"Мин журналның һәрбер битен учак җылысында киптереп чыктым..."

“Совет әдәбияты” журналы турында солдат хатлары (1933-1965 елларда "Казан утлары" шушы исем белән чыккан. Ред.)

 

Фронт газеталарында эшләгән вакытта безнең кечкенә генә көтепханәбез бар иде. Ул көтепханәнең төп байлыгы — «Совет әдәбияты» журналының сугыш елларында чыгып килә торган номерларыннан гыйбарәт иде.

Алгы кырыйда матур әдәбиятка мохтаҗлык гаять зур булганлыктан, без, хәрби корреспондентлар, командировкаларга чыккан чагында һәрвакыт, сугышчыларга кыйммәтле бер бүләк итеп, кыр сумкаларыбызга «Совет әдәбияты» журналын сала идек һәм аны туктаган бер частьта башыннан ахырына кадәр укып китә торган идек. Шуның белән бергә үзебезнең хәрби хәбәрчеләребезгә, агитаторларга, офицерларга һәм сугышчыларга журналны почта аркылы җибәреп торуны да оештырдык. Мондый вакытларда без редакция исеменнән сугышчы иптәшләргә: «Журналны укып чыккач, ротагыздагы яисә батальоныгыздагы бүтән иптәшләргә дә укырга бирегез. Ә барыгыз да укып чыккач, үзегезгә нинди әсәрләр ошавын язып, журналны яңадан безгә кайтарыгыз, ә без сезгә яңаларын җибәрербез», дип хат та яза торган идек.

Айлар, еллар үткән саен, безнең көтепханәбез журналның яңа чыккан номерлары исәбенә баеганнан байый барды. Фронтка «Совет әдәбияты»ның яңа номеры килүе редакциядә эшләүчеләр өчен генә түгел, фронттагы татар сугышчыларының зур өлеше өчен дә бәйрәм була торган иде. Карелия урманнарында да, салкын Заполярье тауларында да, Норвегиядә дә, соңыннан Маньчжурия кырларында һәм Харбин йортларында да татар совет сугышчылары «Совет әдәбияты»н сөеп, яратып укыдылар. Моңа аларның үз хатлары шаһит. Ул хатларның күбесе минем исемгә яисә редакциянең бүтән работниклары исеменә килделәр. Ефрейтор Әхмәтша Әһлетдинов иптәш болай дип яза:

 

«...Вә һәм дә шул да мәгълүм булсын: җибәрелмеш журналыгызны алдым. Без аны татар уллары бергә җыелышып коптилка яктысында, коптилканың мае беткәч, чыра яктысында укыдык. Бездә, Заполярьеда, хәзер көн бөтенләй булмый бит. Шуңа күрә гел ут ягарга туры килә. Безнең күңелебезгә Нәкый Исәнбәтов иптәшнең «Мәрьям» дигән әсәре бик ошады. Түлке аның ахыры юк. Сез ул пьесаның ахыры басылган журналны да безгә табып җибәрсә идегез. Безнең яшьрәк егетләрнең кайберләре Мәрьямгә гашыйк та булдылар. Хат язарга адресы юкмы дип тә сорыйлар. Мин Мәрьям живой кеше түгел, литературада гына икәнен аңлаттым. Безнең бер сугышчыбыз миңа ышанмады, живой булмаган кешеләр турында язарга писательләр җүләр түгел, ди. Син Мәрьямнең адресын безгә бирмәс өчен генә әйтәсең, ди...»

 

Ефрейтор Габдерәхим Сафин иптәшнең алгы кырыйдан язылган хатында да шушындый кызыклы юллар бар:

 

«...Безнең частьта татар, башкорт, казах һәм үзбәк сугышчылары өчен аерым политзанятиеләр үткәрелә, җитәкчебез өлкән лейтенант Фәсхетдинов «Совет әдәбияты» журналыннан «Икенче гомер» дигән бер хикәя укыды. Бу хикәя безне бик дулкынландырды. Гарифуллин Вакыйф иптәшнең яралары өчен үч алырга булдык. Бер атна эчендә безнең снайперлар группасы унбиш финны үтерде». Журналда һәрвакыт басылып килүче Фатих Хөсни иптәшнең кызыклы хикәяләре, Атилла Расих ип тәшнең сугыш хикәяләре, Кави Нәҗми иптәшнең «Фәридә»се, Мирсәй Әмир иптәшнең «Миңлекамал»ы турында укучылардан бик күп җылы хатлар килеп торды. Алар бу пьесаларның сәхнәгә куелу-куелмаулары белән, «Фәридә»нең музыкасын кем язуы белән, андагы арияләрнең көйләрен ничек белергә мөмкинлек барлыгы белән кызыксындылар.

 

Күп кенә хатларда: «Г.Разин иптәш үзенең «Намус»ын язып бетермәдеме әле? Кайчан бетерә? «Намус»тан бирелә торган өзекләр безнең йөрәкләрне генә җилкендерәләр... Без ул повестьны тулысынча укыйсыбыз килә», — дигән юллар кабатлана иде.

 

Җитди мәсьәләләр, тәнкыйтьләр, хикәяләр белән беррәттән, сугышчылар журналдан ял иттерә, күңелне күтәрә торган әйберләр дә эзлиләр иде. Мәсәлән, Мирсәй Әмирнең «Мөстәкыйм карт йокысы» дигән юмористик хикәясе, Әнәс Камалның «Беренче апрель» дигән пьесасы сугышчылар арасында бик популяр булып, телдән-телгә сөйләнә башладылар.

«Совет әдәбияты»нда урнаштырылган шигырьләр, аеруча Фатих Кәрим, Әхмәт Ерикәй шигырьләре сугышчылар тарафыннан сөелеп укылдылар, сөйгән кызларына, әти-әниләренә җибәрер өчен күчереп алындылар. Менә сержант Зариф Хөснуллинның хаты. Ул аны Рыбачий ярыматавыннан яза:

 

«Фатих Кәримнең шигырьләрен укый башласам, аерыла алмыйм. Аның әйткәннәре йөрәккә шулкадәр якын, аның хисләре шулкадәр безнекечә, әйтерсең ул безнең арада торып яза. Дөрестерме, юктырмы, ул үзе дә безнең ише солдат диләр. Адресы булса, зинһар, җибәрегез, без аңа күмәкләшеп хат язар идек һәм кызылармеецлар рәхмәтен әйтер идек. 

Бүген мин дәфтәрем тулганчы аның шигырьләрен күчереп утырдым...»

 

Кардәш Карелияне немец һәм фин баскыннарыннан азат иткән вакытта безнең бер укчы бригадабыз дошман тылына десант итеп төшерелде. Свирь операциясе тәмам булгангача диярлек бу бригада өзлексез сугышлар алып барды. Аның белән бәйләнеш барытик радио һәм авиация ярдәмендә генә булды. Газета һәм журналларны да аларга самолёттан гына ташладылар. Менә шушы бригада да хезмәт итүче старшина Мөхетдин Галләмовтан мин түбәндәге хатны алдым.

 

«...Кәефебез яхшы. Финнарның котларын алып, урманнарны айкап йөрибез. Бүген самолёттан почта ташладылар. Бәхетсезлеккә каршы, капчык суга төште, — биредә атлаган саен күлләр йә сазлар бит. Юеш капчыктан минем исемгә сез җибәргән «Совет әдәбияты» журналы килеп чыкты. Мин аның һәрбер битен учак җылысында киптереп чыктым, аннары иптәшләр белән бергә җыелышып укый башладык.

Бу номерда сөекле шагыйребез Габдулла Тукай турында күп язганнар. Шушындый ерак җиргә Тукайның килеп җитүенә без чиксез шатландык. Аның турындагы мәкаләләрне, аның шигырьләрен без бик яратып укыдык. Иптәшләр журналны чыгаручыларга да, журналга язучыларга да, аны безгә җибәрүчеләргә дә зур рәхмәтләр әйтергә куштылар».

 

Менә тагын бер хат.

«Редакциядә эшләүче иптәшләр!

Бу хатны сезгә таныш булмаган кавалер орден Славы ефрейтор Шәйхетдин Хәбибрахманов яза. Мин Дальный Востокка килгәнче Восточный Пруссиядә сугыштым, Кенигсбергны штурмовать иттек. Шунда мин бер иптәштән «Совет әдәбияты» журналын алып укыдым. Миңа «Рөстәм маҗаралары» бик ошады. Тулысы аның продолжениесен таба алмаган идем. Менә хәзер Маньчжурияне үтеп, Харбинга кергәч, безнең полк агитаторыннан татарча газеталар һәм «Совет әдәбияты» журналын алдым. Ул журнал миңа бик ошады. Ну анда да «Рөстәм маҗаралары»ның продолжениесе юк. Агитатор капитан Закиров әйтә, редакциягә хат яз, анда бардыр, ди. Сез миңа шул журналны һәм тагын яңа журналларны җибәрә алмассызмы? Минем бик укыйсым килә».

 

Шушындый эчкерсез, ихлас күңелдән ярату белән язылган солдат хатларын тагын да күбрәк китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин китергән кадәресе дә «Совет әдәбияты» журналының безнең сугышчыларыбыз арасында яратып укыла торган бер журнал икәнен, Бөек Ватан сугышы елларында бу журнал фронтларның иң алдынгы сызыкларына барып җитеп, сугышчыларга җан азыгы бирүен, аларны явыз дошманны тизрәк тар-мар итәргә өндәвен, ягъни Бөек Җиңүебезгә үз өлешен кертүен күрсәтәләр. Бу — журнал өчен дә, аңа катнашучы татар совет язучылары өчен дә зур шатлык.

 

"КУ" 5, 2015

Фото: pixabay

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: