Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Так точно, иптәш генерал!

Шәһәр буйлап күзәтеп йөргәндә, болар ресторанга да кереп чыгарга уйлыйлар – тәртипме янәсе. Керсәләр, Фәрит Гыйльминең ике күзе дүрт була: ресторан түрендә икәү якадан-якага килеп сугыша.

Казан университетын тәмамлап, Әлмәттә берничә ел эшләгәннән соң, запастагы лейтенант Фәрит Гыйльмине хәрби хезмәткә чакыралар. Язмыш аны Оренбург өлкәсендәге Тоцки шәһәренә китерә. Күп тә үтми, аңа ике солдат белән шәһәргә патрульгә чыгарга туры килә. Шәһәр буйлап күзәтеп йөргәндә, болар ресторанга да кереп чыгарга уйлыйлар – тәртипме янәсе. Керсәләр, Фәрит Гыйльминең ике күзе дүрт була: ресторан түрендә икәү якадан-якага килеп сугыша. Җитмәсә, икесенең дә погоннарында лейтенантныкыннан зуррак берәр йолдызы бар.

Ни эшләргә? Устав буенча эш итәргә тиешлеген белсә дә, язучы Фәрит Гыйльми башта аптырап кала, аннан катгый карарга килә – ике генерал сугышканда, барып аерырга чины артык кечкенә – лейтенант кына – ахыры хәерле бетмәс. Иң яхшысы – бу хакта гарнизон комендантына хәбәр итәргә кирәк.

Комендант белән офицер арасында түбәндәге әңгәмә булып ала:

– Иптәш генерал, лейтенант Гыйльметдинов бу... Ресторанда ике генерал сугыша... Тиз әйткәндә «генерал, лейтенант» арасындагы өтере төшеп кала шул…

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ни мәгънәсе, ни кызыгы... Бу нәрсә инде? Язарлык берние дә юк.