Бәләкәй Сәйдәш

Абыем өйләнде
Минем хәтердә калган беренче вакыйга – абыйның туенда булган хәл. Абый 1925нче елгы. Сәгыйть исемле. Гаиләбездә тугыз бала үстек, мин – төпчекләре. Әнием – Сафура, гарәп теле буенча мөгаллимә. Әтиемнең исеме Фәтхелислам. Ул 1899 елгы. Революциягә кадәр читек-кәвеш сатып, дөнья алып барганнар. Нәселемнең тамырлары Буа районының Казма авылына тоташа.
Шул егерме бишенче елгы абыем Бөек Ватан сугышында катнашкан. Унынчы классны тәмамлаганда, буе метр да илле чамасы булганга аны армиягә алу мәсьәләсендә кыенлык туган. Бер сүз белән әйткәндә, андыйларны хәрби хезмәткә чакырмыйлар, кечкенә бит. Абыемны шофёрлыкка укытканнар, кабинага менәр өчен ул үзе белән тартма йөрткән. Һәм... кырык өченче елда сугышка алынган – анда буйның озын булуы кирәкми, окоптан башың чыгып тормагач, пуля тими. Шулай сугыша-сугыша Германиягә хәтле барып җитеп, җиңү шатлыкларын кичереп, армия хезмәтен озынайтып, илленче елны Буага кайтып төште ул. Биштәрендә бәләкәй генә аккордеон да бар!
Абыем өйләнгәндәге кызык хәлне сөйләмәкче булган идем бит. Ул чакта миңа алты яшь чамасы. Шуннан башлана үз-үземне искә төшерүләрем. Аның туена барлык туганнар җыелды. Күп икән – бала-чагалар, олылар. Без – вак- төякләр бер бүлмәдә кайнашабыз, олылар – зур якта. Сыерлар тегендә, бозаулар монда дигәндәй. . . Шунда әче бал дигән нәрсә бар. Без шунда буталып йөрибез. Абыйлар эчкән шул нәрсәне кабып карыйбыз – тәмле, тәмле булгач, эчәбез дә эчәбез. Тора-бара мин басып торалмый башладым, ятам гына. Яткач, тәгәрим дә тәгәрим. Аннан йоклап киткәнбез. Олылар безнең янга кереп карыйлар да икән, аптырыйлар, барыбыз да идәндә ятабыз. Калганын хәтерләмим...
Хәтеремнең башы шушыннан ачылып китүе сәер, әлбәттә, ләкин бу хакыйкать. . . Матур булып күренү өчен, бәлки, әлеге вакыйганы искә төшерергә кирәк тә булмагандыр, нишлим соң, ялганлый белмим. Алга китеп шунысын әйтәм: минем үз гомеремдә андый эчемлекләргә исем киткәне булмады.

 

Кулыма гармун алдым
Абый аккордеон алып кайтканчы, мин гармунда уйный идем инде. Тальян иде ул. Өйдәгеләр барысы да шуны уйнап үстеләр. Халык көйләренең яңгырашы безнең өйдә беркайчан да тынмады.

Алты яшем туларак, әти мине, туган көнеңә бүләк булыр дип, урындыкка
утыртып:
«Ал да булырбыз әле,

Гөл дә булырбыз әле,

Алдагы матур көннәрдә

Бергә булырбыз әле»,
дигән җырны өйрәтте. Икенче көнне әти әйтә:
– Өйдә берәү дә юк бит, алгы якта кем яңа көй уйнап утыра дип керсәм, син сыздырып утырасың икән, шаккаттым.
Аннан соң апа-абыйлар минем үҗәтлекне күреп, гармун тоттырып, урындыкка утырталар иде дә уйнавыма сынау ясап, билге куялар. Кем ниндине куя инде: дүртлеме, бишлеме?.. Соңрак ничә көй уйнавыма карап та имтихан тота башладым: егерме, утыз, кырыкнымы? Көн саен арттырам. Радиодан нинди җыр ишетәм – шуны... Әни җырлап йөргәннәрне дә кушам. Ваһапов репертуары да кереп китә, Гөлсем Сөләйманованыкы да, Зифа Басыйрованыкы да. . . Күп инде алар. Салих Сәйдәшев көйләре дә... Әти-әни аның җырларын да белә бит. Алар яшь чакта артистлар авылга килеп, Салих
Сәйдәш җырларыннан концерт куеп китәләр. Менә шунда Сәйдәш көйләрен ишетеп, миңа бөек композитор исемен кушалар да инде. Алдан туган улларының да исеме шулай булган, ләкин ул озак яши алмаган. Аннан соң бу исем миңа күчкән.
Исемем матур икәнлеген яшерә алмыйм, ләкин «Сәйдәш» дигән исем миңа зур җаваплылык өсти. Бу исемне гомерем буе акларга тырыштым.

 

Аккордеон җене кагылгач...
Абый өйләнде – килен килде. Әгерҗенеке. Бик алдынгы карашлы җиңги булып чыкты ул. Мине музыка мәктәбенең баян классына укырга бирергә йөриләр. Миңа ул чакта 7 яшь. Дустым Ирек Галимов та шул класста укыячак икән. Ә фортепианода уйнарга теләүче бер малай да юк, барысы да кызлар гына. Шунда безнең килен:
– Баянда күпләр уйный. Ә менә рояль, пианино – культура! – ди.
Һәм мине елатып, юатып, җитәкләп фортепиано классына алып бардылар. Өйдә уйнарга ул инструмент юк. Аккордеон бар, ярый инде клавиатура шул ук – бертөсле. Менә шуннан соң пианист булып киттем. Буада пианинода уйнаган башка кешене күргәнем булмады. Сольфеджионы соңрак өйрәндем. Дөресен әйткәндә, рәтләп укымадым. Хәзер, үкенеп куйгалыйм шуңа. Ләкин җиңгәм Гүзәл апага зур рәхмәтләр укыйм. Сәнгатьтә нинди юлдан барасымны алдан
күрә белгән ул... Дөрес тоемлаган!
Рояльнең педаленә бастыңмы – берьюлы ун тавыш яңгырый бит! Шуның өстенә тагын ун бармагың белән бас әле клавишка – йөз тавыш ишетәсең! Яңгырый, оча аһәң!.. Менә шунда гармоник ишетү сәләте барлыкка килә. Ә гармунчы, баянчы ул – мелодик, ягъни көйле сәләттәге музыкант. Яманлап әйтүем түгел – миндә аның икесе дә җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алган. Андыйлар татар музыка сәнгатендә хәзер байтак пәйда булды – зур куанычлы хәл! Шул исәптән дустым, якташым Ирек Галимов исемен аерып әйтеп үтәсем килә.


Чамалап шаяртырга кирәк икән
Бу Сәйдәш бәләкәй чакта гел музыка белән генә саташкан дип уйламагыз. Чытлыклыклар булгалады...
Җиденче класста укыганда, 1нче апрельдә күршедә яшәүче әбине салкын мунчага чакырдым. Аларның мунчасы юк. Буада Роальд Сәгъдиев исемендәге әкәмәт абруйлы мәктәп бар, шуның нәкъ каршысында безнең дүрт тәрәзәле өй. Бер якта – чат. Ул вакытларда күршебездә Кәкреле авылыннан килгән кешеләр яши иде. Исемен дә белмим, күрше әби дип кенә йөрдек. Шуларга мин 1нче апрель көнне кердем дә (кемнедер алдарга кирәк бит):
– Күрше әби, – мәйтәм, – мунча яккан идек, сине чакырырга куштылар, – дидем.
Әй, әбекәй шатланып, комганнарын тотып, сөлгеләрен иңенә салып, алмашка киемнәрен төйнәп, миңа рәхмәт әйтә-әйтә, мунчага китте.
Мунча безнең бакчаның очында, барырга да барырга кирәк. Мин качтым.
Соңыннан апалар мөлдерәп еларга тора, дип сөйләделәр күрше әби турында. Һаман бер сүзне: «Алдадылар, алдадылар», – дип кабатлаган да кабатлаган. Соңыннан миңа бик күңелле булмады, әлбәттә. Кызык ясармын диюем кызганычка әйләнде. Әби алдында гафу үтенергә оялып, озак еллар буе күзенә күренмичә йөрдем. Гомерлек сабак булды бу шаярту.

 

Тагын бер истә калган маҗара
Сигезенче классны тәмамлагач, күрше малае белән велосипедта Казанга бардык. 120 чакрым. Иртән, әни сыер сауган вакытта, сәгать дүрттә чыгып киттек. Юнәлеш – Югары Ослан. Күрше миннән ике яшькә олы. Ул аттестат алган иде, мәктәп директоры малае. Ни максат белән баруыбыз истә түгел, Казанны күреп кайтасы килү булгандыр инде, каникул вакытлары бит. Директор малаеның, бәлки, институтлар карап кайтасы килгәндер, кем белгән...
40 чакрым саен туктап ял итәбез, бераз тамак ялгап алабыз да тагын кузгалабыз. Сәгать берләрдә Югары Осланда идек. Аннан кичү аша Казан ягына чыктык. Анда бертуганым Хөррия апалар яши. Җизнәм күренекле галим – Вахит Хаков. Әле ул вакытта аспирант. Велосипедларны апаларда калдырдык та Үзәк паркка юл тоттык. Казансуга төшеп су коендык. Яр буйлары бик матур иде. Коендык, инде кайтабыз. Аяк ял итсен дигән уй белән яланаяк килеш кенә тәпилим. Миңа борылып-борылып карыйлар. Казанда яланаяк йөрүче бер кеше дә юк икән. Апам белән җизни рәхәтләнеп көлде инде: «Казан бит бу!» – диләр.
Мин Буада тугызынчы класска хәтле яланаяк йөргән кеше. Сәламәтлек шуннан калган мирастыр инде.

 

Әти сөйләгәннәрдән...
Казанга велосипед белән бару, дөнья белән күзгә-күз карашып танышуымда беренче адым булды. Әтием дә бабай белән гел Казандагы Печән базарына барып йөргән. Казан аша дөнья белән таныша башлаган. Кәвеш тегеп сату иткәннәр. Татар дөньясында танылган дирижёр, скрипкачы Рөстәм Үтәй: «Беләсеңме, без бит Рөстәм Яхин белән туганнар», – диде берсендә. Париж Коммунасы белән Киров урамнары чатында аларның йорты булган – хәзер

Сәүдә үзәге ул. Кәвешчеләр шул Яхин йортында сату иткәннәр. Бабай алардан күн алып кайтып, монда кәвеш тегеп, Мәләкәс, Түбән Новгородларга хәтле барып җиткән, икешәр ат белән йөргәннәр. Бабайның хәтта ике пистолеты да булган.
Әтинең Урта Азиядә гражданнар сугышында катнашканын әйтеп узган идем. Аларның мөселман батальоны Бишкәкне алган. Теге вакытта ул Пишпек дип аталган икән.
Әтиемнең ике туган абыйсы Бакый ага Урманче белән дус булып үскән. Алар – Черкеннеке. Безнең авылдан ерак түгел ул авыл. Менә шул Габдулла абый белән бергәләп, Тәтеш аша парахутка утырып, Урта Азиягә чыгып киткәннәр. Бакый ага күп еллар шунда яши. Монда кайткан чакта әти дә Бакый ага янына барып, бик озак сөйләшеп утыра иде. Бер кайтуларында әтине дә үзләре белән иярергә чакырганнар. Әмма әти соңрак юлга кузгала. Барганда, Төркестан станциясендә төшеп, салкын сулы елга аша чыккач, бик озак берни аңламыйча, тиф белән авырып ятканнар. Берничә көннән әти хәлгә килеп уянса, күршесе – җан биргән икән инде. Шуннан соң әти кире кайтырга уйлаган. «Алтын балдак һәрвакыт кирәк ул», – дип әйтә торган иде әти. Шуны Самарада поездга утырганда, бер капчык онга алмаштырган. Шул бер капчык он белән өйгә кайтып, әнкәйне дә алып китәргә тагын бер омтылыш ясарга уйлаган да бит – әби авырып ята икән. Кире уйлап китми кала. . . Юлларда күп йөргән әтием яшь чагында. Шуңадырмы, карталар карап утырырга ярата иде. Карталар бик сирәк ул елларда, ә бездә бар. Әти аларны чоланга да, кухняга да обой урынына ябыштырып куйды. Мин Скандинавияны озаклап карап утырырга ярата идем, ул бит инде ат башына охшаган. Дөньяда әллә нинди илләр, шәһәрләр, таулар, елгалар бар икән... Могҗиза!. .

 

Эш чыныктырды
Безнең ат бар иде – эш аты. Әти Шәйморза янындагы заготскот пунктында эшләде. Юл бик начар булса, атланып йөрде, болай чана, арба белән бара иде. Ат булгач, безнең абзар ферманы хәтерләтә. Анда мин эшли-эшли эт була идем. Чөнки анда тае да бар, сыеры, бозавы да. Әлбәттә, сарык дисеңме, үрдәк, каз, тавык... Этне әйткән дә юк инде. Ә мин шунда берүзем кайнашам: абый- апалар инде үсеп җитеп, төп йорттан китеп бардылар, әти-әни эштә, мондагы эш тулысы белән миңа. Тирес белән мәш киләм, абзар чистартам, атнасына бер олау җыела. Аны төяп Буа кырыена китәм ат белән арба өстендә. Миңа оят инде. Безнең бакча кечкенә, тирес күп кирәкми. Кайбер кешеләр: «Әйдә, миңа аудар», – дип әйтәләр әйтүен. Сораучы булмаса, берәр чүплеккә генә бушатып калдыра идем. Миңа байтак эләкте андый авыр эш.
Ул вакытларда Буада икешәр-өчәр көтү бар иде. Миңа көтүне каршы алу да йөкләнде. Сыер адаша бит ул, әллә кайларга китә. Аны башкалар алып китәргә мөмкин. Аларның кайту сәгате дә төгәл түгел: әллә ул сәгать җидегә кала, әллә биштә кайта.
Кар көрәү, дисеңме?.. Ишегалды чисталыгы да минем өстә. Эш җаен белү, аны җиренә җиткереп башкару беркайчан да артык булмады дип әйтә алам, киресенчә хезмәт кешесенә ихтирамымны һәм хөрмәтемне генә уятты.

 

Зур музыка дөньясына беренче адым
Буада эстрада ансамбле бар иде. Аның җитәкчесе Владивостоктан кайткан Македонский фамилияле кеше. Тулы клавишлы, регисторлы аккордеон белән, кларнетта, трубада, барабанда, гитараларның барысында уйный торган оста. Ләкин аккордеоны нигәдер ватылган, уйнамый – шуңа күрә минекен файдалана.

Мин пианинода да уйный беләм бит инде. Мине концертта уйнарга чакыргач, әти:
– Ярар, йөрсен. Танцыларга уйнар, әгәр авызыннан тәмәке исе чыкса – мин аны башка җибәрмәячәкмен, – ди.
Болар салгалыйлар,тарталар...Мине үгетләмиләр.Әти әйтте бит.Әле үземнең дә андый кызыктыргыч шөгыльләргә исем китми...
Унынчы классны шулай тәртипле генә тәмамладым.

 

Һөнәр эзлим
Менә мәктәп еллары үтте дә китте. Алга таба кайда укырга? Нинди һөнәр сайларга? Кайсы югары уку йортына керергә? Мине шундый сораулар борчый башлады. Әтинең Урта Азияне гизеп эшләп йөрүләре, стенада карталарның эленеп торулары зур йогынты ясады булса кирәк, өченче классны тәмамлаганда ук «Робинзон Крузо»ны да укып чыккан идем. Шундагы маҗараларга кызыгып, сәяхәтләрдә йөрисем килү кечкенәдән көчле иде. Ә шундый ерак сәяхәтләрдә йөрү өчен нәрсә кирәк? Инглиз телен су кебек эчәргә кирәк. Шуңа мәктәптә укыганда ук:
– Алып кайт әле миңа инглиз сүзлеген, – дип, апага үтендем.
– Нәрсәгә ул сиңа? – ди.
– Тел өйрәнергә!
Тиздән сүзлекле булдым. Бәхеткә каршы, мәктәптә дә инглиз телен өйрәтә башладылар. Мин инде аны үзлегемнән өйрәнеп, «бишле»дән югарыракка белә идем. Буада ул чакта ике мәктәп бар иде. Горький мәктәбе – җидееллык һәм аннан соң, Луначарский мәктәбе – унъеллык. Без Горькийдан Луначарскийга күчтек. Тегесендә немец телен өйрәтәләр иде, ә монда күчкәч, без сигез укучы инглиз теленә язылдык. Укытучы шушы сигез кешене генә укытты.
Мәктәптән соң уйлангач, Казан университетына укырга керәм дип, төпле фикергә килдем. Анда минем җизни Вахит Хаков та укыта. Университетта инфак юк икән, ләкин физфакта инглиз юнәлешендә укыта торган бүлек бар. Алты ел укырга кирәк. Физиканы бик яхшы белергә кирәк, инглизчә дә. Менә дигән нәрсә дә бит... Ләкин физика мине кызыксындырмый. Шуңа күрә, өч семестр өчлегә генә укып йөрдем. Һич көтмәгәндә, университетта инглиз телен укыта торган кичке бүлек барлыгын белдем. Ә анда керер өчен кайдадыр эшләү мәҗбүри икән. Эшләмәгәннәрне алмыйлар. Кич белән шунда укучыларны күрдем дә: «Сезгә күчәргә ярый микән?» – дип сорадым. «Ярый бугай. . .» – диделәр. Минем бәхеткә кемдер төшеп калган, урын бушаган булган. Икенче курста укыган чак бит минем. «Җибәрсәләр алабыз», – диделәр. Университетның эчке эше бит инде бу. Физика факультетының деканы бик авторитетлы профессор, астроном Шәүкәт Хәбибуллин иде. Ул карышып тормады, җибәрде.
Университетны тәмамлагач, ИЯЛИга эшкә урнаштым. Беренче хезмәтем – 400 битлек татарча-инглизчә сүзлекне редакцияләү булды. Менә шуннан башлап, олы, мавыктыргыч тормышка атлап кердем.
Гомерем буе миңа музыка һәм фән дөньясы юлдаш булды. Үземне бәхетле дип саныйм.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: