Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Усмановка шелтә

Әлбәттә, Туфан ага белән Усманов ниндидер проблеманы хәл иткәннәрдер инде, эш турында. Аларныкы да юк-бар сүз булмагандыр. Ләкин мине дә аңларга тырышыгыз!

Татарстан язучыларының дүрт елга бер уза торган Корылтае бара. Президиумда – Өлкә Комитетының беренче секретаре Гомәр Исмәгыйль улы Усманов, безнең рәисебез Туфан ага Миңнуллин һәм башка хөрмәтле шәхесләр. Мин, трибуна артына басып, бездә әдәби тәнкыйтьнең торышы турында доклад сөйләп маташам. Бераздан ишетәм – безнең Туфан абый белән Усманов нәрсә турындадыр гәпләшә башладылар, мине тыңламыйлар! Президиум бик якын булгач, ишетелеп тора, минем ачуны китерә! Шундый хәлдә бераз сөйләгәч, түзмәдем – туктадым да, урысчалатып:

– Гумер Исмагилович, я и для вас говорю! – дип әйтеп салдым! Һәм тагын үземнең сүземне дәвам иттем...

Әлбәттә, Туфан ага белән Усманов ниндидер проблеманы хәл иткәннәрдер инде, эш турында. Аларныкы да юк-бар сүз булмагандыр. Ләкин мине дә аңларга тырышыгыз!

Тәнәфескә чыккач, үзебезнең хатын-кыз язучылар миңа шелтә ясады-ясавын. «Шундый олы кешегә андый сүз әйтмиләр инде!» – диделәр.

Ә мин ул сүзем өчен үкенмәдем шикелле...

 

"КУ" 01, 2018

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев