Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Шәрәфи шаяруы

Равил Шәрәфи Хәким Сәлимҗан булып сөйләшә торган була. Ул Хәким абый тавышына шулкадәр нык охшата икән, хәтта бер тапкыр Хәким ага Сәлимҗанның хатыны Галия апа Нигъмәтулла да буталып кала. Ул болай була...

Равил Шәрәфи Хәким Сәлимҗан булып сөйләшә торган була. Ул Хәким абый тавышына шулкадәр нык охшата икән, хәтта бер тапкыр Хәким ага Сәлимҗанның хатыны Галия апа Нигъмәтулла да буталып кала. Ул болай була. Галия апаның бизәнү бүлмәсе турыннан Шәрәфи, Хәким абыйга охшатып:

– Каяле минем Галиямнең бүлмәсе? Ничәнче гримёрныйда әле ул? – дип узып китә.

– И-и, Хәким Тбилисидән кайтып та төште микәнни? – дип, Галия апа коридорга чыга да:

– Хәким, Хәким! – дип кычкыра.

Артистлар бу шаярудан көләләр һәм әйтәләр:

– Галия апа, Хәким абый түгел ул, Шәрәфи шаяра! – диләр.

– Мине тилегә саныйсызмы соң әллә сез? Үз иремнең тавышын Шәрәфинең булыр-булмас тавышы белән бутарга мине сез әллә теге юләр дип белдегезме?

Берничә тапкыр шулай кабатлангач кына, Галия апа Шәрәфинең бу сәләтенә ышана.

 

Равил ШӘРӘФИ сөйләгәннәрдән. 1986. 11 февраль.

"КУ" 4, 2018

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев