Илаһи утрау

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИЛЛИ КИТАПХАНӘСЕНӘ – 155 ЕЛ

 

Моннан берничә ел элек Төркиягә баргач, миңа ил буйлап иркенләп сәяхәт итү

бәхете тигән иде. Шул сәяхәт вакытында иң нык истә калган хатирәләрнең берсе –

Эфес шәһәре һәм бигрәк тә аның борынгы китапханәсе белән танышу булды. Безнең

эрага кадәр үк салынган бу атаклы каланың нәкъ үзәгендә бик ерактан ук иң зур, иң

матур, иң мәһабәт бина – Китапханә бинасы күренеп тора. Ул замандагы фиргавеннәр

китапханәләрне үзләренең сарайларына караганда да затлырак итеп төзегәннәр. Кеше

гомеренең бик тә кыска икәнен, кеше акылын, кеше аңын, инсаният рухын һәм кешелек

хәтерен Китап аша гына саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкин

булуын бик яхшы аңлаганнар. Акыллы затлар иң элек халык язмышы, аның рухи

байлыгы турында кайгыртканнар, аңа мәңгелектән урын хәстәрләгәннәр.

 

Китап язган, китап бастырган, китап тараткан халыкның аң-белем дәрәҗәсе, уйгамәл мөмкинлекләре язуы булмаган халыкларга караганда күпкә өстенрәк булуы

хакында сүз кузгатып торуның кирәге юктыр. Халыкны Бөек рух тирәсенә туплап,

миллионлаган кешеләрне бер әхлак, бер гадәт-йолага, бер тәртипкә күндереп килгән

Ислам тәгълиматлары да безгә һәм безнең әби-бабаларыбызга, нигездә, Изге китап аша

барып ирешкән. Димәк, безнең халыкны гасырлар буена китап тәрбияләп, ышаныч һәм

өмет биреп киләчәккә алып барган һәм тарих упкынына төшеп югалудан саклап калган.

Татар халкының мең еллык кулъязма әдәбияты, өч гасырлык басма китап байлыгы

булуы турында без горурланып сөйлибез. Ә китап булган җирдә китапханәләр

барлыкка килүе дә бик табигый. Сөембикә ханбикә китапханәсе турында халыкта әле

дә риваятьләр йөри. Әмма дәүләтен югалткан халык үзенең иң зур рухи байлыгын –

китапханәләрен дә югалтырга мәҗбүр булган.

Милли китапханә коллективы.

Ниһаять, унтугызынчы гасыр урталарында Казан каласында җәмәгать китапханәсе

ачу хәстәрен күрә башлыйлар. Университет галиме Н.И.Второв 1844 елны Петербургка

күченеп киткәндә, губерна идарәсенә әтисе И.А.Второвның шәхси китапханәсен

бүләк итеп калдыра. Ике мең чамасы китаптан торган бу китапханәдә рус һәм дөнья

классиклары әсәрләре, тарих һәм география буенча хезмәтләр, журналлар тупланган

була. Билгеле инде, бу исемлектә татар китапларына урын табылмаган.

Егерме ел буена әлеге бүләк китаплар бер бинадан икенче бинага, бер кулдан икенче

кулга күчеп йөри, кайберләре югала, һәм бары тик 1865 елның 24 (10) гыйнварында

гына Казанда беренче шәһәр китапханәсе ачыла. Китапханә ачу һәм аның эшен алып

бару өчен губерна җитәкчелеге 500 сум акча бүлеп бирә. Ул вакытта шәһәр управасы

йортында (хәзерге мэрия бинасында) урнашкан китапханә бары тик ике бүлмәне генә

биләп тора. Безнең архив фондларында беренче атнада китапханәгә кемнәр йөрүе

турындагы кызыклы документ саклана. Ул көннәрдә китапханәгә университетның 62

студенты, семинариянең 21 укучысы, 14 гимназист, 8 укытучы,7 чиновник, 7 сәүдәгәр,

1 дин әһеле, 13 һөнәрче йөргән. Ә татар кешеләре китапханәгә бөтенләй кертелмәгән.

Кат-кат сораулардан, үтенүләрдән соң, ниһаять, 1906 елны алар өчен шәһәрнең Яңа

бистә өлешендә аерым филиал ачылган. Шәһәр җитәкчелегеннән китапханәгә җитәрлек

ярдәм булмагач, бу эштә башлап йөрүче Һади Максуди үз мөлкәтеннән өлеш чыгарган,

шәхси китапханәсенең бер өлешен монда китереп тапшырган, ярдәм сорап, татар

байларына мөрәҗәгать иткән.

Башта Печән базарындагы Кәримевләр йортында, аннары «Болгар» кунакханәсендә

урнашкан китапханәгә халык, мәчеткә килгән кебек, юынып-чистарынып, иң яхшы

киемнәрен киеп килә торган булган. Шәкертләр, укучылар, һөнәрчеләр китапханәгә

керү өчен иртән үк чират алганнар. Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан,

Гафур Колахмәтовлар да бу китапханәгә еш

йөргән. Анда 1923-1924 елларда мәшһүр

драматургыбыз, атаклы «Галиябану» пьесасы авторы Мирхәйдәр Фәйзи дә китапханәче булып эшләгән.

Китапханәнең Татар филиалы ачыласы билгеле булгач, 1905 елның 13 декабрендә 30 татар хатын-кызы җыелышып, шәһәр башлыгына хат язган. «Казан шәһәр идарәсенең һәм мөселман халкының игелекле эшләре нәтиҗәсе буларак, җәмәгать китапханәсенең Мөселман бүлеге ачыла. Ләкин безнең дини кануннарыбыз кушуы буенча бу гали аң-белем йортына бары тик ирләр генә кертеләчәк. Без, мөселман хатын-кызлары, үзебезнең аң-белемебезне баету максатыннан, шушы уку бинасына йөрергә телибез һәм шул турыда Сез Галиҗәнаптан көненә ике сәгать китапханәгә

йөрү өчен рөхсәт сорыйбыз.»

Саргаеп беткән кәгазь битенең өстәге сулъяк почмагына матур хәрефләрне

сырлый-сырлый мондый сүзләр язылган: «Китапханә комитетына. Уңайрак бинага

күчкәнгә кадәр үтенечне канәгатьләндерү мөмкин түгел». Шулай итеп, бу гариза

сигез ел буена онытылып ятканнан соң, 1913 елда гына, «мөселман хатын-кызларына

якшәмбе көннәрне көндезге сәгать 12 дән 14 кә кадәр китапханә филиалына йөрергә

рөхсәт бирелә».

Шушы документлар белән танышканнан соң, гасырлар томаны эченнән чыгып,

хәзерге көннәргә әйләнеп кайткач, беркавым гаҗәпләнеп торасың. Әле моннан 155 ел

элек кенә бөтен Казан губернасында ике мең китаплы бер рәсми җәмәгать китапханәсе

ачылган булса, бүгенге көндә безнең республикада 50 миллион чамасы китап тупланган

3 меңнән артык китапханә эшләве могҗиза кебек тоела башлый. Ә инде утыз хатынкызның китапханәгә кертүләрен сорап язган гаризасы хәзерге заманда үтә дә гайре

табигый хәл кебек күренә.

Моннан 155 ел элек җәмәгать китапханәсе буларак ачылып, инде бүген

республикабызның Милли китапханәсенә әверелгән бу аң-белем, мәгърифәт һәм

мәдәният, фән һәм мәгълүмат үзәгендә хәзер татарча, русча һәм башка дистәләгән

телләрдә дөнья күргән өч миллион дүрт йөз мең кулъязма һәм басма әдәбият тупланган.

Иң борынгы кулъязмаларның ундүртенче гасырга каравын, бүгенге көндә

китапханәнең дөньядагы иң зур мәгълүмат үзәкләре белән хезмәттәшлек итүен,

аңа даими рәвештә 35 мең кеше йөрүен әйтеп үтәргә. Ә инде болар янына сирәк

китаплар фондындагы биш меңнән артык бәһасез кулъязманы, илле биш мең басма

фолиантларны, А.Пушкин, М.Лермонтов, Л.Толстой, И.Тургенев, Ш.Мәрҗани,

Һ.Атласи, Һ.Максуди, Г.Исхакый, Г.Тукай һәм тагын йөзләгән әдипләрнең үзләре

исән чакта басылган китапларын да өстәсәк, аннары даими төстә килеп торучы меңгә

якын исемдәге газета-журналларны да искә төшерсәк, күренекле әдипләребезгә һәм

мәшһүр шәхесләребезгә багышланган кичәләрне, китап күргәзмәләрен, тел өйрәнү

дәресләрен, «Ел китабы» бәйгесен һәм башка һөнәри конкурсларны, тагын шундый

дистәләгән кызыклы чараларны телгә алсак, Республика Милли китапханәсенең

бүгенге эшчәнлеген күпмедер дәрәҗәдә күзалларга мөмкин булыр.

Милли китапханәнең Кремль урамындагы төп бинасын белмәгән кеше сирәктер.

1919 елны, моннан бер гасыр элек, дөньяларның асты өскә килгән заманда, шушы

гүзәл бина китапханәгә бирелә. Әле хәзер дә китапханә залларында бу йортның

хуҗаларыннан калган бәллүр люстралар эленеп тора, шул чорның шәмдәлләре,

сәгатьләре, төрледән-төрле бизәкләре, серле мәгарәләре, кыйммәтле ташлар белән

бизәлгән каминнары – барысы да исән, барысы да үз урынында.

Кайчакта уйланып та куям: әгәр дә бу гаҗәеп бинаны теге вакытта башка оешмага

бирсәләр, аннан дәүләт конторасы яисә кибет-мазар ясасалар, әлеге тарихи җәүһәрләр

шулай кадерләп сакланган булыр иде микән?

Даими китап укыган кеше белән мәктәптән соң бер мәртәбә дә китап ачып карамаган

кешене аеру әллә ни кыен түгел. Китапханә бусагасын атлап кергән адәм баласы шунда

ук аның язылмаган кануннарына буйсына, аның рухы белән яши башлый. Ул монда

бөтенләй бүтән кешегә әверелә, бер мизгелдә тормышның гадәти ыгы-зыгысыннан

аерылып, илаһи дөньяга кереп чума. Борынгы Мисыр фиргавене Рамзес Икенче үз

китапханәсенең ишек өстенә юкка гына «Җан дәвасы» дип язып куймагандыр инде!

Еллар, гасырлар узып, заманалар алышынган саен китапханәләр дә үзгәрде,

аларның фондлары баеды, эшләү алымнары, халыкка хезмәт күрсәтү шартлары

төрлеләнде. Бүгенге китапханәләрне интернет челтәреннән, электрон мәгълүмат

тапшыру һәм алу мөмкинлекләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Традицион

басма китаплар янәшәсендә аудио, видео, электрон китаплар барлыкка килде. Әмма

китапханә үзенең төп сыйфатын – халыкка мәгълүмат, аң-белем тарату вазифасын

югалтмады, киресенчә, мөмкинлекләрен арттырды гына.

Без бик катлаулы заманда яшибез. Соңгы елларда дөньядагы икътисади һәм сәяси

халәт давыл уйнап торган диңгезгә охшап калды. Ләкин диңгездә, гадәттә, адашканны

коткаручы утраулар очрый торган була. Арып-талып, хәлдән таеп, шул утрауга барып

сыенган кеше, ниһаять, тын калып уйланырга, хәл җыярга, тормыш мәгънәсе, халыклар

һәм илләр язмышы турында иркенләп фикер тупларга мөмкинлек һәм вакыт таба.

Халыклар һәм илләр давыллы чор кичергән заманда 155 яшен тутырган Милли

китапханәбезне мин менә шул диңгез уртасындагы утрауга тиңләр идем. Заманалар

шаулар да тынар, ә бөтен кешелек акылын үзенә туплаган бу илаһи утрау безне һәрчак

үзенә чакырып, көтеп торыр, ул безне мәңгелек белән очраштырыр.

Разил ВӘЛИЕВ,

Татарстанның халык шагыйре,

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең

Кайгыртучылар шурасы рәисе.

 

 

"КУ" 1, 2020

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: