Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Кайтып та кермәс идек

Сәгать кичке ун ягына авышкан иде инде, һич көтмәгәндә телефон шалтырады. Гөлдерәп торган тавышыннан, ара-тирә тамак кырып куюыннан ук төшендем – Туфан абый Миңнуллин...

Сәгать кичке ун ягына авышкан иде инде, һич көтмәгәндә телефон шалтырады. Гөлдерәп торган тавышыннан, ара-тирә тамак кырып куюыннан ук төшендем – Туфан абый Миңнуллин:

– Братук, ничәгә эшкә йөрисең син?!

– Күптәнге гадәт: җиде тулыр-тулмаста цехта инде, Туфан абый.

– Һе, иртә йөрисең икән. Вакытлы юлаучы гына сигез-тугызга йөри ул. Өйләгә кадәр күрешеп булмасмы дигән идем. Сүзем дә барые сиңа.

– Һич карусыз, Туфан абый, җаена карап килә күр.

Килде, күрештек. Сүзгә-сүз ялганды. Кыска-кыска җөмләләр белән сөйләшәбез. Дөресрәге, Туфан абыйдан – сорау, мин фәкыйрегездән – җавап.

Беравыктан Туфан абый килүенең төп сәбәбен дә әйтеп бирде: ун китаплык сайланма әсәрләрен чыгарырга йөри икән. Һәм бик тиз! Абзыебыз биргән вакыт – ике-өч ай. Килешмәскә ымсынып карыйм: җыясы бар, бизисе бар, калыпка саласы бар, тагын әллә ниләр саныйм, көн-төн эшләсәк тә, өлгерүебез бик икеле, дим! Кая анда, Туфан абзыйның үз туксаны туксан!

– Чабаксарга йә булмаса Нижгарга кит, диюеңмени инде бу?! Үзебездә бастырырмын, дип йөргән идем. Мин түгел, вакыт пуезды ашыга, энем, вакыт пуезды...

...Туфан абыйга каршы килеп буламыни?

Яңа елның (2003 ел турында сүз бара) гыйнвары бетәргә берничә көн кала Туфан абый күптомлыгының сигнал данәләрен кертеп өстәлгә тезделәр. Бүлмә тулып китте. Шалтыратуга, Туфан абый сәгате-минуты белән килеп тә җитте. Әле бу китапны ала, әле икенчесен. Капшап карый, йөзенә китерә, тышлыгына күз сала.

Ил агасы беравыктан: «Киен әйдә, көн уртасы да җитеп килә, киттек!» – дип, мине кай тарафкадыр кыстый башлады. Ун-унбиш минуттан мәркәзебезнең Себер трактындагы «Кама Тамагы» дигән кафесында утыра идек инде. Гөбәдия белән чәй эчтек, әзрәк мәе дә эләкте. Туфан абый, саубуллашканда:

– Һе, ел саен күптомлыклар чыгарсак, Ислам энем, без бу кафедан кайтып та кермәс идек. Юк бит, китап бастырулары авыр шул, – дип куйды.

"КУ" 4, 2018

Фото: архив

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев