Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Мәрхәбә!

Артист Шәрәфи, авылларга чыккан саен, колхоздан ит-сөт, һич югында бер-ике кило бәрәңге алып китә икән...

Артист Шәрәфи, авылларга чыккан саен, колхоздан ит-сөт, һич югында бер-ике кило бәрәңге алып китә икән. Акчага сатып ала, әлбәттә. Бушка түгел.

Саба төбәгенең Тимершык авылына автобус белән килгән артистларны каршы алырга колхоз җитәкчесе үзе чыга. Артистлар автобустан төшүгә үк, колхоз рәисе:

– Хуш киләсез! Хуш киләсез! – дип алкышлый.

Шәрәфи, олы буш капчыгын баш очында болгап:

– Хуш киләбез! Буш киләбез, буш киләбез! – дип кычкыра.

 

Саба төбәге, Кызыл Мишә кешесе Гыйндулла ГАФИЯТУЛЛА сөйләгәннәрдән. 1991. 9 гыйнвар.

 

"КУ" 4, 2018

Фото: архив

 

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев