Язмыш йөртә кешене

Тәүфикъ Әйдинең тууына 75 ел

Татар сүз сәнгате төрле мәүзугъта, биниһая бай өслүбтә иҗат иткән исемнәргә ярлы түгел. Саный, атый китсәң, искитмәле. Берсенә татарның рухи дөньясы, аңа гына хас сыйфатлары якын булса, икенчесен олы язмышлы шәхесләр үзенә җәлеп итсә, өченчесенә бөтен илаһи матурлыклары белән авыл якын була, дүртенчесен холкыбызны, яшәү рәвешебезне кискен үзгәрткән шәһәр тормышын аңларга омтылыш ялкынсытса, барысын да уртак, үзәккә җыйган, йөрәкне телгәләүче бер төбәк бар – ул татар халкы язмышы. Милләтебезнең бүгенге халәте, киләчәге, телен (димәк ки, үзен) саклап кала алуы өчен борчылмаган язучы юктыр. Ә инде бөтен тормышын, барлыгын, сәләтен, матди вә рухи көчен татарларны дөнья буйлап барлап йөрүгә багышлаган һәм сәяхәтнамә дип аталган борынгы жанрга яшәү көче өргән каләм иясе дип Тәүфикъ Әйдине (1941-2001) атасак, зур хата булмастыр. Тормыш юлына, биографиясенә күз салсаң, барысы да гадәти кебек: Мәскәү өлкәсенең Шатура (шул сүзне әйтүгә, торф күз алдына килә) районы Туголесский Бор исемле эшчеләр посёлогында туган Тәүфикъның балалык һәм яшьлек еллары Апас районының Түбән Балтай, Олы Бакырчы авылларында үтә, әти-әнисе белән ерак Омск өлкәсенең Азов районында да яшәп ала. Белемгә тартылуы үсмерне Алабуга китапханә техникумына алып килә. Белгечлеге аны китап укырга, дөньяны танырга өйрәтә булса кирәк. Техникумны уңышлы тәмамлагач, яшь белгеч Апас районының Урта Балтай авылында 1957-1960 елларда китапханә мөдире булып эшли. Шул чорда ул татар һәм дөнья әдәбияты белән таныша, шәхес буларак өлгерә. Үзендә иҗади дәрт, омтылыш, вулкан кебек бәреп чыгарга әзер эчке көч тоеп, Казан турында хыяллана башлый. Ләкин анда аны, рәхим ит, Тәүфикъ энекәш, дип, берәү дә көтеп тормый. Куе бөдрә чәчле, уртачадан озынрак буйлы, чандыр гәүдәле егеттән башка да китапханәчеләр буа буарлык икән башкалада. Эшче куллар җитешми. Төзелештә, гади ташчы булып эшләүчегә, тулай торакта урын да табыла. Акрынлап таныш-белешләре, аңа хәерхаһ кешеләр дә килеп чыга, аны милициягә эшкә алалар. Урта белемле, тыйнак вә үҗәт егет тиздән милициядә эшли башлый. Анда эшләп алуы иҗатына таяныч ноктасы – тормыш материалы бирә. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан тәүге, иң күләмле әсәре – «Боҗра» (1978) бәянының нигезендә шунда эшләгәндә күңеленә сеңгән күзәтүләр, мәгълүматлар, интригалар ята.

Әгәр Тәүфикъ милициягә эшкә урнаша алуыннан канәгать калып, шунда төпләнеп, югары дәрәҗәләр алып, зур пенсиясенә чаклы шунда хезмәт иткәндер, дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Ул һаман эзләнә, атаклы «Оргсинтез» берләшмәсендә әүвәл слесарь, аннары аппаратчы вазифаларын башкарып ала да, рухына, күңеленә якынрак мохит эзләп, мәктәпкә укытучы булып урнаша. Һөнәрен алыштыру өчен алшартлар да өлгергән була. Ул, китапханә көллияте биргән белемнең генә җитешмәвен аңлап, Казан дәүләт дәрелфөнүненең татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Шул чорда Т.Әйди исеме газета-журналларда күренә башлый, бигрәк тә «Яшь Ленинчы»да «үз кеше» булып китә. «Инешләр Иделгә кушыла» (1971) исемле күмәк җыентыкларда хикәяләре, язмалары, мәкаләләре басыла. 1973 елда, инде югары филологик белемле егетне, Халык иҗаты йортына методист итеп чакыралар.

1982 елда аның тормышында киләчәге өчен ифрат мөһим вакыйга була, басылган хезмәтләре өчен Тәүфикъ Әйдине Татарстан язучылар берлегенә әгъза итеп алалар. Шул чордагы берлек рәисе Гариф Ахунов, иҗатын бәяләп, үзенә тирән ышаныч белдереп, аңа әдәби киңәшче (консультант) вазифаларын үтәүне тапшыра. Яшьләр иҗаты белән якыннан танышу, өлкән сүз осталары белән аралашу, милләтенә файдалы кеше булу теләген гамәлгә ашыру өчен, нәзари әзерлегенең сайрак булуын аңлавы аны 1983-1985 елларда Мәскәүнең ике еллык Югары әдәби курсларына алып килә. Нәкъ шул чорда Т.Әйди үзенең язмышын, киләчәген язучылык һөнәре белән бәйләргә дигән ныклы иманга килә. Шактый тупланган тормыш тәҗрибәсе, төрле оешмаларда эшләве, бер яктан, чынбарлыкны иңләбрәк, психологик нечкәлекләре, төрледән-төрле бизәкләү чаралары ярдәмендә күләмлерәк әсәрләр язарга мөмкинлек бирсә, икенче тарафтан, аны ил һәм дөнья буйлап, бастырыксыз салам кибәнедәй сибелеп, таралып утырган, мәгәр эшчән, сабыр, моңлы вә тыңлаучан, әмма хокуксыз милләтенең, теленең язмышы, татар кавеменең киләчәге борчый. Тормышның бит әле Тәүфикътан гына тормаган кагыйдәләре бар: гаилә корасы, балалар үстерәсе, аларны матди кирәк-ярак белән тәэмин итәсе бар. Әүвәл ул «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли, аннан аны «Татарстан» журналына баш мөхәррир урынбасары итеп чакыралар. Киләчәген әдәбияттан башка күз алдына да китерә алмаган Тәүфикъ, гомеренең кыскалыгын сизенгәндәй, тематик диапазонын киңәйтә барып, иҗатын төрле юнәлешләрдә үстерә һәм фани дөньяда яшәешенең соңгы чорын тулысынча әдәби хезмәткә, бигрәк тә, чит илләрдә, Россиядә яшәүче татар диаспораларын өйрәнеп, халкыбызның асыл балаларын эзләп табып, барлап, язма-басма сүзе аша дөньяга танытуга багышлый. Табигый сәләтен төрле жанрларда сынап карый.

I

1991 елда Т.Әйди үзенең иң күләмле, катлаулы фабула канвалы, холыкхарактерларының тулырак ачылуы белән үзенчәлекле, сәнгатьлелек җәһәтеннән шактый камил «Елан угы» романын язып чыга. Сүз большевиклар хакимиятенең үз гореф-гадәте, җае, көнкүреше белән яшәп яткан Бохара әмирлеген юк итеп, җирле халыкка көчләп Бохара Совет республикасын тагуы турында бара. әлеге темага Т.Әйди кебек үткен күзле, очкын каләмле, милли мәнфәгатьләр өчен көрәшеп яшәгән кешенең алынуы урынлы һәм вакытлы иде. Чөнки ул – бу якларда булгалаган, анда яшәүче халыкларның теленнән, йолаларыннан хәбәрдар зат.

Тарихи темага мөрәҗәгать иткән каләм иясе ике чынбарлык белән эш итә: тарих катламы һәм бүгенге көн вазгыяте. Теләсә кайсы чорны үзәккә алган әсәр нигез сорауга җавап эзли: каһарманның эшчәнлеге тирәлек, мохит омтылышларына җавап бирәме, алдынгы карашны алга сөрәме, әллә тәртәгә тибәме? Дөрес, «Елан угы» әсәрендә Урта Азия халкының азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәшен, рәсми оешмаларның «басмачылык хәрәкәте», дип кенә бәяләүләренә ышаныбрак иҗат итү сизелә. Язучы стереотип, һәрдаим колакларга, күңелләргә сеңдерелеп килгән мәгълүматларга артык ышанып, дөресрәге, ул чорда чын тарихны яшереп тоту сәбәпле, Бохара әмиренең мөстәкыйль дәүләтен һәм үзен саклап калу өчен, төрмәләрдән чыгарылган кешеләрне, җинаятьчеләрне коралландыруын хата, зур ялгыш дип саный.

Әлбәттә, бүгенге көн күзлегеннән бәяләгәндә, киләчәктә татарлар яшәгән төбәкләрне, чит илләрне аркылыга-буйга иңләячәк, совет хөкүмәтенең аз санлы халыкларны буйсындыру, акрынлап юкка чыгару сәясәтен аңлаячак һәм большевизмны күрә алмаячак Т.Әйдине ул чорда рәсми пропагандага, социализмга артык ышануда да «гаепләп» булыр иде. Язучы «Елан угы»ның сюжет төзелеше турында уйланып, күренекле әдибебез Г.Ибраһимов ачышларына иҗади таянып, хәтта аның отышлы алымнарын дәвам иттерүен дә яшерми. Классикның «Тирән тамырлар» романы «Фәхрине үтереп ташладылар», дигән атаклы җөмлә белән башланып китә дә, фабула җебе шуңа бәйле рәвештә үстерелә, сәбәплелек багланышы каһарманнар язмышында ачыла. «Елан угы»нда да шуңа якын алым кулланыла. Алдынгы карашлы, һәрьяктан килгән, уңай каһарман, комиссар Шиһабетдиновны чит, ят, кысынкы бүлмәдә үле килеш табалар. Шуннан, детектив жанр кануннары буенча, китә тикшерү, эзләү, үткәннәрне искә алу, төрле төркемнәр арасындагы көрәш, маҗаралар мозаикасы...

«Елан угы»ндагы каһарманнарны сурәтләүдә ачык төгәл буяулар, ак һәм кара төсләр өстенлек итә. Үзәктән җибәрелгән, инкыйлаб эшенә ихластан бирелгән хәрби комиссар Баһаветдин Шиһабетдинов, аның ярдәмчесе, теркәү бүлеге башлыгы Фарукҗан Байкучатовлар аек акыллы, ифрат намуслы, Ленин эшен, Мәскәү хакимияте әмерен уздыручылар буларак сурәтләнәләр. Бохара әмирлеге белән көрәштә аларга ярдәмгә тартылган Рахманкол, Симиниев, Әминевлар, төрлесе-төрле холыклы, каршылыклы карашлы кешеләр, коммунистлар алып килгән яңалыкны «аңлап бетерми» яисә иҗтимагый-сәяси үсешләрендә «артта» калган затлар кебегрәк сурәтләнә. Автор ике төркемгә дә үз бәясен көчләп такмаска, вакыйга-хәлләрне ничек бар, шулай күрсәтү тарафдары булып калырга тырыша. Бу — аның уңышы.

Халыкның өстән төшерелгән сәясәтне – большевизмны кабул итмәвен «басмачлар хәрәкәте» дип кенә бәяләү Ш.Усмановның «Памирдан радио» исемле маҗаралы бәянында да сизелә. Т.Әйди мондый берьяклы аңлаудан китәргә тырыша. Тулаем алганда, «Елан угы» романы – хәзерге чорга шактый четерекле, катлаулы мәүзугъны камил сюжет төзелеше, каһарманнарның килеш-килбәте, эчке дөньясы, чит бер мохитне этнографик күзәтүләр, тормыш-көнитеш ваклыклары аша сурәтләве белән сәнгати әһәмиятен югалтмаган әсәр.

Сәяхәтнамәләр, юлъязмалар, күзәтүләр дөньясына башы-аягы белән кереп чумганнан соң да, Т.Әйди күләмлерәк әдәби жанрлардан читләшми. Бай тормыш тәҗрибәсе шуны таләп итә.

Нинди җир ул Ватан? Сатлыклар кемнәр? Татар хәрбиләре ни өчен Советларга каршы Германиядә оештырылган легионга керә? Әсирләрнең алман хәрбиләре белән бәйләнешләре нинди була – әнә шушы сорауларга җавап эзләгән «Иблискә ришвәт» романы 1995-1996 елларда иҗат ителә. Әсәр Алманиягә әсирлеккә төшкән татарларның язмышын үз эченә ала. Укымышлы, совет хакимиятен күралмаган тоткыннарны берләштерүче уртак сыйфатлар: алар барысы да үз юлларын сайлый алмый икеләнә. Кайсы империянең җиңүе татар милләте өчен отышлырак? Ничек исән калырга? Хәлимәләр, Саматлар өчен әсирлек вакытлы күренеш. Алар мөмкинлек тууга моннан качып, туган илләренә кайту турында хыяллана. Көнчыгыш министрлыгында хезмәт иткән, укыган, гыйлемле Янгураз һәм Шәмсирләр киләчәкләрен Германия белән бәйләп карыйлар. Алар СССР яшәгәндә татар милләтенең киләчәге юклыгына инаналар, үзләре әйткәнчә, «иблисләр» идарә иткән империягә кире кайтсалар, гомерләренең төрмәдә төкәнәчәген дә бик яхшы беләләр. Вакыйгалар геройларның максатка ирешү, исән калуга омтылышлары белән үрелеп үсә. Төп каһарман Янгуразны гына алыйк. Ул берьюлы ике алман кызының башын әйләндерә. Җитәкче даирәләр белән элемтәсе булган Софи исемле хатын да, яшь алман кызы Рина да аңа исән калу, киләчәктә чит илдә ныгу, канат җәю өчен кирәк. Әсирлектәге Хәлимәне дә ул күз уңыннан ычкындырмый. Иң соңгы чиктә Сталин идарә иткән илгә кайтырга туры килә икән, коммунистлар идеологиясенә тугры кыз аны коткарырга тиеш. Автор бик оста алымнар белән эш итә. Ул милләтче, татар халкының киләчәге өчен борчылган, укымышлы, үткән тарихыбыздан хәбәрдар, тормыш шартлары күпкә яхшырак Германияне өстен күргән һәм монда яшәп кенә татар милләтенә ярдәм итеп була дип фикер йөрткән Янгуразның һәр адымын хуплый кебек. Шул ук вакытта ул туган илен өзелеп сөйгән, нинди генә авыр шартларда да шунда яшәүне бар нәрсәдән артык күргән, үз милләте – татарлар турында сөйләшүгә караганда, интернациональ дуслыкны өстен күргән Хәлимәнең эчке халәтен дә аңлый. Совет гаскәрләре Германия чигенә якыная барган саен, роман геройларының хис-кичерешләре, кыйблалары үзгәрә. Баштан ук үз сүзендә нык торган Янгураз, Шәмсир кебекләр кыйблаларына тугры кала. Самат, Рәмзи ишеләр кисәк үзгәрә, милләт сүзен кулланудан тыела, үзләрен аяп калу өчен алман ягына чыккан татар әсирләренә каршы фетнә оештыра башлый. Саматның Янгуразга һөҗүме шуңа дәлил. Совет гаскәрләре Германиягә кергәч, Хәлимәләр, Саматлар аларга кушыла. Ул вакытта үзләрен газиз ватаннары түгел, Сталин төрмәләре көтүен күз алдына да китерә алмыйлар... Алман гаскәрләре чигенә барган саен, җитәкчеләренең сәясәте дә тәгаен ачыклана. Аларга үз башлары гына кадерле, татар әсирләренә булган хөрмәт – вакытлы гына күренеш, сугыш алманнарның җиңүе белән тәмамланса, татарларның язмышы төгәл билгеле түгел. Аларның да алманнарга кол булуы бик ихтимал. Шәмсирнең Янгуразга әйткән сүзләрендә үз дәүләте булмаган милләтләргә кайда да бер кояш икәнлеген аңлау сизелә. «Өметләребез акланмады сыман, туганкай. Бердән, без итәгенә ябышырга тырышкан җан да Иблис бугай. Икенчедән, безнең өчен аеруча күңелсезе – бу Иблис беренче Иблистән көчсезрәккә охшый», − ди ул. Шулай да татар милләте күтәреләчәк әле. Моның өчен Янгуразлар бар. Ул икенче бер иблискә ришвәт бирә башлаган икән, әлбәттә, тагын бер иблис идарә иткән илгә кире кайтмаячак. Димәк, аңа лагерьны какшату көрәшен дәвам итәргә язмыш үзе куша. Рухны изеп тора торган бер генә көч тә мәңгелек түгел. Вакыт укмашканны тарката, сибелгәнне җыя, тарих сәхнәсенә яңа күренешләрне, яңа каһарманнарны күтәрә. Т.Әйдинең «Иблискә ришвәт»романы Бөек Ватан сугышына милли күзлектән бәя бирү, шул чордагы татар әсирләре тормышын тасвирлау ягыннан үзенчәлекле вә кыйммәтле.

«Боҗра» кыйссасында авторның милициядә эшләү чоры чагылыш тапкан дигән идек. Ул – «Тасманур» заводыннан бер тонна көмеш урлаучыларны эзләп тотуны үзәгенә алган детектив әсәр. Игътибарын тулысынча диярлек шушы җинаятьне тикшерүгә юнәлтеп, автор бу эшнең шактый катлаулы төс алуын, аңа тотынган геройлардан бик күп эзләнү, уйлану, криминалистик осталык соравын күрсәтә. Әйтергә кирәк, әсәрдә җинаятьләрне ачу эшенә романтик караш белән полемикага керү сизелә. «Кайберәүләр уйлаганча, җинаятьчене тотар өчен ах-ух килеп, машинадан машинага утырып куа бару, җәрәхәтләнгәнче көрәшү генә җитми. Андый маҗаралар бөтенләй булмаска да мөмкин», − диелә анда. Шушындый фикердән чыгып, автор ялтыравык маҗаралылыктан качарга тырыша, җинаятьне ачуның прозаик ягына күбрәк игътибар итә кебек. Караклар төркеме белән каршылыкка кергән өлкән тикшерүче Айбулат Байчурин үзе дә аздан гына аларның корбаны булмый кала. Нәҗибә Габдуллина, Җәмил Гайнуллинны һәм Айбулат Байчуринны берләштергән ясалма мәхәббәт өчпочмагы төенләнештән чишелешкә кадәр озата килә. Нәҗибәнең асылда Җәмилләр белән бер караклар төркеменнән булуы һәм тикшерү эшләрен ялган эзгә төшерү өчен үзенә күптәннән гашыйк Айбулат белән мәхәббәт уенын башкаруы әсәрне маҗаралы итә.

Күп жанрларда иҗат иткән әдип кайбер әсәрләрен тәмамларга өлгермәде. Аның яртылаш язылган хезмәтләренең берсе – моңарчы беркайда да басылмаган «Ак җилкән» әсәре. Анда 20-30-50нче елларда системалы рәвештә юк ителгән милли интеллигенция һәм алардан соң килгән «югалган буын» язмышы, һәм дә «курпы» булып калыккан яшь милли хәрәкәт хәлләре тасвирлана. Т.Әйдинең бу әсәре дә, һичшиксез, татар әдәбиятын яңа тема белән баеткан булыр иде...

II

Роман-бәяннарының, уңышлы хикәяләренең заманча яңгырашын таныган хәлдә, Т.Әйди талантының документаль проза, сәяхәтнамә, очерк, мәкалә, юлъязма кебек «кече» жанрларда тирәнрәк ачылуын әйтергә кирәк. Җир шарының төрле төбәкләренә таралып, берәүгә дә таянмыйча, теләнмичә, хәер сорашмыйча, үз көнен хәләл көче белән үзе күргән татар балаларының язмышы һәрдаим Т.Әйдинең игътибар үзәгендә. Аның күпсанлы чыгышларын, фронттагы шикелле, төрле шартларда язылган мәкаләләрен гаҗәеп бай тарихлы, мәгәр дәүләтчелегенең кадерен белеп, саклап кала алмаган татар халкының, теленең язмышы, киләчәге турында борчылуын бер үзәккә − Милли идея тирәсенә туплый. Татар халкын ул бер чыгышында да төрки дөньядан аерып карамый.

Т.Әйдинең бу юнәлештәге эзләнүләре беренче мәлдә аңлау һәм яклау тапмавы аны сайлаган юлыннан тайпылдыра алмый. Совет чорында тугандаш төрки халыклар, төрле кыйтгаларда яшәүче татарлар, аларның гореф-гадәтләрен, телләрен, матбугатларын кысу турында язу тыелган булса да, Т.Әйди якты көннәренең киләчәген алдан сиземләп, кан кардәшләренең тормышын өйрәнүен, кәгазьгә теркәвен дәвам итә һәм, форсат тууга, аларны бастырып та чыгара. Әдипнең бай мирасын өйрәнгәндә, шул хәтлесе дә ачыклана: аның иң яратып, күңелен, җанын биреп эшләгән жанры – сәяхәтнамә.

Татар язма традициясендә сәяхәтнамәнең тарихы ерак гасырларга барып тоташса да, әдәбиятның документаль һәм шәхси башлангычлары бердәмлегендә туган бу төре ХIХ, ХХ гасыр башында гына тулы мөстәкыйльлек ала, җанлана, үсеш кичерә. Шиһабетдин Мәрҗани («Рихләте Мәрҗани»), Заһир Бигиев («Мавәраэннәһердә сәяхәт»), Фатих Кәрими («Аурупа сәяхәтнамәсе», «Кырым(г)а сәяхәт» һәм «Истанбул мәктүбләре»), Садри Максуди («Англиягә сәяхәт») һ.б. юлъязма-сәяхәтнамәләре ярдәмендә татар җәмәгатьчелеген яңа җирләр, яңа мәдәниятләр, төрле шәхесләр белән таныштыра. Совет елларында әлеге жанрның үсешенә М.Мәхмүтов, Р.Фәйзуллин, М.Госманов, Х.Бәдретдинов һ.б. җитди өлеш кертсәләр дә, үткән йөзнең соңгы чирегендә Т.Әйди белән Мөхәммәт Мәһдиев яңа сулыш өрде. Фикерләү киңлеге, һәр шәйне милли ихтыяҗ таләпләренә буйсындыру әдәби осталыкны, жанр кысаларын баетуны, төрләндерүне таләп итте.

Чит илләргә чыгып йөрү мөмкинлеге ачылганчы, Т.Әйди Россиянең татарлар күпләп яши торган төбәкләре белән кызыксына, төрле оешмалардан командировкалар алып, күп очракта үз исәбенә, Идел-Урал регионын айкап чыга, «үзгәртеп кору» сәясәте игълан ителеп, тоталитар режим какшый башлагач, чит җирләрдә яшәүче татарлар тормышы белән танышу мөмкинлеге туа. Әдип Германия, Кипр, Болгария, Румыния, Төркия, Эстония, Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан һ.б. төбәкләрдә урнашкан татар диаспорасы тормышы белән якыннан танышып, һәр сәяхәтеннән үзенчәлекле язмышлы, талантлы шәхесләрне барлап, гомумән, милләттәшләребезне тәэсирләнеп, яратып, еш кына хискә бирелеп сурәтли. Җөмләдән, «Исәнме, Гагаузстан» язмасы күпләр өчен бер ачыш булды. Ул вакытта әле, СССРның кайсыдыр бер почмагында, рус, молдаван арасында кысылып яшәү сәбәпле, христиан динен кабул иткән төрки-татар кавеме барлыгын ишетеп кенә белә идек. Бу халыкның Молдова вилаятендә көн күреп, татар теленә якын үз шивәләрен саклап, аз санлы булсалар да, үз мәнфәгатьләрен яклый белүче, ифрат горур милләт икәнлеген, Казан татарларына тартылуларын Т.Әйди аңлатып, ачып бирде. Язучы гагаузларның азатлык өчен көрәшенә теләктәшлек белдерүен дә яшерми.

Сәяхәтнамәче үз «канаты», ярлыкавы астына алган янә бер халык − эстоннар. Шулай ук аз санлы халыкның үзен мөстәкыйль милләт итеп саклап калу өчен җан атып, көрәшеп, матбугат, мәгариф мәсьәләләрен хәл итеп яшәвен күпләр, шул исәптән башка милләт арасында югалып калу куркынычы янаган татар халкы өчен дә үрнәк итеп китерә «Кечкенә дә төш кенә» сәяхәтнамәсендә.

Җир йөзендә бер миллионлап кына саналган горур халык үз мәгариф системасын, югары уку йортларында бар фәннәрне үз туган телләрендә укытуны саклап кала алган. Үз лөгатьләрендә чыга торган журналларының абруен югалтмас өчен, һәр зыялы һәм хәлле эстон кимендә бишәр данәгә язылырга тиеш була. Бу халыкның мөстәкыйльлеген югалтмау сәбәпләрен дә аңлатып бирә әдип. Балтыйк диңгезе буенда яшәүче мәмләкәтләр, шул исәптән эстоннар, дәүләтчелекләрен, безнең белән чагыштырганда, озаграк саклый алды, шуңа да бәйсезлек рухы күңелләренә ныграк кереп калган. Аннан соң, алар империя үзәгендә яшәми, күршеләре дә демократик илләр, һәркайчан Аурупадан ярдәм сорый алалар. Кыскасы, дип нәтиҗә ясый Т.Әйди, безгә ул халыктан күп нәрсәгә, беренче чиратта, үзебезне милләт буларак саклый алуга өйрәнерлек үзенчәлек-сыйфатлар шактый, ди автор.

Бер сәяхәтнамәсендә дә ул гади күзәтүче, күргәнне кәгазьгә теркәүче дәрәҗәсендә калмый. Т.Әйди – аналитик фикерле, һәрнәрсәнең нигезенә, төбенә төшәргә омтылучан шәхес. Алман иленә сәяхәте нәтиҗәсендә язылган «Йөртә безне язмышлар» сәяхәтнамәсендә ул, Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә, шунда төпләнеп калган татарлар язмышын үзәккә ала. Әсирлеккә төшкәннәрнең берише, Сталин репрессиясеннән куркып, туган илләренә кайтмасалар, арада совет хөкүмәтенең сәясәтен кабул итмәгәннәре дә була. «Азатлык» радиосында эшләүчеләр халыкка дөрес мәгълүматлар бирү рухы белән яшәп, туган илләрен сагынып көн күрә. Биредә аның сәяхәтнамәләре белән чәчмә әсәрләре арасындагы тематик, фәлсәфи-этик якынлыкны ассызыкларга кирәктер. Аерым алганда, «Йөртә безне язмышлар» үзенең дәвамын «Иблискә ришвәт» романында таба.

Болгариядә, Румыниядә, Польшада күптәннән тирән тамырлар җибәреп, үзләренең татарлыкларын, диннәрен сакларга тырышып, матур гына тормыш корган гаиләләр, араларыннан үсеп чыккан күренекле шәхесләр турында әдип «Дунай буендагы кардәшләр» сәяхәтнамәсендә сокланып та, шул ук вакытта ачынып та яза. Болгариядә төрки халыкларның җәберләнүе, Румыниядә Дабруҗа төбәгендә көн күргән төрек-татар кешеләренең эзәрлекләнүе, гаепләнүе, телләренең, диннәренең кысылуы, Молдовадагы гагаузларның изелүе, үз ирекләре өчен көрәшкә күтәрелүе безнең татар халкы өчен дә бик таныш вакыйгалар түгелме? Т.Әйди әнә шул халыклар тормышыннан мисаллар китереп, суверенлык дәрте белән яна башлаган милләттәшләрен, әйтерсең, булачак авырлыкларга алдан ук әзерләгән.

Кипрның төрекләр яшәгән һәм идарә иткән өлешенә багышланган «Оҗмах утравы»н искә төшерик. Әйди каләме тудырган манзара үзенең гади матурлыгы белән таң калдыра, сокландыра. Төрледән-төрле чәчәкләргә күмелеп, җылы диңгез уртасындагы утрауда эссе җәйнең, зәмһәрир суыкларның нәрсә икәнен дә белмәгән бәхетле халык яши. Ошбу сәяхәтнамәсендә язучының төрки дөньяның яшәешенә, булмышына караган концепциясе тулы көчкә ачыла. Аның уенча, төрки кавемнәрне язмыш бер-берсеннән берникадәр аерса да, алар вакытлыча, төрле якларга таралышсалар да, бер ана балалары кебек, киләчәктә якынаерга, берләшергә тиешләр. Т.Әйди иҗатында «Оҗмах утравы» искәрмә түгел, ул барлык сәяхәтнамәләрендә, юлъязмаларында диярлек төркиләрне, аеруча төрле кыйтгаларга сибелгән татарларны үзенә сыйдырган, хыялында яшәгән бәхетле илне тасвирлый.

Әлбәттә, язучы чит илләрдә көн күрүче милләттәшләребез язмышын, көнкүрешен сурәтләү белән мавыгып китеп, Россиядә яшәүчеләр турында да онытмый. Чит ил татарларының ярдәменә өмет итеп, үз хокукларыбыз өчен көрәшүдән тукталмыйк, дигән фикерне уздыра Т.Әйди «Идел тамагында» язмасында. Ошбу сәяхәтнамәдә сүз олы елгабыз Иделнең диңгезгә койган җирендә, Әстерхан каласында, өлкәсендә көн итүче милләттәшләребез язмышы турында бара, язучыны әлеге төбәктә яшәүчеләрнең туган телләрен, татарлыкларын югалта барулары борчый. Автор заманында бу якларда мөстәкыйль ханлык, Әстерхан каласының инкыйлабка хәтле мәдәни үзәкләрнең берсе булуын искә төшерү аша, шул тарафларда яшәүчеләрнең милли хисләрен уяту рухы белән юлга чыга.

Без, аның мирасын өйрәнүчеләр, Тәүфикъ Әйди феноменының асыл нигезләрен аңларга омтылабыз. Бер яктан, ул – шул ук совет чорында тәрбия алган шәхес – марксизм тәгълиматы өстенлек иткән мәктәптә, техникумда, югары уку йортында белем-сабак алган. Шул кысаларда калып, ата-анасы, табигать, Ходай Тәгалә биргән үткен каләмле, очлы күзле прозаик, өстән кушылган сәясәтне уздыручы журналист булып калса да, аның исеме югалмас иде. Теләсә кайсыбыз, күпме генә шәхси мөстәкыйльлегебез турында сафсата сатсак та, социалистик реализм богауларыннан котылу җиңел түгел иде. 60нчы елларның Хрущёв җепшеклеге тудырган мөмкинлекләр, хәтта «Метрополь» алга сөргән хыяллар да Т.Әйдигә тар, чикле күренде. Чөнки ярым-йорты демократия җилләре битләрне кытыкласа да, әле тимер киртәләр алынмаган иде. 80нче еллар ахырында, бигрәк тә 90нчы елларда аның хыялында Җир шарында яшәүче барлык татар, хәтта төрки халыкларны «берләштергән» Милли идея туа, һәм аны тормышка ашыруга омтылу аның яшәү мәгънәсенә әверелә. Шул хыялы әдипне төбәктән төбәккә, илдән илгә, кыйтгадан кыйтгага йөртә. Аңа бу бурычны бәрәү дә йөкләмәгән, кушмаган, ул – Т.Әйдинең вөҗдан, намус эше. Шул ук вакытта әдип, язмаларыннан күренгәнчә, хыялый кеше. Халыкның якты киләчәгенә ышанычы аның яшәешенә дәрт, дәрман, өстәмә көч, каләменә илһам канатлары куя. Нәтиҗә ясап әйткәндә, Тәүфикъ Әйди – хыял күге гөмбәзендә патшалык итеп, барлык татарларны барлаучы, үсендерүче булып, өмет һәм көрәш тарихыбызга кереп калган олы шәхес. Күренекле язучы Аяз Гыйләҗев аны «татарның асыл улларының берсе», дип атаса, Нурихан Фәттах «милләт һәм тарих алдында йөзе ак, вөҗданы пакь язучы, журналист һәм көрәшче», дип бәяләсә, Барлас Камалов «татарларны барлап йөрүче» булуын ассызыкласа, Мәхмүт Әхмәтҗанов, аның вафатыннан соң, «халкым сине онытмас, Тәүфикъ туган», дигән нәтиҗә ясый. Әйткән сүзебез кәгазьдә калса, мәгънәсе ахирәткә дога булып барсын!

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН, филология фәннәре докторы, профессор

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН, филология фәннәре кандидаты

 

"КУ" 05, 2016

Фото: pixabay

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: