Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Зөлфәтлек

2007 елның 16 апреле. Галиәсгар Камал исемендәге театрда Зөлфәтнең юбилее бара. 60 яшь... Ниһаять, чыгыш ясаучыларны тыңлап шактый арган шагыйрьнең үзенә сүз бирделәр. Сәламәтлеге шәптән булмаса да, үзен егетләрчә тотарга тырышып, микрофон алдына килеп басты. Бераз тын торгач, ачык тавыш белән: – Мин – шагыйрь! – дип ярып салды. Бераз гөжләбрәк торган зал тын калды, ниндидер киеренкелек урнашкандай булды. Кемгәдер төбәп, үзенең шагыйрьлеген раслагандай әйтелде бу сүзләр. Ниндидер әрнү дә бар сыман иде. Аннан горурланган сыман: – Минем яңа китабым чыкты! – дип, кулындагы саллы китабын өскә күтәрде. – «Ходай сулышы!» Тын торган зал, баштагы шаукымнан арынып, гөрләтеп кул чабарга тотынды. Киеренкелек мизгел эчендә юкка чыкты, зал өстеннән күңелле дулкын йөгерде. Зөлфәт шигырь укырга тотынды... Хәзер дә уйлыйм, «Мин – шагыйрь!» – дип юкка гына әйтмәде бит ул. Аның шагыйрьлеген шик астына алучы да булмагандыр залда. Хәер... «Зөлфәт язудан туктады», «Зөлфәт элекке данына ышыкланып кына яши», «Зөлфәтне без инерция буенча гына шагыйрьләр рәтендә йөртәбез...» кебек сүзләрне ишетмәдекмени? Зөлфәт гомере буе иҗат итте, гомере буе аны турыдан-туры яки кинаяләп «актив булмауда» гаепләделәр. Әйе, аның китаплары сирәгрәк чыкты. «Язмышлар ярында» китабы белән «Утлы бозлар» арасы алты ел булса, чираттагы китабы унике елдан соң гына дөнья күрә. Әмма нинди китаплар бит алар! Зөлфәт китап арты китап чыгарырга омтылмагандыр да дип уйлыйм. Әмирхан Еники Зөлфәтнең шигырьләрен «тәмле шигырьләр» дип атый. Тәмле әйбер күп булмый... Тик шунысы бар: Зөлфәтнең шигырьләрен, язмаларын бергә җыйсаң, шактый мул мирас калдырганлыгы бәхәссез. Бүген шагыйрьнең җыентыкларын күздән кичерәм дә, никадәр рухи байлык, гаҗәеп шигырь үрнәкләре калдырып киткән икән ул безгә, дим. Зөлфәт шигъ­риятеннән мәхрүм булмаган килер буыннарга да сөенәм. Ачыктан-ачык әйткәндә, аннан нык көнләштеләр. Шагыйрьлегеннән дә, янәшәсендә хатыны Фирая апа булудан да, бер дигән балалар үстерүеннән дә... Гаиләсе ныклы, димәк, тылы ныклы. Күп кенә каләм ияләре тыл юклыктан харап булдылар. Мөдәррис Әгъләмнең очрашкан саен әйтә торган сүзе: «Бүгенге көндә татарның иң зур шагыйре – Зөлфәт!» Бу сүзләр кемнәргәдер ошамагандыр. Әлбәттә, шулай. «Зөлфәт язудан туктады...» кебек сүзләр таратылып, аның шагыйрьлегенә шик төшерергә омтылыш барлыкка килгән икән, юкка түгел... Зөлфәт – шагыйрь генә түгел, гомумтатар шигъриятендә тирән эз калдырган, поэзиядә ачышлар ясаган, традицион булып калган хәлдә, яңа төр шигъри мәктәпкә нигез салган шагыйрь дип әйтәбез. Шуңа да инде, Наис Гамбәрнең «җиңел кулыннан» «зөлфәтлек» дигән аталыш та барлыкка килде: «Акчасы ни, бакчасы ни, / Зөлфәтлекне югалтсак...» Зөлфәт... Зөлфәтлек... Мәктәптә укыган елларында ук шагыйрь булып танылган ул. Ерак 1964 елларга китик. Мөслим районының бер почмагындагы Урәзмәт авылы. Беренче сентябрь көне. Мәктәп умарта күчедәй гөжли: укытучы булып Казан дәүләт университетын тәмамлаган яшь шагыйрь Рәдиф Гатауллин килгән! Мәктәп директоры Нәһерлегаян ага Хөсәенов та (композитор, музыкант Азат Хөсәеновның әтисе) шат: РОНО мөдирен тәки ризалаштырды бит – егетне үз мәктәбенә билгеләтүгә иреште! Соңрак, бәлки, үкенеп тә куйгалагандыр... Рәдиф Гаташның укыту методикасы совет мәктәбенең методик таләпләренә бик үк туры да килеп бетми. Бигрәк тә төн уртасы җиткәч, шәкертләрен ияртеп, эштән арып йокыга талган авылны дәррәү уятып, шигырь әйтеп, урам тутырып шаулап йөрүләрне искә алсаң... Ул чор өчен баш Себер китәрлек нәрсә ич бу. Укучылары нинди әле, унынчы сыйныфтагылар. Егетләре, һәркайсы гүәрдин гәүдәле, алыпка тиңнәр! Хәлфә абыйлары аларны үз итеп «күсәк!» дип дәшә. Җитмәсә романтик холыклылар; кызлары – һәркайсы алиһәгә тиң... Мөслим кызлары алар башка, чибәрлек тә җитәрлек, акылдан да ким-хур түгел. Директорга жалу белән килүче ата-аналар да күренгәли. Моның ишене күргән кешеләрмени алар... Партия тәрбиясенә шулай төкер әле син. Унынчыларга дәрескә кереп, бераз танышып алгач, бер арада җай чыгарып, Рәдиф Гаташ дәртләнеп шигырь укый. Татар, шәрык, дөнья поэзиясен су урынына эчкән шагыйрьнең авызыннан «энҗеләр сачелеп» кенә тора инде. Боларны мин, картлар әйтмешли, бик белеп язам, чөнки ул дәрестә шагыйрьгә мөкиббән китеп утыручыларның берсе – бертуган абыем булган бит. Яңа мөгаллим әдәбият турында гәп кора, һәр җөмләсен шигырь белән «ныгытып куя». Егетләрнең күңелләрендә ут өермәсе, кызларның күзләрендә, Марсель Гали әйтмешли, «тояк уйный». Яшь, чибәр егеттән күзләрен алмый утырган бер кызый, телгә килеп: «Беднең үдебеднең дә шагыйребед бар», – дип куя. Берәр Мәсеготь кызы булгандыр инде. Егетләр мәсьәләсендә иң тәҗрибәлеләре шул авыл кызлары. Рәдиф Гаташ, сагаеп: – Кем ул? – ди. Карашы сыйныф бүлмәсен капшап үтә. – Дөлфәт, – дигән тавышлар ишетелә. Арада: «Исәр Мәләк» дип әйтүчеләре дә табыла. Моның да үз сере бар... – Килмәде ул бүген... көтүдә. Шагыйрьләрдән көтүче ясау яңалык түгел... Публий Овидий Назон... Хәсән Туфан... Рәдиф Гаташ дәрескә керешә. Әмма, тәнәфескә чыккач, егет белән кызыксынуын дәвам итә. Дөлфәт Маликов дигән шигырь язучы егет Яңа Сәет дигән авылдан икән. Шагыйрь шәкерте белән очрашу, беренче тәэсирләр хакында Рәдиф Гаташ язганнар аша таныш без. Озак та үтми, күрше Бүләк авылында (Наис Гамбәрнең туган-үскән авылы) Рәдиф Гаташ кичә оештыра. Инде бу вакытта, Наис Гамбәр искәрткәнчә, мәктәптәге «һәр укучы бала, укытучы абыйсына охшарга тырышып, дөресрәге, аның тылсымына буйсынып, исәрләнә-исәрләнә, әсәрләнә-әсәрләнә шигырь яза. Мәктәп тоташ шигъри ялкын эчендә». ...Агач клуб. Тын беленерлек салкын. Шигъри кичә бара. Зөлфәт шигырь укый. Бөдрә чәч, зифа буй, баш югары чөелгән, уң кулы кош канатыдай җилпенеп-җилпенеп ала, әмма тавышы уйчан-моңсу: «Елга буйларында талдыр. / Агызма – / Тик яшьлекне калдыр». Шигырь тәмамлануга, иске клуб сулкылдап куйгандай булды... Шигырь «җене» кагылган безнең авыл апа-агайлары шигырь тыңлыйлар. Алар нәкъ менә шушы минутта яңа шагыйрь тууын эчтән генә чамалап алганнардыр (халык сизгер ул!), әле яңарак кына әнисен югалткан егет «тик яшьлегемне калдыр» ди бит! Олыларча итеп, үзәккә үткәреп, үксетеп. Бу – триумф иде. Сәхнә артына чыккач, Рәдиф Гаташ, шатлыгын яшереп тормастан, шәкертенең иңеннән кочып алды да яраткан сүзен шәрран ярып кычкырып җибәрде: – Афәрин, күсәк! Икенче елны ул ике «күсәген» – Дөлфәт белән Фәрит Гыйльмине ияртеп Казанны «яуларга» алып чыгып китә. Икенче елны аларга Наис Гамбәр кушыла... Аксакал да иде безнең хәлфә Һәм егет тә – кызлар сөйде ул. Сезнең өчен Рәдиф Гаташ булса, Безнең өчен хәлфә иде ул – Төнен әйбәт шигырь яза алса, Хәлфә түгел, хәтфә иде ул!                                           («Юл өзеге»)   Казанда Яңа Сәетнең Дөлфәте шагыйрь Зөлфәткә әйләнә. Шагыйрь – туры сүз әйтү. Турысын әйтү – гадәтиләр эше түгел. Шагыйрь андыйларны үзе «гаҗәепләр» дип атады. Мөдәррис Әгъләмгә Зөлфәт болай эндәшә:   ...Исәр сантый. Сөйләр сүзеңнән дә Бөрки сыман тере яктылык. Хәзер ни дип әйтим инде: Сантыйлыкмы? Әллә Антейлык? ...Бу татарны уйнатырга түгел, Уйлатырга һаман шигырь әйт! Аның барлык тәрәзләрен ачып, Бар дөньясын җилләт, шигырьләт!                                                          («Сантый»).   Тел, татар халкының язмышы Зөлфәтне беренче шигырьләреннән башлап, гомеренең ахырына кадәр озата бара. 1972 елда язылган «2072 елның язында явачак кояшлы яңгырга» шигырендә болай ди:   Исән-саумы әткәм-әнкәм теле? Тузан төшмәдеме чишмәсенә? Урын бармы Тукай томнарына Бөек чорның китап киштәсендә? ...Сукмадымы яшен туган моңның Гасыр аша сузган күперләрен? Өермәләр йолкып алмадымы Безнең оныкларның хәтерләрен?   Шул чорда Мөдәррис Әгъләм яза: «Бездән соңгы буын кемчә сөйләр? / Яңгырармы анда безнең көйләр?..» («Китә алмыйм») Шәп шагыйрьләр күп ул татарда. Ә Хәсән Туфан ни өчен Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмне артык үз иткән? Сере нәрсәдә? Ул аларның күп кенә «шуклыкларына» да күз йомган бит. Туфан һәр каләм иясен хикмәтле бизмәненә салып үлчи: милләт гаме белән яшәү, иҗат итү, башкаларга юл күрсәтү (белдертү!), аларны арттан ияртә алу. Юкка гына Кадыйр Сибгатуллинга язган хатында олуг шагыйребез болай димәгәндер: «Синдә дә Зөлфәттәге, Әгъләмдәге (һәм Равилдә дә туа башлаган) гүзәл гамь, илең, халкың күңеле белән тоташкан әйбәт тынгысызлык бар, һаман үсә барган гүзәл иман бар, көнем өчен түгел, «Денем, Илем өчен!» дигән иман бар. Иманыңны ата шайтанга да бирмә, Кадыйр!» Хат 1971 елда язылган. Күренгәнчә, Туфан беренче итеп Зөлфәт исемен атый. Зөлфәт әле сабый гына, югыйсә... Монда һәр сүз, һәр тыныш аерым мәгънәгә ия. Әдәбиятка иманлы булып килү генә җитми, иманны гүзәл хәлдә саклый да белергә кирәк, башкаларга тапшыра торырга кирәк. Иң зур кыйммәт шул. Татар халкының язмышы сызландырып яшәтә шагыйрьне. Ул аны данлый да, мактый да, кимчелекләрен дә аерып күрсәтә.   ******************************************************* Мәкаләнең дәвамын "Казан утлары" журналының 1нче (гыйнвар, 2017) санында укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев