Козел белән бәрән

Габдулла Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкияте моннан бер гасыр элек язылган. Ләкин андагы вакыйгалар безнең көннәргә бик тә туры килә. Тукай ул – Әүлия – бүгенге базар реформасы алдан ук күреп бара – әкият белән үреп бара:
“Борын заман бер Ир белән Хатын торган
Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган…”
Нәкъ безнең тормыш инде бу!..

Г. Тукай һәр гектардан 68 шартлы гектар уңыш җыеп ала белә торган Арча районын ташлап, хәерче Казанга күчеп килә(!) Шуңа күрә аның әсәрләре үзе кебек ярлы халыкны яклау хисе белән сугарылган…
Әкияттә ачлы-туклы яшәп яткан Ир белән хатын, тоталар да Кәҗә белән Сарыкны урманга куып чыгаралар… Ышанасы килми! Соң, егетләр, кайсы гына хәерче, һәр килосы айлык пенсия хакына торган ике түшкә итне күрәләтә урманга чыгарып ташласын?! Юк, куып чыгармаган! Кәҗә белән Сарык үзләре чыгып качкан, хуҗаларының изүенә түзә алмыйча! Ник качмасын бичара хайван? Сарык, мескен, үзен шашлык итеп ашаганнарын көтеп ятсынмы? Кәҗә дә кача – көнгә бер тапкыр ашатып, көне-төне имиеңне кармалый башласалар – чит илгә чыгып качарсың! Әле дә ярый, Кәҗә халкы урлаша белә. Урлаша белгән хайваннар әйбәт яши безнең илдә! Сарык та, батыраеп, Кәҗәгә ияргән, тукта чү, кешечә яшәп булмасмы дигәндер инде…
Халык әйтә: Кәҗә тәкәсенә Сарык иярмәс, ди. Ә бу әкияттә киресенчә – Тукайның Кәҗә белән Сарыгы ничек кавышканнар соң? Хәер, шагыйрь чын әкият остасы. Әкиятләрдә бар да мөмкин… Аккошны яратсаң – сылу кызга әверелә; Бакага өйләнсәң – Хан кызы булып чыга; Камырдан әвәләп батыр малай ясыйсың… Ә чынбарлыкта исә, бөтенләй киресенчә… Хан кызы дип өйләнсәң Аждаһа булып чыга; Асыл егет ир булгач Дуңгызга әверелә; Ә малай ясаганчы әле тугыз ай буе камыр әвәләргә туры килә…
Г. Тукай әкиятләрне яратып яза. Ул демократлар кебек алдый, коммунистлар кебек куркыта, президентлар кебек юата. Аның әкиятләре күп түгел. Тукай чаманы белә. Юкса, матур киләчәк турында күпме әкият сөйләргә була инде халыкка?!
Ярый, сүз башына әйләнеп кайтыйк… Кәҗә белән Сарык, ямаулы капчык асып, спонсор эзләп киткәннәр. Капчыктагы бүре башын да ачыкларга кирәк. Каян килгән ул?
Моңарчы, татар әдәбияты тарихында бүреләрне суеп ашап, башларын капчыкка салып йөрү очраклары юк иде. Минемчә, бүгенге бизнесменнар, рекетирлар, диллерлар һәм киллерларга охшарга тырышып кына Кәҗә белән Сарык теге капчыктагы бүрене тереләй тотып ашаганнардыр. Нишлисең бит, базар урманының үз законы бар… Тукайның чак кына әүлиялыгы җитеп бетмәгән: Татарстан байрагында бүреләр нәселе – Ак барсны күрә торып, теләсә кайсы Сарыктан Бүреләрне обижайть иттермәскә иде…

Дәвамын "Казан утлары" журналының ИЮЛЬ санында укый аласыз.

Фото:http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: