Логотип Казан Утлары
Журнал язмалары

Карлы тауда – Карачун

Бу бәйрәм вакытында татарлар тау башындагы зур чыршы агачын бизәгәннәр, аңа төрле уенчыклар такканнар, тасмалар бәйләгәннәр, агач төбенә мәҗүси аллаларга бүләкләр куйганнар, балаларга да бүләкләр таратканнар. Бәйрәм кышның иң кызган вакытында, 25 декабрьдә билгеләп үтелгән. Ни өчен чыршы агачы сайлап алынган соң?

Фикер

Без ел саен Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтәбез. Аны көтеп алабыз. Йортка чыршы агачы алып кайтабыз, аны бизибез, балаларга, бер-беребезгә бүләкләр таратабыз. Яңа елны каршы алуның төп персонажы – Кыш бабай инде, әлбәттә. Безгә аңлатуларынча, Яңа елны каршы алу – Раштуа бәйрәме, ягъни христианнарның Гайсә пәйгамбәренең туган көнен билгеләп үтү бәйрәме икән. Ә Яңа елга чыршыны бизәү безгә Ауропадан кергән икән. Аны, ауропалылардан күреп, Пётр I патша махсус указ белән керткән, имеш. Шулай итеп, бездәге рәсми версия буенча, Яңа ел – христианнарның Раштуа бәйрәме, ә аны бизәлгән чыршы каршында каршы алу – ауропалылардан безгә кергән йола, аңа кадәр бездә Яңа елны каршы алу да, аның өчен чыршыны бизәү дә булмаган икән.

Яңа елны каршылаганда, чыршыны бизәүне Пётр I керткән дигән сафсатага бераз гына тукталып китик. Указның үзен алып укыганда, шул күренә: Пётр I патша Рәсәйдәге ел исәбен генә алыштырган, аңынчы бу илдә елларны Дөнья Яратылудан (от Сотворения Мира) исәпләгән булсалар, ул аны, Ауропадагы кебек, Гайсә пәйгамбәрнең тууыннан (от Рождества Христова) исәпләтә башлаган. Һәм шул яңа исәп уңаеннан, ул Яңа ел алдыннан капкаларны, трактир түбәләрен, урам-юлларны нарат, чыршы, артыш агачлары ботаклары белән бизәргә киңәш иткән. Әлеге указны юньләп үтәгән кеше булмаган, ә Пётр патшаның вафатыннан соң, бу турыда, гомумән, онытканнар. Ә аның бу фәрманыннан Рәсәй дигән илдә кызыклы бер йола торып калган. Түбәгә ылыслы агач кадап кую трактир хуҗаларына ошап киткән. Ни дисәң дә, ул ерактан ук күренеп, менә монда эчәргә аракы бар, дип кычкырып торган. Түбә башына кадап куелган ылыслы агач ботагы, шулай итеп, Рәсәйдә кабаклар символына әйләнгән. Ә Яңа елны чыршы бизәп каршы алу Рәсәйдә фәкать XIX гасыр урталарында гына күренә башлый. Аны чынлап та бу илдә яшәгән ауропалылар эшли. Александра Фёдоровна атлы патшабикә Кышкы сарайга чыршы утыртып куйгач, әлеге йола аеруча популярлашып китә.

Сүз уңаеннан әйтеп китик, П.Кампанелли раславынча, Яңа ел алдыннан чыршыны бизәү иң башта алман-роман халыкларында түгел, ә фин-угыр халыкларында булган. Һәрхәлдә, иң беренче язма чыганаклар шул турыда сөйлиләр. Яңа елны чыршы бизәп каршы алу турында табылган иң беренче язма чыганакта латышларның чыршы бизәүләре, аңа төрле уенчыклар тагулары һәм аның тирәли әйлән-бәйлән йөрүләре турында сөйләнә.

Урысларның Дед Морозына килик. Бусын инде рус галимнәре бик хаклы рәвештә үзләренең мәҗүси аллалары Карачун (Корочун, Чернобог) белән бәйлиләр. Карачун рус һәм кайбер башка славян халыкларында караңгылык, салкынлык, теге дөнья – Җир асты дөньясы, үлемне символлаштырган мәҗүси алла.

Хәзер инде Яңа елны каршы алуның да, аның өчен чыршыны бизәүнең дә бернинди дә ауропалылардан түгел, ә татарлардан алынуын дәлилләп китик. Моның өчен, иң беренче чиратта, билгеле тарихчы, язучы Морат Атчыга (Мурад Аджига) мөрәҗәгать итик. Ул үзенең «Кыпчаклар. Төркиләр һәм Бөек Даланың борынгы тарихы» китабында татар-төркиләрдә борынгы заманнарда ук булган Ёлка бәйрәме турында яза. Бу бәйрәм борынгы татарларның төп мәҗүси аллаларының берсе – Җир-су алласына багышланган булган. Татарлар аны инде моннан 3-4 мең ел элек үк билгеләп үткәннәр (алга таба «татарлар» сүзе генә кулланылыр, чөнки, «татар» этнонимы «төрки» сүзенә караганда күпкә борынгырак һәм күпкә киңрәк (Паркерны укыгыз), Идел-Урал сөйләшендә начар аңлашылган урыннарда гына «татар-төрки» термины кулланылыр). Автор әлеге бәйрәм турында шулай яза: «Бу бәйрәм вакытында татарлар тау башындагы зур чыршы агачын бизәгәннәр, аңа төрле уенчыклар такканнар, тасмалар бәйләгәннәр, агач төбенә мәҗүси аллаларга бүләкләр куйганнар, балаларга да бүләкләр таратканнар. Бәйрәм кышның иң кызган вакытында, 25 декабрьдә билгеләп үтелгән. Ни өчен чыршы агачы сайлап алынган соң? Морат Атчы фикеренчә, чыршы Җир-Су алласының яраткан агачы булган, ул туры булып, биек булып үсеп, башы белән икенче бер мәҗүси алла – Ульген атлы алланың күктәге сараена тиеп торган. Бу алланы алтай һәм себер татарлары затлы кызыл кафтан кигән куе ап-ак сакаллы карт рәвешендә күз алдына китергәннәр. Ульген – Идел-Урал татарлары сөйләшенә күчергәндә, Үлгән кебек булып яңгырый, ләкин аның русчага тәрҗемәсенә караганда, бу сүзне Идел-Урал сөйләшендә Өлкән дип әйтергә кирәктер кебек. Өлкән, ягъни мәҗүси рухлар арасындагы өлкән рух. Өлкән алла тугызынчы кат күктә (кайбер чыганакларда – 16нчы кат күктә) яши икән, аның анда алтын сарае, алтын тәхете бар икән һәм дә аның хозурлыкларына алтын капка аша үтеп керәсең икән.

Бәйрәм төн буена, таң атканчы барган. Борынгы татарлар «Корачун! Корачун!» сүзләрен кычкырып, чыршы тирәли әйләнгәннәр, бу әйлән-бәйлән аларда «индербай» (китапта, русча транскрипциядә шулай, татарча, бәлки, «иңдербай» була торгандыр) дип аталган. Аларның түгәрәк ясап басулары кояшны символлаштырган, шул уеннары белән алар Кояшны кире кайтырга чакырганнар. Чынлап та, бу төннән соң Кояш күбрәк күренә, төннәр кыскара, көннәр озая башлаган. Татарлар бу төнне төрле теләкләр теләгәннәр, алар бу вакытта теләнгән теләкләр мотлак чынга аша дип ышанганнар.

Морат Атчы русларның «ёль» сүзе татарның «юл=йул» сүзеннән алынган дип аңлата. Ягъни тау башында үсеп утырган мәһабәт, биек чыршы агачы – Күккә, Өлкән алланың сараена илтүче юл.

Автор Эрлик атлы алла (рух) турында да искә ала. Ул – аныңча йә Өлкәннең бертуганы, йә икенче кыяфәткә кергән шул ук Өлкән рух. Тик анысы беренчесенең капма-каршысы икән. Беренчесе игелеклелек, яктылыкны символлаштырса, Эрлик явызлык, караңгылык рухы булган. Борынгы татарларның, тау башына менеп, шул келәүләреннән Яңа елны чыршы янында каршылау башланган да инде, дип дәлилли Морат Атчы. Ә татарлар келәү белән мөрәҗәгать иткән Өлкән рух – урыс һәм башкаларның Дед Морозы булып киткән. Үз фикерен дәлилләү өчен, ул Дед Морозның куе ак сакалы һәм бар гардеробы да: бүреге, киез итеге, кызыл кафтаны, кушагы Өлкән алладан, ди, болар барысы да борынгы татарларның өс киемнәре, ди. Борынгы татар курганнарында табылган кеше калдыклары нәкъ менә шундый киемнәрдә җирләнгәннәр дә.

Хәзер инде Өлкән һәм Эрлик рухларга тукталып китик. Борынгы татарлар, әлбәттә, Мәңгелек Зәңгәр Күккә – Тәңрегә табынганнар, аларның төп аллалары шул булган, тик алар аннан башка табыну культларына да ия булган: ата-бабалар культы, бүре (Бүрехан) культы, таулар-елга-күлләр ияләре культлары, атаклы камнар культлары һ.б. Иң борынгы мәҗүси культлардан галимнәр Өлкән (Өлкән, Өлкән хан, Өлкән кахан, Өлкән бай, Өлкән би) һәм Эрлик (Эрлик, Эрлик хан, Эрлик кахан, Эрлик бай, Эрлик би) культларын күрсәтәләр. Алар Себер һәм Үзәк Азиянең бар татар кавемнәрендә дә (себер татарлары, алтайлылар, тубалар, шорлар, хакаслар, бурятлар, монголлар һ.б.) бар, тик төрле төркемнәрдәге культлар бер-берләреннән бераз аерыла. Шулай да бу культларның төп эчтәлекләре уртак: Өлкән рух – якты көчләр, игелеклелек, җылылык, җәй, Кояш, көн, яктылык, яшәеш, тереклек, бәрәкәт, уңыш, нигъмәт белән символлаштырыла, ул Җирне һәм Күкне, йолдызларны, Кояш һәм Айны яралткан, аларның хәрәкәте белән идарә итә. Аның яшәгән урыны да – күктә. Ә Эрлик исә кара көчләр, явызлык, салкынлык, караңгылык, кыш, ачлык, уңыш булмау, йот, кытлык, михнәтләр, теге дөнья, үлем белән ассоциацияләшә, ул Җиргә төрле михнәт-афәтләр, чирләр җибәрә, кешеләрнең җаннарын ала да аларны тугыз кат Җир астындагы үз патшалыгында тота. «Эрлик» теонимын Идел-Урал сөйләшенә күчергәндә, бу сүзне рус авторлары ничек тәрҗемә итүләрен һәм Себер татарлары сөйләше үзенчәлекләрен искә алырга кирәктер. Себер татарлары җирне «йер-йир», диләр. Морат Атчыда да «йер» сүзе кулланылган. Шуңа күрә дә бу сүзне Идел-Урал сөйләшенә – «җирлек» («йирлек-йерлек»), ягъни җир эчендә яшәгән рух, җир асты алласы дип күрсәтергә кирәктер. Бу – мәкалә авторының үз версиясе генә, авторның моңа 100 % ышанычы юк, төгәл итеп аңлату өчен, татарның бар диалектларын да яхшы белергә кирәк, шуңа күрә дә бу теоним мәкаләдә русча чыганакларда күрсәтелгән транскрипциядә бирелер.

Алтай татарларының ышануы буенча, Өлкән алланың алтын капкалы, алтын тәхетле күктәге алтын сарае нәкъ менә Алтын күл (Телецкое озеро) буенда урнашкан Алтын тау өстендә икән (Алтын тау – Алтайдагы иң биек тауларның берсе). Ә «Алтай» топонимын аңлатуның төп варианты да: «Алтын+тай (таг=тау)». Алтай татарларының ышанулары буенча, борынгы татарлар, нәкъ менә шул тау башындагы чыршыны бизәп, Яңа елны каршы алганнар да инде.

Китабында кулланган «Корачун» сүзен Морат Атчы борынгы Алтай татарлары телендәге «Кими барсын!» (Пусть убывает!») сүзе дип аңлата. Идел-Урал сөйләшендә «Корачун» сүзен «Кими барсын» белән бәйләү кыен. «Корысын!» вариантын гына карамаганда. Шуңа күрә бу сүзне аңлатуның башка төрләрен дә карап китәргә кирәк. Ә аның чыгышы татардан, мотлак татардан.

Русларда «карачун» дигән сүз бар. Андый сүз яки шуның кебек үк сүзләр башка славян халыкларында да бар. Аңлатмалы сүзлекләр аны «үлем», «вафат булу» мәгънәләре белән аңлата («карачун пришёл», «карачун тебе (ему)» һ.б.). Бар яңгырашы белән татарча булган «карачун» сүзен рәсми чыганаклар башка телләргә бәйләргә тырышсалар да, бәйсез гыйльми чыганакларда, интернеттагы бәйсез форумнарда аның татарча булуына, татардан алынган булуына шик белдерүчеләр аз. Тик версияләре генә төрлечә. Берәүләре, Морат Атчы кебек үк, бу сүз борынгы татар телендәге «Кими барсын!» гыйбарәсе, дип күрсәтәләр; икенчеләре «Карачун» – башка берни дә түгел, ә борынгы болгардагы – «Кара җан» («Чёрная душа», караңгылык җаны, үлем җаны), дип дәлиллиләр, җанны болгар татарлары һәм аларның замандашлары булган башка татарлар «чун» дигәннәр икән; өченчеләре бу сүз татарчадагы «Кара үлем»не аңлата, диләр; дүртенчеләре «Карачун»ның украиннарда «коротун» дип аталуыннан чыгып, бу сүз татарларның – «Кара+төн»е, «Караңгы төн» алласы, дип аңлаталар; бишенчеләре бу сүз татардагы «Кара+чоң»нан барлыкка килгән диләр, «чоң» – Урта Азия татарларында (мәсәлән, кыргыз татарларында) «галәмәт зур» дигән сүз; алтынчылары «Карачун» Карачурын атлы татар ханыннан алынган, дип аңлаталар (тарихта шундый атлы татар ханы билгеле) һ.б.

Карачун атлы топонимнар (авыллар, бистәләр, таулар, табигый урыннар һ.б.) бик күп. Рәсәйдә дә, Украинада да, Белоруссиядә дә, хәтта көнчыгыш славян илләрендә дә. Тарихчылар аларның атамаларын татарча аңлаталар, нигездә, югарыда искә алынган вариантларда. Яки аларның мәгънәләре Карачун атлы мәҗүси алла аша аңлатыла. Ә Карачун аллага без алда тукталып китәрбез, бу сүзнең этимологиясе дә шул ук «карачун» сүзенеке кебек үк. Топонимнарга берничә мисал да китереп китик. Донецк өлкәсендә Карачун тавы бар. Элек анда хәрби ныгытма булган, каравыл дозорлары торган. Тигез урында калкып торучы бердәнбер биек тау буларак, бу тау элек-электән үк зур стратегик әһәмияткә ия булган. Җирле халык тауның «Карачун» атамасын татарча – «Кара үлем» («Чёрная смерть»), дип аңлата.

Воронеж өлкәсендәге Карачун авылы – өлкәнең иң борынгы авылларының берсе. Авыл атамасы барлыкка килүе буенча тарихчыларда шундый версияләр бар: Карачар атлы татар морзасыннан атамасын алган бу авыл, җирле риваятьләр буенча, авыл янындагы елгада әлеге морза батып үлгән булган; татарчадагы «Карасу» сүзеннән; Алтын Урда вакытындагы ваба кизүе (эпидемиясе) вакытыннан калган авылның атамасы, ул вакытта авылның күп халкы кырылып беткән дә шуннан соң авыл «Карачун» дип аталып йөртелә башлаган; татар-төркичә «Кара+чан»нан, монда «Кара» – чёрный, «чан» – «яма», «сторона»ны аңлата икән. Авылдан ерак түгел ике Карачан елгасы бар (Юеш һәм Коры Карачаннар), аларның этимологиясе дә нәкъ менә шулай аңлатыла. Аннан тыш, шул елгалар буенда Карачан атамалы авыллар да бар. Сүз уңаеннан әйтеп китик, татарның кайбер сөйләшләрендә «җ» авазы урынына «ч» авазы әйтелә, ул шивәләрдә «Карачан», чынлап та, «Кара+җан»ны аңлата.

Тагын бер мисал. Кривой Рог шәһәрендәге «Карачун» бистәсе. Шәһәр халкы бу атаманың барлыкка килүен нәкъ менә татарлар белән, ул гына да түгел, Запорожье татарлары белән бәйли. Андагы риваять буенча, шәһәргә Запорожье Сече татарлары һөҗүм иткән, хәзер Карачун дип аталган бистәдә көчле сугыш булган, ләкин татарлар шәһәрне ала алмаганнар, күп кешеләрен югалтканнар. Шуннан соң бу урынны татарлар яман җир, карачун җире дип атый башлаганнар, Кривой Рогка һөҗүм итәргә тырышмаганнар. Бистәнең Карачун атамасы шул татарлардан торып калган. Монда игътибарга лаек урыны шул: Запорожье Сече кешеләре риваятьтә татарлар дип атала, ә безгә аларны крепостнойлыктан качкан урыс крестьяннары, дип аңлаталар. Запорожье Сечен – татарлар нигезләгән, Олы урда татарлары. Сарай алынып, талангач, аның халкы далага качкан, Кырым ханлыгы белән Бөек Литва кенәзлекләре чикләрендә үзенең качаклар дәүләтен төзегән. «Казак-кацак» татарның «качак» (беглец) сүзеннән барлыкка килгән. Шул вакытлар Европа хәритәләрендә (карталарында) бу җирләр Малая Татария, Казацкая (Казакская) орда дип күрсәтеләләр дә. Запорожье Сече дә тарихи чыганакларда бернинди дә Сечь дип түгел, ә Запорожье Кошы (Коошы) итеп күрсәтелә, ягъни, далага казаклыкка (качаклыкка) китәргә мүҗбүр булган татарларның вакытлы яшәү урыны, вакытлы куышы, дип.

Сүз уңаеннан әйтеп китик, Олы урда шактый зур җир биләгән, Белгород (Аккирмән), Воронеж – Олы урданың татар шәһәрләре булган. Ул урыннардагы бик күп топонимнар татарча аңлатыла. Воронеж өлкәсендәге алда искә алынган Карачун авылы янындагы башка күп борынгы авыллар татар атамалылар: Айдар, Ертиль (Йорт-ил), Хава (авыл һәм елга, Һава – татарда хатын-кыз исеме), Усмань, Байгора, Чамлык, Карамыш, Телелюй, Елань, Емань (Яман), Еманча һ.б. Туган якны өйрәнүче белгечләр бу авылларның барлыкка килүләрен һәм үз атамаларын алуларын нәкъ менә татарлар, Олы урда татарлары белән аңлаталар да.

Инде алда әйтеп кителгәнчә, Карачун урысларда һәм күп кенә славян халыкларында мәҗүси алла итеп күрсәтелә. Ул – теге дөнья, үлем, суыклык, караңгылык алласы, явыз рухларның патшасы. Карачун алла аларда кафтан кигән, билен кушак белән буган ак сакаллы карт итеп тасвирлана. Аның карашы җанөшеткеч, ул бер карауда кешене үтерергә мөмкин. Карачун зәмһәрир суыклар, кайгы-михнәтләр алып килә, көннәрне кыскарта, төннәрне озайта. Галимнәр раславынча, рус һәм башка славян халыкларының Дед Морозы нәкъ менә шул явыз Карачуннан килеп чыккан да инде. Тик аңа христианнарның Изге Николай (Санта Клаус) культы тәэсир иткән һәм ул дәһшәтле үлем алласыннан бүләкләр таратучы киң күңелле Яңа ел картына әйләнгән. Ә «Карачун» исә – татар сүзе, татардан алынган теоним (теоним – төрле аллаларның исемнәрен аңлатучы термин), ул гына да түгел, ул – борынгы татар культы, татар персонажы, татарларның явызлык, суыклык, кыш һәм үлем алласы – Эрлик. Славяннарның Карачун алласы белән татарларның Эрлик алласы арасында бернинди дә аерма юк. Чынлап та, элекке вакытта Дед Мороз дигән персонаж (чынбарлыкта – шул ук Карачун), хәзерге замандагы кебек, балаларга бүләкләр таратып йөргән киң күңелле юмарт карт булмаган. Ул зәмһәрир суыклар, бураннар, караңгы төннәр алып килүче, бар дөньяга кайгы-михнәт таратып, уңга-сулга үлем чәчеп йөрүче усал, явыз, дәһшәтле карт булган. Некрасовның «Дед Мороз, красный нос» поэмасында ул шулай сурәтләнә дә. Утынга дип урманга барган бер гаепсез мескен Дарьяны катырып үтерә ул карт. Ә ул Дарьяның әле генә ире үлгән була, балалары ятим кала. Поэмадан аңлашылганча, салкын йортта үзләре генә торып калган ул балаларны да шул ук тәкъдир көтә. Шулай итеп, татарның Эрлик алласы русларда һәм башка славян халыкларда Карачун алла булып киткән. Ә Карачун, үз чиратында, соңыннан Дед Морозга әйләнгән. Ә «үлде», «вафат булды» мәгънәсендә йөргән «карачун» сүзе Карачун алладан, нәкъ менә шул Эрлик алладан, борынгы татарларның үлем алласыннан алынган. Сүз уңаеннан, тагын бер фактны күрсәтеп китик, татарның игелеклелек, җылылык, җәй, яктылык, Кояш, Күк, нигъмәт, уңыш алласы Өлкән рус һәм башка славян халыкларында Даждьбог (Дажьбог, Дажбог) булып киткән. Татарның Өлкән мәҗүси алласы белән славяннарның мәҗүси Даждьбог аллалары арасында бернинди дә аерма юк.

Урыс һәм башка славян халыкларында элек Карачун төнен билгеләп үтү йоласы булган. Ул 21еннән 22сенә каршы төндә, ягъни кышның иң озын төнендә билгеләп үтелгән. Карачун төненә алдан ук тәм-томнар әзерләгәннәр, өйне, йорт тирәсен тазартканнар, чистартканнар. Үзләре дә чистарынганнар, юынганнар. Зур-зур учаклар якканнар, өйләрен якты итеп яктыртканнар. Төн буена учак тирәли уеннар оештырып, күңел ачканнар, бер-берләренә кунакка барганнар, ачуланышкан кешеләре белән татулашканнар.

Алман халыкларында Йоль дигән мәҗүси бәйрәм булган. Ул да нәкъ менә Кояш борылышы белән, табигый Яңа ел белән бәйләп билгеләп үтелгән. Йоль дигән ул бәйрәм алманлыларда 12 көн (төн) буена барган. Бәйрәмнең төп символы, караңгылыкны, суыкны, кышны җиңүче – учак, яктылык булган. Алар зур учак ягып аны 12 көн буе сүндерми тотканнар.

Хәзер инде алда язылган мәгълүматларны берләштереп, Яңа елны каршы алу, аның өчен чыршы бизәү, явыз Карачун карт һәм башкаларның русларда, шулай ук бүтән халыкларда ничек барлыкка килүен язып китик. Алар барысы да, татардан, безнең атабабаларыбыздан алынган йолалар һәм персонажлар. Татардан алынганнар, татардан үзләштерелгәннәр, татардан урланганнар.

Татарларда исә бу шулай булган: мәҗүси динле борынгы татарлар якты көчләр һәм явыз көчләр рухларына ышанган. Кыш, суыклар, көннәрнең кыскаруы, аларның ышануларынча, шул явыз рухлар эше булган. Шуңа күрә дә татарлар аларны куып җибәрү йолалары үткәргән. Һәм дә бу чара кышның иң озын төнендә 21еннән 22сенә күчкән төнне үткәрелгән. Моның өчен алар алдан ук үзләре яшәгән җирдәге иң биек тауны сайлап алып, андагы чыршыны бизәгәннәр, аның төбенә рухларга бүләкләр куйганнар, өйләрен, яшәгән җирләрен чистартканнар, үзләре дә мунчага барып юынганнар, төрле тәм-томнар пешергәннәр. Бар пычраклыклардан, яман уйлардан, яман гадәтләрдән арынганнар, бер-берләренә үпкәләрен, рәнҗешләрен кичергәннәр. Алар барысы да иске елда калырга, куып җибәрелгән яман рух – Эрлик белән китеп барырга тиеш булган. Кич җитү белән, өйләренә шәмнәр утыртып, аларны яктыртканнар, зур учаклар якканнар, аның аша сикергәннәр (татарларда ут аша ыргып чыгу – тазарыну процедурасы булып саналган), аның тирәли әйләнгәннәр, җырлаганнар, биегәннәр, төрле сүзләр кычкырып (Морат Атчы язуынча, «Карачун» дип кычкырып), келәүләр әйтеп, караңгы көчләрне куганнар. Ул кадәр дә яктылыктан, ул кадәр дә эссе-җылылыктан һәм татарларның шул кычкыру-келәүләреннән куркып, борынгы татарларның ышануларынча, кара көчләр качып китәргә мәҗбүр булган. Һәм дә иң куркыныч рух – Эрлик алла, җәй җитә икән дип, үзенең Җир асты патшалыгына чумган.

«Карачун» сүзенең килеп чыгышы да шуннан ук дип исәпләргә кирәк. Монда бу сүзнең килеп чыгышының, гомумән, башка вариантын да карап китү зарур. Карачун ул вакытларда, бәлки, Карачум (Кара+чум!) рәвешендә булгандыр, татарлар «Карачум! Карачум!» дип кычкырып, шул караңгы көчләрне куганнардыр («Кара» рух, бар үзеңнең җир асты патшалыгыңа кире кереп «чум!»). Карачум, бәлки, шул ук Эрлик алланың икенче исеме генәдер. Юкка гына татарның Эрлик алласы русларда Карачун дип атала башламаган бит инде. Бу версиянең дөреслеккә якынлыгын «Карачун» сүзенең русларда элек «Карачун бабай» рәвешендә кулланылуын әйтеп китәргә кирәк («карачун бабай пришёл», «карачун бабай ему»). Гади халык сөйләшендә әле бүгенге көнгә кадәр «Карачум бабай» гыйбарәсен дә очратырга була. Карачум атлы топонимнар да җитәрлек. Бу мәкалә авторының фикеренчә, ул башта «Карачум!» рәвешендә булган, тора-бара татарның «м» авазы русларда һәм башка халыкларда «н» авазына әйләнгән. Ә, бәлки, шул ук вариантта ул «Караңгылык, чум!» (караңгылык алласы, бар кире үзеңнең Җир асты патшалыгыңа чум!» рәвешендә булгандыр. Бәлки, борынгы татарлар «Кара+чумың!» яки «Кара+чыгың!» дип кычкырганнардыр. Тик шунысы хак: татарлар моны учак тирәли әйләнгәндә дә, чыршы тирәли әйләнгәндә дә кычкырганнар һәм бу сүз кара көчләрне, караңгылык, суыклык, үлем, теге дөнья рухларын кууны, якты көчләрне, җылылык, яктылык, тереклек рухларын чакыруны символлаштырган. Борынгы татарлар исәпләвенчә, шулай итеп, шул төннән башлап, яңа ел, яңа тормыш башланган, табигать уянуга, яңарышка таба йөз тоткан. Татарларның ул кадәр тырышлыгы бушка китмәгән, шул төннән соң Кояш иртәрәк чыга, соңрак байый, төннәр кыскара башлаган. Эрлик алла чигенеп, Өлкәр алла өскә чыгуга юл алган.

Төн буе яман көчләрне кугач, таң атар алдыннан татарлар тауга менгән һәм анда, Морат Атчы язган рәвештә, Җиргә иң беренче нурлар төшүен, таң атуын каршылаган, чыршы тирәли әйләнгән, җырлаган, биегән, рухларга, мәҗүси аллаларга келәүләр әйткән. Татарларның ул келәүләренең кайберләре русларда һәм башкаларда өлешчә сакланып та калган. Мәсәлән, Карачун төнендә руслар: «Зло, уходи туда, откуда явилось!», ә алманлылар Йоль бәйрәме вакытында, үзләренең изге агачлары тирәли әйләнгәндә: «Священное дерево, надели меня силой!», – дип келәү әйтә торган булганнар.

Ни өчен иң биек тауга менгәннәр соң татарлар? Беренчедән, Кояшның иң беренче нурларын иң биек тауга менеп күзәтергә мөмкин булган. Икенчедән, татарларның иң югары культлары, иң олуг аллалары – Тәңре булган. Тауга менү Тәңрегә якынлашу саналган. Чыңгыз ханның да, хәлиткеч карарлар кабул итү алдыннан, Бүрхан (Бүрехан) тавына менеп келәү әйтүен искә төшерегез. Ә иң биек таудагы иң биек чыршы агачы исә Тәңрегә тагын да якынрак торучы булып исәпләнгән. Өлкән алланың яшәгән урыны да, шулай ук – күктә, тауга менү аңа якынлашу да булып торган. Татарларның Сабан туенда, биек багана утыртып, аңа менүдә ярышулары да шул мәҗүси заманнардан, Тәңрегә якынлашырга тырышудан калган. Кайбер галимнәр Сабантуйны, гомумән, язгы кыр эшләрен тәмамлау бәйрәме дип түгел, ә күчмәләрнең саба (саба – бөрдекнең башка исеме) бәйрәме, күчмәләрнең җәйләүгә күчү, беренче кымыз бәйрәме, дип аңлаталар да. Андый бәйрәмнәр себер татарларының кайберләрендә бүгенге көнгә кадәр сакланып калган.

Татарлар яман кара көчләрне куып җибәргәч, татар илендә Яңа ел, яңа Кояш туган. Ул аларда Нардуган дип аталган. Нардуган – татарча Кояш туган, нур туган дигән сүз. Бәйрәмдә татарлар тәм-томнар пешергәннәр, бер-берләренә кунакка йөрешкәннәр, бүләкләр бирешкәннәр, ә яшьләр исә, танымаслык итеп төрле киемнәргә киенеп, төрле битлекләр (аю, бүре һ.б. битлекләре) киеп, өйдән-өйгә йөргәннәр, өйдәгеләрне Нардуган белән котлаганнар, алар алдында җырлаганнар, биегәннәр, аларга яхшы теләкләр теләгәннәр. Бу визитлар яшьләргә хас уен-көлкеләр, шуклыклар белән бергә барган, Нардуган бәйрәме татарда бүгенге көнгә кадәр керәшеннәрдә сакланып калган. Нардуганда киләчәкне юраганнар, кияүгә чыкмаган кызлар, булачак ирләрен юрап, фал салганнар. Бу бәйрәм берничә көн, атналар буена барган.

Шулай итеп, татарның мәҗүси Эрлик алласы, теге дөнья алласы русларда һәм башка славян халыкларында Карачун алла булып, ә аннары Дед Мороз булып киткән. Борынгы татарларның, тау башына менеп, Кояшны, Яңа елны каршылаулары – русларда, башка славян һәм славян булмаган халыкларга да күчкән, ә татарның Нардуганы – русларда һәм башка славяннарда Колядага әйләнгән (предрождественские (зимние) святки, сочельникларның чыгышы да шуннан ук). «Коляда» сүзен Морат Атчы татарчага «вымаливать благополучие», дип тәрҗемә итә, ягъни, келәү дип, Тәңрегә яки башка бер рухка мөрәҗәгать итеп, бәрәкәт келәү, дип. Коляда, авторның аңлатуынча, «Келәде», «Келәү әйтте», «Келәү башкарды» була инде. Чынлап та, славяннарның Коляда бәйрәме татарның Нардуган бәйрәменнән берние белән дә аерылмый, шул ук төрле битлекләр киеп киенүләр, шул ук өйдән-өйгә йөрүләр, шул ук фал салулар, шул ук уен-көлкеләр һ.б. Ә аю, бүре һәм башка затлар булып киенү – Эрлик алланың ярдәмчеләреннән килә. Татарларның ышануларынча, зәмһәрир суыкларны өненнән уянып чыккан аю (шатун) китерә, ә бураннарны бүре алып килә икән.

Бу бәйрәмнәрнең, бу персонажларның, бу йолаларның христиан диненә, Гайсә пәйгамбәрнең туган көненә (Раштуага) бер катнашы да юк. Ул – Кояш борылышын, табигый Яңа ел килүен билгеләп үтү белән бәйләнгән. Гайсә пәйгамбәрнең дөньяга килүе татарча Яңа елга туры килүе аркасында гына (якынча туры килүе аркасында гына) христиан дине татарның тарихи бу ядкарьләрен үзенә үзләштергән, аны үзенеке иткән, татарның Яңа елын Раштуа бәйрәме дип игълан иткән. Ә татарның бу бәйрәмнәре, бу йолалары бик борынгы, Морат Атчы язганча, аларга 3-4 мең ел. Ул кельтлар заманнарына ук барып тоташа. Чөнки алманлыларның «Йоль» бәйрәме кельтлардан алынган, дип исәпләнә. Ә бу исә Морат Атчының «ёль» сүзен татарның «юл=йул» сүзе белән аңлатылуын да дәлилли. Алманнарның ул Йоль бәйрәме борынгы татар Яңа елы кебек үк, шул ук учаклар, шул ук агач утырту һәм бизәү, шул ук аның тирәли әйләнү, шул ук кунакка йөрешү һ.б. Борынгы ул кельтларга бу бәйрәм татарлардан, нәкъ менә борынгы татарлардан кергән, дип исәпләргә кирәк.

Христианнарның (рус һәм башка халыкларның) татардан үзләштергән тагын бер йоласына туктап китик. Ул – Пасха бәйрәме. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Пасхага йомыркалар буяу. Бу бәйрәм дә бар асылы белән – татардан. Татарда бик борынгы заманнардан ук Йомырка бәйрәме булган. Йомырка – тормышның мәңгелек яңарышын, алмашынып торуын, мәңгелек тереклекне символлаштырган татарларда. Кыш бетеп, таулар (тау башлары) кардан арыну белән, Йомырка бәйрәме үткәрелгән. Татарлар моның өчен йомыркаларны пешергәннәр, төрле төсләргә буяганнар, аларга төрле рәсемнәр, бизәкләр төшергәннәр. Аннары якындагы биек тауга менеп, аларны таудан тәгәрәткәннәр (бу йола татарның күп кенә төркемнәрендә бүгенге көнгә кадәр бар). Кемнең йомыркалары аска таба күбрәк тәгәрәвендә ярышканнар. Йомырка бәйрәме Кояш борылышы көнендә, көн белән төннең тигезләшкән вакытында билгеләп үтелгән. Татарлар бу көнне тәм-томнар (гадәттә, күп итеп йомырка, көлчәләр) пешергәннәр, бер-берләренә кунакка йөрешкәннәр, яшьләр өйдән-өйгә йөреп, төрле такмаклар әйткәннәр, җырлаганнар, биегәннәр, күңел ачканнар. Татар бәйрәмнәренең барысына да хас булган учак ягу һәм аның аша сикерүләр, әйлән-бәйлән эшләүләр дә Йомырка бәйрәменең төп атрибутларының берсе булган. Фарсылар тәэсирендә татарның Йомырка бәйрәме соңыннан Нәүрүз дип аталып йөртелә башлаган. Шулар тәэсирендә үк татарның кышның иң кыска көнендәге Яңа елы язга күчкән. Ә христианнарның Пасхасы якынча татарның Йомырка бәйрәменә туры килгән, шуннан инде аларда да йомырка сырлау, йомырка буяу, йомырка бизәү йоласы таралыш алган.

Пасханың куличларын да татардан, татарның көлчәсеннән дип исәпләргә кирәк. Ни өчен? Беренчедән, русларның «кулич» сүзе, грекларның «коулликиов» (κουλλίκιον) сүзенә караганда, татарның «көлчә» сүзенә ныграк яңгырашлы (ә рәсми чыганаклар «кулич» сүзенең этимологиясен грекларның нәкъ менә шул сүзе белән бәйләргә тырышалар да). Икенчедән, руслардагы һәм башка славян халыкларындагы Пасха бәйрәме борынгы заманнарда Яз җитүнең мәҗүси бәйрәме булган, ул Кояш борылышы көне буларак билгеләп үтелгән. Моны бар белгечләр дә таный. Ә бу бәйрәм исә татарның Йомырка бәйрәменнән кергән аларга. Башта алар татарлар кебек үк Йомырка бәйрәменә төче камырдан көлчә пешергән булган, ә аннары, христиан динен кабул иткәч, ул көлчә христианнарга борынгы греклардан кергән коулликиов ризыгы рәвешен алган. Ә ул коулликиов исә – борынгы грекларның мәҗүси Орлык йөртү алласының (бог Плодоношения) ирлек мәртәбәсен символлаштыручы ризык. Аның бар төзелеше, бар формасы шуның рәвешендә эшләнгән. Тарих күзлегеннән караган вакытта, куличның христианлыкка бер катнашы да юк, ул – мәҗүси диндәге греклар ризыгы. Ул гына да түгел, шактый негатив эчтәлекле мәҗүси ризык.

Мәкаләбезне шундый юллар белән тәмамлыйсы килә:

Дед Мороз да безнеке,

Карачун да безнеке, –

Коляда дигән бәйрәм дә

Безнең үзебезнеке!

Яңа елны Чыршы бизәп

Каршы алу – безнеке,

Яңа ел дигән бу бәйрәм –

Безнең үзебезнеке!

Айрат ЧАНЫШЕВ

"КУ" 12, 2017

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев