Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Солдатта булган, диләр...

Иремнән: «Армия тормышыннан ни дә булса исеңдә калдымы?» – дип сорадым. «Ничек кенә әле, мине анда бәрәңге әрчергә, идән юарга өйрәттеләр», – дип җавап бирде...

Туйкыя, ирең эштән вакытында кайтамы? Юк, соңгы вакытта төрлесе булгалый, дисеңме? Анысы шулай, ул ирләргә эштән соңарып кайтырга сәбәп һәрчак табылып тора. Беркөнне ирем төнге берләр тирәсендә салмыш баштан кайтып керде. «Кайда йөрдең?» – дим. «Армиядә бергә хезмәт иткән малайлар белән кафеда солдат тормышын искә төшереп утырдык», – дигән булды. «Күз ачып йомганчы, армиядә булып кайттыгыз, шунда күрсәткән каһарманлыкларыгызны инде егерме ел буена искә төшерәсез», – дип әйтүгә, мужигымның үпкәләүдән күз яшьләре атылып чыкты. Үзе шул ук минутта, борынын чөеп: «Син нәрсә, ул каравылда торулар, нарядка йөрүләр гомергә онытылмый», – дип, күкрәк суга башлады.

Туйкыя, дөрестән дә, без, хатын-кызлар, солдатта булуның барлык нечкәлекләрен аңлап бетермибез, ахры. Ичмасам, андагы тормышны бераз аңлап булмасмы, дип, бер танышымнан: «Армиядәге вакытыңны сагынасыңмы?» – дип сорадым. Ул, күзен дә йоммыйча: «Нәрсәсен сагынасың аның, мин кырык градус салкында, ак аюлар арасында хезмәт иттем», – диде. Икенче бер таныш чик сакчысыннан: «Кызык булдымы анда, ничә ышпион тоттың?» – дип кызыксындым. «Юләр сатма, нинди шпион, күргәнем дә булмады, – дип, бот чабып көлде. – Ул кинода гына шпионнарны этләр белән аулап тоталар. Хәзер алар турист булып самолётта гына очып керә».

Аптырагач, иремнән: «Армия тормышыннан ни дә булса исеңдә калдымы?» – дип сорадым. «Ничек кенә әле, мине анда бәрәңге әрчергә, идән юарга өйрәттеләр», – дип җавап бирде. «Начар өйрәткәннәр, армиядән кайтуга, миңа өйләндең», – дим. «Ә мин – тиле, егерме ел буена сиңа идән юып, бәрәңге әрчедем», – дип тә өстәдем.

Белмим, Туйкыя, солдат тормышыңны егерме ел буе кафеларда ничек итеп искә төшереп буладыр. Әйтергә генә җиңел, шул еллар эчендә өч бала таптым. Хәзер хатын-кызның өч бала табуы батырлык санала. Шулай булгач, мин роддом караватында бергәләп яткан хатыннар белән ел саен кафеда очрашырга тиешме?

Туйкыя, ни әйтсәң дә, безгә унсигез яшь тулгач, муен тамырыбызга сугып, дөрес итеп идән юарга, бәрәңге әрчергә өйрәтүче булмады. Без боларны күптән белә идек. Тормышның иң кызык якларын күрми үскәнбез икән.

Беркөнне иремнән: «Солдатта ничек идән юарга өйрәттеләр соң?» – дип сорадым. Кылтынланып юып күрсәтте бу. «Кара, миннән йөз мәртәбә чистарак юасың», – дип әйткәч, ирем, канатланып, фатир идәннәрен кабат өч мәртәбә юып чыгарды. Хәзер әйтеп торасы да юк, идән юу аның өстендә. Бервакыт: «Сез анда нәрсә ашадыгыз?» – дип сорагач, кичкә, һич булмаганны, борчак ашы пешереп ашатты. «Иң тәмле ашлар гына ашатканнар икән сезгә», – дип әйткәнемне сизми дә калдым. «Пүчтәк бу, өстәвенә, телеңне йотарлык карабодай, дөге, солы боткалары да пешерә алам», – дип мактанды. «Пешерә генә күр, плитә тулысынча синең карамакта, җаным», – дидем. Хәзер мине, эштән кайтканда, өстәлдә һәрчак җылы ризык көтә. Шунысын гына әйтә алмыйм: бу рәхәтлек озакка сузылырмы?!

Соң кайтканы өчен иремә бу юлы әллә ни каты бәрелмәдем. «Нәрсә, хатыннарыгыздан тагын гаеп эзләп утырдыгызмы кафеда?» – дип кенә сорадым. Ирем: «Юк, гаепләмәдек, бу юлы начар командирларны гына искә алдык», – диде. Ышандым инде, Туйкыя, ышанмый кая барасың, бәхәсләшеп тормадым. Бәхәсләшер идем, анда булмадык, каян белик без ул солдат тормышын?! Өйрәтергә безнең хакыбыз юк. Шту син, армия бит ул!

 

"КУ" 9, 2018

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев