Логотип Казан Утлары
Замандаш

Җиләкле гомер

Кешенең гомер озынлыгы аның кылган гамәлләре, изге эшләре белән бәяләнә. Нинди генә һөнәр сайласа да, кешелеккә, җәмгыятькә файда китерергә омтылучы кеше үзе дә бәхетле була. Бүгенге героебыз да шулай ди.

Кешенең гомер озынлыгы аның кылган гамәлләре, изге эшләре белән бәяләнә. Нинди генә һөнәр сайласа да, кешелеккә, җәмгыятькә файда китерергә омтылучы кеше үзе дә бәхетле була. Бүгенге героебыз да шулай ди.

Асия Гомәр кызы Шаһабетдинова тумышы белән хәзерге Чирмешән районы Кармыш авылыннан.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк хәрби хезмәткә алынып, илебез Бөек Җиңү таңын каршылаганнан соң гына кайткан Гомәр ага һәм аның тормыш иптәше Нәкыя апаның уртак  мәхәббәтенең тәүге җимешләре бу дөньяга аваз салганга да инде җиде дистә елдан артык вакыт узган. 

– Әтием фронтта күргәннәре хакында сөйләргә яратмый иде. Аның теләге бер генә булды: «Без кичергәнне балаларга, оныкларга күрергә язмасын!» – дип кабатлый иде ул хискә бирелгән чакларында. – Асия апа  балачагы турында сөйләүне шундый истәлекләрдән башлады. 

Бер-бер артлы туган сигез баланың иң өлкәне булган кызга исемне әтисе сайлый. Асия яңа гаилә башлангычы, шундый авыр заманда яшәргә көч бирүче җан булып дөньяга аваз сала.

– Әти-әниемнең көн буе эштә булуын исәпкә алсак, йорт-җирдәге шактый эшне миңа башкарырга туры килде. Шулай да ул чакларны бик сагынып искә алам. Иңгә чиләк-көянтә элеп, ерак чишмәдән тәмле су алырга баруларым читкә киткәч тә төшкә кереп йөдәтте әле, – ди ул, елмаеп. 

Эне-сеңелләренә – күз-колак, әти-әнисенең уң кулы булып җитешә Асия. Әтисенең ал дими, ял дими эштә булуы өстенә, әниләре дә кырга беренчеләрдән булып чыга. Председатель хатыны башкаларга үрнәк күрсәтергә тиеш! Шуңа күрә колхозчыларга ипи басып пешерүгә кадәр барлык эш өлкән җилкәсенә төшә. «Өйдә һәркемнең үз вазифасы бар иде. Кечкенәдән эш белеп үскәнгә, һәрберебез тормышта үз юлын тапты. Укуда да, эштә дә сынатмадык», – ди Асия апа бертуганнары турында сөйләгәндә. 

Уку дигәннән, бар нәрсәне алдан уйлап куярга, планлаштырырга өйрәнгән Гомәр ага балаларының киләчәген дә алдан кайгырта. Олы кызлары җиденчене тәмамлаганнан соң, балалар русчага өйрәнсеннәр дип, гаиләсе белән Бөгелмәгә күчәргә карар кыла. Баштарак моңа кадәр авылдан чыгып йөрмәгән кызга авырга туры килә, әлбәттә. Әмма үҗәтлеге үзенекен итә, тора-бара рус телен дә су урынына эчә башлый ул. 

Ә менә кечкенәдән табиб булырга хыяллануы әтисенең үрнәге белән бераз башка юнәлеш ала – мәктәпне тәмамлар вакыт җиткәч, Асия авыл хуҗалыгы институтына барырга карар кыла. Тик беренче омтылыш бик үк уңышлы булмый – конкурстан уза алмый ул. «Тик мин бирешә торганнардан түгел. Бөгелмәнең җиләк-җимеш питомнигыннан юллама алдым да Кама Тамагы районының Теньки авылындагы авыл һөнәри-техник училищесына агрономлыкка укырга кердем». Вакытны сузмас өчен параллель рәвештә читтән торып институтка да барып керә ул. Аның тизрәк белгеч буласы, әтисенең эшен дәвам итәсе, киңәйтәсе килә. Әмма язмыш дигәнең башкачарак язылган икән шул. 

Училищены тәмамлап, үз якларына эшкә кайткан чая, чибәр кыз әтисенең эшен дәвам итәргә, җиләк-җимеш үстереп, башкаларны шатландырырга уйлый. Тик менә илленче еллар башында әти-әнисе бәхет эзләп, Урта Азия якларына чыгып киткән Миннефәритнең планнары башкачарак булып чыга – ул, кыз кулын сорарга дип, кодалар җибәрә. Бер күрешүдә үк бер-берсен ошаткан яшь йөрәкләргә, олылар баштарак каршы килсәләр дә, кавышу насыйп булган икән. Егетнең әтисе белән әнисе янына алар кияү-кәләш булып кайталар. Көн арты көн уза. Асия баштарак инкубатор станциясендә, соңрак мамык заводында эшли. Институтта имтихан бирү сылтавы белән елга ике мәртәбә туган якларга да кайтып килә ул. Тормышларын тулыландырып, бер-бер артлы өч малай туа. Өс-баш бөтен, тамак тук, дөнья түгәрәк кебек. 

Әмма халыкның «җан тартмаса да, кан тарта» дигәне хакка чыга. Икенче баласын тапканнан соң, Асия апа бик каты авырып китә. Гади генә тамак шешүе аяныч хәлләргә китерә яза. «Гомерең булса, яшисең икән әле, – ди ул хәзер, елмаеп. – Бер зәхмәтнең бер хикмәте дигәндәй, бу сынау туган якларга кайтуга сәбәп булды». Үзләре яшәгән Шәһрисабз шәһәре хастаханәсеннән гариза язып чыга да Казанга оча ул. Табиблар кулы гына түгел, һавасы да шифалы була – күп тә үтми, Асия апа аягына баса. Элемтә юк заманнар, нинди хәбәр ишетергә дә белми юлга чыккан Миннефәритен ул диплом якларга әзерләнгән килеш каршы ала. Эчкән суының, сулаган һавасының да тормыш иптәшенә уңай тәэсир итүен күргән ир Татарстанга кайту турында уйлый башлый. Уртага салып сөйләшәләр дә Бөгелмәгә кайтып төпләнәләр. 

Миннефәрит тракторга утыра, ә Асия кайчандыр укырга юллама алган җиләкҗимеш питомнигына урнаша. «Шәһәр халкын эшле дә, җиләкле дә иттек», – ди ул, горурланып. Шуның янына өйле дә дип өстәргә кирәк. Чөнки моңа кадәр баракларда яшәгән эшчеләр өчен унсигез фатирлы ике йорт төзетүгә ирешә җитәкче кеше. Башкалар өчен тырышкан җитәкченең сүзен эшчеләр дә аяк астына салмый. Бер утырткан агач үсә инде ул. Ә менә җиләк гел игътибар сорый. 15 гектар җиргә утыртылган татлы җимешне эшкәртергә, вакытында суын сибәргә, җыеп алырга да кирәк. Шөкер, ярдәм кирәк чакта районның башка оешмалары да Асия апа командасына өстәмә көч юллап тора. Өйдә сагынып көтүче ирең, балаларың, эштә шундый ярдәмчеләрең булганда, җир җимертеп эшлисе дә эшлисе генә дә бит. Әмма аларга кабат сынау килә – гаилә башлыгы,  көтмәгәндә авырып китеп, мәңгелеккә күзен йома. 

Ир кеше үз гомерендә өч эшне башкарырга тиеш дигән әйтем йөри халыкта: агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә. Ә бу эшләрне бит хатын-кыз да булдыра икән. 45 яшендә тол калган Асия апа өч ир баланы аякка бастырган, өй җиткезеп чыккан. Утырткан агачларның исәбе дә юк.

Әтиләрен озатканда, әле олы уллары Ринат – студент, Салават белән Руслан мәктәп укучылары булып кала. Бүген абыйлы-энеле өч ир туганның да үз гаиләсе бар, балалары буйга җиткән. Үзләре дә ир уртасы яшенә җитсәләр дә, канат ныгыткан ояларын онытмый алар. «Әни безгә ана назы бирү белән бергә, авыр чакта таянырлык ата җилкәсен дә алыштырды. Хәзер дә киңәш кирәк булса да, шатлыкларыбызны уртаклашырга да әни янына ашыгабыз. Һич югы шалтыратабыз. Үзе дә тик торырга яратмый. Ерак ара дип тормый, җыена да Казанга килеп җитә. Оныклары да «әби» диеп үлеп тора, киңәшчеләре генә түгел, сердәшчеләре дә булды шул ул аларга», – ди Ринат әфәнде, сүз алып. 

– Бу тормышта бер генә үкенечем бар – улларыма игътибарым азрак булды, – дип көрсенеп куя Асия апа.

– Шулай да алар үпкәләми, дөнья кууның шактый кыен булуын үзләре дә аңлый инде хәзер. Шөкер, бүгенге көндә иң зур таянычым алар.

– Тылсымлы таяк бирсәләр, нишләр идегез? – дип кызыксынам Асия ападан.

– Бакчачылык эшен яңартыр, кешеләр өчен күбрәк тырышыр идем, – ди ул.

– Ә үзегез өчен? – дип, төпченүемне дәвам итәм.

– Башкалар хакына күңелеңә яткан эш белән шөгыльләнү үзең өчен тырышу белән бер инде ул, – дип җавап бирә героем. 

 

"КУ" 04, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев