Көзге урман аланында

 

Төбәгебезгә сап-сары, ал-кызыл яфраклары белән алтын көз килде. Елның

һәр фасылы үзенчә матур. Ә көзләребез — аеруча. Кортларыбызны кышка

инде күптән әзерләп куйсак та, өй ягына алып кайтырга ашыкмадык әле. һаман

да урман аланында тотабыз. Бирегә иртә яз башында чыгып утырган идек.

Ни дисәң дә, урман һавасы урман һавасы инде: тын, ышык, тузан юк, тавыш

юк. Аз гына кояш караса, алан шундук җылынып китә, кортлар оча башлый.

Канатларын язып, һава сулап керәләр.

Умарталыкны чиратлашып саклыйбыз. Бүген — минем чират. Килү белән

учак ягып җибәрдем, су салып казан астым, көлгә бәрәңгеләр тәгәрәттем.

Кесәгә генә сыешлы радиоалгычны каршыдагы имән ботагына элеп куйдым.

Аннан, күңелгә рәхәтлек өстәп, җиңел көй агыла.

Моңа тикле бер атна тоташ яңгыр койды. Көн бүген генә ачылып китте.

Аланда җылы, ышык. Кичке дүртләр тирәсе булыр. Шулчак, ишетәм, күрше

аланда поши мөгри. Бу урманда байтак алар. Моңа кадәр дә еш күренгәләп

китәләр иде. Тавышы бик гайрәтле ишетелә. Барып карасам, мин сиңа

әйтим, аланның нәкъ уртасына чыгып баскан. Тау артына күчәргә җыенган

кояш нурларында аның сырты, кызгылт төскә чумып, елык-елык килә. Кызыл

мәрмәрдән коеп куйган сын диярсең. Поши үгезе бу! Янәсе, бу урманга мин

хуҗа! Мөгри, мин сиңа әйтим, үзенә бер гайрәт белән! «Кем дә кем минем

белән килешми, бирегә, ошбу аланга, көч сынашырга чыксын! Ягез, кемнең

йөрәге җитә?!» — ди төсле. Әйтәм ич, бөтен урманны тетрәтеп мөгри. Күзләрен

тәмам кан баскан.

Миңа бик кызык булып китте. Үземә дә кирәк бит шундый малайлыкны

эшләргә: поши егетен үртәмәкче булдым. Инде чәчем агарып бара, акыл

керергә дә вакыт югыйсә, ә шуклыкларны эшләргә генә торам. Каеш белән

тотып ярасы нәрсә, дип орыштым үземне соңыннан. Әйе, соңыннан. Ә хәзер

исә үз аланыма кайттым да, ике кулымны авызыма куеп, пошича мөгри

башладым. Бик килештереп мөгрәгәнмен, күрәсең. Әлеге пошием юлында

очраган усак үсентеләрен, чикләвек куакларын шатыр-шотыр сындырып

килеп чыкмасынмы каршыга?! Ажгырып минем өскә килә. Йөзендә миһербан

әсәре күренми. Инде нишләргә? Ярый әле каршыда гына карт имән бар иде.

Уйлап-нитеп торырлык ара юк, космик караб тизлеге белән шуның башына

үрмәләдем.

Үртәвемне, үзенең алдануын поши шундук сизде. Әй ачуы чыкты да соң

моның! Мине изеп ташларга әзер. Хурлыгыннан тагын да ярсый төште. Имән

төбенә килеп басты. Селәгәен чәчә-чәчә уңга да сулга башын чайкый, усал

пошкыра. Топ та топ тибенә. Имән нык, йөз еллык, юкса аны да сөзеп аударган

булыр иде. «Төш монда, куркак җан! Күрсәтәм хәзер күрмәгәнеңне!» -— ди

бугай поши.

Әйтәм ич, әле ярый башына менеп кунаклаган имәнем нык. Нечкә генә

усак яисә юкә булса, шундук сөзеп аударган булыр иде. Аудармас, бар! Җен

көчләре бардыр үзендә.

Имән тирәсендә таптангалап берни майтара алмагач, пошием учакка

таба юнәлде. Учак өстенә каккан казыкларны, аркылы агачларны сөзеп

аударды. Болар гына аз тоелды, ахры, үзенә. Казыклар өстендә утырган

умарталар арасына барып керде. Берәм-берәм аларны аударырга кереште.

Агач башыннан гына: «Пиф-паф! Атам бит!» — дип әтәчләнгән булам.

Колагына да элми, хулиган. Соңгы умартаны мәтәлдергәннән соң гына ачуы

бераз басыла төште әзмәвернең. Радиоалгычта яңгыраган «Җиңүчеләр

маршы» көенә аланны янәдән бер әйләнде дә каршы як чыршылыкка таба

атлады.

Бераздан мин дә агач башыннан төштем. Сукрана-сукрана умарталарны

янәдән казыкларга утыртып чыктым. Урынсыз шаяртуым өчен хәтта үземә

дә оят булып китте. Колак очларыма кадәр кызарды. Аларны күрергә

янымда иптәшем генә юк. Ә поши үгезенең гайрәтле мөгрәве урманның аргы

башындагы аланлыкта ишетелә. Ул әле дә үзенең көндәшләрен — поши

егетләрен — аның белән көч сынашып карарга чакыра. Аларның хәзер нәкъ

менә көч сынаша, бил алыша торган вакытлары шул.

 

Альберт Хәсәнов 

"КУ" 1, 2014

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: