Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Сергей Михалков татарларны яратты

Шуңа күрә без делегация булып аның бүлмәсенә барып кергән чакларда ул: – Что хотят мои татары? – дип елмаеп каршы ала иде.

Русия язучыларының башлыгы һәм атаклы шагыйрь Сергей Михалков татар язучыларын ярата иде. Беренчедән, ул үзе бик киң күңелле әйбәт кеше, ә икенче яктан, бездәге йөздән артык язучы аңа Мәскәүдә бара торган үзара гаугаларга каршы тору өчен дә кирәк иде. Шуңа күрә без делегация булып аның бүлмәсенә барып кергән чакларда ул:

– Что хотят мои татары? – дип елмаеп каршы ала иде. Аның турында шундый мәзәк тә ишеткәнем бар. Туган көнендә, янәсе, аны ел саен Леонид Ильич Брежнев үзе телефоннан шалтыратып котлый икән. Алдан секретариаттан әйтеп, кисәтеп куялар, билгеле: «Урында булыгыз», – дип. Мондый кисәтүне ишеткәч, Сергей Владимирович бөтен аппаратны ашыгыч рәвештә үз бүлмәсенә «киңәшмә»гә җыя. Төп серне әйтмичә генә! Ә «киңәшмә» барганда, Үзәк Комитеттан телефон шалтырый һәм Михалковны Леонид Ильич ҮЗЕ котлый. Моны инде бүлмәдәге һәркем ишетеп тора, шакката һәм бу хәбәр шул ук көнне бөтен Мәскәүгә тарала! Михалковның бөеклеге тагын бер мәртәбә раслана.

Без Михалковка берсендә татар яшьләре журналын оештыру мәсьәләсендә кердек. Документлар бик күп тупланган иде, мин аларның кыскача сөземтәсен бер биткә тупладым, әлбәттә. Ләкин барыбер күп саннар, күп дәлилләр килеп чыкты. Шуңа күрә Сергей Владимирович телефоннан КПСС ҮКы белән сөйләшә башлагач, мин, аның янына ук барып басып, бармагым белән аеруча мөһим булган саннарга төртеп күрсәтергә тотындым. Мин күрсәтеп торам, Михалков ул саннарны телефоннан ҮКка җиткерә тора, безне яклап сөйләшә. Хәзер инде үземә дә кызык тоела – шундый җитди кешене ҮК белән ничек сөйләшергә өйрәткәнмен түгелме соң?!

 

"КУ" 01, 2018

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев