Тәңгәлләштерү

Радиодан халык депутаты Разил Вәлиев сөйли. Сорауларга җаваплар бирә:
– Әйе, без Конституциябезне дә, законнарыбызны да Россиянеке белән тәңгәлләштереп бетердек. Суверенлыгыбыздан берни дә калмады...
Шуннан соң Р.Вәлиев сүзләренә язылган «Ватаным» исемле җыр яңгырый...
Ярый әле җырларны, шигырьләрне тәңгәлләштерергә кушмыйлар. Югыйсә бик күп шигырьләрне үзгәртеп язарга туры килер иде.
"КУ" 09, 2018
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз