Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Рәмис Аймәт: "Казан утлары"нда басылып чыксаң, бер кәчтүм алып була иде...

Ерак сәфәргә чыгып китәр алдыннан бер төркем каләм әһелләре Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәтнең эш бүлмәсендә гәпләшеп алырга булалар. Сүз, әлеге дә баягы, язучыларның иң авырткан җире – гонорар мәсьәләсенә килеп төртелгәч, Рәдиф Гаташ түзми: "Шулай, егетләр, гонорар мәсьәләсе бөтенләй хөртиләнде бит әле, – ди. – Элек, мәсьәлән, «Казан утлары»нда бер шәлкем шигырьләрең басылып чыкса, аның каләм хакына кибеттән бер кәчтүм сатып алып була иде. Ә хәзер?.. Шулчак, көтмәгәндә, бүлмәгә Ркаил Зәйдулла килеп керә. – Әйе шул, – дип гамьле әңгәмәне дәвам итә Ркаил, – бик күпләр әнә шул кәчтүм алам дип, әдәбиятта ялгыш юлга кереп киттеләр дә инде… ДЕПУТАТ ХЫЯЛЫ Көннәрдән беркөнне язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт Ркаил Зәйдуллага шалтырата икән. – Ркаил, – ди Рәмис һәрвакыттагыча итагатьле генә, – сентябрь аенда барлык остаханәләр дә үзләренең утырышларын үткәрделәр. Бары тик син җитәкләгән шигърият остаханәсе генә калды. Нишлибез соң? – Бер дә борчылма, Рәмис брат, – ди Ркаил, әллә ни исе китмичә, – сентябрь бит әле ул хәтта Дәүләт Советы депутатлары өчен дә каникул ае санала. Бу Ркаил Зәйдулланың Дәүләт Советы депутаты булырга теләп тә, хыялларының тормышка ашмаган көннәре булган икән. «УТЫРЫШЫГЫЗ БИК ӘЙБӘТ БУЛГАН ИКӘН» – Рә-ми-ис, – дип шалтырата көннәрдән беркөнне Рифә Рахман Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәткә. – Берлектә татар прозасына багышланган зур сөйләшү оештыргансыз. Утырышыгыз бер дә адәм рәтле булмаган икән… – Нишләп алай әйтәсең? – дип сорый Рәмис гаҗәпләнеп. – Чыгыш ясаучы тәнкыйтьчеләр бары тик үзләре яраткан язучыларны гына мактап сөйләгәннәр икән. Ә минем хакта ләм-мим… – Һич кенә дә алай түгел, – ди Рәмис Рифәне юатырга тырышып. – Чыгышларда синең иҗатың хакында да кызыклы гына фикерләр әйтелде. – Шу-лай-мы? – Хәтта бер хикәяңне татар классик хикәяләр хәзинәсенә керерлек, дип бәяләделәр. – Шу-лай ук-мы Рәмис? А-лай-са… утырышыгыз бик әйбәт булган икән… ТӨГӘЛ ҖАВАП Бер журналист җырчы Вафирә Гыйззәтуллинадан әңгәмә алган вакытта: «Безнең татарда бөек җырчылар бармы?» – дип сорап куя. Вафирә Гыйззәтуллина һич тә аптырап калмый. «Без бик аз калдык шул инде», – дип җавап бирә. «ГАБДУЛЛА ФИЛАРМОНИЯСЕ…» Сәхнәдә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Шамил Әхмәтҗановның бенефисы бара. Бенефис хуҗасын котларга дип сүз филармониянең художество җитәкчесе Илгиз Мәҗитовка бирелә. «Ялкынлы» нотык тотканда татарчасы чамалы булган Илгиз Мәҗитов: – Без сезне Габдулла филармониясе исеменнән котлыйбыз, – дип җибәрә. Шулвакыт Шамил Әхмәтҗанов үзенең янында чәчәк тотып басып торган Вафирә Гыйззәтуллинадан сорап куя: – Филармония кайчаннан бирле Габдуллага гына әйләнде соң? – ди. Вафирә: – Тукаен сез алып киттегез, безгә Габдулласы гына калды. Бу Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең филармониядән аерылып мөстәкыйль яшәгән чагы була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев