...дисәң дә була (шаян әңгәмә)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Син бөтенләй башка тонга күчтең:

– Эх, Генка, Генка?!. Мин сиңа әйтер идем дә инде... Монда хөрмәтле Алмаз Наилович бар... Әле генә «Геннадий Васильевич» идең, шундук «Генка»га күчтең! Әллә инде Геннадий Васильевичны «ераккарак» җибәрмәкче буласыңмы дип котым очты.

Геннадий Васильевич, ни әйтергә белми, телсез калды. Аптырап торды-торды да өстәл тартмасыннан бер ярты чыгарып, дык итеп өстәлгә утыртты. Син моны күрдең дә:

– Вәт, күптәннән шулай итәләр аны. Ату куам да куам дип куркытасың! – дидең.

– Утырып салдык та аңлаштык. Шуннан соң, әле мин клубтан киткәч тә, син аның белән байтак еллар бергә эшләдең, әйеме?

– Шәп егет иде Геннадий Васильевич! Исән-сау микән?

– Соңгы елларда күрешкән юк, ә менә элегрәк, инде без эшләгән клубның нигезе дә калмаган чакта да әле, еш очраша торган идек. Һәрвакыт кочагын җәеп каршыга килә, сезнең кебек талантлы егетләр бүтән булмадылар клубта, дия торган иде.

– Үзең дә син, Алмаз дус, теләсә-нинди җитәкчене төп башына утырта торган идең. Бермәлне, клубта «День советской семьи» үткәрәбез. Андый бәйрәмнәрдә конфет-прәнникләрне кибеттән клубка китертеп саттыралар иде. Кеше тамаша карарга түгел, шул прәнникне алырга кызыга. Чират, ызгыш, талаш. Райкомнан берәр тикшерүче килә ул көнне. Бәйрәм ничек бара, оештыру дәрәҗәсе нинди, кино күрсәтәләрме, концерт куялармы, янәсе... Безнең фойе матур – гөлләр кыш буе чәчәк атып утыра. Менә шул матурлыкның, оешканлыкның бөтен яме прәнник сатканда югала иде инде. Гөлләр шау-шуны, сүгенү, талаш-елашны кичерми, сула, диләр. Дөрес икән, бәйрәмнәрдән соң бөгелеп төшә гөл сабаклары.

Карап торам урам якка. Фойе бит гел пыяладан. Клуб каршысына бер «Волга» килеп туктады. Ай, сылу да, ай, чибәр дә ханым килә түгелме клубка. Керде дә:

– Нинди тәртипсезлек бу?! – диде акырып. Бөтен матурлыгы коелып төште минем күңелдә. Гөлләр дә, лып итеп, тагын да ныграк аска иелделәр.

Райкомның идеология секретаре икән.

– Директорыгыз кайда? – ди, тагын да яманрак җикереп. Син шунда гына йөрисең бит инде. Каршына бастың да:

– Мин, – дидең.

– Нигә монда шаулыйлар?

– Прәнник, кәнфит алалар. Бәйрәмгә китерделәр. Әйтегез әле, сез үзегез кем соң?

– Райкомнан, тикшерүче.

– Хөрмәтлем, менә мин сиңа нәрсә әйтәм, клуб ашамлык сата торган урын түгел, аның өчен махсус кибетләр бар. Ә шау-шу мәсьәләсенә килсәк, миңа калса, сез башкаларга караганда үзегез ныграк шаулыйсыз...

– Кабинетыгыз кайда? – диде бу сиңа.

– Сезнең бу клубта моңарчы бер мәртәбә дә булганыгыз юк, хәтта директор кабинетының кайда икәнлеген дә белмисез, – дидең дә ирләр туалетына төртеп күрсәттең.

Ә ул әллә ни карап-нитеп тормыйча керде дә китте шунда һәм атылып килеп тә чыкты. Анда шушы район малайлары, шырпы яндырып, түшәмгә атып яталар икән.

Машинасына утырып шылды мадам райкомына. Ун минут та үтмәде, Геннадий Васильевичтан: «Син анда нишләдең тагы, кил әле минем янга», – дигән хәбәр килде.

Шуннан әйләнеп кайткач аңлашылды, теге мадам: «Эштән куарга!» – дигән фәрман биргән. Ә Геннадий Васильевич: «Синсез мин нишлим, давай болай итәбез, директорлыктан төш, худрук бул, мин сиңа тагын бер полставка өстим», – дип шатландырган. Өстәвенә аркадан сөеп: «Молодец!» – дип тә куйган.

– Әйе, кулны кысты, настоящий татарин икәнсең! – диде. Шуннан соң бернәрсә дә үзгәрмәде, клуб эше шул ук дәрәҗәдә гөрләп барды. Аерма шунда гына иде: минем хезмәт хакым 40 сумга артты.

Әхмәт, клубта Гариф абый Ахунов кичәсен үткәргәнне хәтерлисеңме?

– Хәтерлим, дисәң дә була... Син башта аның бөтен әсәрләрен укып чыктың. Аннары шул әсәрләрдән тамашачыларга өләшер өчен сораулар яздың, тараттың.

– Халык күп, залда аяк басар урын юк иде.

– Ә сәхнәне ничек әзерләдек? Болай да кечкенә сәхнәгә Вокаль ансамбльнең бөтен инструментларын баскыч ясап урнаштырдың, иң өскә барабаннар куйдырттың, Гариф абый алдында торачак журнал өстәленә микрофоннар тездерттең, алтысының берсе генә эшли иде, кырыйларда гитаралар, шуларның икесе генә уйнарга яраклы, баян, гармуннар – төзек дип чутлардай инде. Залга һәм сәхнәгә төрле нурлар чәчеп әйләнүче шарны түшәмгә элдерттең дә, аны колга белән әйләндереп тору өчен, бер егетне ялладың. Ул, ишек артына качып, шарга төрткәләп торды. Икенче малай кичәнең ахырына кадәр шул шарга прожектор нуры җибәрү белән мәшгуль иде.

Менә син Гариф абый белән сәхнәгә чыгып киләсең. Зал алкышларга күмелде. «Дулкын» вокаль-инструменталь ансамбле егетләре, кичәнең музыкаль прологын төгәлләп, сәхнәдән чыгып киттеләр. Гариф абыйга сүз бирелде.

Әй, рәхәтләнеп тә, хозурланып та сөйләде инде Гариф абый. Үзенең кайда, ничек туганын, ниләр кылганын, әсәрләренең геройларын, дусларын, гаиләсен... Үзенең, җитлекмичә туганга күрә, җылына алмый йөдәгән чакта, ипи калагына салып мичкә тыгып алуларына хәтле сөйләде.

Халык сораулар бирергә тотынды. Яудыралар гына син язып биргән кәгазьләрне. Үзең дә молодец, төрле почерк белән кыландыргансың.

– А как же, шикләнергә мөмкин даһиебыз...

– Гариф абый, бармакларыннан тарак ясап, куе чәчләрен ыргытып тарый. Кыяфәтендә – бөеклек! Шулай булмый, әнә нинди сораулар бирәләр бит! Ялкынланып җавап бирә әдибебез! Залга карап: «Минем иҗатымны нык өйрәнгән укучыларны бу хәтле күптер дип белми идем», – ди.

Озак барды кичә, ләкин бер тын белән, сизелмәде дә ике сәгать вакыт үткәне. Соңгы сорауны син бирдең:

– Гариф абый, 18 сентябрьдә туганнарга син ничек карыйсың? Бу сорауның хәйләсе яки сере бардыр ахрысы, дип, әдип уйга калды. Кирәккән хәтле генә тынып торды да сүзен дәвам итте.

– Беләсезме?.. 18 сентябрьдә туган кеше... бик тырыш, уңган-булган, талантлы, тышкы кыяфәте дә начар түгел, хәтта – чибәр... – Кыза әдибебез, матур сүзләрне мулрак тезә... – ...зыялы, кешелекле, рухи яктан бай, мәдәниятле, язучы булырга да мөмкин, галимлек тә ерак йөрмәс, даһи... бер сүз белән әйткәндә, минем кебек булырга тиеш, – дип тәмамлады.

Син шунда: «Гариф абый, синең 18 сентябрьдә туганыңны беләм, менә син минем дә шул көнне туганлыгымны беләсең микән? Рәхмәт сиңа, мине дә бик югары күтәргәнең өчен, дип әйтеп салдың.

Ну гөрләде инде халык, торып кул чаптылар. Ни дисәң дә, алларында, Гариф абый фаразлаганча, ике даһи басып тора икән бит.

– Шулай, Әхмәт, ул вакытта Казанның барлык күңелле кичәләре безнең клубта үтә иде шул. Мәдәни учагыбыз – үзәккә әйләнде. Синең дә өлешең зур монда.

– Алмаз дус, мин синең кешелеклелегеңне хөрмәт итәм. Үзеңнең бер игелегеңне искә төшерим әле... Беләсең син, минем бик якын дустым бәлагә дучар булгач, дөресрәге төрмәгә эләккәч, ярдәм кулы сузудан баш тартмадың.

– Әйе, исемдә әле синең ул чактагы кайгырып йөргәннәрең. Беләм, юктан гына эләккән иде бит ул анда. Шуңа күрә, аның хөрмәтенә, аның гаиләсенең иминлеге өчен, синең белән минем дуслык хакына берсүзсез ризалык бирдем... төрмәгә барып концерт куярга. Күңелем белән сизә идем, син бит бу гамәлеңне аның өчен эшләдең. Бераз утыру срогын киметмәсләрме, азрак аңа карата җылырак мөнәсәбәте булмасмы дип уйлагансыңдыр инде, әйеме?

Минем гомергә дә төрмәне күргәнем юк иде. Безне бер татар майоры каршы алды. Икәү, төрмә ишекләрен ача-ача, алдан баручы артыннан атлыйбыз. Кайбер борылмаларда тоткыннар утыра. Нигә аларны анда куйганнар? Без үткәндә, тыйнак кына торып басалар. Һәр җирдә чисталык, пөхтәлек, тынычлык. Менә бер зур бүлмәгә килеп чыктык – актовый заллары шушыдыр инде. Сәхнәсе бар, урындыклар тезелгән. Безгә әзерләнергә аз гына да вакыт калдырмыйча, авыл клубларындагы кебек шау-шулы булып түгел, тыныч кына, залга тоткыннар кереп тулды. Майор, башлагыз, дигәндәй, кулын изәде. Мин Мартыновның: «Посидим по-хорошему, Пусть виски запорошены...» дигән сүзләренә язылган җырын башлап җибәрдем. Уф Алла, нишлим мин?.. Сүзләре нинди бит – «посидим по- хорошему...» Нишләп бу турыда уйламаганмын, вәт җүләр... Бу җыр монда җырлый торган түгел ич. Оятымнан уң якка карадым. Стенаның куе зәңгәр буявы өстенә «У нас в гостях» дигән стенд ябыштырганнар, анда Миңгол Галиевның егермеләп фоторәсеме миңа карап тора. Үзем җырлый торам, үзем уйлыйм – шул гына җитмәгән иде дип. Ирексездән сул якка борылдым. Анда да без белгән таныш артистлар рәсеме. Шундый ук «У нас в гостях» стенды. Ярый әле саташмыйча җырымны тәмамладым. Сиңа нәрсә? Син уйныйсың да уйныйсың, изге эш башкарасың. Һәм шулчак зиһенем ачылып китте: нинди зур игелекле гамәл кылганнар шушы Миңголлар һәм артистлар монда килеп. Мин дә шул юлда. Күңелдә горурлык уянды. Беренче җырны башкаруым мәзәк булса да, изгелек, игелек кылуым мең мәртәбә әһәмиятлерәк икән бит.

Кырык минутлык концертыбызны яратып карадылар. Мин кайчандыр җинаять эшләгән кешеләрнең күзендә яшь тамчылары күрдем, йөзләрендә киләчәккә матур өмет чаткылары чагылуын тойдым.

Аларга безнең кулны кысарга, рәхмәт әйтергә рөхсәт бирделәр.

Без төрмәдән якты хисләр белән урамга чыктык. Анда җил купкан, кайсыдыр чүплектән һавага күтәрелгән сасы кәгазь кисәге битемә кагылып үтте, ниндидер исерек, сүгенә-сүгенә, машиналарны туктатып, ярамаган урында каршы якка чыгып китте, автобустан билетсыз бәндәне тибеп төшерделәр, юл кырыенда басып торган итәксез кызны таллыкка өстериләр.

Без, яңадан халкыбызга әхлак тәрбиясе бирергә, сәнгатебезгә чумдык. Хәтерлисеңме, Әхмәт дус, мин 2007 елның 24 июлендә «Ватаным Татарстан» газетасында бер мәкалә бастырган идем.

– Хәтерлим, дисәң дә була... Минем турыда язылган иң матур мәкаләләрнең берсе ул.

– Синең белән, Әхмәт, без – совет чоры кешеләре, безнең башка тәрбия:«кешенекенә тимә, кагылма, намуслы бул һәм башкалар»... – дигән юллар белән башланган иде ул. Һәм дәвам иттем... Бик килешеп бетми безгә хәзерге җәмгыять. Сорый да алмыйбыз, биргәненә шөкер дип яшибез. Син әйтәдерсең: кая ул артист дигән бәндәгә үҗәтләнү, хирург яки милиция түгел бит без, диярсең.

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: