Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Вакыт белән бәһа

Радио дикторы Камал ханым Саттар, иртән эшкә килеп, хезмәттәшләре белән базар бәһаләре турында сөйләшеп тора икән...

Радио дикторы Камал ханым Саттар, иртән эшкә килеп, хезмәттәшләре белән базар бәһаләре турында сөйләшеп тора икән. Карбызның килосы утыз тиен, итнең килосы биш сум, йөзем ике сум илле тиен, диләр. Ул арада эфирга чыгар вакыт та җитә. Камал ханым иртәнге тапшыруларны болай башлап җибәрә:

– Казан сөйли. Иртәнге радиотапшыруларыбызны башлыйбыз. Мәскәү вакыты белән җиде сум кырык биш тиен!

Рәшит ӘХМӘТҖАН авызыннан.

1983. 3 октябрь.

 

"КУ" 4, 2018

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев