без аны Ризван белән бергә

кертеп бирдек. Ә август ахырларында тегеннән хат килә: сезгә 50 яшь тулып, фәлән

ай киткән. Без 50 яшькәчә генә кабул итәбез, диелгән. Хыялым чәлпәрәмә килсә дә,

артык борчылмадым – гаиләм, ике балам янында калуны барыбыз да хупладык...

 

Мәкаләнең дәвамын "Казан утлары" журналының 9 нчы санында (2019) укыгыз.

 

Фотода: Г.Тукай исемендәге клубта язучылар җыелышы. 1985 ел;

"Казан утлары" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: