Яшәүгә мәдхия тудырган шәхес

Миңа кайвакыт бик авыр хәлгә тарыган танышлар, дуслар килеп, эчләрен бушата. Тыңлап утырам да шунда ук күз алдыма танылган халык шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллин килеп баса. Без аның белән озак еллар очрашу-аралашу дәверендә шактый ук якын кешеләргә әверелгән идек. Сөйләшкән-күрешкән саен, мин аның чын мәгънәсендә көчле рухлы, нык ихтыярлы, үз-үзен аямыйча, иҗат ялкынында янып яшәгән шәхес булуына инана идем. Без аның белән якташлар бит, Баулы районыннан. Үземнең районның хакимияте башлыгы вазифаларын башкарган чорда Фәнис абый белән аеруча тыгыз элемтәдә тордык. Иртәнге эш сәгатемне телефоннан яисә өенә кереп, аның белән сөйләшеп, хәлләрен белешеп, бүгенгә нинди планнар коруын, нинди ярдәм кирәклеген сорашып алудан башламасам, көнем хәерле булмас кебек тоела иде, дисәм дә ялгышмамдыр. Алай гына да түгел, ул миңа көндәлек хезмәтемдә өстәмә энергия, эшкә дәрт өсти сыман иде. Уйлап яки күз алдына китереп карасаң, искитмәле язмышка дучар ителгән кеше бит ул. Яшьли хезмәт, спорт белән шөгыльләнеп, баһадирдай буй җиткергән егетнең егерме яше тулып кына киткән чагында имгәнеп, бер кулын тотмыйча икенчесен күтәреп куярлык та егәре булмаган, гомерлеккә яткан урыныннан тора алмаслык хәлдә дә бер генә көнен дә бушка уздырмыйча иҗат итүе белән шаккатыра иде ул. Аяккулларыбыз исән-сау килеш, сәламәтлегебез ташып торган чакта да кайвакыт үземнең яисә якыннарымның, хезмәттәшләремнең өметсезлеккә бирелеп, башларыбызны кая куярга белмичә йөргән чакларыбыз юкмы әллә? Аның халәтендәгеләрнең йә эчүчелеккә бирелеп, йә үз-үзенә кул салып, якты дөньядан китеп бару очраклары да бар бит. Ә ул, районнарга, авылларга гына түгел, хәтта ерак чит илләргә чыгып, күргәннәрен китап итеп тасвирлардай әсәрләр иҗат итте. 73 яшенә кадәр яшәп, 50дән артык китапка тупланган роман, повесть, шигырьләр һәм башка жанрдагы әсәрләре белән татар милли дөньясын баеткан танылган шәхескә әверелде. Юкса, хезмәт юлын гап-гади электрик вазифасыннан башлаган, Кызылъяр авылының алты балалы, әтисе сугышта үлеп калган гади колхозчы улы иде.

...Беренче шигырьләр китабы дөнья күргәндә, аңа нибары 26 яшь булган. Өйдән чыкмыйча, кеше ярдәменнән башка бер генә эшен дә башкара алмаган егетнең урта мәктәпне, аннары Казан дәүләт университетын тәмамлый алырлык ихтыяр көчен югалтмавына республиканың мәктәп балалары да сокланып туймый. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның өеннән укытучылары белән берлектә килеп торган укучылар төркеме өзелмәде. Әсәрләренә, иҗатына мөкиббән китүчеләр булмаса, аны кызганып кына килергә атлыгып торучылар табылыр иде микән? Яки, мәсәлән, «Татнефть» кебек зур предприятиенең элекке генераль директоры Ринат Галиев, Әлмәт районы башлыгы булып эшләгән Ришат Әбүбәкеров кебек шәхесләр, дөнья мәшәкатьләре, тормыш хәлләре турында сөйләшү өчен генә әледән-әле аның өенә килеп йөрергә вакыт бүлә алыр идеме? Мондый олпат, бай предприятие яки нефтьчеләр башкаласы саналган Әлмәт районының бер язучының тормышын тәэмин итеп торырлык мөмкинлекләре юкмы? Кирәкле йомышын үтәп, савап җыярга булса, кешеләрен җибәреп тә эшли алалар бит алар! Юк, Фәнис Яруллин шикелле, көндәлек тормышны гына түгел, сәясәтен дә, район, ил яңалыкларын да, иҗат даирәсендәгеләрнең күңел халәтләрен дә тирәнтен тоемлап, юнәлеш бирә белгән халык шагыйре янына йөрәк кушуы, җан тартуы буенча килә андыйлар.

Миңа да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында телефоннан шалтыратырга мөмкин иде ул. Гаҗәпләнми идем, чөнки күп очракта аның үзенә йә хатыны Нурсөя апага медицина ярдәме кирәк була. Шундый хәлдәге кешене үзенең хәләл җефете дип кабул итеп, сыкранмыйча-зарланмыйча, 46 ел буена карап-тәрбия кылган бу ханымга да кергән саен сокланып чыга идем. «Нурсөя ул үзен күрсәтергә яратмый. Телевидениедән килсәләр дә, юк-бар сәбәп табып, күләгәдә калырга тырыша», – ди торган иде. Нурсөя ханым – үзе Марий Эл Республикасыннан. Абыйсы вафат булгач, кайтып килергә машина сорап мөрәҗәгать итте бервакыт. Илтеп куеп, икенче көнне барып алдык апаны, чөнки Фәнис абый аннан башка берни дә эшли алмый. «Ничә ел район башлыгы булып эшләп тә, кешелеклегеңне югалтмагансың, энем, рәхмәт инде сиңа», – дип, каршы алды ул, һәм алдагы көндә генә булып узган бер вакыйганы сөйләде: – «Ничек итеп үләргә микән? – дигән сорау белән бер кыз өйгә килде. – Агу эчеп үләсе килми, йоклаган җирдән уянмаслык итеп, тыныч кына китеп барырга иде», – ди. «Андый ансат үлемгә мин дә каршы килмәс идем. Алай гына үлеп булмый, көрәшергә кирәк, яшәү өчен көрәшергә кирәк», – дидем, ди. Әнә шулай, ул яткан килеш сиңа әллә нинди тормыш гыйбрәтләре, иртәгәсе көннең нинди булачагы турындагы кыйммәтле фикерләре белән уртаклаша, яшәүгә, тормышка өмет уятып, терелтеп җибәрә белә иде.

Республика җитәкчелеге турында да, район башлыклары турында да, кемнең кем булуына карамастан, үзенең гадел сүзен әйтеп язган көндәлекләре үзе үлгәч, хатыны Нурсөя апа ярдәме белән дөнья күрде. Исән чагында туган авылында музей ачу нияте белән яшәгән Фәнис Яруллинның теләген дә шушы ханым тормышка ашырды. Хәзер ул яшәгән йортка элмә такта куйдыру мәсьәләсен хәл итү уе белән йөри апабыз. Якташыбызның гаиләсен ярдәмнән ташламаска, һәрчак игътибар үзәгендә тотарга тырышабыз.

Бу урында тукталып, Фәнис абый белән Нурсөя апаның гаилә тормышы (дип әйтүе дә кыен!) турында яшь буын колагына нәрсә җиткерер идемме? Яратышып-сөешеп, гомерлеккә бергә дип, йөзләгән сумнарга төшереп туйлар уздырган парларның берничә айдан гына түгел, хәтта берничә атнадан аерылышу очракларын ишеткәнкүргән бар. Хәзерге заман яшьләрен бер калыптан сөреп, хурлап әйтәсем килми, алар арасында да төрлесе бар, әмма егетнең яки кызның машинасы, фатиры, гомумән, социаль тормышының хәлле булуы беренче урында торганын яшерергә мөмкинмени? Ә менә Нурсөя апа бит – Фәнис абыйга сәламәт чагында түгел, авыру хәлгә калгач, ризалык биреп кияүгә чыккан кеше. Аның байлыгына, дәрәҗәсенә, абруена кызыгып та түгел – ул чагында данга-танылуга ирешкән Фәнис Яруллин әле «тумаган» да булган. Тора-бара яулаган дәрәҗәле исемнәре, халык мәхәббәте барлыкка килгәч, нинди генә гайбәтләр, нинди генә кимсетелүләр, көнчелек кичереп тә сабырлыгын, ир хакын хаклый белү хисен югалтмаган ханымның эчке халәтен Фәнис абыйдан башка аңлаучы зат булмагандыр. Хәер, шагыйрьнең каләменә, нечкә кичерешләрне тоемлап язган әсәрләренә дә көнләшеп караучылар юк идеме әллә? Бу хакта ул шундый шигырь иҗат итте.

Мин үземне бик бәхетле саныйм,

Көнләшсен, әйдә, көнчелләр.

Тормышымда очрап торды минем

Киң күңелле, әйбәт кешеләр.

Кайвакытта очрап торсалар да,

Аяк чалулар, көнчелләр.

Өстен бул, дип, барлык ваклыклардан

Кул суздылар әйбәт кешеләр.

Рәхмәт сезгә – яхшы кешеләр!

Фәнис абыйны, Баулыга кайткан саен, китап укучылар, мәктәп балалары белән очрашуларга йөртә идек. Кайда гына булса да, кем белән генә очрашса да, аның төпле фикере, тирән мәгънәле киңәшләре бар иде. Мин үләм дип яшәмәде, һәрчак күңел күтәренкелеге, тормышка мәхәббәт хисләре белән гомер кичерде ул. Көндәлекләрендә язганнарына караганда, аның бер көнне дә бушка уздырмаганлыгы мәгълүм. Туганнарына гына түгел, бер белмәгән җиде ят кешеләргә дә ярдәм итеп, төрле мәшәкатьләрне чишәргә көч тапкан бу шәхеснең юклыгына әле дә күңел ышанмый. 2004 елда яңа фатирга күченгәннәр иде. «Шатландык, билгеле. Яңа, иркен, биек түшәмле йорттан фатир алырбыз дип уйламаган идек. Әмма шунысы читен: биредә телефон кертү мөмкинлеге юк икән. Сотовый телефон алырмын-алуын, ләкин бармаклар эшләмәгәч, аның номерларын җыю бик кыен миңа», – диде бервакыт очрашкач. Телефон номерын да җыя алмаган бармаклары белән йөзләгән шигырь, пьеса, проза әсәрләре, газета-журналлар өчен мәкаләләр ничек туды микән соң? Бу сорауга җавапны мин гомерем буена да таба алмам кебек.

Сагынабыз, юксынабыз, синең эчкерсезлегеңә, синдәге табигыйлеккә сокланабыз, Фәнис абый!

Нурислам ХӘБИПОВ, Татарстан Республикасы буенча «Россельхознадзор» идарәсе җитәкчесе

 

"КУ" 02, 2018

Фото: журнал архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: