Туганлык кадере

Бүгенге геройларым беравыздан: «Безнең хакта ни язасың инде? Гади авыл кешеләре бит  без, бар вакытыбыз хезмәттә үткән», – ди. Чыннан да, алар – тыйнак, үз эшеннән тәм һәм ямь алып, булганына шөкрана кылып яшәүчеләр. Һәрберсенең язмышы бер әсәр язарлык, шулай да бүген аларны бер язмага берләштереп карыйк әле.
 

Кешене ризыгы йөртә

– Безнең балачак авыр чорга – сугыш вакытына туры килде, – дип башлады сүзен бүгенге көндә Нурлат районы Кычытканлы авылында гомер кичерүче Хәнифә апа Хәсәнова. – Кичкә таба баскычтан менәргә дә хәлебез калмый иде. Хәер, бер безгә генә булмады инде ул авырлык, ил белән бергә күтәрдек.

Сугыш беркемне дә аямый. Хәнифә апаның әтисе – Нурхамәт Локман улы Локманов илгә дошман бәреп кергәнче Октябрь, Әлки районнарының төрле хуҗалыкларында җитәкче булып эшли. Аның фронтка китүе кинәт килеп чыга, ул хәтта гаиләсе белән хушлаша да алмый. Хатыны Маһруй апа, берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын күкрәгенә кысып, каенанасы белән авылда кала. «Ул вакытта машина юк бит инде. Әти эшкә кышын пар атны чанага җигеп, җәен тарантас белән йөри иде. Мине дә янына утыртып йөри, җырлата. Кызым бии дә, җырлый да белә дип горурланды ул. Озата алмыйча да калдык инде үзен», – дип көрсенә Хәнифә апа. Ә тормыш дәвам итә. Хәбәрсез югалган әтиләренең каберен балалары, сугыш тәмамланып, бик күп еллар үткәч, Брянскида эзләп таба.

– Без күргәнне Аллаһы Тәгалә балаларыбызга, оныкларыбызга күрсәтмәсен инде, – дип, Хәнифә апа балачагы турында сөйләвен дәвам итә. – Ул чорда ир-атлар яу кырында бит. Бөтен авырлык хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә төшә. Әбиебез, кышын җылырак булсын дип, өч гаилә бер өйдә яшик дип тәкъдим итте. Күпме кеше бер түбә астында торсак та, сүзгә килгән, кычкырышкан чагыбызны хәтерләмим. Барыбыз да, никадәр генә авыр булса да, тыныч, якты киләчәккә ышаныч белән карый идек. Бакча тирәләрен әйләндереп алган киртәләрне язга чыкканчы ягып бетердек. Яз җитеп, кычыткан баш төрткән чаклар да хәтергә уелып калган. Ул безгә шактый вакыт ачка тилмермәскә ярдәм итә иде.

Сугыш чорында олысына да, кечесенә дә эш җитәрлек була. Хатын-кызлар тимер тырмага җигелеп, җир тырмалый, чәчә, эшкәртә. Балалар кычыткан җыеп, йомычка таба, казан асып ашарга пешерә, эне-сеңелләренә күз-колак була.

– Безнең баштан үткәнне сөйләп кенә бетереп булмый инде, – ди әңгәмәдәшем. – «Балаларым ач утырмасын» дип, әни әкренләп, әти белән бергә алган әйберләрне сатарга карар кылды. Әтинең эшкә кия торган яхшы туннарыннан соң, чират «Зингер» тегү машинасына җитте. «Теләп торыгыз, балалар», – диде дә әни, машинаны алып,  авылдан унсигез чакрым ераклыкта урнашкан Карамалыга китте. Юлы уңган тагы, машинаны 2 пот арышка алыштырып кайтты. Көн дә бер уч куырып ашыйбыз, шундый тәмле нигъмәт булды инде ул безгә.

Ә вакыт туктамый, һаман алга чаба. Инде балаларның да канатлары ныгый. Нурхамәт белән Маһруйның олы кызлары – Халисәләре мәктәптән соң Тәтештә агрономлыкка укып кайта. Һәм, бәхет эзләп, Свердлау якларына чыгып китә. Шунда булачак ире – Зәй егете Миннәхмәт белән таныша. «Әнигә яулыклар, күлмәклек, такта чәйләр сала иде. Бу бит яшьләрне учёттан төшерми торган чор. Ә апабыз, үзалдына максат куеп, хыялындагысын тормышка ашырырга тырышкан. Балалары,  оныклары да шундый аның бүген», – дип искә ала апасын Хәнифә апа. Ни кызганыч, Халисә апа, өч улын ятим калдырып, 1982 елда мәңгелеккә күчә.

Аның туганнары барысы да – эшсөярләр. Нургаязны, мәктәптә укыганда ук, колхоз эшенә тарталар. (Кызганыч ки, иң кечеләре Мансур 16 яшендә аттан егылып төшеп вафат булган.) Хәнифә апаны исә, сигезенче классны тәмамлагач, авыл идарәсенә счетовод ярдәмчесе итеп чакыралар.

– Күршедә яшәүче агротехник Фатыйма апа чакыргач, каршы килмәдем, – ди ул, шул мизгелләрне хәтерендә яңартып. – Өч еллап эшләгәч, правлениега бер егет килеп йөри башлады. Эше бардыр дим инде, мине күзләп йөри дип уйламыйм да. Ә бермәл үзе югалды, минем кулымны сорарга башкода – Сәмигулла абзый килде. Шулай итеп, әнинең хәер-фатихасын алып, кияүгә чыктым.

Тормыш иптәше Сәгыйть – тумышы белән Кычытканлыныкы, Ташкентта эшләп кайткан кеше. Өйләнешкәннән соң, алар яңадан Ташкентка китә. Хәнифә апа сүс үлчәүче булып эшкә урнаша. Беренче шатлыклары Тәнзилә дә шунда туа. Тик күп тә үтми, иптәше авырып китү сәбәпле, алар кире туган якларына әйләнеп кайта. Эшкә батыр кеше һәрвакыт кирәк: күкрәк баласы булуга карамастан, яшь хатын үлчәүче булып эшкә чыга. Шул арада бер-бер артлы тагын өч бала туа. Ни кызганыч, Сәгыйть аганың гына гомере озын булмый. Бар дөнья мәшәкатен калдырып, моннан кырык дүрт ел элек мәңгелеккә күзен йома ул.

– Бала – арбада. Аны ышыграк урынга куясың да эшләргә йөгерәсең, – дип, сүзен дәвам итә тормышның төчесеннән күбрәк ачысын татыган Хәнифә апа. Мин исә сынмау-сыналмауның сәбәбен сорашам. «Сабыр булуда, – ди ул. – Сабырсызлык әллә нәрсәләргә дучар итә. Авырлыкта да, шатлыкта да сабыр булырга кирәк. Әлхәмдүлилләһ дип, булганына шөкер итәргә кирәк. Әниебез галим кеше иде, мәдрәсәдә укыган, остабикәдә үскән. Дөньяның нәрсә икәнен белеп яшәде, намаз укырга кирәк дия иде. Ә мин: «Пенсиягә чыккач укырмын, вакытым юк», – дип җавап бирә идем. Алтмышка җиткәндә генә, намазга бастым. Аллаһы Тәгаләдән балаларымны үрнәк булырлык итеп тәрбияләсәм иде дип сорадым. Аллага шөкер, укыган җирләреннән, армиядән рәхмәт хатлары килде, бүгенге көндә намаз укыйлар, ураза тоталар. Җиде оныгым, оныкларымның балалары да аларга карап үсә», – ди Кычытканлының Акъәбисе.

Төп нигез сакчысы

Хәнифә апаның абыйсы, Кычытканлыча әйтсәк, әзисе Нургаяз Нурмөхәммәтов – чын мәгънәсендә шулай дип аталырга лаеклы зат. 2022 елның 1 гыйнварында аңа  90 яшь тула. «Тормышлар да яхшырды, картайдык кына инде. Мәңге картаймас кебек идек», – ди ул, көлемсерәп. Тормыш иптәше Хәлимә апа белән бергә торуларына 65 ел тулуны билгеләп үтәргә җыенган мәлләре. Дүрт баласының, алты оныгының, оныкларының балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, иңгә-иң куеп, туган авылларында яшәп ята алар. Хәер, гел хәрәкәттә, тик утырырга вакытлары да юк аларның. Тугыз яшеннән бозау көтүе көтәргә чакырылган егетнең үсмер чагы хезмәттә уза. «14 ел көтү көттем. Аннары колхоз кушуы буенча Бөгелмәгә тракторчыга укырга киттем. Укуымны тәмамлап кайткач та эшли башладым», – дип, хатирәләренә бирелә Нургаяз ага. «24 ел тракторда эшләү дәверендә гел алдынгылар рәтендә булды. Хезмәтенә күрә хөрмәте – мактаулы механизатор исемен яулады, фотосурәте Мактау такталарыннан төшмәде», – дип, горурланып, тормыш иптәше аның сүзен дәвам итә.

– Хәлимә апагыз – Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән бик зур бүләге. Шөкер, берберебезне зурлап, тату яшәдек, – ди Нургаяз ага, Хәлимәсенә ягымлы караш ташлап. – Бик сирәк кеше каенанасының догасын алып кала. Хәлимә алды, әни аның кулында җан бирде. Егерме җиде ел бер түбә астында яшәгәндә, ни генә булмагандыр инде. Дәшми кала алмасаң, тормыш бозыла. Берең сөйләгәндә, икенчең сүз кушмаса гына, яшәү җиңелрәк. Шөкер, үрнәк гаилә дип, җыелышларга, бәйрәмнәргә чакыралар. Хәлимәнең сабырлыгына күрә, мин дә дәрәҗәле булып яшим.

Күңелле чаклар да, яшьләргә гыйбрәт итеп сөйли торган мизгелләр дә шактый була Нургаяз ага тормышында. 1968 елның кышы бик карлы килә. «Т-75» тракторы белән район үзәге – Нурлатка колхоз сөтен ташулары бер дә җиңел булмагандыр шул. «Хезмәттәшем Яруллин Вакыйф белән бер тракторда эшләдек. Мин кайтам да ул китә, ул кайта да мин китәм. Барып кайту 12 сәгатькә сузыла иде», – ди ул. Егерме алты яшьлек егетнең сабырлыгына, чыдамлыгына сокланырлык шул.

Төп нигез булгач, апалары Халисә дә гаиләсе белән абыйларына кайтып йөри. Олы уллары Фәрит (сүз уңаеннан, Фәрит Миннәхмәт улы Нәбиуллин бүгенге көндә «Березовский рудник» җәмгыятен җитәкли) хәзер дә, туганнарының күп булуына карамастан, кендек каны тамган йортка ашыга. «Телем ачылган нигезем якын күңелгә», – ди инде үзе дә җиденче дистәне ваклаган Фәрит әфәнде. Туган ягыннан читтә яшәсә дә, җай чыккан саен Татарстанга – Кычытканлыга юл ала ул. Очрашкан саен әнисенең эне-сеңелләре белән сөйләшеп туялмыйлар, торган саен балачак шуклыклары, истәлекләре яңара. Хәтта Фәритсез генә очрашкан көнне дә сүз һаман аңа барып тоташа.

– Фәрит беренче адымнарын авылда, безнең нигездә ясады. Мәктәптә укый башлагач та, каникулларда безнең якларга ашкынды, – дип искә ала Нургаяз ага. – Музыка мәктәбендә укыган энебезнең кулыннан беркайчан баяны төшмәде. Баян артыннан башы күренмәсә дә, сыер савучыларны биеткәнен хәзер дә хәтерлим.

– Фәритнең максатчан, үз дигәненә ирешә торган булуын без – туганнан туган сеңелләре дә чамалый идек. Хәзер дә сокланабыз, безгә күрсәткән игелекләре өчен рәхмәтләр укыйбыз, – дип, сүзгә кушыла Хәнифә апаның кызы Тәнзилә ханым.

Әйе, рәхмәт әйтергә сәбәпләре дә аз түгел. Дүрт баланы берүзе тәрбияләп аякка бастырган туган апасы Хәнифәгә йорт җиткезү, Нургаяз ага белән Хәлимә апаны Хаҗга җибәрү дисеңме...

– Мәккәгә барып кайтучылар кызыктырып сөйли иде. Шөкер, безгә дә насыйп булды. Аннан оҗмахка керү хыялы белән кайттым. Мөмкинлек табып, Хаҗ кылырга тырышырга кирәк, – ди сүзен җөпләп авылдашлары арасында эше белән дә, тормышы белән дә ихтирамга лаек Нургаяз ага.

– Әти белән әни – бүген дә безгә терәк. Күз карашы белән аңлашулары, берберсен ихтирам итүләре белән безгә һәм оныкларына үрнәк булып тора алар. Җырмоңга мәхәббәт нәселебездән килә. Әти бик күп еллар дәвамында авыл һәм район сәхнәләрендә чыгыш ясаган, шул омтылыш безгә дә күчкән. Әти, олы яшьтә булуга карамастан, бүген дә гел хәрәкәттә. Кышын җимлекләр әзерли, матур итеп рәсеясый. Балаларын, оныкларын гына түгел, нәселне дәвам итүче башка туганнарны бер нигезгә җыючылар алар. Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр насыйп итсен үзләренә, – ди шул ук авылда яшәүче кызлары Әминә апа Әхмәтвәлиева.

«Иң зур байлык – туганнар»

Язмам геройлары шулай ди. Күңелле мизгелләрне уртаклашыр, авырлыклар килгәндә бүлешерлек туганнары булу белән бәхетле алар. Нургаяз ага белән Хәнифә апаның туганнан туган сеңлесе Әлфия апа Хәсәнова белән дә тәүге сүзебез туган як, туган-тумача хакында булды. Әлфия апа тумышы белән шулай ук Кычытканлыдан, бүгенге көндә Казанда яши.

– Хәзерге тормыш бик рәхәт, Аллага шөкер, – ди ул, елмаеп. – Кечкенәдән утын кисеп, су ташып үскән буын бит без. Бүгенге яшьләр шушы җитеш тормышның кадерен белсеннәр иде. Зарланып маташучыларны очраткан саен, безнең яшьлекне күрсәтәсе килә. Әмма, авыр чор булса да, ул вакытны сагынып искә алабыз. Ул чакта алган чыныгу, үсә төшкәч тә, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга көч, үҗәтлек, омтылыш бирде. Шуңа күрә лаеклы ялда булсам да, өйдә тик утырасы килми әле. Эшләп йөрим, оныкларны үстерергә булышам.

Әлфия апа яшьтән үк китап белән дус. «Жюль Верн, Джеймс Купер әсәрләрен әллә ничә мәртәбә укыдым. Берничә дистә ел дәвамында тупланып барган газета-журналлар өйгә сыймый башлады инде, – ди элек-электән «Казан утлары», «Татарстан яшьләре», «Казанские ведомости» кебек вакытлы матбугатны үз итүче танышым. – Газета-журнал килмәсә, өйдә нәрсәдер җитми кебек тоела миңа». Ә менә туганнар белән аралашу мөмкинлеге булдырган өчен элемтә чаралары уйлап чыгаручыларга бик рәхмәтле ул. «Төрлебез төрле шәһәр-авылларда яшәгәнгә күрә, еш очраша алмыйбыз. Ә социаль челтәрләр аша рәхәтләнеп аралашабыз, фотолар алмашабыз, күрешкәндәй булабыз», – ди.

Бу тормышта туганнарның, аралашып яшәүнең кадерен аңлаучы тагын бер  героем – Фәрит әфәнденең әтисе ягыннан икенче буын кыз туганы Рәйсә Нәбиуллина бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яши. Аның әтисе Рәшит белән әнисе Мария Зәй районында күрше авылларда туып үскән. Ә танышырга Свердлау ягына бәхет эзләп чыгып киткән җирдә насыйп була.

– Без Фәритләр белән күршеләр булып яшәдек. Бер-беребезнең хәлен стенага кашык белән шакылдатып белешүләр, кыш буе Кар бабай әвәләүләр – болар барысы да безнең өчен бик кадерле истәлекләр. Әтием өздереп гармунда уйнады, Миннәхмәт абый, Халисә апалар шәп итеп бии, җырлый, аларга без дә кушыла идек. Ял да итәргә җай чыккан, күрәсең. Беренче фильмоскопны да Миннәхмәт абый алып кайтты. Күрше-күлән аларга җыелып, бергәләп кино карауны бүгенгедәй хәтерлим, – ди дә сүзен Фәриткә таба  бора. – Кечкенәдән олыны олы, кечене кече итә белгән Фәрит, Татарстаннан читтә яшәсә дә, бүгенге көндә дә туганнарын онытмый. Туган көннәр, бәйрәмнәр белән котлый. Кайткан саен хәл белергә ашкына. Бездә андыйларны «тартымсак» дип атыйлар.

Хәер, туганнарның кайсын гына алсак та, барысы да шундыйдыр инде. Миннәхмәт аганың тагын бер энесе – Сөнгатулла һәм аның тормыш иптәше Маһинур апаның кызлары белән генә бу юлы күрешеп булмады әле. Зәй районы Куш-Елга (Ашыт) авылында дәү әни-дәү әтиләре нигезен саклап, карап торучы Әлфия, Рәшидә, Ракия, Асия апаларга да сәламәтлек теләп калабыз. Киләчәктә аларның истәлекләрен, фикерләрен белү өчен дә очрашулар насыйп булсын әле. Ә бу язмада телгә алынган һәркем ике як нәсел җепләрен өзмичә саклаучы, эшендә дә, тормышында да хезмәтенә күрә хөрмәт казанган туганнары – Фәрит абый Нәбиуллинга һәм аның балаларына рәхмәтле. Тормышта иң кадерле хисләрнең берсе шушыдыр, мөгаен. 

 

"КУ" 09, 2021

Фото: гаилә архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: