Логотип Казан Утлары
Журнал язмалары

Асылташ (сатирик маҗара)

Мәгълүм ки, һәр авылда теләсә нинди техниканы сүтеп җыючы, аның эшләү тәртибен аңлардай талантлы адәм бар...

Мәгълүм ки, һәр авылда теләсә нинди техниканы сүтеп җыючы, аның эшләү тәртибен аңлардай талантлы адәм бар. Техника җене кагылган андый инсаннар конструкторларның башына да кермәгән ысулларны кулланып, якын кешеләренең тормышларын бераз гына булса да үзгәртә һәм җиңеләйтә алганнар. Аларны халык инженерлары, урысча әйтсәк – кулибиннар дип тә атаганнар. Шундыйларның берсе – һәр тишеккә борынын тыгып, үтә кызыксынып гомер итүче Зиннур бабай. Ул үзе, ничектер сүтеп-җыештырып ясаган детектор радиосын тыңлап, имеш, әйткән булган: «Ярман безгә яу белән килергә охшаган. Тиздән сугыш булыр ахрысы...» – дигән. Чын тарих соңрак авыл күрәзәчесенең әйтүен тулысынча раслаган-раславын. Ләкин баштагы мәлендә сәяси фаразлау Зиннурга бик кыйммәткә төшкән. Радиоалгыч ясарлык сәләте булган акыллы агай да вакыйгаларның тиз арада шулхәтле трагик рәвештә килеп чыгуын берничек тә күз алдына китерә алмаган. НКВД хезмәткәрләре бу сәяси фаразлауны коткы тарату дип бәяләп, Зиннур аганы һәм үз куллары белән ясаган «җинаять җиһазларын» конфисковать итеп, бер әрҗәгә җыештырып-төяп, «воронокка» утыртып, тиешле җиргә алып та киткәннәр. Кешеләр сугышта катнашып, орден-медальләр тагып, урам тутырып, гармун тартып кайткан мәлдә, радиосөюче Зиннур агай, чиләнеп, урман кисеп, алты елын «Карлаг» дигән төрмәләрдә черки ашатып, туберкулёз хастасын ияртеп, авылына шым гына кайтып төшкән. Әле, күрше-күлән күрмәсен дип, бакчаларны әллә кайлардан урап, төн караңгылыгына төренеп кенә туган йортының тәрәзәсен шакыган... Әйе, аның аянычлы мисалы әле күп еллар авыл кешеләрен, шомлы бер искәрмә сыман, һәрдаим өркетеп тора иде. Бу җирлектә яшәгән һәркем аңлый инде: озын тел гомерне кыскарта. Әлеге гыйбарәне биредә ана сөте белән дә, тана сөте белән дә кертәләр иде. Кем-кем, ә Тимәш кешесе хәзер урамга чыгып серен җилгә дә сөйләмәс. Җае чыкса-чыкмаса да, теле үтереп кычытса да, ул дәшми калуны хуп күрә. Кинәнеп китеп, хакимиятләрне сүгү теләсә нинди авылда шәйләнгәндер, чөнки яңа сәвит влачы гади кешене санга сукмавы, җәберләве белән дөньяда атказанган. Тик Тимәш халкы җаны-тәне белән яңа влачны күрәлмәсә дә, телен аркылыга тешләп яшәгән. Һәм моны буыннан-буынга сеңдереп калдырган. Әлеге яшәү рәвешен Зиннур аганың оныгы Сабир мыегына бик яхшы чорнап куйган иде. «Күп күрмә, күп сөйләмә!» кагыйдәсен тотып, ул башлап мәктәпне, аннары сәүдә университетын тәмамлап, үз көнен үзе күрде, бернинди маҗараларга, гадәти булмаган хәлләргә, сәяси уеннарга катнашмый гына, Аллага шөкер, пенсия яшенә килеп төртелде. Лаеш шулпасы эчеп үскән Сабир, инде ниһаять, пенсиягә чыгып, абыстае Гөлчирә, оныклары белән бергә чөкердәшеп, намаз карты булып яшәргә хыялланган мәлдә, дөньялар тагын үзгәреп, катлауланып китте. Менә бүген дә, пенсиядә булуына карамастан, ул ашык-пошык җыенып, ике авылдашы Галимҗан һәм Зөлфекәр белән, Мәскәүгә бәхет эзләп китеп бара.

Поезд белән бу кичтә Мәскәүгә бәхет эзләп китеп барган Тимәш пенсионерларының өчесе дә эшче-крәстиян хакимиятенең «игелеген» ачлы-туклы яшьлекләрендә байтак тәмсенгәннәр иде. Шул ук Галимҗанны гына алыйк. Нишләптер илгә ияреп колхозга кермәгән Биктаһир бабасы нәсел-нәсәбәсен шактый авыр сынауларга дучар итте. «Кулак нәселе» дигән мөһер әйтерсең лә бөтен ыруының маңгаена кләймә сыман чәпәп куелган иде. Инде картаеп барган Биктаһир аганың егерме биш сутый бәрәңге бакчасы мәктәпнең спорт мәйданчыгы белән янәшәдә урнашуы гына да кулак агайның күпме гомерен кыскарткандыр. Волейбол тубы, ара-тирә, Биктаһирның бәрәңге бакчасына килеп төшсә – эшләр харап! Биктаһир абзаң әйтерсең лә шуны гына көтеп торган. Ул яшенә карамастан, беренче булып тупны табып ала һәм, «ул миндә» дигәндәй баш өстенә күтәреп, спорт мәйданчыгындагыларга күрсәтә. Аннары буразнадагы тупка баса да дүрт япьле сәнәк белән мәктәп милегенең язмышын шундук хәл итеп куя.

– Мәгез тубыгызны, уйнагыз!.. Әлбәттә, бу усал гамәлнең нигезендә Биктаһир бабайның мәктәп балаларына түгел, ә сәвит влачына тирән нәфрәте яткандыр, мөгаен. Тик кулак бабасының оныгы Галимҗанга шундый дәү әтисе булганга күпме рәнҗеш сүзләре ишетергә туры килде...

***

Мәскәү поездында йоклап баручы команданың тагын бер әгъзасы Зөлфекар Ибраев турында бер-ике кәлимә әйтмичә ярамас. Аның да бабасы үтә кызыксынучан, белемле, туры сүзле кеше булган, диләр. Шулай килеп чыкты ки, өч авылдашның да бабалары тәртә кебек тугры сүзле, нишләптер влач белән уртак тел тапмыйча, үзләренең туксанын туксан итеп, үҗәт адәмнәр булып яшәгәннәр.

Мәгълүм ки, Сәвит хакимияте яңа тормыш коруны җимерүдән башлый. Бердәнбер төзек нәрсә авылда – мәчет-мәдрәсә. Чөнки догада булган диндар кешеләр гыйбадәтханәләрне үз тырышлыгы, хәләл акчасына, зәкятләр, сәдакалар хисабына тәртиптә тотарга тырышканнар. Ә кызыл куштаннар башкача фикер йөрткән: нишләп соң әле бу искелек символы шулай әллә кайдан күренеп, кояш нурларында горур балкып, яңа тормышны мыскыллап торырга тиеш! Зөлфекарның бабасы Байтимер, бисмиллалы кеше буларак, мәчет манарасын кисүгә ачык рәвештә каршы төшә. Намазга баскан саен динсез иблисләргә бәддога укый.

Әлбәттә, балкып торган манараны вәхшиләрчә кисүгә теше-тырнагы белән каршы чыккан Байтимер агайны халык дошманы дигән мөһер чәпәп, алып китәләр...

***

Тимер поезд әрҗәсендә сәяхәт кылган Тимәш пенсионерларын асылда бер нәрсә генә бәйли иде – мәнфәгать! Дөресрәге – акча. Һай ул акча дигәннәре! Мәмләкәтләрне, дөньяның иң затлы кешеләрен дә каршылыкка кертерлек көчкә ия булган, көтелмәгән сугышлар башлап, кан коюларга китергән акча галиҗәнапләре! Бәхетле булуның ставкалары да билгеле. Картаймыш көнендә хатыны Алия белән шул акча аркасында аерылуга барып җиткән халыкара сәүдә флоты матросы Галимҗанның иң татлы хыялы – якын арада баеп китеп, фатир алу. Үз почмагына ия булу. Ике тапкыр аерылып, өч тапкыр өйләнеп тә бәхетле булалмаган Зөлфекарның төшләренә нишләптер Австралия, дөресрәге Һинд океаны ярларында урнашкан Аделаида шәһәре керә. Ул үзенең белеме, тәрбиясе белән ерак Австралиядә дә югалмас, киресенчә, бәхетле булырга тиеш иде. Зөлфекар белә – ул бу илдә ялгыш, очраклы гына туган. Күктәге көчләр ярдәмендә ул хатаны ничек тә булса төзәтәчәк, әлбәттә. Йә зур акча казанып, йә бер бай татар хатынына өйләнеп, ул соңарып булса да, теләсә ничек, морадына ирешергә тиеш!

Әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә чын-чынлап җирдә басып торучы кеше – бәхет эзләүчеләрнең өченчесе – Сабир иде. Ул буш хыял артыннан чабып йөрми, үзенең урынын әйбәт белә. Күктәге йолдызларга үрелми-нитми генә үз көнен үзе күрә. Гомернең кешегә бер генә тапкыр бирелгәнен дә яхшы аңлый ул. Кооператив төзеп, үз көче белән баеп китеп, соңрак салым инспекциясендәге аферистларга эләгеп, тутый кошын кулыннан ычкындырганга, хәзер һәр адымын, һәр гамәлен уйлап, җиде кат үлчәп, бер генә кисәргә тиеш! Мәскәүгә килеп төшүгә үк, ул иске дусты Нургаянга шалтыратыр. Эшкә ашкынып торучы коллективның позитив энергиясен, җегәрен яңадан матур тормыш коруга юнәлтер! Алга!

***

Илле яшьләрендәге Нургаянның күзләре бер дә тик тормады. Гадәттә, андый йөгерек күзләрне психологлар йә түземсез, йә ялганчы кеше дип фаразлыйлар.

– Җегетләр, сезне исән-сау күрүемә бик шатмын! – диде ул, күзләрен төрле якка уйнаткалап. – Хәзер объектка барабыз, сакал биетеп алабыз, ягъни ашап алабыз, ял итәрсез. Иртәгә ударный труд, җегетләр. Алары хакында иртән баш заказчик килгәч, янә бер гәпләшербез... Безнең Тимәштә сөйләшкәннәр барсы да көчендә кала.

Әйтергә кирәк, мондый җылы каршы алу Казан командасына ниндидер шифалы оеткы салгандай булды. Кәефләр әйтерсең лә бер стаканны түнтәреп куйгандай иде. Димәк, әлегә барсы да яхшы! Аларга Сабир авылда җыелганда вәгъдәләрне әзрәк шәрехләгән иде. Ачыклык йөз процент булмаса да, бар, бригаданың әлегә борчылырлык сәбәпләре юк иде. Бер иске «УАЗик»ка төялеп, төзелеш осталары Мәскәү астындагы бер авылга җитеп, иске бүрәнә йортка урнаштылар.

***

Эш кешесенең вакыты бик тиз уза. Бигрәк тә кылган гамәлеңнең нәтиҗәсе күренеп торса. Ә ул, ягъни «кәтиҗ» диварлары һәр көн өскә күтәрелеп, хуҗа абзыйның да кәефен күтәрә, капитализмны үз куллары белән төзүчеләрнең дә күңелләренә дәрт-өмет өсти иде.

Ике ай тирләп-пешеп эшләгәч, төзелеш мәйданының иң хәлиткеч өлешендә эшләр кинәт тукталды. Гадәттә, иртән килеп эш бирә торган иде – Нургаян каядыр юкка чыкты. Кәтиҗнең хуҗасы Сабирның шалтыратуына, смскыларына баштарак илтифат итмәде, ә бер тәүлектән соң үзе шалтыратты. Җегетләр, янәсе, вакытлыча эш туктала. Всем лечь на дно!.. Соңрак сөйләшербез... Потом всё растолкую!

Әлбәттә, мондый форс-мажор хәл акча казанырга килгән Тимәш бригадасының планында юк иде. Шуңа алар аптырашып Сабирга төбәлделәр. Янәсе, аңлат бу хәлләрне! Дөресен әйткәндә, сакланганны Алла саклар, дип яшәгән Сабир үзе дә бу көтелмәгән хәлләрдән югалып калды.

– Бу эш турында, Тимәштә җыелгач, без болай сөйләшмәгән идек, якташлар, валлаһи!

Берәү дә паникага төшәргә җыенмый, бу халәттә нәрсәдер эшләргә кирәк икәнен аңлыйлар иде. Галимҗан: бүгенгә бераз суынып, моны онытып торырбыз, ә иртәгә яңабаштан нәрсәдер уйлап табарбыз, дигән тәкъдим кертте.

Зөлфекар башын чайкап куйды:

– Ай-һай, җегетләр, без әфиристләр белән эш итмибез микән?.. Компаньоннар дәшмәде. Көнбатыштан әллә нинди кара, шомлы болытлар чыкты. Йортка терәлеп торган наратлар шатырдашып, җилдә чайкала башлады. Ярты сәгать үткәндерме-юкмы, күкләр гөрселдәде, бик көчле яшен яшьнәде...

***

Табигать маҗаралары һәркемне дә гаҗәпләндерә, кайберәүләрне сокландыра, кайберен өркетә. Галимҗан намазда булмаса да, мондый чакта эченнән генә белгәннәрен укыштыргалый иде. Мәчет тирәсендә булгалап, сәдакаларыннан да өлеш чыгара иде. Бу Мәскәү өстендәге яшенле яңгырның иртәнгә хәтле котыруын да Галимҗан курку катыш дулкынлану белән кабул итте. «Тикмәгә түгел бу, тикмәгә түгел, әстәгъфирулла!» дип пышылдады.

Җилле-давыллы яңгыр таң алдыннан әкрен генә тынычланып, ниһаять, юнәлешен үзгәртте булса кирәк. Шундый хәвефле төн кичергән тимәшлеләр каударланмый гына ихатага чыктылар.

– Карагыз әле наратларны – биргән кирәкләрен – шырпы кебек башларын сындырып чыккан, ә – анасын сатыйм! – дип сүгенде Зөлфекар.

Читтәрәк, урман кырыенда, Галимҗан бер-ике потлы өч күгелҗем таш күреп алды. Аның йөзе балкып, ниндидер серле нурга күмелде:

– Валлаһи, яшен ташы бит бу! Җегетләр, бу яшен ташы гына түгел! Бу безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан күктән иңдерелгән һәдия! Ура-а, хәерчелектән котылабыз, димәк! Ниһаять! Догаларым кабул булды, йә Раббым!

Зөлфекар балта түтәсе белән күгелҗем ташка сугып карады:

– Нишләп күктән төшсен ул?! Кичә иртән ком карьерыннан Николай «КамАЗ»га салып кайткан иде ич аларны. Ком белән бергә төяп, әлбәттә.

Галимҗан вазгыятьне гадиләштерүгә кискен каршы чыкты:

– Җегетләр! Сез ашыкмагыз... Могҗиза ул меңгә бер тапкыр гына була! Нишләп мин әлеге гамәлне безгә Аллаһы үзе иңдерде дип саныйм. М...мин инде берничә төн рәттән гел шул күкнең бүләге турында төшләр күрдем бит! Теләкләр теләдем. Ник ышанмыйсыз, Зөлфекар, Сабир, ә?!

Беркүпмегә сузылган пауза Галимҗанның юлдашы иде. Ул шулхәтле хисләнеп, дулкынланып, ышандырырлык итеп сөйләде ки, хәтта питон кебек салкын канлы тыныч Зөлфекарның да башындагы кепкасы дымланып чыкты. Җитмәсә, Галимҗан Җир шарына иләкләп-чиләкләп ява торган метеор-кометалар турында шактый хәбәрдар икән бит! Серле вә хикмәтле нәрсә...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2017

Фото: pixabay

 

 

Теги: сатира

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев