Нугай йорты. Садактагы ун кыйсса
Таш кирмәнле Болгар җирен Батый аты таптаганда, Диңгезгә җитеп, Кан аккан...
Бачман хан1
Хан ханәше Йәникә
Тезгенгә килеп асылды:
– Чыга күрмә далага,
Кар-каралы башыңны
Кагып алыр Идегәй,
Җунҗыгалы2 башыңны
Егып алыр Идегәй,
Чыга күрмә далага!
«Идегәй» дастаны
1
Килеп кергәнме ят өйгә?! –
Империя тарихының
Алтын Урда битен нигә
Кара морза3
Ачып япкан.
Кысылышкан ил сулышы,
Кыпчакларның ил сагышы4, –
Кымырҗып та ачылмаган:
Чапчагында5
Шәп чагыдай
Кымыз башы ачып яткан!
Куш каекта килүчеләр, –
«Матушка»сын имүчеләр6
Елъязмасын7 да
ачмаган:
Әле һаман ур-суларда
Күрәннәргә үрт салсалар,
Җан түреннән ургып чыга! –
Ут чорналган чаптарларда,
Әрвах әйдәп, ыргып чаба
Тезен чүкмәс ыру ханы – Бачман хан!
2
Таш кирмәнле Болгар җирен
Батый аты таптаганда,
Диңгезгә җитеп,
Кан аккан... –
Шом сулаган суга багып,
Шома сусар саман сугып,
Актүбәсен8 салдырткан хан
Күп учаклы кыпчакларын
Чүл-далага тараткан:
«Кашкыр бүре9 балалары
Саклап ятмас калаларны!
Таш каладан таш та калмас, –
Асты-өскә килгере!
Таш каладан таш та калмас,
Башкаладан баш та калмас!.. –
Даласында үлмәс бүре!»
Көтмәгәндә ташланырбыз
Көтү-көтү чирүләргә,
Төрлебез төрле яктан...
Бачман хан ул! –
Бар ыруын,
Яу кырында җыйналырга,
Айдалага тараткан!
«Сау калырга! –
Азауланып,
азлап-азлап,
бугазларга!»
Ыру белән җыен ясап,
Инде дога кылынган:
Иртә таңда,
Бачман ханның кылычыдай
Агып чыкты Актүбәсу10
Кара көмеш
Идел
кыныннан...
3
Көне җитсә, поскын корып11,
Төне җитсә, посып торып,
Кашкыр азмы кыйраткан?! –
Табышының тез башына...
Тиз башына җитә бүре! –
Өзеп калмый
өзәңгеле
сыйрактан...
...Өч ел үткән, очып үткән,
Ут уйнатып. Утлар йотып...
Идел иңләп,
Йөзеп бара йөзләп кораб.
Ярдан чирү бара,
Иләп!
Идел-йортны...
Коты ботка төшсен
Дала бүресенең,
Дөрселдәсен
«Дөрс-дөрс!» кауга12:
Мәңгү хан13 ул!
Ауга чыкты,
Мәңгелек хан чыкты ауга14!
«Утчагарлы15 унбашларым, –
Капу16 йодрык,
Урай17 учларым, –
Арысланнар аулый бүген
Камыш асты сычканнарын:
Сыганакны18 алу
Җиңелрәк идеме?!
Кирмәннәрнең
таш суын
сыгучыларым...»
– Бүз җәбәдә19 мәлҗеп барма,
Бүчек углан20!
Камышларга үрт салдыр да
Чөй син лачын:
Канатлары
Көеп очсын саз кошлары! –
Авазлары яман зарлы,
Шом салмасын...
Баш очымда әйләнгәләп,
Кыйку салып
йөрмәсеннәр:
Күл иясе казгош булса,
Мин күпләрнең иясе лә!
4
...Кошлар дәррәү күтәрелә! –
Каршы ярда күрәннәргә
Җилләр үрт салып21 үтә әллә.
Әллә ярдан су китәме,
Кичүдәге эзгә тулып,
Үрсәләнә-үрсәләнә...
Урман тапса, поскын корып,
Утрау тапса, посып торып,
Кашкыр озак кыйраткан:
Табышының җиз башына,
Тиз башына җитә азау22, –
Өзеп капса,
өзәңгеле
сыйрактан!
Соң арада җанга якын
Атауларның учар талы23:
Як-ягына карангалап,
Күләгәдә яра ялап,
Ята ыру...
Ята ханы... –
Бүген таңда Хомай24 төште:
Хозурына Ходай дәште
Ягыры25 яман...
Бачманны...
Гомеркәйләр әллә ничә! –
Кичүләрне кичә-кичә,
Кичә генә кузгалгандай...
Кузалакның26
Һич тә кипмәс, –
Кечерәймәс күчәрләре!
Җан сихәте күләгәңне,
Дегет итеп, ярага яп...
Актүбәнең
кара көмеш
учар талы!
Гомеркәйләр әллә ничә! –
Кичүләрне кичә-кичә,
Кичә генә кузгалгандай...
Кузалакның җирне сөрмәс, –
Өзелү белмәс күчәрләре!
Яфраклар
туфрак булып
коеладыр...
Кошлар дәррәү күтәрелә!
Үрсәләнә-үрсәләнә,
Күкләренә...
Күчүләре... –
Тәңкә итеп, күләгәсен...
Күз кабагын элсә-элсен
Актүбәнең
кара көмеш
учар талы...
5
Кошлар дәррәү күтәрелә! –
Каршы ярда күрәннәргә
Җилләр үрт салып үтә, әнә.
Ярдан тагын су китәме,
Мәңгү ханга юл ачтым дип,
Үрсәләнә-үрсәләнә...
Кичүгә каерырга! –
Быргысын яңгыратмады;
Кырку «ур-ра!»сын
уралдырып,
Ук яңгыры яудыртмады, –
Кай ара соң?!
Кай арада?! –
Каравылны турап салган:
Көпчәкләргә аркаланган
Кыпчакларны урап алган
Мәңгү ханның яугырлары!
– Тылсым, имеш,
Тәңренең теләге бу! –
Мәңгү ханның күкләрдәге терәге бу,
Ярдан су тибәреп!
Атауга
юл ачкан...
Угры27 халкың тугры халкым булыр!.. –
«Чү!» дисәм дә тезеңә чүк,
Атаным28 бул,
кол Бачман!
«Чү!» дисәм дә тезеңә чүк!
Коллыгыңны атландырып,
Тураебрак басуга,
Идел-Җаек асабасы29
Иле кунган Баскынчакта30
Калмагае...
баскынга!
Үлеп яткан
Алып Бачман
Ачуыннан!..
Калгып баскан:
– Бер кавем дә тураялмас,
Бер кавымга мунчак кисә:
Кылыч капылт кисмәгәнне,
Акыртынлап,
Мунчак кисә...
Тезләндерә!
Тирмәләрдән
чыккан җайга...
Бурлат тай менеп,
Аҗау кигән Таң гына:
Чабучы булсаң,
Баш – менә!
Түгүче булсаң,
кан – менә!
– Тамыр җибәргән тирәктәй
Тормасын ла, –
Чабып аудар, Бүчек!
Угры Бачманны.
...Дәррәү кошлар,
Кыйкулашып, күтәрелә! –
Әллә инде
Чабылганын онтып тора.
Әллә шулай
Казгошлармы31 тотып тора:
Аягүрә җан ашырды...
Аягүрә!
Актүбәнең
нургыбалы32
учар талы.
1 Бачман – Кыпчакларның пәһлеван ханы, затлы татар нәселләренең шәҗәрә башы (1200 –1239), баскыннар белән тигезсез көрәштә «партизан сугышы»на нигез салучы каһарман.
2 Җунҗыга – аҗау, Алтын Урда ханнарының таҗы.
3 Кара морза – Н.М.Карамзин (1766 – 1826) тарихчы, шагыйрь, чыгышы белән кырым татары.
4 Кыпчакларның ил сагышы – кыпчак бабаларыбыз, V гасырда Кияү каласын төзеп, көньяктан Азак диңгезе белән чикләнгән, төньяктан Мәскәү елгасына кадәр җәелгән Дәште Кыпчак дәүләтен булдырган.
5 Чапчак – кисмәк.
6 «Матушка»сын имүчеләр – Идел елгасы буендагы авыл-калаларны, талап-яндырып, көн күрүче елга юлбасарлары – ушкуйниклар.
7 Елъязма – Бачманны фарсы тарихчысы Җөбәйни дә, кытай тарихчылары да искә алган, ә ут күршедәге рус елъязмачылары күрми калдырган.
8Актүбә – Актүбәсу буендагы кала,Сарайчык төзелгәнче, Нугай-кыпчакларның башкаласы.
9 Кашкыр бүре – дала бүресе.
10 Актүбәсу – Идел тамагының сул тармагын борынгылар шулай атаган.
11 Поскын кору – качып торып, көтмәгәндә һөҗүм итү.
12 Кауга – афәт-каза килгәндә генә кагыла торган зур барабан.
13 Мәңгү хан – Маңгул империясенең дүртенче бөек каһаны (1208 – 1259), Болгар, Дәште Кыпчак җирләрен яуларга Батый хан белән бергә Мәңгү хан да юнәлә.
14 «Мәңгелек хан чыкты ауга!» – Дәште Кыпчак җиңел генә җиңелми, инде буйсынды дигәндә дә, Бачман кебек баһадирлар баш күтәргәләп тора. 1239 елда Мәңгү хан, Иделнең ике ярын да иңләп, Бачман яугырларын ауларга чыга.
15 Утчагар – туп.
16 Капу – шәһәр капкасы.
17 Урай – кирмәннәрне уратып алучы тирән ур-чокыр.
18 Сыганак – көнчыгыш кыпчакларның Сырдәрья елгасы буенда урнашкан башкаласы.
19 Бүз җәбә – ак ябага тай.
20 Бүчек углан – Мәңгү ханның ир туганы.
21 Үрт салу – былтыргы үлән-камышларга ут үрләтү.
22 Азау – явыз бүре.
23 Учар тал – мул күләгәле бөдрә тал.
24 Һомай – яхшы хәбәр китерүче кош, бәхет кошы.
25 Ягыр – аякка бастырмаслык яра.
26 Кузалак – аскы үрәчәсе генә булган арба.
27 Угры – Мәңгү ханның сарай тарихчысы Бачманны угры дип атый.
28 Атан – печкән дөя.
29 Асаба – җирле халык, төп халык.
30 Баскынчак – Актүбәсуның сул ягында тозлы күл. Аның урынында борынгы дәрьядан калган тоз тавы Ак Түбә торган.
31 Казгошлар – казлар гаиләсенә караучы су кошлары.
32 Нургыба – ханнарның көбә туны.
Дәвамын "Казан утлары" журналының 8 нче санында (2019) укыгыз.
"КУ" 8, 2019
Фото: 24smi.org
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев