Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Кайсы матуррак?

Камил Кәримов бер тере Туфанга, бер скульптурага карый да: – Шулай икән шул, скульптурада матуррак та килеп чыккан әле, – дигән нәтиҗәгә килә.

Камал театры.

Халык Галимҗан Ибраһимовның 120 еллыгына җыелган. Фойеда татар театрының 100 еллыгына багышланган скульптура ансамбле дә куелган. Авторы – Рада Нигъмәтуллина. Скульптураның берсендә Шәүкәт Биктимеров (Әлмәндәр), Марсель Сәлимҗанов һәм Туфан Миңнуллин сурәтләнгән.Әлеге композицияне язучылар сырып алган. Камил Кәримов озак кына карап тора да:

– Туфан абыйны бигрәк ямьсез ясаганнар инде, – ди.

Янында басып торган Роберт Миңнуллин игътибар беләнрәк карый да:

– Юк, нәкъ үзе! Туфанны тагын ничек ясыйсың инде аны? – Аннары ерактанрак узып барган Туфанның үзенә төртеп күрсәтә.

– Әнә бит, чагыштырып кара әле!

Камил Кәримов бер тере Туфанга, бер скульптурага карый да:

– Шулай икән шул, скульптурада матуррак та килеп чыккан әле, – дигән нәтиҗәгә килә.

 

"КУ" 05, 2018

Фото: pixabay

Теги: юмор сатира

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев