Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Ярый әле таныдылар

Иртән иртүк торып, башта урманны, күл буйларын айкап кайтырга яратам... Ул көнне бигрәк тә иртә уяндым ахрысы. «Җәйге иртә матур да инде», дип соклана-соклана, күл буйлап атлый идем, бермәлне каршыма ике егет килеп чыкты. Бик кыю рәвештә миңа таба якынлаша болар...

Иртән иртүк торып, башта урманны, күл буйларын айкап кайтырга яратам... Ул көнне бигрәк тә иртә уяндым ахрысы. «Җәйге иртә матур да инде», дип соклана-соклана, күл буйлап атлый идем, бермәлне каршыма ике егет килеп чыкты. Бик кыю рәвештә миңа таба якынлаша болар... Килеп тә җиттеләр, тиз арада туктаттылар да! «Хәзер ни була инде?» – дип уйларга да өлгермәдем, миңа болай диләр болар:

– Ә сезнең бәхетегез бар икән! Без сезне таныдык бит – сез редакциядә эшлисез!

Һәм ничек күренгән булсалар, шулай кинәт кенә юкка да чыктылар. Әгәр дә танымаган булсалар? Болар иртән иртүк кеше үтерергә дип чыккан булдылар микәнни?!

"КУ" 1, 2018

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев