Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

ЯШЬНӘП УЗГАН ГОМЕР

РҮЗӘЛ ЮСУПОВКА – 85 ЯШЬ Рүзәл Юсупов – үзе бик гади, әмма оригиналь фикерле, зур ихтыяр көченә ия кеше. Аның белән бер сөйләшеп алу гына да кешегә күп нәрсә бирә.

Рүзәл Юсупов башка бик күп яшьтәшләреннән бер җире белән дә аерылып тормый: әтиләре фронтта чакта әниләре белән калган дүрт малайның берсе буларак, сугыш афәтенең бөтен михнәтен чигеп, сугыштан соңгы елларда да әле шактый вакытлар ипиләре дә булмаган килеш бәрәңге һәм аертылган сөттән пешергән умач ашы белән тукланып яшәгән бала. Меңнәрчә чордашларыныкы кебек аның да балалык еллары, хезмәт көненә бушлай диярлек эшләп, дәүләткә төрле салымнар түләп, тамаклары туймас гомер кичергән колхозчылар гаиләсендә уза. Башка күп кордашлары кебек ул да кечкенәдән үк элекке авыл тормышындагы күп төрле авыр кул хезмәтен татып үсә.

Әмма аның күпләрнекеннән аерылып торган сыйфатлары да бар. Ул үсеп җитеп, кылган гамәлләре белән сокландырырлык күркәм шәхес булып китә. Бу зат – зур галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе, республикабызда мәгълүм кеше. Миңа аның турында язу күңелле дә, җаваплы да, чөнки аның рухи халәте һәм акыл зирәклеге өлгереп җитеп, әһәмиятле җитди гамәлләргә керешүе һәм тиздән дәүләт күләмендәге зур эшләр башкаруының күбесе күз алдында, минем шаһитлыгымда барды.

Рүзәл Юсупов дигән егет белән очрашып танышуым моннан күп вакытлар элек Казан дәүләт университетына укырга кереп йөргәндә булды. Без, бер төркем яшьләр, тарих-филология факультеты бинасының дүртенче катында кабул итү имтиханын тапшыру өчен җыелган идек. Абитуриентларның күбесе – җитлегеп килгән егет һәм кызлар, егетләрнең солдат формасындагылары да бар. Мин шунда, үзен тыйнак кына тотып, ашыкмыйча, уйлап сөйләшә торган җитди кыяфәтле бер егеткә игътибар иттем. Ул Рүзәл булып чыкты. Имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп барды, һәм нәтиҗәдә укырга кабул ителгәннәр исемлегендә аның исем-фамилиясе иң беренчеләрдән иде. Без Владимир Ульянов-Ленин укыган шөһрәтле уку йорты студентлары булу бәхетенә ирештек. Бу безнең өчен чыннан бәхет иде: студент исемен алу кабул итү имтиханнары биргән абитуриентларның биштән беренә генә насыйп булды.

Рүзәлгә исә Казан университетының татар филологиясе бүлеге студенты булу аеруча истәлекле, шатлыклы һәм тормышындагы хәлиткеч вакыйгаларның берсе булгандыр. Ни өченме? Чөнки аның бу югары уку йортына килгәнче яшәгән дәвере башкаларныкыннан күпкә үзенчәлекле булган. Ул Әтнә районының Кышкар авылындагы җидееллык татар мәктәбен тәмамлагач, Казан кооперация техникумында русча укып, Курган өлкәсендә товаровед булып эшли, аннары өч ел армиядә хезмәт итә. Шулай итеп, аның мәктәпне тәмамлавына инде 8 ел узган була. Шуның өстенә, ул татар мәктәбенең 8–10 классларында укымаган. Ә университетта укырга ниятләгән белгечлек бүлегенә керү өчен татар теле һәм әдәбиятыннан урта мәктәп программасы күләмендә кабул итү имтиханнары тапшырырга кирәк була. Һәм менә шунда Рүзәлнең максатчанлык һәм үҗәтлек сыйфаты күренә дә инде. Ул үзенә, рус телен яхшы ук үзләштергән һәм мәктәптә, техникумда бик яхшы укыган егет буларак, теләсә кайсы башка белгечлек буенча укырга керү җиңелрәк булса да, татарча урта мәктәптә укымаган килеш, татар филологиясе белгечлеген сайлап ала, туган теле һәм татар әдәбияты белгече булу максатын куя. Һәм, армиядән соң үзлегеннән әзерләнеп, тиз арада тиешле имтиханнарын уңышлы тапшыра.

Без, Рүзәлнең сабакташлары, аның эшчәнлегенә, тырышлыгына сокланып һәм кызыгып йөрдек. Ул беренче көннәрдән үк белем алуга җилкенеп кереште һәм бөтен уку дәверендә барлык фәннәрне дә югары дәрәҗәдә үзләштереп, имтиханнарның барысын да «бишле» билгеләренә генә тапшырып барды. Шул ук вакытта аңа зур җәмәгать эшләре йөкләделәр, аны тарих-филология факультетының комсомол оешмасы секретаре итеп куйдылар. Шөкер, университет җитәкчелеге аның фидакарьлеген югары бәяләде: ул университетның меңләгән студентларыннан 3-4 кешегә генә насыйп була торган Ленин стипендиясенә лаек булды.

Рүзәлнең һәм аның группадашларының университет чорындагы җанлы яшәеше, бәрәкәтле гамәлләре хәзерге укучы яшьләр өчен яхшы үрнәк булырлык. Бу группада белем алган студентлардан Лениза Галиева кебек атказанган укытучылар, халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин, Шамил Маннапов кебек күренекле язучылар, Фарсель Зыятдинов, Фирдәвес Гарипова, Флёра Баязитова һәм мин фәкыйрегез кебек фән докторлары һәм башка күренекле шәхесләр җитлегү үзе генә дә ни тора! Рүзәл Юсуповның үз китапларында күркәм сабакташлары турында илһамланып сөйләве, аларга югары бәя бирүе очраклы хәл түгел.

Рүзәлнең үз уңышлары исә тагын да зуррак итеп сөйләүгә лаеклы. Мәсәлән, аның өченче курстан, төп белгечлеккә өстәп, «филолог-тәрҗемәче» дигән квалификация алу өчен индивидуаль план буенча укуы. Тиздән бу өстәмә белгечлек аңа бик ярап та куя. Хикмәт шунда: Рүзәлләр группасын дүртенче курстан авыл мәктәпләрендә укытучылар җитмәү сәбәпле, бер елга читтән торып уку системасына күчереп, эшкә җибәрәләр. Индивидуаль план белән укучы өч егетне – Фарсель Зыятдинов, Ленар Җамалетдинов һәм Рүзәл Юсуповны өстәмә белгечлек алу ихтыяҗы булганлыктан, мөстәкыйль рәвештә белем алырга дип, Казанда калдырдылар. Дүртенче курс өчен уку планындагы фәннәрдән имтихан-зачётларны үзлегеннән өйрәнеп тапшыру мөмкинлеге бирелгән Рүзәлнең башында кызыклы идея – бишенче курс дәресләренә йөреп, шул курс белән зачёт-имтиханнарын да биреп, укуларын бер ел алдан тәмамлау планы туа. Һәм ул гамәлгә аша: аларның өчесе дә ике курслык уку планын бер елда уңышлы үтәп чыга. Егетләр югары уку йорты дипломы алып, эшкә дә урнашалар. Башта Фарсель Зыятдинов Татарстан радиосы корреспонденты булып эшли башлый. Тиздән шунда ук Ленар Җамалетдиновка да эш табыла: аны музыка тапшырулары редакциясе редакторы итеп алалар, чөнки аның шигъри һәм музыкаль сәләтләре була. Ул арада радиода күп еллар тәрҗемәче булып эшләгән Абдулла абзый Төхфәтуллин пенсиягә китәргә була: аның урыны бушап кала. Бу урынга сынау шарты белән Рүзәлне алалар. Ләкин аңа бик кырыс шарт куела: бер айда Мәскәүдән телетайп буенча килгән хәбәр-яңалыкларны, сәгатендә-минутында дигәндәй, русчадан татарчага тәрҗемә итеп, эфирга чыгарыр өчен әзерләп бирергә кирәк була. Абдулла абзыйның бу эштә 30-40 ел эшләп теше чыккан, ә Рүзәлнең текстларны шунда ук машинисткага әйтеп торып тәрҗемә итү тәҗрибәсе булмый әле (ул кәгазьдә язып кына тәрҗемә итәргә өйрәнгән). Яшь тәрҗемәче, сынау шартын үтеп, штаттагы хезмәткәр булып эшли башлый.

Берничә айдан, Казан телевидениесенә татарча яхшы белгән кеше кирәк булып, Рүзәлне пропаганда редакциясенә күчерәләр. Тагын яңа эш, тагын яңа һөнәр үзләштерү. Рүзәл монда да бөтен күңелен биреп, уңышлы эшли. Төрле темаларга тапшырулар әзерләү, илдәге, дөньядагы сәяси вакыйгалар белән танышып бару, эш барышында күренекле шәхесләр белән аралашу редакторның рухи дөньясын баета, күңел офыкларын киңәйтә. Телестудиядә киң карашлы, сәләтле, хәерхаһлы кешеләр белән хезмәттәшлек итү Рүзәлнең күңеленә хуш килә. Ул анда эшләү дәверендә әһәмиятле темаларга газеталарда мәкаләләр дә бастырып бара һәм аны Журналистлар союзына кабул итәләр.

Рүзәл Юсуповның шуннан соңгы тормышы фәнни-педагогик эш белән бәйле. 1967–1970 елларда ул Казан дәүләт педагогика институты ректоры Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә аспирантурада укый һәм «Русчадан татарчага тәрҗемә итүнең лексик мәсьәләләре» дигән темага диссертация яклый. Яңа гына фәнни дәрәҗә алган яшь белгечне Казан педагогика институтының татар теле кафедрасына өлкән укытучы итеп алалар. Берникадәр вакыттан соң тарих-филология факультетының партоешма секретаре итеп сайлап куялар. 1970 елларда җәмгыятьтә партиянең абруе әле көчле, шунлыктан партоешма секретарена да таләпләр югары була. Ә Рүзәл – ышанычлы кеше һәм ул, гәрчә бу эш өчен хезмәт хакы түләнмәсә дә, аны дүрт ел буена җиренә җиткереп башкарып бара. Бер үк вакытта ул, әлбәттә, төп эше – укыту-тәрбия һәм фән белән дә шөгыльләнә. Үзен аямыйча, күңел биреп һәм үҗәтләнеп, татар һәм рус телләренең үзенчәлекләрен, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү принципларын, методларын өйрәнә. Бу елларда аның «Тәрҗемә теориясенә кереш», «Тәрҗемә мәсьәләләре», «Тәрҗемә һәм тел культурасы» дигән китаплары басылып чыга. Рүзәлнең шундый туктаусыз фәнни эзләнүләре нәтиҗәсендә, докторлык хезмәтенең дә темасы билгеләнә: ул «Рус, татар телләренең лексик-семантик һәм фразеологик системаларындагы гомумилек һәм специфик үзенчәлекләр» дип атала. Бу фәлсәфи нигезгә корылган катлаулы тема: диссертантка, күпсанлы теоретик материалны үзләштереп, бай фактик материал җыеп, зур һәм җитди эчтәлекле хезмәт язарга кирәк була. Һәм 1980 елда аның «Лексико-фразеологические средства русского и татарского языков» дигән монографиясе басылып чыга. Белгечләр бу хезмәтне тел гыйлеменең яңа өлкәсе булган контрастив лингвистикага караган зур яңалык дип бәялиләр.

1980 ел азагында Рүзәл докторлык диссертациясен язып тәмамлый, әмма яклауны тиз генә оештыру мөмкин булмый. Казанда һәм хәтта Мәскәүдә дә контрастив лингвистикага караган докторлык диссертацияләрен яклата торган фәнни совет булмау аркасында, СССР Фәннәр академиясенең Мәскәүдәге Рус телен фәнни тикшерү институтында махсус совет җыярга туры килә. Ә аны оештыру бик мәшәкатьле эш була, һәм ул шактый вакытка сузыла. Ниһаять, 1982 елның азагында Рүзәл Юсупов – авылда туып-үсеп, татар мәктәбендә белем алган егет – бөтен ил һәм дөньякүләм танылган галимнәр, рус һәм төрки телләрнең төп белгечләре – академиклар, профессорлар алдында рус, татар телләренең лексик-семантик һәм фразеологик системаларының үзенчәлекләре хакында рус телендә докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Бу, әлбәттә, тел фәне өлкәсендә зур вакыйга була.

Тиздән институт җитәкчелеге Рүзәлне филология факультетының деканы итеп куя. Әмма аңа бу вазифаны озак башкарырга туры килми: институт ректоры Мирфатыйх Зәкиевне Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының директоры итеп билгеләп кую сәбәпле, пединститут ректоры урыны бушый. Бу урынга партия өлкә комитеты берничә кандидатура арасыннан Рүзәл Юсуповны тәкъдим итә. Шулай итеп, 1986 елның июленнән профессор Р.А.Юсупов Казан педагогика институтын җитәкли башлый. Бу вазифаны ул 2002 елга кадәр башкара.

1986–2002 еллар – Р.А.Юсуповның ректорлык чоры – Казан педагогика институты (университеты) өчен чын мәгънәсендә реформа еллары булды. Вуз нык үзгәрде, сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да күзгә күренеп үсте. Үсеш аның бөтен өлкәләрендә дә барды, ул, дәрәҗәсе (рейтингы) буенча 100 педагогика вузының беренче унлыгына кереп, Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортларының берсенә әверелде.

Институт коллективы алдында югары квалификацияле, мәдәниятле педагог-укытучылар әзерләү, эштә югары сыйфатка ирешү бурычы куела.

Бу чорда факультетлар һәм кафедраларның саны икеләтә күбәя: факультетлар саны алтыдан 12гә, кафедралар 30дан 60ка җитә, студентлар һәм укытучылар контингенты да күпкә арта, яңа белгечлекләр әзерләнә башлый.

Казан дәүләт педагогика университетының Чаллы филиалы оештырыла, бу уку йорты тарихында беренче мәртәбә вузның чит ил вузлары белән элемтәләре булдырыла һәм алар елдан-ел киңәя, докторлык диссертацияләре яклау советлары ачыла, укыту өчен матди база ныгый, хезмәткәрләрнең һәм укытучыларның тормыш хәле яхшыра. Бу елларда вузның фәнни потенциалы да көчәя: 1986 елда фән докторлары һәм профессорлар саны 16 булса, 2002 елда алар 60ка җитә. Фән кандидатлары һәм доцентларның, мактаулы исемнәргә лаеклы укытучыларның, фәннәр академияләре әгъзалары, Сорос профессорлары һәм доцентларының саны күбәя.

Казан педагогика институтының зур коллективының киеренке һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе буларак, 1994 елда вуз яңа статус ала – педагогика университетына әверелә.

Республиканы зур белемле, тагын да әзерлекле, киң кырлы укытучы-тәрбиячеләр белән тәэмин итү бурычы педагогика уку йортларыннан яңа белгечлекләр һәм дисциплиналар кертүне, уку планнарын, программаларын камилләштерүне һәм үзгәртүне, булачак белгечләрнең белем сыйфатын күтәрүне таләп итә. Яңа ректорга бу төп бурычны гамәлгә ашыру эшенә җиң сызганып керешергә, коллективны шушы бурычны үтәүгә тупларга, һәр эшкә төшенеп, кирәк чакта һәркемгә ярдәм итәргә, кешеләргә дә, үзенә дә таләпләрне арттыра барырга туры килә. Бу чорда барлык белгечлекләрнең дә уку планнарына ректор инициативасы белән яшь буынны өйрәтү һәм тәрбияләү өчен аеруча кирәкле дисциплиналар, мәсәлән, музыка тәрбиясе нигезләре, сөйләм культурасы, сөйләм техникасы, риторика, хореография дәресләре кертелә һәм тиешле кафедралар ачыла.

Уку планнарына бу һәм башка культурология дисциплиналары кертелү булачак укытучыларга эстетик тәрбия бирү һәм аларны, гомумән, профессиональ яктан әзерләү бурычын уңышлы хәл итү мөмкинлеге бирә. Казан педагогика университетының педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы, педагогика һәм мәктәпкәчә белем бирү, психология, педагогик юнәлешле юриспруденция белгечләре әзерли башлавы да төптән уйланып һәм тормыш таләпләрен исәпкә алып кылган гамәл була. Җитәкчелек эшендә Рүзәл Юсупов кешелеклелек-гаделлек принцибын сакларга тырыша. «Минем төп принцибым – югары нәтиҗәле эш таләп итүне кешеләргә яхшы мөнәсәбәт, кайгыртучанлык белән бертигез тоту. Җитәкче өчен иң әһәмиятле сыйфат – кешелекле булу, масаймау, беркемнең дә кешелек намусына кагылмау, беркемгә дә кимсетеп карамау», дип яза ул. Ул укытучы-галимнәр коллективы белән җитәкчелек итүендәге иң әһәмиятле бурычларының берсе коллективта үзара аңлашу, татулык мөнәсәбәтләрен булдырудан һәм саклаудан гыйбарәт дип саный. Әлбәттә, мәрхәмәтлелек алымы белән җитәкчелек итү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирми калмый.

Рүзәл Юсупов ректор булганда, күп кешеләргә игелек күрсәтүгә ирешә. Хезмәт хаклары аз булган йөзләрчә укытучыларга һәм хезмәткәр-эшчеләргә системалы рәвештә матди ярдәм күрсәтеп килә: гыйльми дәрәҗәсез укытучыларга, лаборантларга, хуҗалык эшчеләренә төп хезмәт хакларына өстәмә түләү тәртибе урнаштырыла, 1990 еллар башында шактый кешене фатир белән тәэмин итү мөмкинлеге табыла. Торакны гадел юл белән, бары профсоюз оешмасы кабул иткән чират тәртибендә генә бирү гадәткә кертелә. Гади эшчеләр дә уңайлы фатирларга ия була. Гомере буе начар торакта яшәгән җыештыручы булып эшләүче Сания ханым өч бүлмәле яңа фатир алгач, шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, бу хәлгә ышанмыйча йөри. Ул, ректорны очратканда, шатлыгыннан елый-елый аңа рәхмәтләр укый торган була. Илдә бушлай торак белән тәэмин итү системасы бетерелгәч, университет иллеләп кешене, өлешчә түләү тәртибе белән тораклы итү җаен таба. Ректор килешү белән кабул ителгән студентлардан укыган өчен гадел дифференциаль түләтү системасын кертә. Соңыннан бу «юмартлыгы» ректорга кыйммәткә төшә: финанс-ревизия комиссиясе моны «закон бозу» дип бәяли. Әмма аңа пычрак яга алмыйлар. Рүзәл үз-үзен яклап, аклап чыгарлык көч таба.

Р.Юсупов җәмәгать эшләренә дә күп вакытын багышлый. Укытучы булып эшләгәндә, ул дүрт ел рәттән тарих-филология факультетының партия оешмасы секретаре вазифаларын башкара, ректор чагында партком, райком бюросы, горком әгъзасы, Казан шәһәре советы депутаты, анда мәгариф комиссиясе рәисе була. Аннары Рүзәл бердәнбер чын демократик юл белән (җиде кандидат арасыннан) Татарстанның Югары Советы депутаты һәм парламентның Милли һәм мәдәни мәсьәләләр буенча даими комиссиясе (хәзергечә комитеты) рәисе, президиумы әгъзасы итеп сайлана һәм иң актив депутатларның берсе була.

Аның башка төрле җәмәгать эшләреннән берсен – аеруча җитдиен әйтеп китәргә кирәктер. Ул һәм аның фикердәшләре Татарстанның республика партиясен төзиләр, Рүзәл Юсуповны аның рәисе итеп сайлап куялар. Ул бу зур вазифаны да иҗтимагый эш тәртибендә (хезмәт хакы түләнмичә) берничә ел башкарып килә.

Ике дәүләт телен өйрәнү һәм куллану ике телдә дә югары сыйфатлы аралашу проблемасын барлыкка китерде, бу исә ике тел ияләре (билингвар) куллана торган телләрнең әдәби нормаларын саклау буенча тәкъдимнәр һәм кагыйдәләр әзерләүне таләп итә иде. Профессор Рүзәл Юсуповның гыйльми тикшеренүләре үзәгендә менә шушы мәсьәләләр торды. Аның фәнни мирасы бай һәм күп тармаклы. Басылып чыккан хезмәтләре меңгә якын санала. Шуларның  75е – монографияләр, дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре. «Общее и специфическое в разноструктурных языках» дигән монографиясе, Евросоюзның «Ламберт» (Рига) нәшриятында бастырылып, чит илләргә таратылды. Бу басма хезмәтләрдә хәзерге заманның актуаль социолингвистик проблемалары: телләрнең киң планда үзара мөнәсәбәтләре һәм бер-берсенә йогынтысы, тәрҗемә теориясе һәм практикасы, сөйләм культурасы, шулай ук гомуми белем учреждениеләрендә, яңа төр мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укыту мәсьәләләре бәян ителә. Бу хезмәтләр, гыйльми җәмәгатьчелекнең икърар итүенчә, гомуми һәм татар теле фәне үсешенә билгеле бер өлеш кертәләр. Алар республикабызда һәм башка өлкәләрдә икетеллелек практикасы белән бәйләнешле күп кенә әһәмиятле мәсьәләләрне уңышлы хәл итү өчен ныклы фәнни база тәшкил итәләр.

Үзара бәйләнештәге телләрне чагыштырып өйрәнү, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү теориясе һәм практикасы, икетеллелек шартларында сөйләм культурасы, туган телне һәм икенче телне укыту мәсьәләләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән һәм шактый дәрәҗәдә үзара кисешәләр. Алар бу телләрдәге лексик-фразеологик, грамматик һәм стилистик чаралар нисбәтендәге закончалыкларга нигезләнә. Р.Юсуповның монографияләре, дәреслекләре, уку ярдәмлекләре, программалары, фәнни җыентыклардагы күпсанлы мәкаләләре һәм мәгълүмат чараларындагы чыгышлары Татарстан Республикасы халыкларының дәүләт телләре кулланылышына бәйле журналистларга, тәрҗемәчеләр, укытучылар, галимнәр һәм башка төрле һөнәр ияләренә ярдәм итәләр.

Профессор Р.А.Юсупов тарафыннан төзелгән «Теория и практика перевода» программасын СССР Мәгариф министрлыгы илебезнең барлык педагогика уку йортларына кулланма буларак файдаланырга тәкъдим итте, һәм бу программа Мәскәү һәм Лениградтагы үзәк нәшриятларда басылып чыкты.

Сөйләм культурасы, тәрҗемә теориясе һәм чагыштырма тел гыйлеме өлкәсендә эшләүче белгеч буларак, Рүзәл Юсупов һәрвакытта да татар теленең әдәби нормаларын саклау һәм үстерү позицияләрен яклап килде, аның сафлыгы һәм культурасы традицияләре сагында торды. Бу мәсьәләләргә багышланган хезмәтләрнең зур теоретик һәм гамәли әһәмияте бар.

«Татар-рус телләренең бәйләнеше: теориясе һәм практикасы» дигән фәнни хезмәте өчен Р.А.Юсуповка 1988 елны фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелде.

«Чагыштырма тел гыйлеме» дигән тема буенча аспирантура, докторантура һәм докторлык диссертацияләре советы җитәкчесе, татар теле кафедрасы мөдире, күп еллар Россиядәге иң зур педагогик вузларның берсенең ректоры буларак, профессор Р.А.Юсуповка тел гыйлемен оештыруда, фәнни-педагогик кадрлар әзерләүдә һәм үстерүдә турыдан-туры катнашырга туры килде.

Аның җитәкчелегендә 30 кандидатлык һәм 5 докторлык диссертациясе әзерләнде һәм якланды. Хәзерге вакытта аның укучылары Татарстанның һәм Россиянең гыйльми учреждениеләрендә һәм югары уку йортларында уңышлы хезмәт итәләр.

Рүзәл Юсупов – үзе бик гади, әмма оригиналь фикерле, зур ихтыяр көченә ия кеше. Аның белән бер сөйләшеп алу гына да кешегә күп нәрсә бирә. Шул уңайдан, мәсәлән, аның бәхет турындагы фикерләре кызыклы. «Нәрсә ул бәхет һәм мин бәхетле кешеме?» дигән мәкаләсендә ул болай дип яза: «Минем тормышымда азмы-күпме уңышлар, казанышларым булган икән, аларның нигезе үз алдыма максат куеп, бөтен көч-куәтемне сарыф итеп, үземне аямыйча, шул максатка ирешә барып яшәүдә. Шулай яшәү минем гомеремнең төп принцибы булды. Болай эшләү кешедән зур ихтыяр көче, фидакарьлек һәм хәтта кайбер эшләрдә үзеңнән күпмедер дәрәҗәдә корбан да таләп итә. Шул рәвешле үз алдыңа куйган бурычны үтәү зур мораль канәгатьләнү, димәк, бәхет китерә».

Бәхетле булу өчен әле тагын, һичшиксез, гаиләдә иминлек, бер-береңне хөрмәт итеп яшәү дә кирәк. Күренекле журналист Әгъзам Фәйзрахманов Рүзәл Юсуповның тормышы турында «Шәкерт абый» дигән китап чыгарды. Ул анда болай ди: «Һич тә икеләнмичә әйтә алам: Рүзәл Юсупов гаиләсендә дә бәхетле булды. Хатыны Дилара ханым белән тату яшиләр. Кызлары Диләфрүз белән кияүләре Айдарның да тормышлары матур. Акыллы, тырыш оныклары үсеп җитеп килә. Кода-кодагыйлары белән дә даими аралашып, дус яшиләр». Рүзәл Юсупов үзе дә тормыш юлдашы Диларага бик рәхмәтле. Фән өлкәсендә зур уңышларга ирешүендә ул аның зур роль уйнавын әйтә: «Диссертацияләрне (кандидатлыкны да, докторлыкны да) язганда, иң зур ярдәм күрсәткән кешенең исемен атамасам, бу гаделсезлек булыр иде. Ул – хатыным Дилара, – дип яза Рүзәл. – Ул диссертацияләрнең икесен дә (ә бу – берничә йөз бит) комиссион кибеттән арзанга гына сатып алган иске «Москва» машинкасында басып чыкты. Аларны әле бер тапкыр гына басып калып булмый: төзәтеп, кабат-кабат басарга туры килә. Күп кенә мәкаләләрне, монографияләрне дә Дилара басты һәм хәзер дә ул башкара. Аңа зур рәхмәт хисләре саклыйм», – ди.

Күренә ки, безнең янәшәбездә генә әнә шундый олы, олпат һәм күпләребезгә чын мәгънәсендә үрнәк шәхес яши. Ул безнең халкыбызның горурлыгы! Без аңа киләчәктә дә саулык-сәламәтлек һәм халкыбызны данлый торган яңадан-яңа хезмәтләр иҗат итүен теләп калабыз!
 

 

"КУ" 09, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев